Әхмәт Дусайлы: Бүреләр

Бүреләр

Әхмәт Дусайлы

1
Тымызык февраль киче иде. Район юлыннан күзен алмыйча урман читендәге корыган карама ботагында утырган саескан кинәт койрыгын сикертеп куйды:
- Шыкр! Шыкр!..
Бу хәбәрне урман эчендәге чытырманлыктан, саескан чакырымыннан, икенчесе кабатлады. Аңардан ишетеп өченчесе. Күп тә үтмәде, яңа хәбәр бөтен урманны әйләнеп чыкты.
Карт ана бүре башын күтәрде, ал тәпиләрен сузып киерелде һәм ап-ак казык тешләрен күрсәтеп иснәде. Ал тәпиләренә ияген куеп яткан көчле, ләкин тәҗрибәсез яшь бүре җыерылган кашларын күтәреп аңа сораулы караш ташлады. Ана бүре ялкау гына торып басты, кагынып алды. Кар тузанын койгач, аның йоны кабарып, матурланып калды. Бер-берсенә терәлеп, җылынып яткан башка бүреләр дә әкрен-әкрен кузгалып, аналары кебек киерелергә, иснәнергә тотындылар. Ана бүре аларга усал гына бер ырылдады да, теге яшь, көчле бүрегә тиз генә карап алгач, саескан тавышы килгән якка таба юртып китеп барды. Яшь ата бүре, шулай ук, кыска гына ырылдап куюны кирәк тапты, аннары ана бүре артыннан теркелдәде. Калганнары - алар өчәү иде - тагын өелештеләр, җылынырга урын җайлый башладылар...
... Теге саескан әле бер, әле икенче якка борылып озак кына нәрсәдер шыкырдагач, урман чите буйлап очып китте. Карама ботагыннан кар коелып калды.
Район юлыннан үзалдына кем беләкдер әңгәмә корып, юл читендәге көртләрнең әле уңдагысына, әле сулдагысына төртелә-төртелә бер исерек кеше кайтып килә иде.
Яшь бүре ал тәпиләре белән таптанып куйды, анасына күз төшерде. Моңарчы алар ике аяклылардан ераграк булырга тырышалар иде. Шуңа күрә, алпан-тилпән атлап килүче кешене күзәтеп утырган анасына ул гаҗәпләнеп карады.
Ана бүре икеләнә иде. Әллә нинди коточкыч исләр белән сасып беткән бу адәмнең төче итен ашауга караганда тагын бер-ике тәүлек ач йөрүне артык күрер иде дә ул, ләкин балалары ачка шыңшып яталар бит. Аннары, теге, ут төкерә торган нәрсәнең булмавы да нәфесен кузгатты аның. Ул, кырт борылып, урманга, өненә таба йөгерде.
Өнгә кайтып җитәрәк, аның исен сизеп каршысына чыгып баскан балаларына тиз генә карап алды да, сулга, миләшле аланга борылды. Яшь бүреләр, өлкәннәр узып киткәнче көтеп торгач, бер-бер артлы юыртып киттеләр.
Миләшле аланга җиткәч, ана бүре юлга чыгып туктады, борынын күтәреп һаваны иснәде. Борынына берничә көн элек пошый кимереп киткән элмә исе һәм баягы күңел болгаткыч сасы килеп кергәч, сак кына карга утырды. Башка бүреләр дә, ниндидер йола башкаргандай, тавыш-тынсыз гына юлның ике ягына чүктеләр.
Аланның теге ягында кар шыгырдавын һәм мыдыр-мыдыр сөйләнеп килгән кешенең тавышын ишеткәч, яшь бүреләр түземсезләнеп өлкәннәр ягына карый башладылар. Ана бүре ишетелер-ишетелмәс ырылдап куйды, Аның барлык мускуллары менә хәзер йөгерен китәчәк кешене куарга әзерләнеп киерелде. Йөрәге, ауның иң мөһим өлеше якынайганын тоеп, буыннарына көч куа иде.
Ләкин ауның тәртибе бозылды. Кеше инде әллә кайчан туктарга һәм кире йөгерә башларга тиеш иде кебек. Ә ул, әллә бүреләрне күрми, әллә күреп тә игътибар итми, авыш-тәвеш атлавын белә.
Ана бүре нәрсә дә булса хәл итүдән гаҗиз калды. Ни үзләренә ташланмаган, ни качып китмәгән дошман белән алышу табигать кануннарына сыймый иде булса кирәк.
Әһә! Теге, төссез күзләрен зур ачып, туктап калды. Артка карарга кыймыйча аякларын әкрен генә шуыштырып чигенә башлады.
Бүреләр кыймылдамады. Менә хәзер, хәзер ул йөгерә башлар һәм...
Качып котылырдай чиктән ерак иде әлеге кеше. Ул, чигә торгач, чана үрәчәләре ышкылуыннан кыршылып беткән агач төбенә килеп төртелде. Килеп төртелде дә, бүреләрдән күзен алмаган килеш, лып итеп артына утырды, һәм, җансыз төп шикелле, хәрәкәтсез калды.
Ана бүрене тагын икеләнү биләп алды. Үз корбанын сугышып яки куып тотып бугазлау аның канына сеңгән. Бу җирәнгеч адәмгә ябышсаң ни дә, үләт базына барып чокчынсаң ни!
Яшьләрнең авыз читеннән селәгәй ага башлады. Ләкин табигать кануны катгый. Шушылай утырган килеш ачка үлсәләр дә, өлкәннәрдән узып берсе дә кыймылдамаячак аларның.
Ана бүре озак утырудан муены талганын, тәпиләре ойый башлаганын тойды. Тагын күпмедер вакыт тегенең куркып йөгерә башлавын көтте. Ләкин юкка...
Түзмәде, әкрен генә торып туп-туры кешегә таба китте. Аның атлавы, билгеле, тыштан гына шулай илтифатсыз, эчтән исә һәр җепселе киерелгән, адәм чак кына кыймылдау белән аңа ташланырга әзер иде.
Әмма кеше тормыш галәмәте күрсәтмәде. Хәта күзләре дә җансыз пыяла кебек катып калган иде. Ул тын да алмый иде бугай.
Ана бүре аның янына ук килде. Кешене тирәли урап чыкты. Иснәп караган иде, борынын җыерды. Моңардан ата бүреләр агач төбендә калдырып китә торган ис килә иде... Тагын бер кат иснәгәч, борынын җыерды да, авыр башын түбән салып әкрен генә китеп барды. Ул киткәч, кеше янына ата бүре килде. Ул да, анасы кебек, төп тирәли әйләнеп чыкты, иснәп карады. Аннары, кинәт бер ботын күтәреп, туп-туры аның өстенә йомышын йомышлады, арт аяклары белән тибенеп кар чәчтерде һәм анасы артыннан йөгерде. Аның артыннан яшь бүреләр дә кузгалды. Алары да агаларыннан калышмады, күз кырыйлары белән кешегә сынаулы караш ташлап үз эшләрен башкардылар да, өлкәннәр артыннан чаптылар.

2
... Әле бүреләр китеп баргач та, Габилов бик озак утырды. Аракы пары таралып беткән иде инде, ләкин акылы һаман ниндидер томан эчендә, бөтенләй бүтән дөньяда йөзә.
Бу мизгел аңа инде кайчандыр булган һәм ул бөтен нечкәлекләре белән тагын кабатлангандыр кебек тоелды. Әйтерсең, дөньясын онытып уйнап йөргән бала ялгыш әйбер ваткан. Яки төзәтеп булмаслык хата эшләгән. Хәзер җәза көтә. Ләкин аны камчы белән ярасы урынга мыскыллап китеп барганнар. Бүреләр аңа төкереп китеп бардылар. Мәсхәрәләп китеп бардылар. Ашарга җирәнделәр!
Бүреләр идеме соң ул? Әллә үзе тотып җәһәннәмгә олактырган кешеләрнең җаннарымы?
- Я нәрсә! Алдыңмы инде үзеңә кирәклесен?
Кем бу? Кайсысы бу?
- Мин бу, мин. Танымыйсыңмы әллә? Ә артымда кемнәр торганын күрәсеңме?
Габиловның чәчләре үрә торды. Урман дигәне халык икән бит! Әнә алар тыгыз боҗра булып аны ураганнар. Сөяк йодрыкларын болгыйлар: - Дошман! Дошман!
- Менә кем ул халык дошманы!
-Дошман түгел, бүре бу. Сарык котүенә килеп кергән тук бүре. Буа да ата, буа да ата.
- Ничә кешене харап иттең, явыз?!
... Шау-шу кинәт тынып калды.
... Кар шыгырдый. Ат пошкыра...
Монысы кайчан булды соң әле? Бүген иртәнме, әллә кичә кичме? “Күмәк көч”кә нинди йомыш белән килгән иде соң әле ул? Шайтан белсен! Атын ишек алдындагы абзар баганасына бәйләп колхоз рәисенең өенә керде. Ите симез, көмешкәсе каты иде, озак утырылды. Исерек рәис йокымсырап калды, Габилов алпан-тилпән атлап чыгып китте.
... Авылны чыгып барганда исенә килде: аты кая???
Тешләрен шыгырдатып кире борылды. Әйе, кире борылды. Кар дүмгәкләре кебек тезелеп киткән өйләр арасыннан колхоз рәнсенекен эзләде. Урамда беркем юк. Авылмы соң бу, каберстанмы? Бармы бу авылда берәр җанлы кеше?! Аты кая киткән? Күз явын алырлык кошевкасы кая? Кинәт Габиловның маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Кеше кулы!
Кемнеңдер капка төбендә йолкыш бер эт нәрсәдер кимереп маташа. Габиловны күргәч, качып китте. Караса - көрттән адәм кулы тырпаеп тора. Теге дөньяга китәргә теләмичә нәрсәгәдер тотынып калырга тырышып кармаланган кебек. Ачтан үлде микәнни?
Ярымҗимерек киртә аша атлап кереп йортның ишеген шакыды. Ишек ачык иде. Шәрә такта өстәл янында бер хатын утыра. Аягына иләмсез зур ката. Башына япкан шәленең очларын биленә үк төшереп бәйләгән.
- Эһем... Анда... - Габилов капка ягына-ымлады, - кеше ята. Кар күмеп киткән...
Хатын башын Габиловка борды, аның кашык чокырыдай эчкә баткан күзләре кыймылдап куйды. Габилов артка чигә башлады. Бу... бу... кеше түгел, мәет бит бу!..
Мәет торды, Габиловка таба килә башлады. Иреннәре йомык. Эчтән генә көлгән кебек: “Әһә, эләктеңме!”
Иреннәр бер-берсеннән аерылып китте, зәгыйфь кенә тавыш ишетелде:
- Абзыкаем... зинһар...
Өч ел райком секретаре булып эшләп мондый фәкыйрь өйдә беренче булуы иде әле аның.
- Син кем? Фамилияң?
- Сәмитова мин. Сәмитова. Уракчы. Ударник.
Сәмитова... Таныш фамилия. Рәйханның да фамилиясе Сәмитова иде түгелме соң?
- Абзыкаем, апкереш инде...
Чокып чыгардылар. Карт кеше. Таза булган. Күлмәк-ыштаннан гына.
- Кем бу?
- Апкереш инде, абзыкаем...
Рәйханның да тавышы нәкъ шундый иде: “Габилов абый, бәгърем, кызган инде...”
Узган язны кызы туган...
Габиловның учында эрегән калку күкрәкләрне бала суырадыр хәзер... Күрергә иде үзен.
Мәет шапылдап идәнгә килеп төште.
- Фу... Аракың бармы?
- Бар, бар, абзыкаем. Көздән алып куйган идем...
Хатын кучкардан яшелле-сарылы таплар белән чуарланып беткән сырлы стакан китереп куйды, Габилов чыраен сытты. Күз чите белән мәеткә карап алды да шешәне уч төбенә бәреп бөкесен аттырды, авызына күтәрде. Калган аракыга карап нидер уйлап торды. Аннары, шешәне куенына тыкты да, ишеккә атлады.
... Тагын нәрсә булды соң әле?.. Күпмедер вакытка зиһенен югалтты бугай. Исенә килгәндә, нишләптер тагын шул ук капка төбендә басып тора иде. Анда гына басып тормады бит инде ул, кайдадыр кар ерып йөрде. Әйе, йөрде. Тездән көрткә бата-бата йөрде...
Өйгә җан кергән кебек тоелды аңа. Пешкән ит исе килә иде...
Теге эт тагын килеп җиткән. Ишегалдында кайнаша, Габиловны күргәч, койрыгын кысып өй артына йөгерде. Авызына капкан нәрсәсе төшеп калды. Эт кимерердәй әйберләрнең берсенә дә охшамаган гайре табигый бер нәрсә иде ул.
Габилов якынрак килде. Күрүгә - тез буыннары калтырый башлады. Җирдә... танырлыгы да калмаган кеше башы ята иде.
Габилов эчендәге бөтен әгъзаларының авызына таба күтәрелгәнен тойды. Ул авызын тотып урамга йөгерде. Йөрәге дөп-дөп тибә иде.
- Уф... Нинди көн булды бу?..
Күкрәген тотмакчы булды һәм кулы баягы шешәгә килеп тиде.. Әйе, ул аны тагын күтәреп эчте.. Бушап калган шешәне көрткә томырды.
Аннары... бүреләр...
Габилов кузгалып куйды. Торып басуга күз аллары караңгыланып китте һәм ул юлга йөзтүбән канланды.
... Ә көзен нинди уңыш җыйганнар иде. Утыз өчнен көзендә.


Используются технологии uCoz