Әхмәт Дусайлы: Син - Кояшым минем...

Син - Кояшым минем

Әхмәт Дусайлы

* * *
Син - Кояшым минем,
планета кебек
әйләнәмен синең тирәңдә.
Син - Кояшым минем,
яныңа ук
килә алмасымны беләм дә,
ычкынып та синнән кита алмыйм -
йөрәгемнән ныклап бәйләнгән.
1972

* * *
Син елмайдың -
миңа бәхет бирдең,
нурга төрдең мине, исерттең.
Илһам туды күңелемдә минем,
ут кабыздың минем йөрәктә.
Син елмайдың -
тынычлыгым алдың,
утка салдың мине, тилерттен,
Берни күрмим хәзер, сукырайдым,
күз алдымда бары син, иркәм.
Син бәхетем минем, илһамым,
син күз яшем минем, сагышым...
Син оныттын мине,
ә мин һаман
өмет итәм әле кавышу.
Син палачым минем, кансызым -
йөзеңне дә, хәттә, сытмадың,
гомерлек газапка ташладың.
1972

* * *
Ак керфекле гүзәл ромашкалар,
гаҗәпләнеп нәрсө карыйсыз?
Бу дөньяда гаҗәп берни дә юк,
бу дөньяда гаҗәп - бары сез.
Ничек әле шулай бар яланны
ап-ак итеп тутрып үстегез?
Төсегез дә бигрәк пакь көенчә,
таушалмаган бер дә өстегез.
Елмаясыз мина сабыйларча,
и беркатлы нәни гүзәлләр.
Арагыздан берсен өзмичә
юк, түзәлмәм ахры, түзәлмәм.
Керфекләрегезне тарткаламам,
яратканын беләм болай да.
Син, ромашкам, минем яратуның
хәбәрчесе аңар бул әйдә.
1984

Гөлсинә

(җыр)

Таң атканда, чәчәкләрдә
чык җемелди, Гөлсинә.
Бер чәчәкне чыгы белән
бүләк итәм мин сиңа.
Ул чәчәкне шиңдермә син,
көмеш чык та кипмәсен.
Ул чык сиңа хәтерләтсен
саф мәхәббәт чишмәсен.
1966

Кыз җыры

Сөям дию әле сөю түгел,
сөям дию бит ул - сүз генә.
Сөям димә,
мин бит - күлең синең,
колач җәеп миндә йөз генә.
Кара миңа.
Мин - шәрәбең синең,
унсигез ел көткән шәрәбең.
Иренең тидер күңелем кәсәсенә,
Йөрәгемне тойсын йөрәгең.
Сөям димә,
сөям дигән саен
җилгә оча кебек сүзләрең.
Сөям дими генә сөй син мине,
мин дә сине шулай сөярмен.
Йотым шәрәб сине исертсә дә,
колач җәеп миндә йөз генә.
Сөям диеп тик алдалый күрмә,
син бары тик мине сөй генә.
1994

* * *
Ник елыйсың, сеңелем,
мендәреңне тешләп,
әллә
сөйгән ярың ташлап киттеме?
Керфекләрен мендәреңә тамган,
юл-юл иткән алсу битеңне...
Елмаясың үзең яшь аралаш,
күзләреңә керфек ябылган.
- Их, абыем, әллә очыйм микән?
Авылымны, - дисең, - сагынам...

Ник елыйсың, сеңелем,
мендәреңне тешләп,
авылнымы әллә сагындың?
- Сагынуга түзәр идем әле,
мин югалттым сөйгән ярымны!..


Используются технологии uCoz