Әхмәт Дусайлы: АЕРЫЛУ МӘЛЛӘРЕ

АЕРЫЛУ МӘЛЛӘРЕ

Әхмәт Дусайлы

Кабул дигән кала күген
Каплаган кара сөрем.
Күпләр ятып калды шунда
Ятларның яклап жирен.

Сугышчы-интернационалистлар җырыннан

"Конькин Николай Владимирович 1967 елның 15 апрелендә Норильск шәһәрендә туды. Шунда ук 8 класс белем алды. Яхшы укыды. Чаңгыда бик оста йөри, тундра табигатен ярата, кулинария серләре белән кызыксына иде. Пешергән ризыкларын бик яратып ашый идек.
1983 елда Красноярскидагы кулинария училищесына керде һәм, аны бик уңышлы тәмамлап, кабат Норильскига кайтты. "Радуга" кафесында эшләгәндә кичке урта мәктәпне тәмамлады һәм 1986 елның көзендә аны армиягә алдылар...
Коля 1988 елның 25 январенда яралана. Бер кыйпылдык башына тия, миенә зыян килә, шунлыктан күзләре дә начарлана, икенче кыйпылчык исә күкрәген үтәли тишеп уза, үпкәсе җәрәхәтләнә.
12 апрельдә аны Ленинградка кайтаралар, С. М. Киров исемендәге академиянең нейрохирургия бүлегенә салалар.
Ул кичергән газапларны баштан үткәрү түгел, карап торуы да коточкыч вде. ЛәкиН ул бервакытта да көен көйләтмәде, бик түземле булды.
10 июньдә Коляның сулышы киселде". Коляның әнисе - Галина Аркадьевна Галынскашың мәрвп музеена язып биргән кәгазеннән.

* * *
Кеше бөтен нәрсәгә дә тиз күнегә. Ят киемгә дә, ят сөйләмгә дә, хәтта әллә ничек җайсыз тавыш белән фырлап очучы, бер яктан килеп .тиеп, икенче яктан ярты гәүдәңне умырып чыгып китүче дошман "шөпшә"ләренә дә ияләшә. Үзенә килеп тигәнчегә кадәр игътибар да итми ул аңа.Әле генә ышыкланып торган таш белән икенче таш арасындагы биш-алты адым җирне йөгереп узганчы аяк яныннан ук көлсу туфракны, әле генә син калдырып киткән эзләрне тузан туздырып пулялар актара, һавага үткен зәһәр кыллар тарттырып чыкканнар диярсең, алдыңда да, баш очыңда да пулялар зеңләп тора. Кайберсенә җиңең яки чабуың белән кагылып узсаң, йөрәгең жуылдап куя: киемнең пуля кагылган җирен кемдер тарткалаган кебек. Икенче таш артына килеп ышыклангач кына, чык-чык итеп граниттан чыккан очкын көлтәләре күңелгә шом сала, әлеге "шөпшәләрнең шук бөҗәкләр генә түгеллеген искәрә...

* * * .
"Исәнме, бәләкәчем!
Менә инде мин Әфганстанда. Мин сиңа аэродромнан кая очасыбызны язган идем бит. Шунда барып җиттек инде хәзер.
Частебыз яхшы, зур. Мунчага алып бардылар. Мунчасы шәп, чын мунча. Теге, Термездагы алама түгел инде. Соңгы дүрт айда беренче мәртәбә юньләп юындык ичмаса.
Биредә һәр җирдә тәртип. Яшәвебез-палаткада.Әлегә берәр ай үзебезнең рота малайлары белән булачакбыз. Ай буена әле безне кабат өйрәтәчәкләр, аннан соң гына төрле подразделениеләргә таратачаклар һәм чын хезмәт башланачак.
Ил турында беренче тәэсир: бигрәк ярлы инде илләре һәм бик кызу. Соңгы елда Кандагарда бер тамчы да явым-төшем күрмәгәннәр.Әмма суга кытлык сизелми.Әфган җирендә икәнлегемә әле һаман да ышанасы килми. Бөтен нәрсә бездәге шикелле. Климат кына башкачарак. Җәен монда кайнарлык җитмеш сигез градус булды диләр.Әле дә эссенең утыздан төшкәне юк. Тирә-якта ком да ком. Офыкта таулар күренә.Әлегә монда тыныч - солых саклыйлар. Аткан тавышлар да, снаряд гөрселдәүләре дә ишетелми.
Самолетта очканда, әллә нишләп, язасы килеп китте. Ничек чыккандыр, үзем дә белмим.
Синең янда булган чаклар 
Таңда күргән төш кебек. 
Тезелешеп утырыштык Самолетка, көрсенеп. 
Самолетлар кузгалганда 
Туган җир елап кала. 
Унсигез яшьлек егетләр 
Сугышка китеп бара. 
Озак түгел, бик тиз икән 
Солдат булу хәлләре. 
Иң авыры - хезмәт түгел,
Аерылу мәлләре.
	Мәск. вак. 12.20 - 2.50. Самолет.
Вакыт һәм кәеф булса, тагын язармын әле.Ә хәзергә кысан чак. Бу кыска гына хатымны тәмам итәм.Ә җавабыңны син миңа тиз генә яза алмассың, чөнки әле ай буена да төгәл адресым булмас. Син минем өчен борчылма. Аз гына вакыт булганда да, мин сиңа язып торырмын.
Ә мин синең хатларыңны шундый көтәм, шундый көтәм... Акылдан язмасам ярый инде. Шундый сагындым сине, шундый сагындым. Солдат хезмәте тизрәк узып китсен иде инде, ичмаса!!!
Җавапсыз калган сорауларың өчен гафу ит, Ләйлә. Мин язам да язам. Ашыгам. Һәм һәрвакыт иң кирәклесе онытылып кала. Булды, бетте. Зинһар өчен үзеңне сакла! Барысына да кайнар сәлам тапшыр!
Бу чүлдәге ком бөртекләре санынча үбәм сине.
Синең Коляң.
Һәрвакыт, һәр мизгел фәкать синеке генә".

* * * Әле саргая да башламаган солдат хатлары. Эчтәлекләренә төшенергә, вакыйгаларның үзәгенә үтеп керергә тырышып кат-кат укыйм, берсеннән икенчесенә күчәм. Таркау карашымны Галина Аркадьевнага күчерам. Ул хатлар өеменә, хәер, хатлар гына түгел, алар аша әллә кая, бик еракка төбәлеп, анда гүя Коляның Норильск читендәге ялантундрада чаңгы шуып йөрүен яки аның кухняда ниндвдер тәмле-тәмле ризыклар хәзерләвен күзәтә һәм туларны миңа сойләп-аңлашп утыра. Үлгән кеше турында түгел, исән, әйтерсең лә әле яңа гына армиягә киткән гап-гади егет турында сөйли.
Ләкин сүз, расписаниегә буйсынып чабучы поезд шикелле, саңгы станциягә житә.Әле генә анасының күз алдында йөгереп йөргән исән, саламәт, көр күңелле Коля авыр яралы солдатка - башына, бугазына, беләкләренә, тагын әллә кай төшләренә резина, капрон; пыяла көпшәләр, төрле төстәге чыбыклар ялганып беткән һам шул көпшәләрнең, чыбыкларның берәрсеннән генә тормыш килми башласа да сулыш алудан туктаячак гаять хаста, кызганыч кешегә әверелә.
Ана аңлый, Ләйлә аңлый һәм иң авыры - егет үзе аңлый: хәл өметсез. Ләкин Николай елмая, якыннарын юата. Дүрт ай ярым буе юата ул аларны. Соңгы сулышына кадәр.

* * *
Менә аның Ләйләгә язган соңгы хаты - яралануы турындагы беренче хәбәре:
"Исәнме, сөеклем Ләйлә!
Начар язуым өчен гафу ит. Бераз гына күз начарланды. Мин монда бераз чирләп киттем әле. Ләкин син артык нык борчылма. Куркыныч түгел. Бераз дәвалансам, ике-оч айдан кайтып та җитәрмен синең янга. Хәзергә мин Кабулда.
Ләйлә, син, берүк, үзеңне сакла! Мин бит сине шундый яратам!..
Әнигә ни язарга да белмим. Язуым әйбәт булса, берәр нәрсә уйлап табарга мөмкин булыр иде...
Зинһар, гафу ит, мин бөтенләй диярлек яза алмыйм. Яхшы язып булмый. Ләкин син миңа яз. Югыйсә мин монда бөтенләй акылдан ычкынырмын. Син бит минем тормыштагы бердәнбер шатлыгым, бердәнбер өметем.
Тик син минем язуга карап әллә ни уйлый күрмә. Кулларым-аякларым сау минем, барысы да тәртиптә. Бәләкәй генә яра эләктергән идем. Күзнең начарлануы да шунлыктан. Бераз рәтләним генә, мин сиңа элекке шикелле үк еш язармын. Түз инде бераз. Бөтенесенә дә кайнар сәлам тапшыр. Күңелеңне төшермә, борчылма, борыныңны салындырма!
Үбеп иркәлим Ләйләмне!
Тиздән очрашырбыз, Ләйлә!
Синең Колькаң. һәрвакыт синеке.
9 февраль, 1988 ел, Кабул".

* * *
Ничек кенә игътибарны тупларга тырышмыйм, хатлардагы юлларны бербөтен итеп оештыра алмыйм. Галина Аркадьевна ул хатларны кулына ала, ниндидер үзе генә белгән тәртиптә өстәлгә җәя. Берәм-берәм укый башлый. Күзенә яшь тыгыла. Бите буйлап эре тамчылар тәгәри. Күз яшьләрен дә, хаттагы юлларның сикергәләвен дә сизми ул, инде, укый торгач, үңеленә уелып беткән сүзләрне көйли дә көйли.
Мин кинәт аңлый башлыйм. Николайның эчке дөньясын, үз-үзен тотышын, уй-фигальләрен аермачык күз алдыма китерәм. Аның хәрби хезмәткә алынуы да, чит-ят җирдә сугышып йөрүе дә бик табигый тоела. Анда ул төссезләнә, үзе ише егетләр белән кушылып эри, тоташ яшел-соры массага әверелә. Һәрхәлдә, бу миңа шулай тоела.Әнә, алар меңәрләп-меңәрләп, эшелонлап-эшелонлап каядыр агылалар, кыялар, үткелләр артында юкка чыгалар. Анда, кайдадыр таулар артында, сугыш бара. Туплар шартлый. Анда пулялар тундраның вак черкие кебек мыжгып тора. Тик без аларның берсен дә ишетмибез. Белмибез. Тоймыйбыз. Безгә аны ишеттермиләр. Белдертмиләр. Саклыйлар безнең нервларны. Кургаш табутлардан гына саклый алмыйлар. Хәер, ул кургаш табутларны да бик азлар - аналар һәм иң якын туганнары гына күтәрә. Тирә-юньдә меңләгән тук бозаулар сикергәлән йөри. Болары - без. Сукыр, чукрак, ваемсыз халык...
Хатлар. Сукыр күземне, чукрак колагымны ачып җибәргән, ваемсыз күңелемне уяткан, саргаерга да өлгермәгән солдат хатлары...
Яшьләр. Йөрәгемә кайнар кургаш булып тамган бәхетсез ана яшьләре...
Башының арт чүмече яньчелгән, күкрәген снаряд кыйпылчыгы айкап узган егерме яшьлек егет, әгәр ул әлеге яралары аша һәр мизгел саен бәгыренә үтеп керүче үлем белән дүрт ай ярым бертуктаусыз көрәшә икән, әгәр ул көрәш бернинди медицина приборлары белән дә үлчәп булмый торган даими газаптан гыйбарәт икән, - бу инде аның анасы һәм сөйгән Ләйләсе күңелендә генә түгел, минем күкрәгемдә дә, минем йөрәгемдә дә әрнү уята. Яра турысында баш миенең үлекләве, ул үлекнең баш тиресе астына җыелуы, башны аз гына кыймылдатудан да мәхрүм булу тора-бара сине шундый хәлгә китереп җиткерә ки, әгәр кулларыңны бәйләп куярга оныткан булсалар, үз-үзеңне белештермичә, башыңа ялганган уннарча чыбыкларны, көпшәләрне йолкып ыргытырга мөмкинсең. Һәм тәнендәге авырту-газаплар шул очракта кинәт юкка чыга. Гәүдәң, кул-аякларың бик күптән җирдә ятучы, инде җимерелә-яргалана башлаган бетон плитәләр шикелле авырая, берни тоймый башлый. Ә үзең, инде кирәксезгә әверелгән гәүдәңнән аерылып, акрын гына күккә күтәрелә башлыйсың. Гәүдә авырлыгыңнан арынган саен, тизрәк очасың. Сиңа инде палата түшәме дә, стеналар да комачауламый, каттан катка, палатадан палатага ыргыласың. Сиңа рәхәт. Кемнәрнеңдер газап кичереп ятулары мәзәк, гайре табигый сыман. Син, бу газаплы, гөнаһлы, шакшы җирне ташлап, күккә, йолдызларга ашкынасың...
Аннары кинәт кемнеңдер үксеп-үксеп елаганын ишетәсең.Әниең бит бу! Бетон плитәңне кочаклап елый түгелме соң? Гәүдәң тирәсендә табиблар кайнаша, өзелгән, йолкынып чыккан көпшәләрне тоташтыра.Әллә нинди катлаулы приборлар гәүдәңә җан өрергә тырыша. Бер читтә, кулларын салындырып, Ләйлә утыра. Күзеннән атылып чыккан яшь бөртекләрен тыяр әмәле юк. һәм... бетон гәүдәңә, аяк-кулларыңа акрын-акрын гына авырту-газапларың кайта башлый. Күпмегә? Аһ , күпмегә? 1988 елның 10 июненә чаклы әле күпме калды?..

Используются технологии uCoz