Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе

Моңсулык

Әхмәт Дусайлы

«Таш юлдан безнең авылга җиде чакрым. Ул араны мин җәяү кайтырга яратам.Эчтән генә җырлый-җырлый кайтам. Тургай да сайрый-сайрый оча бит. Канатларын җилпемәсә, сайрый да алмыйдыр әле ул. Мөгаен, ул да, минем кебек, туган ягын сагынып кайтканга шулай җилкенеп сайрыйдыр...
Менә шулай туган авылыма, үткәннәремә, сабый чагыма кайтырга яратам мин. Юл буенда үсеп утырган бер таныш каен очратсам да, куанычы күздән яшь булып бәрә башлый.
Ләкин каеным оныткан инде мине. Кайчандыр мин ясаган җәрәхәтләре җөйләнгән, кәүсәсе яңа билгеләр белән чуарланган. Башын түбән игән ул. Әнә, бер ботагындагы яфракларына инде сары кунган. «Җәй бит әле, нигә болай ашыгасың?» —дип кычкырасым килә. Тотлыгып калам. Җәй уртасы узган бит инде... Ярты гомер узып киткән— эшләнәсе эшләр башланмаган да әле».
Әхмәт Дусайлы үзенең беренче китабына («Аймыл». Повесть һәм хикәяләр. Чаллы, КамАЗ нәшрияты) язган сүз башында әнә шулай ди. Мин әлеге юлларны укымыйм, ә бәлки Әхмәтнең үз авызыннан ишетәм. Колак төбендә аның басынкы тавышы яңгырый, үзенә генә хас моңсулык җәелгән йөзе күз алдыма килә. Шул ук вакытта Мөслим районында эшчән кешеләре, саф чишмәләре, искиткеч алма бакчасы белән дан тоткан Дусай авылы хәтердән үтә.
Туктале, без Әхмәт белән кайчаннан таныш икән? Юк, төгәл генә әйтә алмыйм. Мин район газетасында эшләгәндә, аның шигырьләре бик еш килә иде. Кайберләрен басабыз, кайберләрен кире борабыз. Аннары, ул үзе дә редакциягә кергәли башлады. Мин аның язмалары хакында фикерләремне туп-туры әйтәм, тәнкыйтьлим, язарга өйрәтәм, акыл сатам. Әхмәт, бераз гына кызарып, моңсу гына карап тора, язганнарын яклап ләм-мим авыз ачмый, «ярар» дип тып-тын гына чыгып китә. Шул чакларда мин эчемнән ачынып «бу егет миңа бик рәнҗидер, йөзенә генә чыгармыйдыр», дип уйлый идем. Бәхеткә каршы, мин ялгышкан булып чыктым, Әхмәт рәнҗемәгән икән. Әгәр рәнҗесә, солдат хезмәтенә киткәч тә, шәһәргә күчкәч тә, миңа дустанә хатлар язып тормас иде дип уйлыйм.
Еллар утә торды.Әхмәтнең хикәяләре, шигырьләре акрынлап республика матбугатында да урын алдылар. Әллә ничә елга бер мәртәбә булса да, Әхмәт безнең редакциягә сугылып, хикәя яки шигырьләр калдырырга да вакыт тапты. Ул кыяфәте белән дә, холкы белән дә гел шул килеш иде. Ник бер хафалану, олыгаю галәмәте булсын! Бераз гына сагыш белән караучы таныш күзләр, тыйнак кына, сабыр гына әйтелгән сүзләр... Шуңадырмы, мин аны бүген дә туган авылы Дусай урамнарында йөгереп йөрүче ялан тәпиле малай итеп күрәм... Тукта, дим аннары үземә, китап тикле китап язгач, малай түгелдер инде ул, түгелдер.
Күптәнге танышым, райондашым Әхмәтнең беренче китабын алып укый башлаганда, мин әнә шуларны кичердем. Юк, ялгыш әйтәм, болар —кичергәннәремнең бер өлеше генә. Барысын да әйтеп бетереп буламыни?
Әхмәт малайлыкны үткән икән, аның тормышка үз бизмәне, үз үлчәме, үз мөнәсәбәте бар икән. Мин әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыккан рецензия-мәкаләләрне яратмыйм. Минем өчен теге яки бу авторның үзенчәлеген ачу юнәлешендә язылган мәкаләләр кызык. Шушы уңай белән, әлбәттә, кайбер әсәрләрнең (барысының да түгел!) эчтәлегенә дә керелеп-чыгылу ихтималы бар.
Искәрмәдан соң, мин иркенләп Әхмәт иҗаты турында яза алам. Чөнки керер юлны да, чыгарын да хәстәрләп куйдым. «Аймыл»ны бер сулышта укып чыктым да, шундый фикергә килдем: Әхмәтнең күпчелек әсәрләрендәге төп геройлар — тормыш тарафыннан кагылып-сугылган, рәнҗетелгән, әмма күңелләре белән саф, вөжданлы, намуслы бәндәләр.
Алар басынкы да, сабыр да, бераз гына исәррәк тә, ләкин хокуксызлар, әгәр шулай әйтергә яраса, тормыш төбендәге «кечкенә кешеләр». «Аймыл» повестының төп герое Фәрит сөйгәне Гөлсара белән кавыша алмый. Кызны дусты Тәлгать алдаган. Тәлгать әхлак кануннарын аяк астына салып, типтереп яши. Фәрит чарасыздан аның кул астында эшли башлый, җинаять юлына баса, аның сөяркәсе булган Айсылуга өйләнә. Өйләнүе дә яратудан түгел, Гөлсарага охшатудан гына. Тормышлары барып чыкмый, аерылышалар. Фәрит эчкечелеккә сабышкан, әмма ул хыялы белән һаман Гөлсараны эзли, табарына ышанып эзли...
Термәдән кайткан Ясәвинең дә ни пропискасы булмау, ни эшкә керә алмыйча бәрелеп-сугылып йөрүләре («Ясин») күпмедер Фәритнең бәхете белән аймыл булуын хәтерләтә.
Әхмәтнең хикәяләренең кайберләрендә сюжет та юк, алар парчага тартым. Әмма ул хикәяләр үткәндәге һәм бүгенге яшәешебезнең тәненнән кисеп алынган ит кисәкләре кебек. Бәлкем яшәешнең тәненнән түгел, йөрәгеннән кисеп алынгандыр алар. Шуңа күрә, биредә кылануларга, шаккаттыризмнарга, хәтта чагыштыру, метафораларга да урын юктыр. Күпчелек геройларның язмышы төгәлләнмичә кала. Ни булыр киләчәктә? Анысын инде үз тормышыңа бәйләп уйланасың, үзеңчә нәтиҗә чыгарасың. Әхмәтнең әсәрләрендә мин элек булмаган бик кадерле бер сыйфатны күреп чиксез шатланам: ул реаль дөньядан хыялга, төшкә, хәтирәләргә бик оста итеп күчә белә, шул кадәр ышандырып күчә, кайчакта кайсы чын, кайсы хыял икәнен аерып та булмый. Бу исә аның әсәрләренә серлелек, күп мәгънәлелек сыйфатлары өсти. Моның иң матур үрнәкләрен «Акыл иясе», «Ясин», «Бүреләр», «Кәрт сарай» хикәяләрендә күрергә мөмкин.
Әхмәт бик гади, кечкенә нәрсәләр турында язган кебек. Ләкин анын әсәрләрендә фәлсәфи тирәнлек бар. Буяуларны бик саран куллануы аркасында ул тирәнлекне югалта да кебек тоела миңа. Тик ни хәл итмәк кирәк—үз стиле, үз сүзе. Аның «Кәрт сарай» хикәясендә дә әллә нинди шаккатырлык вакыйгалар юк. Әмма без коточкыч фаҗиганең шаһитына әвереләбез.
Нәгыйм яңа тормыш төзегән, дингә каршы көрәшкән, колхоз председателе булган, үзе дә йокламаган, халыкка да тынгы бирмәгән. Менә хәзер картайгач, авылга сыймаган, шәһәргә, малаена күчкән. Ул намуслы яшәсә дә, малае җиңел, гаделсез тормыш рәвешен сайлаган, яшәвенең төп мәгънәсе — акча куу. Кыскасы, буыннар дәвамлылыгы өзелгән, малае атасы юлыннан атламый, димәк, заман белән заманны тоташтыручы күперләр өзелгән...
Китапны укып чыккач, миңа бик тә моңсу булып китте. Әхмәтнең моңсу карашы кабат күз алдыма килде, кат-кат уйландым. Бу дөньяда кемнәр моңлана соң? Бәхете белән аймыл булганар, тормыш тарафыннан типкәләнгәннәр, рәнҗетелгәннәр, чарасыздан аптыраучылар моңлана. Алайса, әллә бу китап безнең бызның да уртак халәтен чагылдырамы? Вөҗданлы, Намуслы бәндәләргә рәт беткән заман килде ич. Миллионнарча кешеләрнең бу кадәр рәнжетелгәне, типкәләнгән кайчан, кайсы мәмләкәттә булды икән? Юктыр, булса да, бу дәрәҗәдә түгелдер. Рәнҗетелгән кешеләрнең күңелен моңсулык били. Үзебезне «Аймыл» китабыннан эзәләп карыйк әле. Кеше үз-үзенә әледән-әле күз аткалап торырга тиеш ләбаса.
Фоат Садриев.
"Авыл утлары" газетасы. 12 ноябрь, 1992 ел.

Используются технологии uCoz