Әхмәт Дусайлы: КАР БӨРТЕГЕ

КАР БӨРТЕГЕ

Әхмәт Дусайлы

1942 нче ел. Иксез-чиксез ялангач кыр. Дөнья ап-ак. Холыксыз кеше кебек, җил кайчагында аркадан кагып куя, ул да булмый, юеш бияләе белән яңакка китереп чаба.
Көн инде кичкә авышкан. Урыны-урыны белән бүселә башлаган чабата карны сөзеп-сөзеп бара. Караш хәрәкәтсез. Күзләр фәкать шушы мыеклы чабатаны һәм аның башына ияргән очлы кар бүреген генә күрә. Башта бернинди уй, күңелдә хис юк. Күңел йоклый. Ашыйсы килгәнлеге, аякларның хәле беткәнлеге искә төшә. Юк, юк, уйга бирелергә һич ярамый. Барып җитәсе авылга ничә чакрымдыр бит әле, кем белә? Аркадагы биштәр инде тәнгә җылы бирми. Соңгы сохарины ашаганга да атна узды. Теләнеп алган алабута кыерчыгы инде әллә кайчан, алты-җиде сәгать элек, эскерт ышыгында тәгам булды.
... Кинәт манзара үзгәрде. Тәмам керләнеп беткән чыбылдыкка тартым кичке эңгердә йорт шәүләсе күренде. Шәүләнең урта бер җиреннән кызгылт якты сирпи, шул яктыда черки көтүе булып кар бөртекләре биешә.
Таралып китәргә торган капканы авырлык белән ачып эчкәре узды. Бернинди тартынусыз ишек шакыды. Кулы тоткага тиюгә, аяк табаныннан гәүдәсенә таба суык йөгерде. Башта тезләре, аннары аркасы дерелдәргә кереште. Ул белә: ишекне икенче мәртәбә шаку -яхшы түгел. Ләкин аның тәкате калмады. Йодрыгы белән дөбердәтә башлады.
Сыкрап өй ишегенең ачылуы, бер хатынның еламсырап дәшүе ишетелде:
- Кайсы йөри инде-е?
- Түтекәччәем, кундырып кына чыгарчәле, Казаннан ук кайтадырием.
Калтырап чыккан нәзек тавыш үзенә дә чак ишетелде. Шулай да, өйалды эчендә әкрен генә агач эшермә шуышты, тимер келә шылтырады. Ишектә әллә ничә кат яулыкларга, шәлләргә чорналган йөз күренде.
- Ай, кәбәм... Ай, сеңелем... Ничә яшь сиңа?
Калтыравы аркасыннан иягенә, иреннәренә күчкән иде:
- Унөч-ч-ч. Җаңа җ-җылдан соң ундүрт тула...
- Мескенкәем... Адя, кер тизрәк.
Бусагадан атлап кергәндә, өй эче җылы тоелган иде. Бияләен салып мичкә тотынгач, кинәт күңелсез булып китте. Мич ягылмаган икән. Тыңлаусыз аксыл-алсу бармаклары белән чабата киндерәләрен чишәргә кереште. Хуҗа. хатын тиз генә бер көлтә салам алып кереп, калай мичкә ут кабызып Җибәрде. Аннары кызның алдына тезләнеп, киндерәләрен сүтте, чабатасын салдырды, чңшенергә ярдәм итте. Бозланып каткан чабатасын» тула оегын калай мич янындагы утыргычка тезеп куйды.
Эчтәге әллә нинди әгъзаларын сава-сава кул һәм аяк бармаклары сызларга кереште.
Учының чите белән генә тотып кишер чәе эчкәч, калтыравы бераз кимеде. Әмма үсмернең сау тәне чәйгә генә риза түгел иде. Ләкин хуҗа хатын үзе дә кызның бияләй хәтле генә булып калган биштәреннән күзен алмый утыра иде шул...

* * *
- Сеңелем, аякчуың кипкәндер инде. Киеп куй син аны җылы килеш. Пальтоң да җылынгандыр... Киенеп ятсаң, иртән торырга җайлырак була. Өйдә булган барлык корамаларны, иске киемнәрне өя торгач, мич каршындагы агач сәке бераз йоклар хәлгә килде. Алар кучкардагы сукыр лампаны сүндереп, берәм-берәм яттылар.
Урамда җил тагы да көчәйгән иде. Тәрәзәләргә, стенага, йөзләгән себерке белән китереп суккан кебек, кар бәрелә. Җил ыжгырган тавышка кушылып, кайдадыр бүреләр улый. Кайчагында өй шыңгырдап куя. Менә-менә ишелеп төшәр кебек. Күзгә йокы керми.
- Кайсы якка катьасың суң?
- Мөслимгә.
- Мөслим... Кадьа суң ул? Нурлат ягындамы?
- Нурлатны белмәем бит мин, апа.
- Сүләшүең бераз башкортка тартым икән, Минзәләгә табадыр, алайса.
- Шунда инде. Сарман белән Азнакай якын безгә.
- Һу-у, кәбәм, катьып җиталмассың анда... Нишләп берүзең суң син? Ник бардың анда, Казанга? Вербовка-мазар беләкмени?
- Й-и, шул инде, түтекәем. Бирбаушик җыеп апкитте. Бригадир, Җамай хәсис, аяк тибеп кычкырды: “Сине җибәрмәйче, анда Хәмдия белән Яриганы җибәрмәм бит инде!” -ди. Б...тан көрәк булган нәмә.
- Алар шыла-ай, Казанда кадя эшләдең суң?
- Баянный забутта. Шартлаган гилҗеләрне чанага төяп ташыдым.
- Мылтыкныкымыни?
- Мылтыкныкы гына түгелдер инде ул. Калаймич торбасы хәтле. Забут эчендә кызу. Тышта суык. Баракта җил уйнап тора. Паюк дигәннәре генә әрәм калды.
- Ничек җибәрәсе иттеләр суң?
- И-и, җибәрәме соң, качып киттем.
- Берүзеңме?
- Берүзем генә түгелием мин, өчәү иек Казаннан чыгып киткәндә. Түбән Сарсаз хатыннары ие теге икесе. Мәгәр эчле булып чыктылар. Сүз берләшеп минем акчаны бүлешергә уйлаганнар. Үзләренеке беткәч. Беркөнне биштәрне дә актарып караганнар. Үзем йоклаганда. Табалмагач, бөтенләй котырдылар. Өченче көн, куна кергәч, фатирдан кудырдылар. Янәсе, мин әшәке кыз. Кулым тик тормый. Басып калдым шулай, урам уртасында, Үзем җылаем, үзем дер-дер калтыранам, Ярай әле бер хатын апкереп китте. Балалары тезелешеп йоклап ята идәнендә. Әллә дүртәү, әллә бишәү, Үзләре бай. Чәркә тутырып бәрәңге куйды. Каерып кисеп ипи бирде. Балалары янына яткырды, “Беләм инде, балакаем, башың бетле, тәнең керле синең, ят инде”, - ди. Ире белән ике малае сугышта икән. Ә болары - Украинадан килгән качаклар, ди.
- Була инде изге кешеләр... Минем үземнең дә ирем фронтта. Яңа үләнешкән идек. Бәбигә узарга да өлгермәдем. Инде хәзер төсен дә онытып барам бугай. Тавышы гына хәтердә. Аннары, тәненең җылысы...
Тынып калдылар. Бар җиһанда җил, буран шавы хакимлек итә иде.

* * *
... Икесе берьюлы диярлек уянып киттеләр. Буран кичәгедән дә болайрак котырына иде. Күз төпләре зәңгәрләнеп эчкә баткан хуҗа хатын авырлык белән урыныннан торды. Өйалдыннан ике көлтә салам алып керде. Көлтәләрен мич каршына ташлады да, агач тамыры кебек сырлы-сырлы булып каткан тәрәзәгә күз салды. Бозга катып бетсә дә, җил көчәйгән вакытларда тәрәзә пыяласы калтыранып-калтыранып куя иде.
- Бүген юлга чыгарлык тегел, сеңелем, син, лутчы, соранып кать. Ә мин мичкә ягам. Җан сакларлык берәр нәстә әмәлләрмен.
Урыныннан торгач, сырмасы әллә ничек юкарып, җиңеләеп калгандай тоелды. Бу килеш буранга чыгарга чиркандыра иде. Алай гына да түгел, үк астына, җылы урынга кереп ятасы килде.
Калтыравын басарга теләп, кискен-кискен хәрәкәтләр ясап ал ды да, биштәрен киеп, өйалдына чыкты. Ләкин бераздан кире әйләнеп керде.
- Ишекне ачып булмай бит, апа.
- Буран күмгән микәнни?
Чыктылар. Икәүләп этеп карадылар. Ләкин юкка. Хуҗа хатын мунча төнлегедәй кечкенә тәрәзәгә ымлады:
- Сыясыңмы шында?
Тәрәзәнең пыяласы юк, анда иске кием бөтәрләп тыгылган иде. Кечкенә тишектән кысыла-кысыла чыга торгач, җылынып китте.
- Башта авылны әләнеп кать, сеңелем. Әлегә көрәмә. Бәлки берәрсендә тамак ялгый алырсың. Хәл керер бераз... Ә көрәк лапаста. Шында, капка төбендә генә.
Суыткан. Җил карны кичәге сыман биткә китереп чәпеми, учлап-учлап күзгә сибә. Күзне кысып керфек арасыннан карасаң гына, көрткә чумып утырган өйләрне бераз шәйләргә мөмкин. Чалыш-чалыш утырган бу өйләрнең кайсына кереп карарга?
Кинәт бер өйдән ишек дөбердәткән тавыш ишетелде. Дөбердек белән бергә зәгыйфь кенә аваз да килә иде:
- ... Алла хакы өчен...
Ишегалдына керде.
- Апа, көрәгегез кай тирәдәк соң?
- И аллакаем... Көрәк бит монда, өйалдында.
Кире кайтып, теге хатынның көрәген алып килергә туры килде.
Аяклары инде суыктан түгел, хәлсезлектән калтырый башлады. Эченең кисеп-кисеп авыртуына игътибар итмичә, ярсып-ярсып көрәде.
- Кем кызы суң әле син, балам?
Ишектә былтыргы бәрәңге кебек бөрешеп беткән кечкенә генә йөзле әби күренде.
- Мин, әбекәй, Казаннан ук кайтып киләдерием. Ике көн ашамаган. Ходай хакы өчен берәр телем ипи бирмәссеңме?
- И балакаем, балакаем.., Үзем дә суңгы чиккә җитеп терәлдем шыл...
- Бөтенләй бер нәмәң дә юкмыни соң, әбекәәчәем? - дип елап җибәргәнен сизми дә калды. - Белгән булсам, көрәп интекмәгән булырием.
- И балам, балам... Кер әле, адя. Ходай язса, берәр нәстә табарбыз.
Әбинең ишек төбен генә түгел, өйалдын да кар баскан иде.
- Адя, үтә кер. Утырып тор менә шында. Мин азбардан салам гына апкерәм.
Кулына тоткан таягыннан да бәләкәйрәк булып калган бу әбинең, тыштагы буранны җиңеп, абзарга барып җитәренә дә ышануы читен иде.
- Кая, әбекәем, үзем чыгам.
- Юк, юк, син аның рәтен белмәссең.
Валлаһи, могҗизаның да могҗизасы иде бу. Үзенән дә зуррак көлтәне өйгә кертеп ташлады да, бер кулын аркасына куеп, әби салмак кына мыштырдый башлады. Чуен чүлмәкә су салып, калай мичкә ягып җибәрде, ишек төбендәге галәмәт зур сандыктан бер учма кипкән кычыткан алып, вак кына итеп турады. Тылсым көче белән диярсең, ярты сәгать эчендә аш өлгерде. Әллә каян юка гына сохари телеме дә чыгарып куйды.
-Аша, кызым.
-Үзең дә утыр инде, әбекәй...
Төшкә урап кайтты.
-Һо-о, баеп катькансың син... Көрәк күтәреп киткән идең, әллә Бәләкәбине казып чыгардыңмы?
-Бер бәләкәй әбинең ишеген казып ачтым шул... Аш пешереп ашатты.
-Кычыткан шулпасыдыр инде?
-Әйе.
Хуҗа хатын да тик ятмаган, горчица камыры пешергән иде. Ашказанны өтеп-өтеп алса да, мактый-мактый ашадылар, чәй эчтеләр.
-Безгә-ни, кычыткан җыярга да, алабута сыдырырга да вакыт тимәде шыл. Колхоз эше каты булды... Зрә-ә, зрә качкансың воен-ный заводтан. Тамагың да ач булмас, илгә фадя да тияр иде. Зрә, зрә-ә.
-И апакаччаем, сагындым шул. Ындыр табагында җырлай-җырлай ашлык сукканнар искә төшә дә... шул чакларның бер минутын айлык паюкка алыштырырдай булам...
-Күрә инде башкайлар...
Икенче көнне иртән хуҗа хатынга рәхмәтләр укый-укый чыгып китте. Урамга чыгуга, салкын өтеп алды борын очын. Бияләй белән капларга туры килде.
Авылны чыгып җиткәнче үк тезләренә салкын йөгерде. Тын алганда салкын һава баш миенә чаклы үтеп керә. Атлаган саен бит тиресенең, ябыштырып куелган ниндидер ят нәрсә кебек, селкенеп-селкенеп куйганы сизелә. Ап-ак булып бәсләнгән керфекләр авырайды, ярты күзен каплады. Ул үзен атлап түгел, йөзеп баргандай хис итә иде.
Бит очы җылынып китте. Салкын чеметми башлагач, рәхәт икән ул...
Тамак ачты. Шулай күп барылды микәнни инде? Куендагы теге горчица камырын бераз сындырып капмый булмас.
Кисә ашказанын. Умырып-умырып ала. Ләкин ашамый да ярамый. Кая соң әле тагын? Беткән икән... Ә бите өшегән, ахры. Боз кебек.
Беркадәр ышкып-ышкып карады да, кул селтәде.
Берзаманны, башын күтәреп караса, якты дөнья бөтенләй кечерәеп калган, аны иксез-чиксез караңгылык чорнаган. Әһә, ниндидер каралты күренә. Авыл йортына охшаган. Шунысы гаҗәп, юл, нишләптер, авылга таба бармый, аны читләтеп уза. Бәлки урабрак керәдер? Юк. Әнә, авыл инде артта калды. Юлдан чыгып, кар ера-ера, шул авылга китте.
Авыл түгел, эскерт булып чыкты. Көрт басмаган ягына чыгып саламны тишәргә кереште.
Тыгыз салынган. Коры кул белән түгел, сәнәк белән каеруы да читендер моның саламын. Кул тыңламый. Күшеккән бармаклар әрни. Ике кулының учы белән тота да тарта, тота да тарта.
Аягының җылына башлаганын тойды. Аяктан бөтен тәнгә, хәтта кул бармакларына чаклы җылы тарала иде. Кулга салам да мулрак эләгә башлады. Тәмам җылынып җитте. Өнгә кереп бөгәрләнгәч, өзелеп ашыйсы килде.
Туктале. Биштәр почмагына бәйләнгән бауны чишсәк... Я Хода! Әнкәсе бит анда ике бәрәңге салып бәйләгән иде...
Туң бәрәңгедән тешләр камаша. Боз салкыны тештән казнага, сөякләргә чаклы үтә.
Керфекләр авырая, тән ойый башлады. Каяндыр, бик ерактан, башта әкрен генә, тора-бара көчәйгәннән көчәя төшеп, Гөлсем Сөләйманова җырлаганы ишетелде. Юк, ул түгел, әнкәсе җырлый икән ич. Әнә, кәкре тимер белән шалтыр-шолтыр китереп, күмер тарта. Эрерәкләрен күмер савытына тутырып, өстенә таба каплый. Калганын казан астына этә. Ә сәкедә, мендәргә ябылган ак сөлге өстендә, йомры ипиләр ята. Лепердәп торган йомшак чи ипиләр. Әнкәсе мич артыннан хәзер пумаланы тартып чыгарыр. Аны мич каршындагы чиләккә манчыр да, пыс-пыс китереп пумалалар. Аннары, өстәй, киштәләр яныннан ук, ипи көрәген алыр. Аны сөртеп он сибәр һәм, бәләкәй баланы сөйгән шикелле уч төбенә утыртып соя-соя, көрәккә куяр, мичкә тыгар. Гаҗәп хәл. Ул үзе шунда, йомшак түшәктә йоклый. Ә үзе бо-ларның барысын да күреп ята. Әнә, әнкәсе эшен бетерде дә аның янына килеп утырды. Өстендәге юрганын рәтләгәндәй итте. Яулык чите белән күз төбен сөртеп алды. Әллә елый инде?
-У-уу...
Ә юк. Бу - әнкәсе түгел. Күршедәге Сарбай елый.
Кинәт суык булып китте. Күзләрен ачты. Кайдадыр, еракта бүре улый иде. Аягын җыебрак утырмакчы булды. Ләкин оеган аяклары тыңламады. Тез астына кулларын тыгып башта берсен, аннары икенчесен күтәрде. Аяклар, бөгелеп килсәләр дә, берни тоймыйлар иде. Үкчәләрен җиргә терәгән килеш аз гына күченмәкче булды. Ләкин аяк йөзендәге бер сеңере шундый авыртып куйды ки, бөтен тәненә эссе йөгерде.
Аягын кыймылдатырга куркып шактый утырды. Әмма салкын үзенекен итә, кыймылдарга кирәк. Теге үзәк өзгеч авырту аны тагын өч мәртәбә тетрәндерде. Аннары җибәрде. Берьюлы аяклары да тыңлый башлады.
-У-уу... У-уу...
Теге бүре бөтенләй якында гына улый. Уламый, елый. Шундый кызганыч итеп елый, бәгырьләрне телеп керә. Ул да ачтыр инде, мескен.
Салам кыштырдады.
Бүредән тамчы да курыкмавына ул үзе дә гаҗәпләнеп куйдм Тыныч кына кулын сузып саламны ачты. Ничектер гайре тибшми хәрәкәт белән шуышучы соры шәүлә күренде. Шәүлә, млпяруям күзләре белән аңа карап, бик кызганыч итеп шыңшый иде.
Куышка ук кереп җитте. Аның тезләренә башын куйды. Ант лып бетмәгән туң бәрәңгене иснәде һәм авыз чите белән ген« ки бып карады. Кыяр-кыймас кына капты да, авырлык белән чишәргә кереште. Юк, бүре түгел, кеше җылысына тилмереп йорпж бир мескен эт иде бу.

***
Тагын йокы басты. Кул-аяклары әллә ничек рәхәт булып иш райды. Колагына тагын теге моңлы җыр ишетелде.
Җыр тавышы торган саен ерагая. Ә үзе ул, күгәрчен мамыгыдай чайкала-чайкала, каядыр оча да оча. Морҗалардай чыккям төтенне урап-урап уза.
Чү... Дусай түгелме бу? Шул ич!.. Әнә әнкәсе. Йөгерә-йөгерә судан кайта. Каршысында бөтерелгән кар бөртеген күрми микәнни ул?
Агач көрәккә таянып капка төбендә әткәсе челем көйрәтә. Кайткан икән инде сугыштан.
Ә бусы кем? Кулында чәчәк бәйләме. Өстендә солдат гимнастеркасы. Баш очында күбәләкләр бөтерелә. Бернинди бизәксез ак күбәләкләр...
Кинәт аның янында кемдер ялварулы тавыш белән еламсырый башлый. Җиңеннән ырылдап тарта. Аның кулы, кулы гына түгел, бөтен гәүдәсе меңләгән кисәкләргә чатный. Чатнаган җирдән ти гын ярылып китә. Чатнап ярылган саен әллә нинди пычаклар, энәләр белән чәнчеп ала.
Ник борчыйлар аны? Ватып бетерәләр бит инде! Ул бит белә: менә хәзер, аны селкетүдән генә туктасыннар, аңа шундый рәхәт булып калыр, ул тагын күбәләк булып күтәрелер, һәм еракка, еракка очып китәр...
Кул аркасын ялкын пешереп алды. Авырлык белән күзләрен ачты. Теге эт шыңшып аның кулын ялый иде. "Пшул" дип кычкырасы килде. Ләкин теле әйләнмәде. Этнең кайнар теле аңа түзеп булмас дәрәҗәдә газап китерә иде. Кулын эт ялаган саен, аның йөрәге тартышып куя һәм гәүдәсенең бөтен җиренә, хәтта, инде» әллә кайчан боз кисәгенә әверелгән табанына чаклы әрнүле кайтаваз булып яңгырый.
Аяк бармакларын кыймылдатып карады. Аларның салкын чабата табанына тиеп шуышканын тойды. Ләкин ул бармаклар аныкы түгел иде.
Битен капшады. Салкын биткә орынганын сизде. Ләкин бу кул да аныкы түгел иде.
Бармак очы шәл читенә килеп төртелде. Тукта, кулны шәл астына кертеп караса... бәлки җылынып китәр?
-Аһ!..
Йөрәге йомарланып килде, әйтерсең лә аны боргалый-боргалый йолкып алырга маташалар.
Нигә кыймылдарга? Әле генә нинди рәхәт иде бит. Кар бөртеге кебек бөтерелә иде.
Күзен йомды. Дөнья тагын яктырып китте. Бу юлы ул арыш басуында басып тора. Иптәшләре көлешә-көлешә мәктәпкә бара. Ә ул урак тоткан. Арыш ура. Әнкәсенең кояшта уңган аркасы арыш дулкыннары арасыннан күренеп-күренеп китә.
Нәрсә тураеп каттың?! Иел, әйдә, учла арыш сабакларын. Керт-керт итеп киссен урагың. Норма тутырасың бар бит. Әнкәң инде, кара, күпме киткән.
Керт-керт, керт-керт.,. Таң атканнан алып кояш баеганчы. Керт-керт, керт-керт. Кояш әллә мәңгегә чыккан... Кайнар нурлары аркага бүрәнә булып ята.
Чалкан барып төшәргә иде дә, сузылырга иде хәзер камыл өстенә. Уракның кайнар сабыннан учны алмаган килеш хәлсез беләзектәге канның мелт-мелт типкәнен тыңлап ятырга иде. Телеграф баганасыдай гөжләгән аякларга җирдән ниндидер рәхәт, йөгерүенә оерга иде әкрен генә. Онытырга иде дөньясын.
Әнкәсенең ак яулык чөйгән башы күтәрелде. Чү, кем елый? Энесеме әллә?
-У-уу...
Бәгырьне телеп нидер чиелдый... һәм ниндидер җылы тавыш ишетелә:
-Фр-рр...
-Тпррру, малкай...


Используются технологии uCoz