Әхмәт Дусайлы: Кечкенә хакыйкатьләр

Кечкенә хакыйкатьләр

Әхмәт Дусайлы

* * *
Шагыйрь өчен алтын - нәрсә ул?
Шигырь өчен салкын нәрсә ул.

* * *
Тавыкка ярма бирсәң дә,
тырмавын куймый.
Чөнки тырмап ашамаса,
тамагы туймый.

* * *
Сүз бозау имезер, диләр бит -
тыңлап безнең колак талчыкмый,
бер хакыйкатьне тик онытма:
чүбек чәйнәп, барыбер, май чыкмый.

* * *
Күп сөйләшү гаеп түгел,
артык сөйләшу нигә?
Тавышың көмеш булса да,
тик тору алтын, диләр.
1967

* * *
Берәү эштә "булсын" диеп
ут йотып йөри,
берәү,
кесәсенә кулын тыгып,
төтен йотып йөри.
1969

Ишәк

(Кинәя)

Минем
бер дус ишәгем бар.
Кеше тесле үзе, сөйләшә.
Кеше дип тә атар идең аны
озын колаклары булмаса...
Ни кылмады, зур-зур докторлардан
операңияләр дә ясатты.
Барыбер колак кире үсеп чыкты...
Бу колактан йөру ансатмы?!
Колак, колак... нәрсә эшләргә соң,
әллә инде чалма чорнарга?
Мөмкин түгел!
Әле чалма чорнау
мода түгел безнең чорларда.
1968

Ат һәм арба

(Урысчадан)

Ат күбеккә - ак күбеккә баткан,
- Арыдым инде, бүтән бармыйм? - ди.
Арба әйтә:
- Бар йөк минем өстә,
кишләп соң мин бер дә армыйм, - ди.
1983

Кеше булдык

Без дә, малай, интиллигинт булдык,
чабатаны салып түргә әлдек,
фарфурларны, бәллурләрне җыеп
эстинкенең киштәсенә тездек.
Китапларның потлыларын алдык,
кәгазенә карап суртлап салдык,
ярый әле, чебен нишләткәнче,
пыяласын замазкалап калдык.
Булгач-булгач, әйдә, булсын, дидек,
әлләниндиески ыштан кидек,
коллекция-мазар, дигән булып
инастранный итикитке җыйдык.
Культураның иң өстенә мендек,
өскә менеп, таптап-таптап йөрдек.
Чабатаны салып түргә элдек -
без дә, малай, иитиллигинт булдык.
1982

* * *
(Рәсул Гамзатовтан)
Гап-гади бер малайны
батыр ир итә кайгы,
ә шатлык батыр ирләрне
әйләндерә малайга!
1972

* * *
(Валентин Тушновтан)
Таңга чаклы бергә утырсак та,
күзләреңне күрә алмадым,
мин күрдем тик безнең баш өстендә
ике якты йолдыз янганын.
Кеше шулай яратылган инде -
"Онытмам!" дип сине алдадым.
Тик яшермим:
мәңге онытмам мин
теге төндә безнең баш өстендә
ике якты йолдыз янганын.
1967

* * *
( Петрусь Бровкадан)
Кечкенәдән китә зур эшләр:
агач үсеп китә җмештән,
бурлык китә энә урлаудан,
ә мәхәббәт -
бер тутырып караудан.
1972

* * *
(Евгений Винокуровтан)
Ерткыч булу безгә берни түгел,
берни түгел патша булу да.
Иң авыры, диләр, җирдә үлем,
авыры юк кеше булудан.
1972

* * *
Томанга төренгән табигать.
Томан - ертык шәл кебек.
Фәкыйрьләнгән урманнар
миңа никтер жәл кебек...

Ямансу син, көзге урман,
яфракларың коела,
һәр агачың тавыш-тынсыз
елыйдыр күк тоела,
1967

Гариф агай

Кояш әле караватын җыя,
чәй куеп та әле эчмәгән.
Гариф агай, чалгы-сәнәк тотып,
чыгып китте инде печәнгә.

Болытларга качып бер йолдыз
айның бизәнгәнен күзәтә.
Гариф агай әле болында
печән чүмәләсен төзәтә...


Используются технологии uCoz