Әхмәт Дусайлы: ГЕНСЕК ҺӘМ ПЫЯЛА МАМЫГЫ

ГЕНСЕК ҺӘМ ПЫЯЛА МАМЫГЫ

Әхмәт Дусайлы яки

Өченче бөтендөнья сугышының башланмый калуы

Яшәүнең фәлсәфи тирәнлеген аңларга кирәк, егетләр! Нәрсә инде ул: кайтың, ашадың да, ятып йокладың. Шул да булдымы тормыш...
Әйтик, синең унике кәчтүмең бар ди. Ел тәүлегендәге айлар санынча. Йәки, һичьюгы, дүрт. Калган байлыгыңны санап та тормыйк. Алары синдә болай да җитәрлек. Менә шундый хәлдә син бәхет мизгелеңне тотып карале, әй! Мәңге булмаячак. Сандугачлы гөлбакчалар, аккошлы күлләр белән бизәлгән станцы яныннан гежт итеп узып киткән поезд шикелле, күрми-тоймый да калачаксың син бәхет мизгелеңне...
Безне Чимкентта җыеп алганнар иде. Йөз илле кешелек йолкышлар төркеме, каралып торган мал вагуны авызына керергә теләмичә, галәмәт зур кыргый амеба диярсең, фиргавеннәр, гафу итегез, милиционерлар белән тарткалаша.
Аларның һәр кизәнүен без, әлбәттә, көтеп алабыз һәм, андый очракта кулланыла торган сүзләрнең берсен дә төшереп калдырмаска тырышып, сүгенәбез. Сүгенүгә килгәндә, анысы, осталык юк түгел. Кайберәүләр, мәсәлән, ике катлы итеп сүгенә. Бу инде, мәгълүм ки, борынгыдан килгән жанрга карата рухый фәкыйрьлек күрсәтү. Өчәр-дүртәр катлы сүгенүчеләргә азмы-күпме ихтыйрам уянырга мөмкин мөмкинен. Әгәр дә сез унике катлы итеп сүгенә белүчене очратсагыз, белегез: бу - тәмам камиллеккә ирешкән иҗат кешесе. Ә инде бу дәрәҗәдән аз гына югарырак күтәрелү фәкать даһыйларга гына хас. Андыйларны берәм-берәм үстерергә-тәрбияләргә маташа күрмәгез берүк. Мөмкин эш түгел ул. Аларны фәкать төркем, аның да гаять бердәме генә тәрбияли ала. Әнә шундый төркемнең Эйфель каланчасын да көнләштерерлек катлы-катлы сүгенүе астында вагунның тышкы калайлары сүтелер дәрәҗәгә җитте бугай.
Безне бирегә бер дистә кара машыйнага төяп китерделәр. Аңарчы әле безне шәһәр паркларыннан, тар тыкрыклардан һәм подваллардан атна буе җыеп йөрделәр. Эшне җиңеләйтү өчен төтен шашкылары кулландылар. Шулай да, аз көч куймадылар бичара милиционерлар һәм дружиначылар.
Ә менә җылы торбалар арасында яшәүчеләр җайлы котылды. Аларны төтәсләп маташмадылар, томаладылар да куйдылар. Тереләй! Тегеләре дә югалып калмады. Бөтен союзга мәгълүм вакыйгага үч итеп, краннарны борып бетерделәр - шәһәрне сусыз калдырдылар. Сантехниклар люкларны ачарга ташланды. Һәм җир асты тишекләрендә сукбай шәүләләре күренде.
- Киттеме әле генсек?
- Китте, китте, - диештеләр сантехниклар куанышып. - Чимкентка кереп тә тормады ул...
Ә без бу вакытта вагун идәненә тәгәрәшкән идек. Тәгәрмәчләр, берсен дә төшереп калдырмыйча, рельсларны саный, борынны күгәргән арыш исе кытыклый. Күгәргән ашлык исе начар түгел әле ул. Һәрхәлдә цемент вагуныннан яхшырак. Их, егетләр! Цемент вагунын да оҗмахка тиңләргә була. Әгәр пыяла мамыгы төялгән фургонда утырып йөргәннәрне искә төшерсәң...
Бәхет бит ул, бер чыгымчылый башласа, киребеткән ишәктән дә тискәрерәк.
Бервакытны, нәкъ шушы рәвешчә, шәһәрне сукбайлардан чистарттылар да, безне атаклы Бетпәк Дала дип аталган җиргә илтеп түктеләр. Безнең сүгенү һәм каһәрләү авазлары астында машыйналар борылып китеп бардылар. Ә без, кыргыйлашкан эт өерләренә һәм дөя көтүләренә дәһшәт салып, дала буйлап кузгалдык. Таң атып килгәндә, таш юлга килеп чыктык. Безнең кыргый төркемне күреп, шоферларның чырае кача һәм алар тизрәк газга басу ягын карыйлар иде.
Шактый машыйна үткәргәч, без түзмәдек, тере дивар булып юлга аркылы тезелдек. Галәмәт зур әрҗәле автофургон килә иде.
- Әй! Сез кемнәр? - дип кычкырды куркып калган шофер ян тәрәзәдән башын тыгып.
- Партизаннар без, партизаннар! - дип җавап бирде безнекеләрдән берәү. - Хәрби өйрәнүдән кайтып киләбез.
- Сугыш әллә кайчан бетте бит инде, - дип шаяртасы итте теге.
- Шулаймыни?! - дип дәррәү кычкырып җибәрдек без. - Ур-раа!..
Һәм фургонны камап алдык.
Безнең әрҗәгә төялергә ниятләвебезне аңлагач, шоферның коты очты.
- Сез нәрсә, егетләр! Анда бит егерме түк пыяла мамыгы!
Без аның бер генә түгенә дә кагылмаска ант бирдек һәм, сабан туена җыенган калхузчылар шикелле шау-гөр килеп, әрҗәгә сикерешеп мендек.
Ух! Әх!!!
Генсекнең үзен салып аунатырга иде бу пыяла мамыгында!
Юк инде, егетләр. Күгәргән арыштан бушаган вагун һич тә начар түгел. Киресенчә. Җәннәткә тиң ул.

Хәкимият әһелләре без сукбайлардан чын-чынлап котылырга җыенамы әллә?! Вагун буйлап коточкыч хәбәр таралды: имеш, безне Тын океан буена илтәләр. Хөкүмәтнең яшерен указы чыккан, ди, шалун-шалун сукбайларны бер урынга җыялар, ди.
Ә нигә? Тишек баржага төярләр дә - вәссәләм!
Шулай ул, Энекәш! Әдәм төсле яшисең килмәгәч, тончык инде менә диңгез суында.
Ә бит, юкса, берни уйламыйча, җанашыңның җылы куенына борыныңны төртеп, ап-ак җәймәдә йоклап тик ятыр итең бит. Иртә белән матур-матур чәчкәләр төшерелгән шәшкедән чәй эчәр идең, башка тәүфыйклы кешеләр белән бергә якты киләчәкне төзер идең...
Әй, кешеләр! Иртәгә кая барып борын төртәчәген белмәгән бәндәне бер чакрымнан урап узыгыз берүк. Миннән сез икеләтә куркыгыз. Чөнки минем иртәгесе көнем бөтенләй юк. Фәкать чиксез тоташ бүгенем генә бар.
Ә бит иртән ничек шәп иде. Мин вокзал янындагы эскәмиядә тыныч кына гәзит укып утыра идем. Гәзитнең хәбәр итүенә караганда, кояшлы һәм җылы көн көтелә иде, калхузларда язгы чәчү бара иде. Кәефемне бозардай бернәрсә дә юк кебек иде. Уйларым, гөнаһсыз сабый кебек, Ташкент тирәсендә бөтерелә иде. Чиксез озын кыш һәм меңләгән чакрым юллар инде артта калган, менә хәзер, бәлки, хәттә, бүген үк, совет сукбайларының мәккәсе булган Ташкентның изге туфрагы минем арыган аякларымны иркәләргә тиеш иде. Кинәт гәзит юллары бер-берсе белән кушылып эри башладылар. Дөресрәге - минем күз аларны ташлап, карашымны каядыр үз эчемә, эчемдәге яшерен бер тоемлау әгъзама юнәлтте. Мин үземнең артчүмечемдә бозлы сулыш, аркамда, калак сөягемнән алып утыргычка хәтле, кырмыскалар йөгерешкәнен тойдым. Һәр күзәнәгем белән сизеп торам: ерткычның йомшак адымы арттан миңа таба якынайганнан якыная.
Җәмәгать, дөнья хәлен белеп булмый, сезнең Африкага барып чыгуыгыз мөмкин. Йәки, Алла сакласын, Уссурый тайгасына. Уссурый юлбарысы ни, Африканыкы ни - алар кинода гына матур. Ерткычлар алар икесе дә. Ерту сүзеннән алынган. Ләкин, әгәр минем киңәшне тотсагыз, һичшиксез, ертылмый калачаксыз. Чынлап әйтәм. Галимнәр тарафыннан күптән расланган инде ул. Юлбарыс күрәсезме, аюмы, йәки Чимкент вокзалы янында фиргавенме - аның күзенә карамаска тырышыгыз. Күзенә каравыгыз белән сез аларның ерткычлык инстинктын уятасыз. Яңа гына шартлаганчы ашап, кикерә-кикерә килсә дә, сезнең котыгыз алынганын күзегездән уку белән, ул экскаватор чүмече хәтле тәпие белән сыртыгызга китереп басачак. Ә болай, як-ягына каранырга да “онытып“, җиләк җыеп йөрүче йәки гәзит укып утыручы яныннан алар сезнең барлыгыгызны да искәрмичә үтеп китәчәкләр. Абзагыз тәҗрибәсенә ышаныгыз.
Мин бөтен барлыгым белән гәзиттәге хәрефләр арасына чумдым. Тын да алмыйча, теге аяк тавышларын тыңлыйм.
Менә ерткыч бераз сулга китте һәм, мине узгач, туктап калды. Күз читем белән аның соры шәүләсен, хәттә сержант погоннарын да шәйләп өлгерәм. Сержант янындагы эскәмиядә мин түгел, әле яңарак кына буфетта тамак ялгап чыккан юлчы, аның да бик тәртиплесе һәм эшлеклесе, бик кәефле кыяфәт белән гәзит укып утыра иде. Колагыгызга гына әйтәм: кәефсез кешеләр теләсә нинди юләр фиргавенне дә шиккә төшерә, андый кешенең документларын тикшерергә аларның куллары кычыта башлый.
Табигатьнең һәр мәхлүге үзенчә акыллы итеп яратылган. Әнә, хәттә милиция сержанты да нидер уйлый, фикер йөртә.
Менә ул кыймылдап куйды.
Кузгалып китте.
Туп-туры миңа якыная.
Гәзит. Хәзер инде мине коткарса шушы гәзит кенә коткара ала.
Ни дисәң дә итальяннар шәп нәрсә уйлап тапканнар. Мин үзем, мәсәлән, гәзитсез яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Аяк чолгавыннан алып аш сала торган савытка хәтле булган тормыш кирәк-яракларының вазыйфаларын үти ул минем өчен. Әгәр гәзитне файдалану буенча мең киңәш дигән китап язсам, валлаһи дип әйтәм - мин иң популяр язучыга әйләнер идем. Ләкин мин әле ул популярлык дигән нәмәстәгә мохтаҗ түгел. Хәттә киресенчә. Күзгә күренмәс кешегә әверелсәм дә, каршы килмәс идем.
Сержант миңа карап тора.
Минем кулдагы гәзит җиңелчә генә дулкынлана башлады.
Болай ярамый. Аутотрениң. Мин тыныч. Сулышым тигез. Хәзер минем поездым килеп җитә. Һәм мин аңа утырып өйгә кайтып китәм. Мин калхузымны, хатынымны, балаларымны сагындым. Минем хатыным - илдә бер. Балаларым тәүфыйклы. Мин үзем эчмим-тартмыйм, алдынгы калхузчы.
Әгәр сержант минем билетым белән кызыксынса?!
Мин ике бармак белән генә түш кесәне ачып күз салдым.
Ышту сез! Әлбәттә минем билетым бар. Ходайга шөкер, урынында икән.
“Билетыгыз бармы?“ имеш. Мондый сорауны иң аңгыра сержант та бирмәс.
Билетым барлыгы маңгаема язылып куелган ич минем.
Билет бар, ярар. Ә кая барам соң әле мин?
Сержантның һәр соравына җавап әзер булырга тиеш.
Ай Аллакаем! Бу тирәдә нинди станцылар бар иде соң әле?.. Уф! Бетте баш!
Берсе генә дә искә төшми бит...
Һа! Ә гәзит ни өчен? Менә бит, бер мәкалә астына язылган: Фәлән Фәләнеф, Сөләкәй авылы. Сезгә ни кирәк тагын?!
Ләкин, сержант сорагач, мин җавап бирергә ашыкмаячакмын. Мин кабаланмыйча гына, вәкарь белән гәзиттән башны күтәрәчәкмен, авыл кешесенә хас итәгатьлелек белән елмаеп сәләмләячәкмен. Кая бараммы? Бармыйм, беркая да бармыйм мин, энекәш, кайтам. Єзебезнең Сөләкәйгә кайтам. И Алла, нишләп кенә яталардыр инде анда миннән башка. Чәчү өсте бит, чәчү өсте!
Сержант тыныч кына узып китте. Миңа күз дә салмады. Менә сиңа кирәк булса!
Тәртип саклаучы, имеш. Кеше монда бер генә минутка әдәмрәтле бәндәгә әверелде, ә аңа инде борылып та карамыйлар. Кәнишне! Әгәр мин монда исерек килеш аунап ятсам, хәзер теге кара машыйналарына салып апкитәрләр иде. Ә болай, айнык булгач, әллә бар син аларга, әллә юк...
Мин ачудан гәзитне йомарлап ыргыттым һәм чүттән генә сержантка ишетелерлек итеп сүгенеп җибәрми калдым. Чүттән генә! Ләкин аларның да борын сизгер шул. Сержант кинәт миңа таба борылды һәм безнең күзләр очрашты.
Ул әле һаман тегеләйгә таба атлый иде, ә чырае, гаҗәпләнүдән, сузылып китте. Миндәге үзгәреш аны бөтенләй аптырашта калдырган иде бугай. Ул, әлбәттә, үзенең аздан гына алданмый калуын аңлады. Мин дә, соңгы чүпрәк кисәген җил очыртып алып киткән шәрә кеше кебек, бөрешеп төштем.
Сержант туктады, тантаналы адымнар белән миңа якынайды. Их, хет муенда галстук та юк бит! Яхшы галстук ул, егетләр, ярты паспорт дигән сүз...
- Сез кая да булса барасызмы? - диде сержант, елмаеп честь биргәч.
- Сөлл... - дип әйтеп өлгердем мин. Калганын сержант дәвам итте:
- Килеп җиттек!..

Йоклап киткәнмен, ахры. Ниндидер станцыда туктап торабыз. Кемдер тышкы яктан безнең вагун ишеген ачарга маташа.
- Ә-әй, этешегез әле! - дип кычкырдылар тыштан.
Әчтән-тыштан этә торгач, ишек шыгырдап кузгалды. Безнең каршыда мыеклы старшина басып тора иде.
- Нәрсә, - диде ул үзеннән үзе бик канәгать, ләкин, шул ук вакытта, безне бераз кызганганрак кыяфәт белән, - ялыктыгызмы?
Без, әлбәттә, колакларны шомырайтып карап тик тордык.
Старшина калтыранып куйды һәм мазутка буялган учларын кулъяулык белән сөртә башлады. Шушы, безнең вагунда ук, ләкин эчтә түгел, ә турмыз мәйданчыгында килгән иде ахры ул, бичара. Төкрекләп-төкрекләп ышкыса да, учын чистартып бетерә алмады, кулъяулыгын чалбар кесәсенә тыкты һәм, фуражкасын батырып киеп, безгә эндәште:
- Игътибар белән минем команданы тыңлагыз. Хәзер мин өчкә кадәр саныйм һәм менә болайга йөгереп китәм (ул кулы белән поездның койрыгына таба күрсәтте), ә сез - тегеләйгә. Аңлашылдымы? Аңлашылса... Бер!.. Ике!.. өч!..
Ул бер кулы белән фуражкасын, икенчесе белән корсагын тотып, состав буйлап чаптырып китеп тә барды. Без авызыбызны ачып карап калдык. Мондый хәлнең кинода да булганы юк иде әле. Бераз йөгергәч, старшина борылып карады һәм, “нәрсә карап торасыз!“ дигән шикелле, кулын болгады.
Ниһаять, без аңыбызга килдек һәм борчак урынына җиргә сибелдек. Старшина күрсәткән якка табан өермә кузгалды. Нәрсәдер эшләп маташкан вагунчы-ремонтчылар, безне күреп, тавыклар шикелле читкә ташлана, вагун асларына, тамбурларга кереп поса иде. Сары жилет кигән берничә кеше, фонарьларын ташлап, артларына карый-карый, безнең алдан чапты.
Юлларның күплеге һәм аларның киселешеп беткән булуы, аяк астының гаять майлылыгы безнең зур станцыга килеп төшкәнлегебезне сөйли иде. Без состав башына килеп чыктык. Күзләребезне вокзал утлары чагылдырды. Йә Хода! Бу - Ташкент иде.
Без еш-еш сулап туктап калдык.
Аннары кинәт вокзалга ташландык. Җылы һәм җайлырак урыннарны эләктереп калырга кирәк иде...

Чимкент милициясенә рәхмәт инде. Пыяла мамыгыннан кашына-кашына, чатнап кипкән иреннәребезне ялый-ялый без Бетпәк Даладан сиңа борылып кайткан идек, Чимкент. Бу юлы - юк инде. Бездән башка гына яшәп кара әле менә.
Әлбәттә, бездән башка сиңа бик күңелсез булачак. Бер-ике йөз сукбае да булмаган шәһәр - шәһәрмени ул! Бу бит, минсиңайтим, теге, иң кирәкле нәмәстәсе кисеп ташланган кияү егете кебек була. Тфү!
Чимкент белән Ташкент арасы - утыз гына чакырым. Ләкин безнең өчен, ягъни мәсәлән, сукбайларга һәм фиргавеннәргә, бу утыз километр ара бик күп мәртәбә комедияләр һәм драмалар сәхнәсе булып хезмәт итте. Әле дә ярый, ул вакытта Єзбәкстан да, Казагыстан да союздаш республикалар гына иде. Әгәр алар бүгенге кебек бәйсез дәүләтләр булсалар? Әй-йәй-йәй! Без сукбайлар аркасында өченче бөтендөнья сугышы кабынып китәргә дә күп кирәкмәс иде бит!.

Рәүф БӘХТИЯР

Используются технологии uCoz