Әхмәт Дусайлы: Ясин

Ясин

Әхмәт Дусайлы

Кич. Шәһәр өстен киезләп беткән йолкым-йолкым болыт томалаган. Вак кына яңгыр сибәли. Ярымагач-ярымташ йортларның муртаеп каралган түбәләренә шәрә тупыллардан эре-эре тамчылар коела. Бу дым инде өйләрнең эченә үк саркып кергәндер шикелле. Кемнәрнеңдер җылыда, корыда рәхәтләнеп телевизор карап утыруына ышнануы да читен.
Тоташ күлләвеккә әверелгән, машина-трактор ермачлап бетергән пычрак урамның сайлап басардай каты урыны да калмаган. Юеш балчыкта тая-тая, инде менә сәгатька якын, Ясәви әкрен генә бара да бара. Егылып катмәс өчен коймага ябыша һәм һәрьюлы кулын йодрыклап, бармак битләрен уа — юеш такта черескләрн коя. Авыраеп калган көзге пәлтәсенең су саркып торган чабуы итек кунычына ябыша.
Бу урамның һәм тоташ сибәләгән яңгырның алда да, артта да чиге юк кебек. Урамның теге башында ике катлы соры кирпеч йорт күренә. Ул утырасы, ләкин инде китеп баручы пароход...
Көн буена авызына валчык та капканы юк дисәк, гөнаһ булыр. Иртән карчыгы белән чәйләп алган иде ул. Мае да, вареньесы да, хәтта колбаса кисәге дә (каян акча җиткерә!) бар иде югыйсә өстәлдә. Ясәви берсенә да орынмады. Бер телем ипинең читен генә сындырып алды да, чәй чөмерүен белде.
Тамактан ризык үтәрлекме?!
Кайтканына инде айдан артык. Акчасының беткәненә атна булды. Ә ул һаман эшсез... Карчыгы тапкан мал хәзерге бәяләр белән чутлап карасаң, балыклы чиләк янында тулганган мәче кебек ялманып йөрерлек кенә.
Нигә кирәк булды соң әле яңа костюм? Ә ул телевизор ни чуртына? Янәсе, ирекле кеше. Ни тели, шуны ала... Ә тамакны уйлау юк. Теге кесәдә да акча, монысында да. Уңга да чәчә, сулга да сибә. Кесәсеннән чыгып очкан һәр унлык артыннан карчыгының күзе ияра бара. Мөлдер-мөлдер. Ясәви күрә. Һәм эчтән генә елмая. Менә ничек без аны! Табабыз да, түгәбез да. Ирек!
Ирек. Тегендә ул аны бетенләй башкача күз алдына китерә иде...
...Анда...
Яз. Өстенә чәнечкеле чыбык тартылган, мул итеп акшарланган бетон койманың аскы ягында саргылт-юеш таплар барлыкка килде, койма буендагы кар көрте басылып, иске керәч кебек тонык кына ялтырый башлады. Зонадан читтәге шәрә агачлар арасыннан ишетелгән тынгысыз песнәк тавшлары инде әллә кайчан онытылган, яшәешнең бүтән бер яссылыгына күчкән ирекне хәтергә төшерә. Кырык тугыз яшьлек Ясәвинең бирегә эләккәнче үк шактый сулып таушалган организмына бүген ниндидер аңлаешсыз кыргый куәт, тереклек иңде. Салып ташлаган кием кебек йоклый иде элек, ә бүген аның җаны, ярга барып төшкән чабактай бәргәләнә. Ул әле бер, әле икенче ягына борыла, йодрык-йодрык төерле мамык тутырылган мендәрен төеп калкыта да, иңсәсен мендәр астына кыстырып ята. Болай да, тегеләй дә, — берничек тә йокы алмый...
Менә ул үзенең тынчу-дымлы подвалына килеп керер, ачкычы белән шалтыр-шолтыр торба муфталарын, кран-вентильләрен тикшереп йөрер. Биредә ул хуҗа. Мастер аңа бер кочак үтенеч китереп бирсә, ул шатланыр. Кабаланмый гына эш коралларын барлар, үз дәрәҗәсен белеп кенә фатирдан фатирга йөрер. Ялганган торбалар, тамчылаудан туктаган краннар, кабаттан җылы йөгергән бәтәрәйлар, ачылып киткән йөзләр, күңелләре рәхмәт тулы хуҗабикәләр, — болар бит күңелдә сакланучы хәтирәләрнең һәм хыялның иң яктысы, иң рәхәте...
Аны күргәч, нәчәлникнең йөзе беренче мәлдә яктырып китте шикелле.
— Ә-ә, Ясәви! Кайттыңмы?
— Исәнмесез...
Таныш кабинет. Таныш өстәл. Агач чөйгә кигезеп куйган бер тактасы төшеп йөдәтә иде. Әнә ул хәзер дә өстәл янында, стенага сөяп куелган. Кыршылып беткән борылмалы таныш кәнәфи. Холкы нәчәлникнең нәкъ үзе инде: кузгала башласа, ризасыз тавыш белән чыелдап куя. Кресло тавыш бирсә, йомышың уңмасын көт тә тор.
Биредә бернәрсә дә үзгәрмәгән диярлек. Шул ук обойлар, стенага ябыштырылган шул ук йөкләмәләр. Тагый нәрсә? Каршы якта үзгәртеп кору һәм демократия турында стена тутырып язылган кызыл өндәмә. Тагын — портрет. Миңсез.
Нәчәлник үзе дә үзгәрмәгән. Гәҗәп зур осталык белән җентекләп эшләнгән, һәр сыры тырышып шомартылган битлек-маскага тартым чырай; гәүдәсенең бер өлеше булып тоелган ниндидер мәңге тузмас тукымадан тегелгән костюм. Өстәлдә яткан каләме дә, хәтта аңа ураган зәңгәр изолента кисәге дә Ясәвигә таныш иде.
— Ну, ни йомыш?
— Кайттым, менә...
— Күрәм...
Беренче мәлдә яктырып киткән чырай сүрелә башлады. Аңардагы таныш сырлар тирәнәеп үз рәвешен алды. Нәчәлник кыймылдады, кәнәфи, йөз елга бер ачыла торган тутыгып беткән тимер капка кебек, ыңгырашып куйды.
— Менә... эшли башларга дигән идем.
Кәнәфи тагын чинап җибәрде. Ясәвинең сөмсере коелды. Яраткан уенчыгын икенче бер бала кулында күргән сабый кебек, тамагына төер тыгылды.
— Ни бит, кем, Ясәви... Cинең урынга кеше алган идек шул инде без.
— Алай икән...
— Ну, син ни... нитмә... Берәр атнадан кереп чык. Эш тапмый калмабыз...
Бер атадан килде. Паспортын, хезмәт кенәгәсен, тегендә бирелгән белешмәсен чыгарып салды.
— Тә-әк.
Нәчәлник күзлеген киде, ашыкмый гына документларны актарырга кереште.
— Тә-әк, — дип янә кабатлады ул.
Бу сүзләрдән Ясәвинең йөрәге кысылды. Гарчә кәгәзьләрендә бернинди ялгыш яки ялган булмаса да, ул үзен ниндидер җинаять өстендә тотылган кеше итеп тоя башлады.
— Тә-әк. Пропискан юк икән бит синең. — Күзлек өстеннән Ясәвигә текәлеп карады. — Ә?
— Ни бит, Гали Сәрвәрич... Эшкә урнашмыйча торып, пропискага кертмиләр.
— Эшкә алырбыз, алырбыз. Бездән сиңа полный гарантия. Түлке... Башта син пропискага кер.
— Соң бит, Гали Сәрвәрич...
— Бала-чага булма инде, Ясәви. Закунны син миннән яхшырак беләсең. Тегеннән кайткан кешене прапискасыз-нисез эшкә алсам, баштан сыйпамаслар бит. Беләм, яхшы сантехник булуыңны да, намуслы кеше икәнлегеңне дә — барысын да беләм. Мәгәр... — нәчәлник имән бармагын югары күтәреп, иңсәсе аша артка күрсәтте: — анда мине дөрес анламаулары бар. Туктале, ник син үзең триска барып кайтмыйсың? Минем җилкәдән дә җаваплылык төшәр, үзең дә тынычланырсың.
— Ярар соң. Гали Сәрвәрич. Түлке...
— Нәрсә?
— Бәлкем... Сез... гаризаның бер почмагына язып куярсыз... шулай-шулай, мин каршы түгел, дип...
— Э-һе-һеһ, Ясәви. Картаеп барасың, тәки акыл керм сиңа. Андый сүзне соң мин яза аламмыни инде, йә? Трис башлыгы әнә шулай итеп язып бирсә — пажалысты. Рәхим ит. Аңалдыңмы?
— ...
— Ярый, бар. Кыюрак бул анда.
Соңгы киңәшен бирмәгәндә яхшырак буласы икән, югыйсә. Җилкенеп китеп, Ясәви анда артык кыюланып ташлады, хәтта һәвалырак та сөйләште бугай. Көндәлек мәшәкатьләреннән, телефон хәбәрләреннән айнып җитмәгән идарә башлыгы аны аскы иренеп бүлтәйтеп, гәҗәпләнебрәк тыңлады.
— Сезне кем җибәрде?
— Ни... Гали Сәрвәрич.
— Нәрсә, дөньяга бүген килгәнме әллә ул? Эшкә алу-алмау аның кулында бит.
Күнегелгән хәрәкәт белән башлык телефонга үрелде, телефонның саннар тәгәрмәченә бөтен усаллыгын салды. Юка тиреле симез бармагының очы, тәгәрмәчне әйләндергән саен, агарып-агарып китә. Кул аркасындагы алтынсу төкләре тәрәзәдән төшкән кояш яктысында жемелдәп ала.
— Баймуратовны!!!
Мәгәрәдәй зур кабинета гөрселдәгән көр тавыштан Ясәви телефон трубкасыдай бөгәрләнеп килде, кечерәеп калды. Күңеленең әллә кайсы төшендәге ниндидер бер әһәмиятле әгъзасы (әллә йөрәге инде) өзелеп төште. Ә башлыкның күзендә уйнаган шаян чаткыны күргәч, артчүмече җылынып китте. Әмма бер генә мизгелгә. Икенче мизгелдә башлыкның карашы төссезләнде.
Аркасының тирләп чыкканын тойды Ясәви. Бераздан аның күкрәген тагын өмет җылыта башлады. Идәрә башлыгының сизелер-сизелмәс кысылган, уйчанланып калган күзләре аның күңелендә, баш миендә барган ниндидер көрәш-хәрәкәтне чагылдыра кебек иде. Ниһаять, аның карашы аязып китте, ниндидер фикергә килде булса кирәк.
— Ярар.
Шул бер генә сүзне әйтте да, күнегелгән илтифатсыз хәрәкәт белән трубканы ташлады. Хикмәтле карашын Ясәвигә озак кына текәп торды. Аннары күзләрен гаризага төшерде. Кулына озын кара ручка алды. Бераз уйлап торгач, ручкасын кинәт кире кадады.
— Гаризагызны калдырыгыз. Пропискага кергәч, килерсез.
Бу инде акланып бетә язган кешене үлемгә хөкем итү белән бер иде. Үз хәлен аңларга, куерганнан-куера баручы кургашын болыт шикелле уйлары арасыннан чыгарга теләп, Ясәви бөтен ихтыярын бер ноктага тупларга тырышты. Калтыранып-калтыранып куйган күкрәгеннвән чигәләренә тере кыллар сузылды. Алар мең аваз белән зеңләргә кереште. Ул кылларның зеңләве, авыр корыч япма кебек, аны төреп алды, мохиттән аерды, күзен күрмәс, колагын ишетмәс итте.
Чигәләрне ниндидер бер авыр чукеч кыйный: нишләргә? нишләргә?
Аңына әлеге сорау яңгырап киткән саен, Ясәвинең акылы бөгәрләнә, кабыкка төренә бара. Менә ул кечкенә бер төенгә, ноктага әверелде һәм бөтенләй юкка чыкты. Ә гәүдәсе, меңләгән төрткеләргә — тузан бөртекләренә әйләнеп, һавага, тирәлеккә тарала башлады. Узгынчылар, машиналар аны урап түгел, анын гәүдәсе аша уза, ләкин аңа һич тә кагылмыйлар.
Ә бит тирә-юньдә тормыш кайный. Коточкыч катлаулы, акыл ирешмәслек капма-каршылыклар белән тулы тормыш. Гүя кыршылып-ярылып беткән тәлинкәне иске патефон әйләндерә. Күпме тынласаң да бер үк көй, бер үк җыр... Шул көйгә, шул җырга берничек тә тәңгәл килми торган эш-хәрәкәт. Әмма... ничек кенә мәгънәсез тоелса да, бу бит — тормыш. Чын тормыш. Кайнап торган тормыш! Ә Ясәви — шул тормыштан, котырып әйләнгән иске ярык тәлинкәдән мәтәлеп төшкан бер тузан бөртеге. Аны кабат тартып алу өчен инде берәү дә кулын сузмас, ахры.
Бервакыт аңа ванна төбендә чабулап йөргән тараканны күзәтергә туры килгән иде. Таракан, артына ут капкандай, бер якка китеп бара да, кинәт туктап кала. Мыеклары белән уңлы-суллы ванна төбен кыйный. Ары тартыла, бире борыла, тагын йөгерергә тотына. Стена буйлап бераз менә да, аска тәгәрәп төшә. Ванна төбендә җирән корсагын күрсәтеп, җирән тәпиләре белән шактый чәбәләнә. Аягына торып баскач, мыекларын селтәп, тагын юнәлеш эзли башлый. Ничә кат менеп җитә язып, нича мәртәбә егылып төшкәндер, бервакытны, әллә ничек кенә туп-туры менеп китте дә, кытыршы стенага барып эләкте. Аннары ярыкка таба элдерде.
Уйламаганда исенә килеп төшкән бу “вакыйга” Ясевинең кабыргасына төртеп уятты. Башына Ньютон алмасы төште диярсең, зиһене яктырып китте. Нәрсә дип әле ул, Алланың кашка тәкәседәй күреп, шул Баймуратовка табына?! Беткәнме бүтән эш! Муеның исән булса, камыты табылмасмы?
Ниндидер конторга килеп керде. Игътибар өмет итеп ишек төбендә шактый басып торды. Кечкенә генә бүлмәгә шыплап тутырылган өстәлләрнең, беренче карашка баш җитмәслек тоелса да, үзенә күрә тәртибе бар иде. Кергән берсе Ясәвигә бәрелеп узган хезмәткәрләр өстәл читендә ишелеп төшәргә җиткән кәгәзь өемнәренә һәм яртылаш диярлек өстәлдән чыгып торган шома төймале чутларга да орынмыйча, аяк астында кайнап торучы чәйнекләргә дә абынмыйча, туп-туры өстәлләре янына узалар, үз эшләре белән мәйханә киләләр.
— Эһем...
Гөжләп торган иҗади мохит Ясәвинең тамак кыруын үзенә йотты.
— Ой, кызлар, чәй кайнаган!
— Тр-р-ррь! (телефон)
— Әйе!.. Юк... Әйе... Сан-Саныч, сезне!
Әһә, монысы башлыкларыдыр. Ясәви, итәк-җиңен җыеп, кырын-кырын басып, “Сан-Саныч” янына китте. Ничек кенә сак барырга тырышса да, итек башы белән ниндидер бауны эләктерде. Бер хатын алдында яткан яшел күзле электрон машинка, кәгазь өемнәрен ерып, өстәл читенә тартылды.
— Әй, мужик! (ниһаять, игьтибар иттеләр)
— Гафу итегез... — Гафуыгыз белән сату итегез. Безгә кергәндә, арбаңны калдырып керергә кирәк.
— Исәнмесез...
— Ни йомыш?
— Менә... эшкә урнашырга йөри идем.
— Һөнәрегез?
— Сантехник.
— Сантехник? — башлыкның кашлары чәченә кәдәр сикерде: — Гаризагыз?
— Сан-Саныч! — монысы ишектән. Кырыс гәүдәле. Әмма йөзе кычкырып тора: үз кеше. — Бер генә минутка минем янга кереп чык әле.
— Ну ярый. Мин хәзер керәм. Көтеп торыгыз. Аның артыннан ишек ябылуга:
— Сонечка, син тегендә бардынмы?
— Алло, кызым, әтиең кайттымы әле?.. Идәнне себерергә онытма.
— Менә монда чаклы декольте. Абзый кеше, борылып торыгыз әле.
— Һә! Алай гына барып чыкса ул, үзе дә! Трибунага чыгып кычкырды да, перестройка! — Шуның белән вәссәләм. Ә конкрет эш юк. Нәрсәне үзгәртергә? Социалистик стройнымы? Болайга китсә, демократия түгел, анархия. Хаос, Алла сакласын...
— Юк инде, юк җаныем. Мондый помада сиңа бармый...
— Бармаса бармас. Еллык отчетны төзеп бетергәндә, аны тикшереп торырга берәүнең да вакыты булмый...
— Кызлар! (Сан-Саныч).
Талгын гына кәгәзь кыштырдый, шалт-шолт чут төймәләре уйный, келтер-келтер электрон машиналар хисаплый.
— Кызлар, тагын бер өстәл куярга туры килә безгә.
— Ничек, Сан-Саныч?!
— Кая куясың аны?!
— Кая дип, Клавочканы болайрак тартсак, Вериваннаны минем янгарак. Ә калганнарга бераз кысылырга туры килер.
— Сан-Саныч, болай булмый бит инде!
— Болай да эшләргә мөмкинлек юк!..
— Шауламагыз әле, кызлар. Инде ярты ел штат артыннан чабам. Ниһаять, бирделәр. Сөенергә кирәк. Ә сез шаулыйсыз. Вериванна, сез ничек уйлыйсыз?
— Бик дөрес, бик дөрес, Сан-Саныч. Штатларны кыскартканда да җайлы булыр.
— Шулай шул менә. Ә... иптәш... сез китмәдегезмени әле?
— ...
— Кая гаризагыз?
— Мин...
— Башта кадрлар бүлегенә керегез. Коридорның теге башында.
— Рәхмәт.
Кадрлар бүлеге. Монысы Ясәвигә, нишләптер, таныш тоелды. Аннары аркасы чымырдап куйды: койма! Бүлмәдә утыручылар белән аның арасына койма тотылган иде.
Койма артыннан озынча тырнаклы нәфис кул сузылды:
— !!
— Ә?
— Документларыгыз!
Койма аша үрелеп кул иясенә карады. Чибәр генә ханым. Әмма күзләрендә иман әсәре юк. Болай, югыйсә, сиңа караган шикелле. Ләкин каршында сине түгел, бушлыкны күрә. Һәм шул бушлык эченнән (туш кесәсеннән) документлар чыкканны көтә.
Хатын паспортны ачып карады да, дүрткә бөкләнгән кәгәзь битенә үрелде (милиция кәгазе). Таралып торган конгырт-җирән чәчләрен колак артына өя-өя шактый җентекләгәч, кәрт уенында оттырган бәндә шикелле, документларны уч төбенә өйде. Озынча тырнаклы нәфис кул тагын Ясәвигә сузылды:
— !!!
— Ә?
— Алыгыз?
— ?
Кулның түземе бетте, документлар койма өстендәге киң тактага килеп төште. Ясәви янә койма аша үрелде:
— Ә... нишләп?
Ханым туп-туры Ясәвинең күзенә карады (беренче мәртәбә!):
— Язу таныйсызмы?
— ...
— Бу — РСЖУ. Эр-Се-Же-У. Ә сезнең монда ЖКУ. Же-Ка-У. Аңладыгызмы?
Контордан чыгып барышлый Ясәви, ишек төбендә кем беләндер бәрелешә язды. Башын күтәрмичә генә юл бирде. Ләкин теге узып китмәде, кинәт учы белән Ясәвинең иңбашына шапылдатты:
— Һә, Ясәви!
— ...
— Нәрсә, танымыйсыңмы әллә?
Авызы тулы алтын теш. Канәгәть, тук чырай. Таныш кебек үзе.
— Соң, Әмиров бит мин. Танымыйсыңмыни?
— Ә-ә, Әмиров...
— Чыктын дамыни инде?
— Чыктым...
— Ну и молодең!.. Эшкә урнаштынмы соң әле?
— Юк.
— Во! Миңа какрас синең кебек бер пробивной кеше кирәк. Керәсеңме?
— Нинди эш?
— Нинди булсын... Үзең беләсең инде. Бездә бит шул: тегесен тап, монысын юнәт.
— Ю-ук, андый эшкә кул ятмый.
— Хәер... бер авызың пешсә...
— Шул шул менә...
— Ну, алайса, слесарь булып, чүтеки иске таныш.
— Анысы ярый.
— Яраса, иртәгә кер. Онытмагансындыр бит юлны? Хотя юк. Иртәгә мин Чаллыга китәм. Шимбәсез кайталмам. Так что, панидилник рәхим ит, татарча әйткәндә.
...Әмировның кем икәнлеге турында да, Ясәвинең ничек төрмәгә эләгүе хакында да язарга исәп юк иде: хикәя озынга китә. Эләккән. Утырган. Чыккан. Ничек эләксә дә эләккән. Күпме утырса да — утырган. Чыкканмы — чыккан. Җәзасын алган. Хәзер яшәргә кирәк. Тормышны дәвам итәргә. Ник үткәннәрне актарырга. Булган — беткән...
Менә үзе килеп очрады бит әле, шайтан алгыры. Әмировны әйтәм. Алтын тешләрен ялтыратып килде дә басты. Язмышның нәкъ үзе. Сорап тормый ул синнән. Телисеңме, юкмы — култыклый да алып китә. Ә син, Ижау базарына баручы арба артына бәйләнгән мүкләк сыер шикелле, мыш-мыш борын тартып күндәм генә атлыйсың. Атлыйсың, атлыйсың... Берзаманны башыңны күтәреп карасаң, бугазыңа чалгы чаклы пычак терәгәннәр.Җәмәгәть! Нишлисез сез?! Мине түгел, әнә, Әмировны!.. Ләкин пычаклы кеше синең акайган күзләреңне күрми. Ике танау тишегеңнән эләктергән дә, бисмилласын укый. Тыпырчынырлык та түгел, ичмасам. Аркан, Аллага шөкер, фил тышауларлык. Ярар, инде, хәерле каза булсын. Тик... пычакның бугазны кисеп җибәрәсе мизгеле генә чиркандырып тора. Авыртыр кебек. Авыртмый ла ул. Кайнар гына була. Пычак йөзен әйтүем. Утта кыздырганнар диярсең.
Ә шулай да, күкрәк эчендә әллә нәрсә (йөрәктер инде, бүтән нәрсә булсын?) арка үзәкләрен, җилкә тамырларын, тагын әллә кай җирләрне тырмый. Сиңа карап утырган меңләгән күзләр, юк, күзләр түгел, әнә шул — исән, тере, җанлы күзләрнең ияләре — кешеләр — (шул исәптән Әмиров та) дөньяның бу ягында калачак бит инде. Берни булмагандай кайтып ятачаклар. Хатыннарын, ирләрен, сөяркәләрен кочачаклар, телевизор караячаклар, иртән торып эшкә китәчәкләр, эшләячәкләр, эшләгән атлы булып йөриячәкләр... Болар инде синең өчен юк. Чөнки син үзен юк. Юк? Ничек юк? Менә бит син — бар! Менә гәүдәң. Менә башың... Үзең бар, үзең юк. Чөнки бу — дөньяның икенче ягы. Тегеләр теге якта калды, ә син бу якта. Әле да ярый, бөтенләйгә түгел. Срок. Срок үтте — син теге якта (бу якта!!!). Их... Ах... Бу яктагылар сине әле һаман, теге якта, дип исәпли икән шул! Әмировлар өчен генә син — үз кеше. Чөнки алар табигатьләре белән теге як кешеләре.
Дүшәмбе көн иртән (хикая башында ул көннең ахыры җиткән иде инде. Хәтерләсәгез, шәһәр өстен кизләнеп беткән йолкым-йолкым болыт томалаган иде) Ясәвинең күңелен ниндидер шик кимерә башлады. Артык гади, артык шома, артык җайлы килеп чыга. Әмировның эшне җайга салырына тамчы да шиге юк. Чөнки Әмиров — көч. Бу дөньяда, бу җәмгыятътә ул — үз кеше. Хуҗа кеше. Кендек кеше. Әмиров канаты астында дөньяны имеп ятарга була. Аныңча яшәсәң. Ул дигәнчә эшләсәң. Аңа ярасаң. Ләкин... бу шома юл аны тагын ТЕГЕ якка илтә түгелме соң?
Иҗау базары. Пычак. Күзләр. Күзләр арасында Әмировның тук чырае... Алтын тешләр.
Кемдер күзен күккә текәп талгын гына дога укый. “Ясин” сүрәсе...


Используются технологии uCoz