Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе

Берәгәйле шагыйребез бар

Әхмәт Дусайлы

Моңа кадәр Чаллыда Әхмәт Дусайлыны без чәчмә әсәрләр язу остасы итеп кенә белә идек. Кемнәрдер «Тукта, кем әле ул, Дусайлы?» дип аптырап та калуы мөмкин, һәм дөрес тә булыр. Чөнки Әхмәт Дусайлы инде утыз елга якын дәвам иткән иҗат чорында, Казанда, күп дигәндә, биш-алты тапкыр гына күренеп калгандыр. Чаллы матбугатында да сирәк күзгә чалына ул. Хикәяләрне коеп кына куя. Уймак кебек кенә җыйнаклар алар. Үзе кебек ифрат та тыйнаклар. Пөхтәләр. Кәләпүшле һәм калфаклылар. Әдәби шәҗәрәсе белән ул Фатыйх Хөсни, Рафаил Төхфәтуллин Газиз Мөхәммәтшин, Габделхәй Сабитов, Мәгъсүм Хуҗиннар йолдызлыгыннан. Чыгарган китабы да аның берәү генә. Кечкенә хикәяләр китабы. «Аймыл» дип атала. Анысы да Казанда түгел, һаман да шул Чаллыбызда чыккан...
Менә икенче китабы да дөнья күрде. Усак яфрагы кебек учка сыя ул. Әрекмән яфрагы кебек зур түгел. Монысы да Чаллыда күзен ачкяң. «Хәерле иртә!» нәшриятында. Нәшриятының исеме генә дә ни тора бит! Аны Әхмәт әфәндебез Дусайлы үзе ачып җибәргән. Китабын үзе үк бизәгән дә. Мөхәррире — күренекле язучыбыз Рәшит Бәшәр.
Әүвәлдә соңгы ун елдагы «базар мөнәсәбәтләре» нәтиҗәсендә дөнья күргән мондый «кечкенә» китаплар һәм аларның авторлары турында берничә генә сүз әйтәсем килә. Мөмкинлек туу белән татар Пишпәктә, Базарлы Матакта да, Красноярскида да, Туймазыда да китап чыгара башлады. Минемчә, соңгы ун елда татарда «шәхсән юл» белән бер мең, бәлки аннан да артык китап чыккандыр. Барча «даһи» пенсионерлар, алар белән бергә элек дәүләт нәшриятлары якын да җибәрми торган графоманнар армиясе хәрәкәткә килде. Алар белән бергә элек таш астында яткан дистәләрчә талантлы милләттәшләребез үзләренең китапларын чыгарып өлгерделәр. Алар арасында Октябрьскийдан Гали Гыйззәт, Маһирә Әлимбәкова, Туймазыдан Хәмит Латыйп аеруча игътибарга лаек. Мондый «планнан тыш» китаплар минем генә китапханәмдә дә йөзгә якындыр. Аларның күбесенең мөхәррирләре дә, хәреф хатасы чүпләүче корректорлары да күрсәтелмәгән. Хәреф хаталары аларның экзотик үзенчәлеген тәшкил итә.
Бу китап та «планнан тыш» чыккан. Әмма бу китап... шундый шигырь китабы!.. «Рәхмәт, мизгел!» Исеме генә ни тора! Борынгырак бер шагыйребезнең шигърияткә кагылып, «Гасырларын оныткан тарихның мизгелләре һәрчак исәптә» дигәнен онытмасак та, шигъриятнең мәңгелек гомере мизгелдә икәнлеген белсәк тә, безгә, моңа кадәр бар булган һәм иҗат иткән меңләгән татар шагыйренең берсенең дә башына үзенең китабына «Рәхмәт, мизгел!» дип исем куярга нишләптер башына килмәгән. Нигә «нишләптер» булсын? Барысы да табигый. Шигъриятнең бөтен сере нәкъ әнә шул кабатланмас «мизгел» витаминын табуда да түгелмени? Шуңа күрә шигърият шул ул. Безнең күпләребез, аның белән бергә яшәп һәм эшләп (!), шигырь язганын да белми идек. Монысы бездә, татарда, аңлашыла инде: күңел күзең күрмәсә, маңгай күзең — ботак тишеге.
Алдан ук әйтеп куям: ошады, тәмам әсир итте мине бу кечкенә китап. Мин аны кат-кат укып ләззәтләндем. Шигърият сөючеләрнең бу китапны укый алмаячакларын белеп, мин аларны бу ләззәттән мәхрүм булганлыклары өчен кызганам. Ни өчен дигәндә, китапчыкның тиражы 500 генә данә. Аны Чаллыда умырып алып бетерделәр инде.

Шагыйрь өчен алтын — нәрсә ул?
Шигырь өчен салкын нәрсә ул.

Менә сезгә Дусайлы шигыре. Әгәр шигъриятнең нигезе сурәт-бизәк (образ) булган булса, Әхмәт Дусайлы шигърияте аның киресе — ул максимум бизәксез. Аны бернинди теркәгечләр, күперләр, ярлар арасындагы басмалар, гомумән, юлны, араны озайта, катлауландыра торган шартлылыклар юк. Гүяки ул бары тик «нигә?» дип кенә сорый белә. Ул, сабый сыман, дөньяга беренче тапкыр чыккан да, аптырап карап тора:

Нигә алай икән —
яңа яуган кар өстенә
басасы килә,
чип-чиста кәгазь өстенә
язасы килә,
хуш исле матур чәчәкне
өзәсе килә,
алма кебек пешкән кызны үбәсе килә —
нигә алай икән?

Аның шигырьләре кечкенә һәм кош оялары кебек җылылар. Әхмәт Дусайлы берничә сызат белән генә шигъри этюд тудыра белә:

Таң атканда, чәчәкләрдә
чык җемелди, Гөлсинә.
Бер чәчәкне чыгы белән
бүләк итәм мин сиңа.
Ул чәчәкне шиңдермә син,
көмеш чык та кипмәсен.
Ул чык сиңа хәтерләтсен
саф мәхәббәт чишмәсен...

Ә бит шигъриятебездә никадәр кабатланган, тапталган «чыклар һәм Гөлсинәләр» иде бит алар!..
Ул шигырь язмый, «бизәми», образны эзләми — ничектер бары тик «сөйли генә»:

Ак керфекле гүзәл ромашкалар,
гаҗәпләнеп нәрсә карыйсыз?
Бу дөньяда гаҗәп берни дә юк,
бу дөньяда гаҗәп — бары сез...

«Дөрес сүзләр таба алмас булсаң, озын итеп сөйлә, ерактан» — ди ул мәхәббәтнең серле кыскалыгы турында. Шуңа күрә дә мизгелгә рәхмәтле. Гүяки, аның шигырьләрендә табигать сурәте бөтенләй катнашмый да кебек. Гүяки, ул табигатьне «үтеп киткән» һәм әнә шул үткәндәге кичереш «табигый кичереш» — шигърияткә әйләнгән дә куйган. «Сине дә бит кемдер коча-үбә кыйнап киткәндер бит, мөгаен?» Лирик каһарман бер генә сәгатькә булса да битлекне салырга чакыра. Әмма үзе дә куркып кала. Мин соңгы еллардагы татар шигъриятендә үзебезне бу кадәр шәрә камчылаучыны очратканым юк иде әле:

Сал битлегең, әйдә.
Башта син ач.
Мин дә чишенермен аннары...
Хәер... дустым, салмыйк битлекләрне,
күрсәтешмик гарип җаннарны...

Әхмәт Дусайлының сорауларга җавапны тапкан саен сораулары күбәя. Чөнки ул «Нәҗескә чумарга әзерлән, -ди, - ак күлмәк кигәндә» Ягъни «булдыклыны кем дә сөяр, син мине сөй!»
Татарда «кылану», урысча әйткәндә, «рисоваться» дигән сүз баp. Әхмәт Дусайлы иң беренче булып тормыштагы кылануның, аннан шигърияттәге, иҗаттагы кылануның дошманы. Ул хәтта үз-үзенең дошманы. Аңарда үзен яратмау үзенә карата нәфрәткә тиң. Бу иҗатчыдагы талантның шәхескә тиң булуына омтылган гармониясеннән килә. Сез карагыз әле, үзенә — лирик каһарманына карата никадәр «кансыз» ул:

Сәхрәдәге җилләр чәчем тарый,
чал чәчләрем сибелә җилләргә.
Сәхрәдәге җилләр — җилмени ул, күкрәктә җил-давыл —
нишләргә?!
Күкрәктәге хөсет, яшерен уй
алып керер, ахры, гүрләргә.
Салкын гүрләр — тәнгә генә бит ул,
тере мәет булсаң, нишләргә?!

Әгәр һәр татар үзенә шундый таләп белән килсә, татар дөньясында хөсетлек, билләһи, бераз булса да кимегән булыр иде!..
Шагыйрьнең тирә-як даирәгә дәгъвасы зур һәм гадел. Ул үзенә генә түгел, барлык кешелеккә дә дәгъва-претензия белән яши. Дәгъва — аның яшәү чыганагы.

Монда бары исерекләр җырлый,
монда бары акча кыштырдый.
Монда кояш нуры төшсен иде —
чирле микробларны үтерсен,
монда
бер акыллы кеше
чиләк белән хлор сиптерсен!..

Шагыйрьнең җыентыкка кергән «Кечкенә хакыйкатьләр», «Парадокслар» дигән шигъри Гөләндәмнәре безне елмайта, яки уйландыра торган энҗеләрдән генә тора. Алардагы кыскалык белән фикер киңлеге гармониясе безне яңа офыкларга алып керә.

Исемен саклап,
телен югалтканнар бар дөньяда,
телен саклап,
исемен югалтканнар бар дөньяда,
исемен дә, һәм телен дә саклап,
илен югалтканнар бар дөньяда...

Болары кемнәр икән дип баш ватасы юк бугай.
Кыскасы, безнең каләмдәшебез Әхмәт Дусайлы үз укучыларын көтмәгәндә чын шигърият белән куандырды. Моның өчен ул үзенең илле яшен көтмәгәндер лә? Хәер, көтсә дә гаеп түгел, булмаган «шигърият» белән күңелләрне чүпләгәнче, ул үзе әйтмешли,
Күп сөйләшү гаеп түгел, артык сөйләшү нигә?
Тавышың көмеш булса да, тик тору алтын, диләр...

Айдар Хәлим. Чаллы. 28.09.99.


Используются технологии uCoz