Әхмәт Дусайлы: Парадокслар

Парадокслар

Әхмәт Дусайлы

* * *
Буй җитмәслек биеклекләр
аяк астыңда.

* * *
Курык!
Алладан курку - батырлык.

* * *
Киек каз юлы -
чиксезлеккә ишарә.

* * *
Йолдыз атылды.
Эзе - мәңгелек.

* * *
Ирек килер
Иблистән
Аллага якын булсаң.

* * *
Котылырсың коллык богавыннан
ирек богавы кисәң.

* * *
Дошманыңа таян
дустың ышанычлы булса.

* * *
Саклан
дүрт ягыңа сак куйсаң.

* * *
Сатма дошманыңны -
дустың сөенмәсен.

* * *
Эчке сурәтемне ярлык итеп тагам
дошманыма -
үземә калкан.

* * *
Каргыйм:
гарык бул рәхәткә!!!

* * *
Корал эшләр -
Раббыңны мактасаң.

* * *
Дөнья
нинди матур
чүплек өстенә менеп җитсәң.

* * *
Әрнүләрең -
җаныңа дәва.

* * *
Җирдә күргәннәрең -
тамга.
Башкалары чын.

* * *
Кимчелекләреңне сакла
күз тиюдән.

* * *
Кайгырма кайгыга,
шатлыктан шиклән.

* * *
Актан караны әзләмә,
карадан акны әзлә.

* * *
Йомшакка кызыкма -
тешеңне сындырыр.

* * *
Авыр
тормыш,
җиңел турында уйласаң.

* * *
Изгелекләреңне җиргә сал,
өстенә бас
һәм күтәрел.

* * *
Салкыннан эзлә
җылыны.

* * *
Ярдәм кулы төпкә тарта.

* * *
Соклан
дуңгызның камиллегенә
нәҗеслектә.

* * *
Агуның дару өлешен,
даруның агу өлешен бел.

* * *
Юл табалмый интексәң,
күзеңне йомып кара.

* * *
Иң ялгыш фикерең -
ачкыч.

* * *
Тышкы киртәләреңне
эчеңнән алып ташла.

* * *
Тәгәрмәч уйлап тап
һәм шатланып ела.

* * *
Болай да арзан тормыш -
һаман кыйммәтләнә.

* * *
Кашларына кулың куеп көт
онытасын, килсә.

* * *
Шәрәбтән тап
аеклыкны.

* * *
Яфраклар шаулый -
тынлык куера.

* * *
Онытмады.
Онытса,
исенә төшерми калмас иде.

* * *
Тынды черкиләр -
дөньясы безелди башлады.

* * *
Аркаңнан кактырма
лаек булмаса.

* * *
Ялынма юмартка -
саран туйдырыр.

* * *
Бер генә әйт аңламасалар,
кабат аңларлык булсын.

* * *
Хәтәррәк
җиле
күләгәнең.

* * *
Тәүбә -
иң ахыргы гөнаһтан соң.

* * *
Актан агып чыга
һәм карала
акча.

* * *
Ашарга да мөмкин
чикләвекне.

* * *
Таты ачысын
татлысын яратсаң.

* * *
Йөзгә дә җттеңмени,
и сабый?

* * *
Син кечкенә түгел
югарыга карасаң.
1993

Җылыңны бир

* * *
Булдыклыны кем дә сөяр,
син мине сөй!

* * *
Иреннәреңдә -
үзеңә җәннәт.

* * *
Ничә уянганымны
шигырьләремнән сана.

* * *
Үләннәргә кара
һәм үрнәк ал.

* * *
Матурлар арасында матур бул.

* * *
Син икәүсең,
аның берсе миңа карый.
Икенчесен җиңсәң...

* * *
Иңнәреңдәге фәрештәләреңне
туендырып тор һәрдаим
изге эшләр белән.

* * *
Сынган агачта
дөньяның асылы.

* * *
Гузәллеккә пародия
ясамагыз!

* * *
Ак болыт!
дип уйлап өлгер
таралып беткәнче.

* * *
Тышаулама күңелеңне
сөйгәнең кочагында.

* * *
Сизмәскә тырыш.
Сизсәң -
үзеңә үпкәлә.

* * *
Балаң
туганчы гына үзеңнеке.

* * *
Җылыңны бир миңа
туңасың килмәсә.

* * *
Савыт-саба шылтыравын
татулыкка юра.

* * *
Ул да кеше,
син дә сабый
Ходай каршында.

* * *
Балаңа суктың -
Тәңреңне рәнҗеттең.

* * *
Итәгеңә сарыла
коткаручың.

* * *
Сабый яшьләре
бәгыреңә тама
утлы тамчы булып.

* * *
Сакла сабыеңны
үзеңнән.

* * *
Чит балага бир
тәмлерәген
үзеңнекен ныграк яратсаң.

* * *
Кубызыңны
балаңа бир -
үзе уйнап биесен.

* * *
Берне таптың -
көенечең артты,
икене таптың -
бурычың үтәдең,
өчне таптың -
сөенечең артты,
күпне таптың -
Җәннәткә юл ачтың.

* * *
Балаңа бил бөктең -
Аллага сәждә кылдың.

* * *
Балаң тыңламыймыни?
Ә син аны тыңлысыңмы?

* * *
Балаң рәнҗетте -
кылганнарыңның әҗере.
1993


Используются технологии uCoz