Әхмәт Дусайлы: МИҢЛЕ АЛИҺӘ

МИҢЛЕ АЛИҺӘ

Әхмәт Дусайлы

Җәмил аңына килде.
Хәер, ул бит барысын да яхшы хәтерли кебек. Әле гаҗәпләнеп тә куйган иде. Башына, кабыргаларына, тагын әллә кай төшләренә сугалар, тибәләр. Ә аның бер җире дә авыртмый...
Хәзер күзне ачарга кирәк. Ләкин куркыта. Күз кабагын җылытып торган яктылык баш миенә чаклы тишеп керер кебек. Нәрсә яктысы ул? Кояш яктысымы, әллә электрныкымы?..
Салкын. Боз кисәкләре арасында яткан сыман. Астагысы - шома-каты салкын. Уң яктагысы бераз йомшаграк. Ләкин анысы да күңел кайтаргыч ямьсез салкын. Җәмилнең беләгенә, янбашына, ботына орынып, ябышып ук каткан, ахрысы.
Сул яктагы кисәк иңсәгә тия. Барыбер чиркандыргыч...
Өстә дә салкын. Әмма ул төпсез, буш, салкын. Әллә аның өстендә кием-мазар да юк инде?
Күзне ачарга иде.
Юк. Башта хатирәләрне тәртипкә китерергә кирәк.
Исеме аның - Җәмил. Әйе, Җәмил. Анысын ул төгәл хәтерли.
Тагын нәрсәне исенә төшерергә тиеш соң әле ул? Зәңгәр күк йөзенме? Болытларнымы? Аларның төрле шаян сурәтләр рәвешенә кереп куышуынмы?
Юк, аны ниндидер сәер көч аңына китерде шикелле. Әнә шул көч дүрт яктан чолгап алган салкын кыса эчендә дә аны җылытып тора. Нинди көч ул?
... Болытлар кебек уйлар актарыла...
... Озын керфекләр. Колак яфракларында янып торган кызыл тамчылар. Әйе, бу бит Ләйсән! Кыска җиңле футболка кигән. Күкрәк турысында бөркет канатлары тирбәлә... Күз явын алырлык калку канатлар...
Торып утырырга иде...
- Җәми-ил...
Нәрсә бу? Җылы җил исеп киттеме, берәрсе пышылдадымы? “Җәми-ил...” Чү, бу бит Ләйсәннең тавышы. Һәрвакыт шулай йомшак кына сузып эндәшә ул аңа. Аның бу эндәшүендә тыелгысыз сөю һәм чиксез якын итү дә, гаҗәпләнү һәм сөенү дә бергә үрелгән, Ә кайвакыт аның бу сүзе аз гына үпкә төсмере дә ала иде.
Нишләп тәннең бер җире дә авыртмый? Югыйсә, бик нык кыйнадылар бит аны.
Кузгалырга кирәк бит инде...
Менә бу - уң яктагы чиркандыргыч салкынны читкәрәк этәргә иде. Бигрәк җайсыз, күңел кайтаргыч салкын...
Юк, селкенеп тә булмый. Уйлар гына һаман теге көнгә әйләнеп кайта.
... Иртән Җәмил җырлый-җырлый чалбар үтүкләде. Бүлмәдәш егетләр, үртәргә форсат тапканга куанып, хихылдашкан булалар:
- Тагын Ләлечкә янынамы?
Җәмилнең кәефе кырылып алды. Нинди “Ләлечкә” инде тагын! Ләйсән бит ул.
Әйдә, көлешсеннәр. Ул борын астыннан шыңшый-шыңшый ботинкасын чистартырга кереште. Егетләргә үпкәләргә ярамый, үз кешеләр. Институтта юк алар кебек дуслар!
Булды. Өч бүлмәдәш - һәрберсе - әйләндерә-әйләндерә тикшереп чыктылар, аркасына шап та шоп суккалап калдылар:
- Һәй, кәттә дә инде!
- Егет түгел, сөлек! - Сынатма!..
Күзне ачарга иде. Нишләп ачылмыйлар соң алар? Ничек ачарга соң аны? Маңгайны җыерып караргамы? Аһ!.. Күзләре кыймылдап куйды. Баш миенә, аннан бөтен гәүдәсенә коточкыч дулкын йөгерде. Җәмил баш сөягенең, яңакларының, кабыргаларының, барыннан да бигрәк, корсак астының - бөтенесенең берьюлы авырта башлаганын тойды.
Менә бу - уң яктагы салкын да булмаса...
- Җәми-ил... Нишләп иртә килдең?
- Иртә, дип...
И уңмаган! Юл уңаендагы ларектан канәфер чәчәкләре дә ала килсә ни булыр иде! Ашыкты, трамвайдан да очып кына төште шул. Җитмәсә, билет тикшерүчеләр тоткарларга маташтылар. Чак ычкынды бит. Зиһене шуңа чуалып киткән.
- Чыгып тор инде беразга... Өсне алышканчы...
Җәмилнең күкрәге тулы шатлык. Ләйсәннең бүген туган көне.
- Җәми-ил... Көтә-көтә арып беттеңме?
Ләйсәнгә күз төшергән иде, Җәмил телсез калды. Бары тик күкрәк төбеннән “Аһ” дигән аваз гына чыкты. - Җәми-ил... Шулай карама инде...
Җәмил читкә борылмакчы иде, ләкин Ләйсәннең яңа күлмәгенә күзе төште. Төшмәс иде, яңа күлмәк моңарчы Җәмилнең күзенә күренмәгән яңа серне -муеннан түбән, сул күкрәк өстендәге кечкенә генә миңне ачты.
- Җәми-ил...
Җәмил кызны иңбашларыннан тотып сак кына үзенә кысты, күзләренә карады:
-Ачуланма инде...
Чәчәк сатучы янына җиткәч, Җәмил туктап калды. Аннары хәйләкәр генә күз кысып алды да, башын ларек авызына тыкты.
- Сиңа ошыймы?
Ләйсәннең битенә канәфер яктысы төште.
- Җәмй-ил... нишлисең? Акча әрәм итеп...
- Син бит шундыйларны яратасың... Ие бит?
Җәмил кызга чәчәкләр сузды:
- Котлыйм, туган көнең белән, Ләйсән!
- Ә ка... каян белдең?
- Ка-каен башыннан.
Икесе дә көлеп җибәрде.
- Шулай да, ничек белдең?
- Белдем инде...
- Әйт инде, Җәмил... - Сер!
- И, сине!
Шулай диде дә, Ләйсән кинәт җитдиләнеп якындагы мәйданга таба төртеп көрсәтте:
- Ай, карале... Ник җыелганнар икән анда?
- Митинг ниндидер...
- Әйдә, барып карыйбызмы?
Мәйдан чуарланып халык белән тулган иде. Иякләрен алга сузып, аяк очларына басып үрелә-үрелә, кулына мегафон тоткан берәүнең ярсып-ялкынланып нидер сөйләгәнен тыңлыйлар. Җитәкләшеп шунда йөгерделәр. Әйе, йөгерделәр. Чөнки алар яшь, аларга бөтен нәрсә кызык иде. Һәр яңалыкны, урман һавасын сулаган кебек, ашкынып йота баралар иде...
Йөгерделәр. Ә аннары...
Халык диңгезенә якынлашып килгәндә, артларында дөпе-дөпе аяк тавышлары ишетелде. Гайре табигый, кыргыйларча шашкын йөгерү иде бу. Җәмил борылып карады.
Тимгелле-яшел киемле солдатлар. Башларында яшел каска. Бер кулларында тишекле-тишекле калкан, икенчесендә -җилем таяк. Туп-туры мәйданга таба йөгерәләр.
Нишләп, нишләп Ләйсәннең кулын ычкындырды соң әле ул? Солдатларга юл бирмәкче булып читкә атлаган иде бугай. Күңеле тыныч иде. Әзмәвердәй егетләрдән аз гына да шикләнмәде. Кызыл күргән үгезнекедәй тонып акайган күзләр - чын түгелдер, ә аларның йөгерүе - хәрби уен гынадыр кебек иде.
... Беренче таяк Ләйсәннең иңсәсенә килеп төште. Кыз сәер елмаеп куйды. Күзләре гаҗәпләнүдән зур булып ачылды. Аннары, кыз күзләрен зур ачып елмайган килеш, Җәмилгә борылды. Карашында рәнҗү дә, ялвару да, гаепләү-үпкә дә бар иде аның.
Ул арада Ләйсәннең йөзенә китереп суктылар. Авыз-борыныннан кан китә башлаган кыз әкрен генә чүгә башлады.
- Ләйсән!
Җәмил сөйгәненә ташланды. Ләкин җитешә алмады. Ләйсән башы белән чык итеп асфальтка ауды. Җәмил нәрсәдер кычкырды кебек. Әмма аның үзен тукмыйлар иде инде. Ул кинәт күрмәс булды. Асфальтка егылгач кына башына, кабыргаларына, касыгына авырттырып типкәләгәннәрен тоеп ятты ул. Авызындагы җылы, авырсы канны тотып кала алмады, җиргә төкерде. Ләкин кан төкереп кенә бетерерлек түгел, тасма булып ага иде. Эчке әгъзаларының имгәнүен, кабыргаларының сынуын сизде, ә бераздан авыртуларны да тоймас хәлгә килде егет. Баш миен бораулап тимер ишек шыгырдады. Аяк тавышлары ишетелде. Нәрсәнедер таш идәнгә куйдылар. Шыксыз тавыш ишетелде: - Кайсын?
- Сулдагысын.
Җәмилнең бер ягы бушап калды. Ниндидер авыр әйбернең, юк; идәнгә түгел, йомшаграк һәм җылырак әйбергә, ахры, шапылдап төшкәне ишетелде.
Чыгып киттеләр.
Күзне ачарга маташуның мәгънәсез икәнлеген аңлады Җәмил. Чөнки ул тын ала алмаудан гаҗиз иде инде. Әллә ул үлгәнме?... Үлгән? Ә нишләп, алайса, сул ягында салкын әйберне һаман тоя? Үлгән кеше салкынны тоймаска тиештер ич? Тукта, йөрәге тибәме соң аның? Тибәргә тиеш бит ул, тибәргә тиеш!
Әһә! Күкрәгендә көчәнеп кенә нидер кыймылдап куйгандай булды. Бер генә мизгелгә изелгән-тапталган барлык әгъзаларына авырту кайтты. Бер генә мизгелгә. Икенче мизгелдә исә тагын бөтенесе берьюлы юкка чыкты. Шул мәлдә Җәмил күзен ачыл җибәрде һәм... бүтән йома алмады. Подвалның аргы башында тимер челтәр эчендә ут яна иде. Авыр-авыр атлап тегеләр тагын керделәр. Носилкаларын куйдылар. - Кайсын?
- Мужикны.
Кинәт челтәрле ут юкка чыкты, Җәмилнең гәүдәсен күтәреп алдылар. Башы кызганыч кыегаеп бер якка салынып төште. Ул яткан урын бушап калды. Таш ятакның бер читендә... ап-ак мәрмәрдән ясалган алиһә сыны ята иде.
Миңле алиһәләр дә була икән!


Используются технологии uCoz