Әхмәт Дусайлы: Акыл иясе

Балта остасы

Әхмәт Дусайлы

Рахман тиз генә планшетына күз төшерде. Аэропланның калтыранган канатлары астындагы ямаулы паласны карта белән чагыштырды. Әһә, бу боргаланып аккан күгелҗем тасма — Ык, мөгаен.
Борылып арткы кабинада утырган делегат кыз Газизәгә кычкырды: — Мөс-ли-им!
Бер генә мизгелгә аэроплан чайкалып куйды. Мотор гүләве һәм тыгыз җил аның тавышын йотты, күрәсең, кыз күн башлыгының колакчасын күтәреп Рахманга иелде:
— Ә?
Терсәгенә җитеп торган күн перчаткалы кулы белән Рахман елга буендагы авылга төртеп күрсәтте. Моңарчы кабинаның ике як култыксасын чытырдатып кысып утырган кызга җан керде. Ул әкрен генә артка шуышкан басуларны, урманнарны күзәтергә кереште. Күзәтеп кенә утырса бер хәл, ул әледән-әле кузгалып куя, каршыдан искән тыгыз җилне җиңәргә тырышкан Рахманга нидер кычкыра:
— сы... выт... маны!..
Рахман штурвалны алга таба этте, аэроплан түбәнәя башлады. Бу якта урман да урман икән. Берсен узып өлгермәделәр, әнә, зәңгәрләнеп каршыга икенчесе килә. Алар төшеп утырасы "Дусай" колхозы да кайдадыр шушы тирәдә булырга тиеш. Тагын планшетына карап алды. Кызыл карандаш белән йомрылап куйган бәләкәй генә төртке теге ике урманның кушыла торган җирендә иде. Әһә, әнә икән ул. Шул авылга таба ымлап, Газизәгә сораулы караш ташлады. Кыз елмаеп нидер кычкырды.
Рахман башын чайкап куйды. Мондагы урман-чытырман арасына, яланнарның иң тигез дигәненә дә, төшеп утырулары, ай-һай, бик авыр булыр.
Кыйгачлап авыл өстеннән очып уздылар. Авылның бер ягындагы яланда халык — сабан туе кебек. Аллы-гөлле чуар теркем әрле-бирле килә. Кулларын болгыйлар, авызларын ачып нидер кычкыралар бугай.
Бирегә төшү турында уйларга да ярамый, авылның икенче ягындагы дүртпочмаклы озынча яланга төшсәләр генә инде...
Ике мәртебә әйләнгәч, Рахман аэропланын шул якка юнәлтте.
Каршыдагы көзгегә карады. Анда Газизәнең куркынган йөзе күренә иде. Аэроплан түбәнәйгән саен, күзләрен ул зуррак ача. Ә инде күз иярмәс тизлек белән артка таба йөгерешкән зират буе каеннары өстеннән очып узганда, кыз күзләрен чытырдатып йомды.
Кинәт тәгәрмачләр дык итеп жиргә бәрелеп алды. Аннары тагын.
Бераздан тирә-якта киң ябалдашлы карамалар биешә иде инде. Аэроплан сикергәли-сикергәли барды да, кинәт бер якка янтайды һәм җиргә барып төртелде. Нәрсәнеңдер шартлап сынганы ишетелде. Арттагы кыз, урыныннан кубып, Рахманны кочаклап алды. Штурвал күкрәк читлеген ватып керердәй булып, кабыргага төртелде. Рахман тураеп утырды.
— Булды, килеп життек, иптәш. Пропеллер сынды.
— Ә? — дип кычкырып куйды кыз. Аның колагы тыгылган иде, ахры.
...Яланның теге башындагы чокырдан арбасына аягүрә баскан берәү, дилбегәсен баш очында болгый-болгый, ат чаптырып менеп килә иде. Арба артыннан күтәрелгән тузан эчендә ыштаннарын күтәрә-күтәрә йөгерешкән малайлар күренә. Берничә минуттан ат аэроплан янына килеп туктады. Колаклары ялт-йолт уйнап тора. Башына садам эшләпә кигән агай атның башын тәртәгә каерып, дилбегәсен чөеп куйды да, ике кулын сузып Газизәгә таба атлады:
— Исән-сау гынакайтып җиттеңме, иптәш персидәтил? Сиез яхшы үздымы? — Аннары ат исе килеп торган куллары белән Рахманга үрелде: — Исәнмесез...
Теге чокырдан халык төркеме күтәрелгәне күренде. Газизә урыныннан кузгалды. Җиргә төшкәч, ул ирексездән аэропланга ябышты.
Менә малайлар килеп җитте. Авызлары аэропланны очучысы-ние белән йотып җибәрердәй булып ачылган, күзләре уйнап тора. Бераздан тыйнак кына тамак кыргалап ирләр якынайды. Арада олырагы, аягына өр-яңа галуш, өстенә киҗе-мамык костюм кигән ак киез эшләпәле карт алгарак чыгып, авыл кешеләренә генә хас самимилек белән Рахианга кулларын сүзды:
— Исәнме, апаем?..
Халык Газизәне төреп алды. Әллә китәргә җыеналар инде?
— Иптәш Мөхтәрова!
— Нәрсә, иптәш лүтчик?
— Иптәш Мөхтәрова, машинаны сакларга кеше куярга кирәк булыр. Винтны алышгырганчы бала-чага ботарлап китмәсен.
— Каравылмы? Куябыз аны. Җамали!
— Нәрсә, иптәш персидәтил?
— Харис абзый нинди эштә?
— Озын елгада кабык карай.
— Озын елгадагы кабыкны чыгарыр вакыт җиткәндер инде. Хәзер үк кереп әйт, төнгелеккә мылтыгын алып каравылга чыксын.
— Ярар, иптәш персидәтил.
— Иптәшләр!.. — Газизә Мөхтәрованың күкрәктән чыккан ягымлы тавышы бөтен кешене, хәтта бала-чаганы да шым итте. — Бүгенгесе көндә... Совет хөкүмәте һәм бөек юлбашчыбыз иптәш Сталин... бу орденны...
Рахманның үз борчуы борчу иде. Хәзер үк Казанга кайтып яңа пропеллер алып килергә кирәк. Бу сыныкны да алып китми булмас, мөгаен. Мондый инглиз аэропланының валына ярашлы пропеллеры да булмас әле аның. Яңаны яратасы булыр...
Кинәт митинг тынып калды. Рахман башын күтәрде. Газизә елмаеп аңа карап тора иде.
— Йә, ни әйтерсез, иптәш лүтчик?
Рахман күзләрен йомгалады.
— Бер-ике сүз әйтәсезме, әллә сыразы очырта башлыйсызмы?
Сүз ударникларны очырту турында бара иде, ахры. Рахман кулларын җәеп җибәрде:
— Ударникларыгызны очыртып булмый инде, иптәш Мөхтәрова, бигайбә. — Нишләп?
— Аэропланның винты сынды бит... Мине хәзер үк район үзәгенә илтеп куегыз. Бәлки, Казан белән бәйләнешкә кереп булыр.
— Нәмәнди нәмәкәе сынды, дисез?
— Винты, дим, винты, Пропеллеры.
— Ә-әә, теге, әйләнә торган нәмәстәсемени?
— Әйe инде, шул нәрсәсе.
— Соң, алайса, кая Афзал абзый? Җамали!
— Нәрсә, иптәш персидәтил?
— Афзал абзыйга әйт, кичкә чаклы җарапланның сынган нәмәстәсен ясап куйсын. Иртәгә үзен беренче итеп очыртырбыз.
— Ярар, иптәш персидәтил.
Рахман көлеп җибәрде:
— Сез нәрсә, иптәш Мөхтәрова! Аэроплан винты — арба үрәчәсе түгел. Аны ясау җинел дисезме?
Газизә аны кырт кисте:
— Шуна күрә дә Афзалга куштым бит инде. Җайлы булса, аны сиңа теләсә кем эшләп бирә.
Рахман дәшмәде. Фәкать иңсәсен генә сикертеп куйды. Ирләр арасыннан киң-киң басып утыз биш-кырык яшьләрдәге бер агай чыкты.:
— Ка-я, нә-мәсе сынды? — диде ул сүзләрнең һәр иҗегенә басым ясап.:
Аэроплан янына килеп юан бармаклары белән сынган пропеллер төпчеген, исән калган калагын капшады, бармак битләре белән калакның кабыргаларыннан йөртеп чыкты, калынлыгын чамалады. Аннары читкәрәк китте дә, түбәтәен маңгаена төшереп, башын кашып куйды. Раманга эндәште:
— Әй-дә, сеүтеп ал, булмаса. Маташтырып карарбыз. Бу эшнең барып чыгачагына күңеле белән бик үк ышанмаса да, Рахман Афзалның салмак сүзләренә буйсынды, коралларын алып эшкә кереште. Сары пропеллер калагын капшый-капшый Афзал аңа ярдәм итте. Сүтеп бетергәч, пропеллерны иңсәсенә салып, авыр адымнар белән авылга таба атлады. Аэропланына борылып карый-карый, Рахман да аңа иярде. Чишмә буендагы куаклык арасыннан ишелеп аксыл төтен тарала иде, халык шунда китте.
...Ишек алдына кайтып кергәч, Афзал пропеллер сыныгын лапас буендагы читәнгә сак кына сөяде.
Шәһәрдә туып үссә дә, оча башлаганнан бирле авылларда еш була иде Рахман. Күп авылларда урыны-урыны белән җимерелеп төшкән ике-өч рәт киртәдән гайре нәрсә күргәне юк иде. Ә монда, кая гына карасаң да, арасыннан чеби дә йөрмәслек чикләвек читән. Текә итеп сөягән баскычны авыр шыгырдатып Афзал лапас сәндерәсенә менеп китте. Анда печән чүбе коя-коя шактый маташкач, Рахманга эндәште:
— Тот әле, апаем, менә бу теүмәрне.
Сәндерә читеннән кибеп карала башлаган имән бүрәнә башы күренде. Рахман аны күтәреп алды һәм лапас буена чыгарды. Төшкәч, Афзал бу бүрәнәне бастырган килеш бик җентекләп әйләндергәләде. Аннары ипләп кенә җиргә салды, өстенә теге пропеллер сыныгын куеп, бүрәнәнең уртасын билгеләде. Бурана үлчәп кискәндәй тап-таман иде. Афзал, башын бераз кыек салып торгач, читән буендагы бүкәнгә барып утырды. Кулына балта алды һәм аның йөзен бармак битенә каптырып карады. Әмма, үткенлеген ошатып җиткермәде, ахры, каяндыр сары-шома таш алып, балтаны беләүләргә кереште.
Белеп маташтырдымы, әллә юри килештердеме, Рахман бу кaдәресен берничек тә төшенә алмады, агай балтасын җиренә җиткереп беләүли иде. Беләвен балта йөзендә әйләндерә-әйләндерә дә, җиңе белән сөртеп, балтаны яктыга күтәрә. Кыйгайта-кыйгайта карап туйгач, бармак бите белән балта йөзен капшый башлый Аннары, беләвенә төкереп, тагын үткерләргә керешә. Ниһаять, канәгәтьләнде бугай. Аякларын аерып, бүрәнәгә атланды::
— Бисмилла иррахман иррахыйм...
— Тумм! — балта әллә ничә еллар буе ятып кипкән, тыгызланып каткан имән гәүдәсенә килеп керде. Учы белән сабына суккалап, селкетә-селкетә шыгырдатып, аны кире алды. Тагын чапты::
— Тумм!
Бүрәнәнең бирешәсе килми иде.
Өченче мәртәбә чапкач кына, бүрәнәдән чык итеп йомычка чыгып очты. Бүрәнәнең чабылган җире балавыз төсендә булып, аңардан кипкән имәнгә генә хас булган җинел бер ис килә иде.
Имән әкренләп яссылана башлады. Уч төбенә төкерергә яки җиңе белән борын очына, иягенә агып төшкән тирен сөртергә дип билен турайтканда, баш өстендә, күзгә керердәй булып, җәйнең соңгы сукыр чебеннәре бөтерелә иде.
— Гами-ир! Урам уртасында юл тузанында уйнап утырган балаларның берсе — алты-җиде яшьлек тупкорсак — кулларын күлмәгенә сөртә сөртә ишек алдына йөгереп керде:
— Нәмә, әти?
— Шишмәдән сыу апкайтчәле, ыулым.
— Җалдында су бар бит, әти!
— Шишмәдән, дeйләр сыйңа! Салкын сыу.
— Хәзер, әти!
Берничә минуттан, үзе кебек ук тузанга батып беткән малай белән, бер чиләкне ике яктан күтәреп, кайтып та җитте.
— Катык апчык.
Малай, йөгереп, эченә агач кашнк салынган балчык чүлмәк күтәреп чыкты.
— Һуфф! — Афзал сап-сары итеп юылган баскычка барып утырды. Төбенә тузанлы тамчылар чәчрәгән, чит-чите тирләп чыккан чиләктән чүлмәккә су салды. Аннан күбекләнеп катык айрәне, әйрән белән бергә иске агач кашык күтәрелде. Афзал әйрәнне тын да алмый эчеп бетерде да, чүлмәген малайга сүзды:
— Тагын апчык.
Тамагы бик кипсә дә, тешләрне сындырырлык бу салкын әйрәнне Рахман бер-ике йотымнан ары эчә алмады.
Афзалның кысылып тар гына ярык булып калган күзләре аэропланнан сүтеп алынган чын пропеллерга төбәлгән. Карашы аның әле бер, әле икенче башына, әле үзе чапкалый башлаган имәнгә күчә. Куллары кыймылдап-кыймылдап куя...
Кинәт сикереп торды да, үзенә хас булмаган җиңел хәрәкәт барып балтасын кулына алды:
— Тфү! Тфү!
— Тып! Тып!
Балта нәкъ кирәк кәдәр генә селтәнеп, нәкъ кирәк җиргә килеп төшә. Имәннең әле бер, әле икенче башын әйләндерә-әйләндерә чаба торгач, оста аны кирәкле рәвешенә китерә башлады.
Рахман гәҗәпләнеп туймады. Пропеллер калаклары, әйтерсең, ул имән түмәре эчендә электән үк булган, хәзер исә Афзал балта белән аның тышын гына салдыра.
Берзаманны балтага эш бетте. Оста кулына ышкы алды. Кәкрәйтеп бөгелган, ике очына ике агач сап кигезелгән гади тимер кисәге могҗиза күрсәтә башлады. "Шшт! Шшт!" — булачак пропеллерның киртләч-киртләч балта эзләре шомарып җуелдылар. Рахман да үз вазыйфасын төшенеп җитте: ышкының ничегрәк борылуына карап пропеллерны нәкъ кирәгенчә боргалый иде.
...Икенче көнне, урынына беркетеп куйгач, пропеллер протез кебек ят тоелган иде. Әйләндереп җибәргәч, мотор тавышыннан куркып йөгерә башлаган малайларны күреп, Рахман елмаеп җибәрде. Тәгәрмәчләре ныклап беркетелгән аэропланны туйганчы үкерткәч, моторны сүндерде, бәхетле елмаеп Газизәгә эндәште:
— Әйдәгез, иптәш Мөхтәрова, ударникларыгызны!
— Афзал абзый! Кая Афзал? Җамали!..

...Еллар үзды. Рахманга Испания күгендәге һава сугышында нәкъ шул трофей инглиз аэропланы белән катнашырга туры килде Афзал ясаган имән пропеллерның соңгы мәртәбә хезмәт итүе иде бу.
Җитмеш бишәр килограммлы ике бомба белән җир ягалый гына очып, хәрби бурычны үтәгәч, эскадрильяның башка самолетлары белән бергә кайтыр юлга чыккан иде инде Рахман. Әллә каян гына дошманның өч истребителе пәйда булды. Нишләптер, алар башта ук атакага ташланмады, кыйгачлап боларның юлын кисеп узды.
Үзләре һөҗүм итмәгәч, безнекеләр дә тыныч кына очуларын дәвам иттеләр. Ләкин чыпчык көтүенә тарыган карчыга алай гына китеп барамы соң! Истребительләр текә вираж ясап өскә күтәрелделәр дә, эскадрилья өстенә томырылдылар. Шлемофонда командирның тавышы яңгырады:
— Бөркетләр, таралышабыз! Таралышабыз! Мин уртадагысына һөҗүм итәм. Соколов — сулдагысына. Абдуллов — уңдагысына. Калганнар — страховкага!
— Син, Рахман уңгарак каерырга тырыш. — Укчы-радист Федя, нишләптер, шлемофонга түгел, Рахманның колагына кычкырды. — Сул якка атарга кул уңае миңа.
Эскадрилья, суга төшкән таш кисәгеннән куркып төрле якка сибелгән маймычлар шикелле, таралып китте. Йөген ташлагач, җиңелаеп калган аэропланның элекке тынлаучанлыгы кайткан иде. Рахман һөҗүмгә эзерләнде.
Ләкин, дошман үзе пике ясап, туп-туры болайга таба ажгырып төшеп килә иде инде. Башка килгән иң беренче уй — кая да булса качып котылу теләге — аздан гына Рахманны бөтенләй биләп алмый калды. Ныклы караш, ачык уй белән ул штурвалны үзенә тартты, аэроплан истребительгә каршы ыргылды.
— Әйдә, "үлем элмәге" яса! — дип кычкырды Федя. — Җитешәбез әле. Пикедән чыкканда бәрәм мин аны.
Үзәктән куу көче егетләрне утыргычка кысты. Артык зур тизлек белән килгән истребитель күпмедер вакытка аларны прицелдан югалтты һәм кабинага эләгәсе пулялар аэропланның койрыгына туры килде. Үкереп мотор эшләсә дә, фанерга пуля килеп тигән саен сискәндереп куя иде. Ә Федя атарга да өлгерә алмый калды.
— Шайтан алгыры! — дип сүгенде ул теш арасыннан. — Икенче юлы иртәрәк башла виражны.
Бер үк маневрны ике тапкыр ясау юньлегә буламы соң! Икенче мәртәбә самолетлар бер-берсенә ташланганда, Рахман "үлем элмаге"ннән истребительнең нәкъ каршына килеп чыкты. Федя бар булган боезапасын тын да алмый атып бетерде. Пуляларның тигәнен-тимәгәнен абайламый да калдылар. Ә менә үзләренең моторына ут капты. Әче төтен борынга кереп тынга каплана башлады.
— Федор, сикер!
— Ә син?
— Сикер, диләр сиңа! Хәзер мин дә...
— Абдуллов! Петров! Сез молодцы! Хәзер үк машинаны калдырыгыз! Сикерегез!
Рахман, укчы-радист артыннан канатка чыгып, бушлыкка атлады. Ваш очында парашют ачылгач, ул түбәнгә карады. Артыннан кара-кучкыл төтен чыгарып барган фашист истребителен күреп, елмаеп куйды. Төтен юлы җиргә барып төртелде дә, кызгылт очкын булып яктырып куйды. Бераздан тонык кына шартлау тавышы ишетелде. Аның артыннан ук икенче шартлау яңгырады.
Рахман башын шул якка борды. Кисәкләргә аерылып беткән аэропланын күрде. Ә аэроплан артыннан, җиргә төшәргә теләмәгәндәй бөтерелә-бөтерелә, имән пропеллер оча иде.


Используются технологии uCoz