Сергей Есенин. Бөек поход турында җыр

Минем сайтка рәхим итегез!

Әхмәт Дусайлы

	Сергей ЕСЕНИН

Бөек поход турында җыр

Поэмадан өзекләр Әй сез, юлчылар, Әй узгынчылар! Мич ярыгында Көй күргүчеләр. Халыкмыни бу - Эттән таланган Мескен йолкышлар! Пумала башлы Шапшак урыслар! Тыңлап калыгыз Минем бу җырны. Бу - ирек җыры, Бу - безнең тормыш. Беренче җырым - Инде узган эш, Ә икенчесе - Бүгенге язмыш, Җырымны җырлыйм Синең өчен, Русь. һәр сүзем кыю, һәр сүзем дөрес. Мин һәвәс идем Шундый җырларга, Һич курыкмадым Ыржаюлардан. Заманнарында Ипатьев дигән Калаларында Әйтеп салган ди Исерек бер дьяк: "Безнең, егетләр, Патшабыз дурак. Бу дурак-батрак Балтасын тотып Питер-град сала Немецчалатып. Шәһәрен салгач Безгә тотыныр: Бөтен Рәчәйнең Сакалын кырыр. Кенәзләр хәзер Хатын-кыз кебек, Шушы хәлләргә Буламы түзеп? Әле җитмәсә (Тыңламый кара!) Гөрзие белән Сыртыңны яра". * * * Моны ишеткән Стрелец егет, Каптырып алган Чәченнән килеп: "Әйдә әле» туган, Шуыш, тартышма, Мин сине илтәм Патша каршына!" * * * Тверской - Ямскойдан Дугаларында Шөлдер чыңлатып Мескен дьяк бара. Дүртенче көнне Әбәт чорына Килеп җитә бу Патша дворына. Биек баскычка Чыга да патша Стрелец егеткә Килергә куша. "Йә, сөйлә, егет, Йомышың нинди? Әллә Мәскәүдән Җибәрелдеңме? " "Алыш-бирешем Мәскәүдә юк минем, Мин фәкать тугры .Хезмәтчең синең. Менә бу дьячок... Ипатьев бунтаре - Кычыта бугай Кабыргалары - Кабак залында, Халык алдында Сүкте нәселең, Хурлады сине". "Яле, - дигән Петр, - Тор урыныңнан!" Мескен дьячокның Чәч үрә торган. Петрның йодрыгы Бик саллы булган: Теге бичара Тәпиен сузган. Петрның дворында Таш багана. Бу әле җырның, егетләр, Башы гына. * * * Әй, усал безнең Петр Алексейич. Чиләк сыраны Тын алмый эчә ич. Ургылып чыга Трөпкә төтене, Өстә өр-яңа Немец костюмы. Әйтә патшабыз Алексеич Петр: "Кил әле бире Кадерлем Лефорт. Данлы мастер син Амстердамда. Урыс патшасы Батрак күк булды Синең яныңда. Өйрәнде анда Балта тотарга. Бар әле тагын Амстердамга. Петрдан сәлам Тапшыр барына. Ул, диген, бүген Авыр кайгыда. Коточкыч кайгым Илем турында... Уйларга куркам Үлем турында. Үләргә дә куркам, Кыен яшәргә дә. Кем карар хәзер Минем шәһәрне? Төшемә керә Эшчә н хал ы клар Томан эчендә, Баткак сазлыкта. Төннәрен колакта Яңрап тора бит: Сөякләрне шытырдатып Баса гранит. Шунлыктан, кайчак, Мәетләр тезелеп Шәһәрне камап Киләләр кебек. Кычкыра алар, Аһ ора алар, Хет күзең йомып Колагың томала. Кычкыра алар: - Без бит патшалар! Эләгерсең, Петр, Тик үлеп кара! Егетлегеңнең Калмас эзе дә. Чөнки эт идең Дөнья йөзендә. Министрлар белән Син сафа сөрдең, Кан белән сугарып Шәһәр төзедең. Шуның өчен дә, Сез нык белегез - Без үч алырга Әле килербез! Бу - безнең шәһәр. Шуның өчен дә, Фәкать без тиеш Монда яшәргә". Сүздән туктады Алексеич Петр, Маңгайдан гөрләп Ага салкын тир. * * * Әй кешеләр, Сез яхшы халык, Шаян сез, Пороша белән Коендырсаң да, Елмаясыз, Җанашларым, дип Атар идем сезне, Салып бирсәгез Миңа берәрне. Кош сайравыдай Булмаса да телегез, Бик яхшы икән Бу горефегез. * * * Шартлыйлар туплар, Елый кыңгыраулар. Ни булган монда, Монда нәрсә бар? Розалар да бар, Мәкләр дә бар монда. Бик авыр елап Күмделәр Петрны. Берәүләр чынлап Үксеп елыйлар, Кайсыберәүләр Төкрек буйыйлар, Менә шул көннән Ике йөз еллар Хакимлек итә Исәп-хисапсыз Дурак патшалар. Ике йөз еллар Гүли җир асты: " Кубарылабыз Күтәреп башны. Алларыгызга Килеп басарбыз, Дворяннарны Дарга асарбыз!" * * * Бу хәлләр үтеп Ике йөз елдан Карлы октябрьдә. Тетрәнде Нева. Халык караса. Иртән урамга: Баганаларда Сволочлар Чайкала буранда. Ай, данлы халык! Ай да Питер-град! Нишләп соң әле Аталар туплар Шәһәр читеннән, Диңгез артыннан,.. Аңлыймсың, күңлем, Нишләп аталар? Шушы көннәрдә Булган эшне мин Аңлаган кадәр Җырларга телим. * * * Әйдә, егетләр, Типтерик әле. Власть бит безнеке, Әйттерик әле, Офицериклар Асыл кош кебек - Дөмектерделәр Чекага кертеп. Матрос "Яблочка"ны Ярсып җырлады: "Борыныгызга Чиртербез әле!" * * * Явордан ары? Украинада Ярлы мужиклар Авыр кайгыда, Советлар власте Аларга ошый. Әмма дошманнар Советка каршы. Бу минутларга Канлы үч белән Килә Врангель Деникин килә. Себер ягыннан Шашкан бүреләр - Адмирал Колчак Гаскәре килә, * * * Вак кылчыкларым - Балыккайларым, Яшүсмерләрем, Крестьян уллары! Куркытмый сезне Нагайкалар да, Ялангач көе Китеп бардыгыз Партизаннарга, Кызыл Армиядә Штыклар нуры, Атасы бер якта, Бер якта улы. Рәхәтләнеп бер Җир сөрер өчен, Шаулатып арыш Үстерер өчен, Чыңласын өчен Җиткән солылар, . Тук яшәр өчен Сугыша болар. * * * Ярсу күңелне Тыярга ничек? Донда җырлыйлар Башкача итеп: "Пароход бара, Кала пристане, Балыклар көтә Коммунистларны". Ә без җырлыйбыз: Кая чабасың? Чекага ләксәң, Ничек чыгарсың?" * * * Бер бәлә узса, Өчесе килә - Питер өстендә Гүләү ишетелә, Каян ишетелә, . Нинди гүләү бу? "Йоклама, халык, Халык, уяу булг Питер якында Юденич гаскәре!" Кая барырга, Нишләргә хәзер? Аннан бәрәләр, Моннан аталар... Их, мескен халык, Их син, Питер-град! * * * Ул вакыт яңгыр Чиләкләп сипте. Уҗымкайларны Агызып китте. Быел да тагын Шауламас арыш - Бавырга пычак Кадады тормыш. * * * Каты кыссалар, Нык кычкырырсың. Мужикка нәрсә - Саклый арышын. Деникин гаскәре "Ду!" килеп узды, Йөз чакрымнарга Арышны изде. Мужик кайгысы Акларга көлке. "Яхшы закуска - Крәстиән милке!" Хатын-кызларны Кыйрата алар. "Шул кирәк сезгә, Камыт аяклар! Безнең малларны Бүлгән идегез. Хәзер, сволочлар, Җавап бирегез! Сез түрәләрне Дарга астыгыз. Татып карагыз Инде камчыны". * * * Тибрәлә җилдә Әй, зәңгәр сирень! Туган җирләрдә Яшәве кыен. Корыган бакчалар, Йортлар бушаган, Иңкү болында Печәннәр калган. Егылган солы, Арыш тапталган. Кая куярга Газиз башларны? * * * Әй җырым, Син - җыр! Бу дөньяда тагын нинди Могҗиза бардыр. Гөсли алыйммы, Әллә тальянмы? Салмассызмы, егетләр, Тагын берәрне? * * * Их, яблочко, Төсе ягымлы! Ялтыратыгыз, Табаныгызны! Иснә чәчәкне Өзеп алмыйча. Сыптыр, адмирал, Колчакланмыйча! Далада әле Сугыш бетмәгән, Һәр кеше саклый Туган төбәген... * * * Аклар станында Ыңгырашалар: Камап алынган һәр яклап алар. Аклар станында Саташа халык. Алтын таң ата Янгындай янып. Ә кабакларда Яналар утлар. Иртәгә очрашмас Инде бик күпләр. Русь өчен эчәләр, Падишаһ өчен Дөньясын онытып, Кәнтәйләр кочып. * * * Кызыл станда Гырлап йоклыйлар. Портянкалардан Сасы ис килә. Иртәгә иртүк Сугышка тагын. И җен ботагым! Йокла, аппагым!.. * * * Ә таңда, таңда Купты җил-давыл. Уятты безне Снаряд улавы. Аяусыз куллы Ротный безнең, Күз яшен сөртеп Салды итеген, Тамагын кырды, "Мә, - диде миңа, - Өйдә итек юк, Тапшыр хатынга". * * * Әтаңда, таңда Уйнады давыл. Киптерде көнне Снаряд улавы. Пулялар чага Бал корты кебек. Отряд бара Алга йөгереп. Үзәндә буа, Буадан ары Борынын төртеп Коммунар калды. Без алга, алга! Ә дошман артка! Яңгыр астында Мәетләр ята. Йоклагыз, батырлар, Тынган авызлар! Килербез кабат Кабер казырга. * * * Сугыш туктады, Кызыл флаг алда. Ә дошман качты. Үкчәсе генә Ялтырап калды. Исән калуга Гаҗәпләнгән иде, Ротный тын гына Итеген киде. "Хатынга, - диде, - Болар зур булыр. Инде үзем дә Киеп туздырам". * * * Сугыш туктады, Җырлыйк шатланып. Ай да, Питер-град! Ай, азат халык! Төн уртасыннан Зәңгәр таңгача Петр шәүләсе Йөри адашып. Йөри адашып, Ачулы йөзе. Йөзенә төшә Ал комач төсе. Су күбекләнеп Бәрә ярларга... Гүя җилкәнле Кораблар бара... 1924.

Используются технологии uCoz