Әхмәт Дусайлы: Нигә алай икән?

Нигә алай икән?

Әхмәт Дусайлы

* * *
Нигә алай икән -
яңа яуган кар өстенә
басасы килә,
чип-чиста кәгазь битенә
язасы килә,
хуш исле матур чәчәкне
өзәсе килә,
алма кебек пешкән кызны
үбәсе килә -
нигә алай икән?

Яңадан туу
Әйтерсең,
төнге караңгыда
яшен ялтырады
(ә мин шәрә көе ярда басып торам).
Яшен ялтырады.
Ә мин,
үз тәнемнән оялып,
күзләремне йомдым...
Алай түгел.
Мин -
төнге ялгыз юлчы -
караңгыны айкап бара идем,
кинәт күктән йолдыз атылды.
Шундый якты, шундый якын -
аның яктысыннан
шунда ук мин сукырайдым...
Алай түгел.
Юк,
сине күргәндәге хисләремне
сөйләр өчен рифмалар да,
чагыштыру да таба алмыйм...
Ә син гүзәл идең,
шундый гүзәл -
күзләреңнән очкын сибелә.
Ә мин -
тракторчы -
майга баткан эшче киемнән.
... Ә мин әштән кайтып бара идем,
йөз ел юынмаган,
тутыгып беткән күңелдән.
Син карадың миңа.
Белмим, кызганумы,
әллә нәрсә агыла күзеңнән.
Ә мин,
трактор кабинасыннан кубып,
дөньяга күптән кул селтәгән,
йөз ел яшәгән карт кебек
селкенеп,
эштән кайта идем.
Ә син
елмайдың мина...
Мин яңадан тудым.
Тузаннарын сөртеп,
гармун алып уйнап җибәрдем
(җилкенсен йөрәге чибәрнең!).
... Гүзәл!
бүген менә кичен чыгам әле,
тагын очра миңа юлымда,
тагын елмай,
тик борылып китмә!
1968


Используются технологии uCoz