Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе

Дусай мактанчыгы

Әхмәт Дусайлы

"Таш юлдан безнең авылга җиде чакрым. Ул араны мин җәяү кайтырга яратам. Эчтән генә җырлый-җырлый кайтам. Тургай да сайрый-сайрый оча бит. Канатларын җилпемәсә, сайрый да алмыйдыр әле ул. Мөгаен, ул да минем кебек, туган ягын сагынып кайтканга шулай җилпенеп сайрыйдыр..."
Каләмдәшем, дустым Әхмәт Дусайлының 1992 елны КАМАЗ нәшриятында дөнья күргән "Аймыл" дигән китабындагы сүз башына әнә шундый гап-гади, әмма йөрәккә шулкадәр ятышлы сүзләр язылган. Аның авыл баласы икәнлегенә, әле һаман да шул "урамның икенче ягыннан кечкенә таяк белән койма такталарына сызып" йөрүче кечкенә малайга охшаганлыгына инанасың. Әхмәтне, гомер уртасына житкән ир-егет булса да, әнә шул авылча самимилеге, эчкерсезлеге, беркатлылыгы аерып тора да инде. Гомумән, август аенда туганнарның күбесенә хас сыйфатлар алар - ихласлылык, кинә, ачу саклый белмәү, гөнаһтан курку, гаделлек ярату, алдашмау, намуслылык. Әмма, аңа карап, Әхмәт Дусайлының мин-минлеклелек күрсәткән чагын хәтерләмим.
- Бала чагымда "мактанчык" дигән кушаматым бар иде, анысы, - ди ул үзе беркатлылык белән.
Ләкин бу мактанчыклык та туган авылы турында сөйләгәндә генә бераз чагылыш таба кебек.
- Минем туган авылым Дусай - дөньядагы иң матур авыл ул. Без чикләвеккә дә Башкортстан белән чиктәш Кәҗунни урманына йөреп үстек. Дистәләгән чишмәдән юл алган Дусай елгасы булган, мин үскәндә сиксән хужалыктан торган, хәзер йөзгә җитеп килүче авылым турында сөйлисем килә бүген, - дип сүз башлады Әхмәт әңгәмәбезне. Китабындагы сүзләрен дә кушсак: "Туган авылыма, үткәннәремә, сабый чагыма кайтырга яратам мин. Юл буенда үсеп утырган бер таныш каен очратсам да, куанычым күздән яшь булып бәрә башлый", дип тә өстәргә буладыр әле.
- Минем Хәлфитҗан исемле бик якын балачак дустым бар иде. Уналты яшендә үлеп китте ул. Шуның белән икәү сабый чакта ук такмаклар чыгарып, җырлар җырлап, җитәкләшеп урман эчендә йөрергә ярата идек. Авылыбыз урман куенына кереп тора бит безнең. Иҗат уты шул чакта ук йөрәккә үрләгән булган, күрәсең.
Мәктәптә укыганда, башлангыч классларда ук укытучыбыз ярдәменнән башка стена газетасы чыгара башладык. Беренче язмаларым - шигырьләремне "Яшь ленинчы" газетасында бастырдылар. Ходай тәгалә шул вакытта ук кем буласымны белдерткәндер. Заводта эшләгәндә дә каләмнән аерылмадым.
Тик мине инде күбрәк проза, хикәяләр язу җәлеп итте...
Әхмәтнең бала чагы моң-хәсрәткә уралгангамы, әтисез үскән булгангамы, әллә инде үзе дә аяк астында кыштырдаучы яфраклы көзне артык яраткангамы, сагыш-сагынулар, моңсулык, яшәү мәгънәсенә җавап эзләү аның һәр язган әсәрендә ярылып ята. Кеше дигәнең гомер буе бәхет эзли, аның белән аймыл була; ак торналар кебек ак хыяллар эчендә яши-яши үткәнен барлый; әрнү катыш югалту газабы бәгырен телә; бүреләрнең дә кешеләрдән рәхимлерәк була алуы белән күзгә-күз очрашкан Габилов кебекләр үз юньсезлекләрен соңгы сулышны алган минутта булса да барыбер таныйлар; миңле алиһәләргә дә үлем килә; юлда тапкан акчасын милициягә илтеп биреп кеше баетучылар да тормышта очрый; мәгънәсез үткән гомер кәрт сарай кебек секунд эчендә җимерелә, өзелә икән...
- Мин үзем мәгънәсез тормыш итүдән, кеше рәнҗетүдән, гайбәттән курыкканга күрәдер инде, ялгыз кеше халәтендә яшим, дисәм дә дөрестер. Кеше күп җыела торган мәҗлесләрне бер дә яратмыйм. Хәтта бу ялгызлыгымны башкалардан өстенлегем дип тә саныйм әле. Тормыш ваклыклары миңа кагылмый. Сәләтем исә Ходайдан бирелгән бүләктер кебек тоела. Гомумән, Аллаһы тәгалә мине гел үз хозурында йөртә. Беркайчан да күңелем теләмәгәнне эшләмим.
Төрле-төрле һөнәр үзләштереп, барысында да үземне сынап караганым булды. Йөкче, бетон салучы, балта остасы, каравылчы, хат ташучы, бригадир, икенче категорияле инженер-технолог, журналист, язучы... Соңгысында озаккарак тукталдым бугай. Һәр язган нәрсәнең эченә, образга керергә тырышам. Йөрәкне кузгатырлык әсәр фәкать үз йөрәгең аша кичереп язганда гына туа. "Аргамак" журналында басылачак яңа әсәремнең геройлары - туган авылым кешеләре. Алар башыннан үткән хәлләр мин туганчы ук булган. Әмма образга керергә тырышып, мин алар кичергәнне сурәтләдем. Әсәрне тиешенчә укучы бәяләр.
- Әхмәт, син кешелерне яратасыңмы? Синең үзеңне яраталармы?
- Беренче сорауга җавапны һич икеләнмичә бирә алам: мин бөтен кешеләрне дә яратам.
Гомумән, кешене ничек күрәм, шулай кабул итәм. Бу минем кимчелегем дә кебек тоеладыр.
Беркемнән дә начарлык эзләмим, нәфрәтләнмим. Ә менә мине яратучы кеше бетенләй юк бугай. Моны миңа күп еллар элек бер күрәзәче кулыма кагылу белән үк әйткән иде инде.
"Яратмыйлар" дигән сүз бүгенге халәтемә туры килә дип уйлама тагын. Яратуларын, хөрмәт итүләрен тояр өчен миңа күп көч куярга, тырышырга туры килә дисәм, дөресрәк булыр.
Бервакытны, әле редакциягә эшкә килгәнче үк, бер егет белән кыз мине икәүләп нык дәрәҗәдә күралмадылар. Сңыннан икесе якынаеп китеп, араларында үзара мәхәббәт кабынды, өйләнештеләр һәм хәзер үзләре миңа килеп йөриләр. Чөнки нәфрәткә нәфрәт белән җавап бирмичә, үзем кешеләрне яратуым аша гына усаллыкны җиңәм мин.
- Син, Әхмәт бераз юморист та бугай...
- Нәселдә үзебезгә генә хас шуклык, юмор бар. Безне якыннан белмәгән кеше аны гаеп итәргә, үпкәләргә дә мөмкин. Әмма кара юмор, кешедән көлү түгел ул. Һәр язганымның бер битенә бер гыйбарә салмасам, язуымның мәгънәсен курмим.
Иҗат ул нинди дә булса яңа әйбер иҗат итү, язу дигән сүз, минемчә. Үзем исә хикәяләр язганда, алдан ук сюжет төземәгәнгәме, аның нәрсә белән бетәсен куз алдыма да кйтермим. Үзеннән-үзе языла да куя. Иртән ишегемнән чыкканда да, мин алдан тезегән план буенча түгел, бөтенләй башка якка атлап киткәлим. Әмма мин моңа үкенмим! Ходай шулай куша, күрәсең, шулай яхшырактыр, дип үземне юатам.
- Алайса, син бәхетле кеше, Әхмәт?
- Бәхет тоташ булмыйдыр инде ул. Мизгел генә буладыр ул. Менә тыңлап кара әле:
Рәхмәт, мизгел!

Әкрен генә
әллә яңгыр тамды,
әллә бер кош чиртте тәрәзем,
әллә нишләп куркып, дертләп куйдым,
кабаланып тышка карадым.
Тәрәзәдә кош та, яңгыр да юк,
яфрак селкетерлек җил дә юк.
Фәкать, мине үчекләгән төсле,
кояш эленеп тора елмаеп...
Тәрәз ачтым,
битка кояш сулый,
сулышларны, хәтта, куыра.
Кинәт
тагын
әллә нинди нәрсә
тиеп китте йөрәк турына.
Йөрәк инде, юкса, күптәп 
сихәтләнгән,
иләс-миләс түгел күңел дә...
Әллә бер кош,
әллә чишмә таушы
яңрап куйды күңлем түрендә.
Бер иснәрлек кенә умырзая исе килде
урман шаулавына ияреп,
тал бөресе шартлап ачылып китте
колак төбендә ук диярлек...
Нинди бөре?
Нинди умырзая?!
Җәй уртасы инде авышкан.
Тук башаклар, башын түбән иеп,
мәрхәмәтлек сорый кояштан,
каеннарга инде сары кунган,
яз түгел бит, түгел, җәй көне!
Ә нигә соң тиберченә йөрәк
ияр кытыклаган тай кебек?
Каеннарга инде сары кунган,
ә чәчләргә көмеш 
өстәлгән,
күңелләргә инде сагыш иңә
сары яки көмеш төсләрдән,
күңел инде упкыннарны читли
киерелсә дә, хәтта, җилкәннәр,
гафу сорыйм сездән, гафу сорыйм,
инде сезгә барып җитәлмәм,
салалмыйча калган сукмакларым,
җырланмыйча калган җырларым,
кичалмыйча калган давылларым,
кочалмыйча калган ярларым...

Әллә яңгыр,
әллә бер кош чиртте,
әллә яшьлек үзе эндәште?
Әллә инде яшьлек тугаемда
бер адашып калган сердәшме,
күңелемнең якасыннан тотып
җилтерәтте, малай, түз генә!
Йокымсырап күпме яткан иде -
боз кузгалды бугай күңелдә.
Ачылып китте иске җәрәхәтләр,
рәхәт булып йөрәк кысылды,
кочакладым кебек
миңа бәхет теләп
мәңгелектә калган дусымны...
Рәхмәт, мизгел,
ярый әле килеп
күңел тәрәзәмне шакыдың,
юкса,
инде картаясың, диеп
ышандыра язган акылым.
Бу дөньяда яшәү - үзе бәхет, дип саныйм.
Ходай миңа үзенең барлыгын адым саен белдертеп тора, ярамаган эшкә тотынсам, шунда ук аркылы төшә.
Ходай тәгалә миннән йөз чөермәсен иде, дип телим. Терсәгем белән кемнәрнедер этә-төртә күбрәк, тизрәк умырып калыйм дип яшәмим. Йөрим шунда тыныч кына үз көемә.
Наилә Хөрмәтова.
"Нур" газетасы. 14 август, 1999 ел.

Используются технологии uCoz