Әхмәт Дусайлы: ТӨШ

ТӨШ

Әхмәт Дусайлы Яшәмәдек һич тә тик үзебез өчен,
Йөрмәдек буш дан артыннан куып.
Соңгы мәлдә, хәлләр мөшкелләнгәч,
Без дотларга яттык, күкрәк куеп.
Сөйләмәдек юк сүз, батырлыкны
Кылабыз, дип аны, бик шатланып.
Вакыт безнең ныклык, ихтыярны
Сынамакчы иде - сынатмадык!

Сугышчы-интернационалистлар жырыннан.

Әле күңелдә бернинди шик, һичнинди сизенү юк.Әфган сугышы халык телендә иң яман сүзләр белән сүгелсә дә, ара-тирә каядыр кургаш табутлар кайтканы ишетелгәләсә дә, бу афәт, бу кайгылар Нәфикъка гына түгел, бөтен Круглое Поле өчен дә ниндидер гоманлау-хорафат кына булып кабул ителә иде. Дөньядагы бик күп, үтә катлаулы һәм әһәмиятле вакыйгалар кебек үк, бу кайгылар да Круглое Полены һаман әле урап уза иде.Әнә шундый ваемсыз-тыныч көннәрнең берсендә... Хәер, урамның икенче ягыннан карап торган кешегә генә ваемсыз булып күренергә мөмкин ул. Күңелендә күпме ачы төер йөрткәнен үзе генә белә Нәфикъ. Чиләге белән салкын су алып башына каплардай була кайчакларда...
Егерменче октябрь көнне Нәфикъ һәрвакыттагыча башы мендәргә тию белән үк изрәп китте һәм беренче әтәчләр кычкырганчы онытылып йоклады. Уянгач, йокысы тәмам, ачылып бетсә дә, урыныннан кузгалмады. Торса, ниндидер бик әһәмиятле эше калыр кебек иде. Ятакта нинди эш булсын инде, я? Торырга, малларны карап керергә кирәк... Юк, булмый, өстенә бер трактор силос өеп куйганнар диярсең...
Кинәт йөзенә җылы сулыш бәрелде. Карчыгы Мөнирә икән.
-Сиңайтәм, ни булды үзеңә?
Шунда гына Нәфикъ үзенең шабыр тир эчендә ятуын шәйләде.
- Абау, бөтенләй чыраең калмаган бит, - диде карчыгы.
Нәфикъ авыр кузгалып урыныннан торды, дымлы учы белән маңгаендагы салкын тирне сөртте.
- Күптән уянган идем инде мин. Йокламый идем.Әллә кай арада гына төш күреп алдым. Ниндидер шомлы төш, тик инде хәтерләмим...
Иртәнге чәй яныннан кузгалганда, ишеккә күзе төште. Йөрәге "жу!" итте. Ишек күрде бит ул төшендә. Хәтта шыгырдаганын да ишетте. Ниндидер ят тавыш белән еламсырап шыгырдады ишек. Шыгырдады, әмма ачылмады. Һәм көтмәгәндә бусагада Марат пәйда булды, өстендә - ят форма. Уң кулында - кара таяк, сул сулында - кара дипломат. Сул күзе ачык, уңы вакса савыты кебек каралып күренә. Ияге чалыш, кара янып торган таплары бар. "Әти, мин кайттым", - ди, нәкъ үз тавышы белән. "Ярар, улым, бик тр әйбәт булган"...
Төшен карчыгына да, башкаларга да сөйләмәде. Күңелен шик корты кимерсә дә, акылы сабыр итәргә куша иде. Әле бит, ни яхшыдан, ни яманнан, бер төрле хәбәр дә юк... Шулай дип үз-үзен тынычландырырга тырышты. Ләкин, барыбер төшендә күргән әлеге коточкыч кыяфәт моңарчы күңелендә, күз алдында йөрткән Маратының сурәтен каплап китте. Карчыгы Мөнирә яки кызлары Равия авызыннан Марат хакында сүз чыкса, сискәнеп куя башлады. Эшендә (алтынчы разрядлы эретеп ябыштыручы бит югыйсә, адәм гыйбрәте!) өч миллиметрлы пластинкаларны ябыштыра алмыйча тишкәләп бетерде. Битлеген киеп электродын төрткәли башлауга, дуга кабынганчы, әүвәл Маратның әлеге, төштә күргән, куркыныч сурәте күз алдына килә. Электр дугасы кабынуга, теге шәүлә рәвешен үзгәртә башлый һәм, тагын да куркынычрак төсләргә кереп, әллә нинди шайтани бию биергә керешә.
Башка төшәсе хәсрәт ничек шулай алдан ук күңелгә килә? Килә дә кешене ашаудан яздыра, йокыдан калдыра. Баш гөжли, уй болытлары куера. Куера-куера да берара ачылып киткән шикеллерәк була. Туктале, дисең, нишләп әле бу хәсрәт синең баш ка гына килә? Әнә, шау-гөр килеп яшьләр кинога бара. Арала рында армиядән хәрби хезмәт үтеп кайткан егетләр до бар. Кайсы - Ленинградта, кайсы - Себердә, кайсы ботснлай якында, Мәскәү тирәсендә генә хезмәт иткән. Нишләп әле аның улы гына әллә кайдагы әллә кемнәр өчен баш салырга тиеш? Сугыш булгач, аның авырлак-хәсрәтен бөтен ил бел он күтәрергә кирәктер ләбаса! Шул очракта гына хәсрәт җиңел уза бит ул. Алай дисәң, ул ят халыкка безнең нинди үчебез бар? Алар безгә басып кергәннәрме әллә?..
Күптән түгел кемдер сөйләгән вакыйга исено килеп төште. Әфганстанда хезмәт иткән бер егет үзенең шофер дустын үгетләгән дә, каядыр барырга юлга чыкканнар икән. Әфганстан-нан әйләнеп кайткан егет хәмер дә кабып алган булгандыр, күрәсең, берзаман шофер дустын үгетли башлаган: каяле, синең урынга мин утырыйм, рулеңне миңа бир, янәсе. Шоферы да -яшь бәндә - озак сатулашып тормаган, күнгән.
Беркадәр баргач, гөнаһ шомлыгына каршы, кызлар очраган. Аларны да алганнар. Кызлар алдында, билгеле инде, фокус күрсәтәсе килгән теге "Әфганлы"ның. "Телисезме, мин сезгә әнә теге "КамАЗ"ны әйләндереп күрсәтәм?" - дип шапырына да башлаган. "Ничек?!" - "Һә-әй, без аларны әфган юлларында менә болай гына итә идек". Шулай дигән дә үкертеп газга баскан, алда барган машинаны уза да башлаган. Аннары, рульне кинәт кенә сулга таба каерып, теге машинага китереп тә чәпәгән. "КамАЗ", чыннан да, читкә төшеп капланган, ә болары тыныч кына юлларын дәвам иткән...
Юк, юк, Маратның андый кансыз-җансыз кешегә әйләнүен Нәфикъ күз алдына да китерә алмый. Бик кешелекле иде аның улы. Кечкенәдән үк хуҗалыктагы бөтен эшне карышусыз-нисез үтәп барды. Савыт-саба, идән юудан да тайчынмый торган иде. Сигезенче классны тәмамлагач, җәй буе комбайнда эшләде. Кулына биш йөз сум хезмәт хакы алды...
Күңелгә килгән алга килми калмый диләр, хак икән. Теге куркыныч төш кергән хәвефле төннән соң унбиш тәүлек вакыт узган иде, Маратны кайтардылар...
Бүлмә уртасында - кара табут. Өй тулы тимгелле-яшелле форма кигән солдатлар. Араларында Марат та бардыр кебек. Бардыр кебек...
Шул солдатлар шикелле үк яшь, сылу егетнең бу кургаш табут эчендә ятуын күз алдына да китереп булмый. Бәлки, ул түгелдер? Бәлки, ялгышканнардыр? Сугыш, мәхшәр эчендә аның ише ялгышулар сирәк буламени?
Юк, ачарга рөхсәт итмиләр. Шушылай гына күмү хәерлерәк, диләр... Кайгыдан бетәшкән атаның ярсуы кузгалды, ачуы бәреп чыкты:
- Унсигез яшенә кадәр сау-сәламәт үстереп, илгә Алып сокланырдай малай бирдем.Ә сез миңа кара табут күтәреп кайтардыгыз. Калганын инде үземә тапшырыгыз. Сез - озатып кына йөрүчеләр. Килдегез, китегез! Малай минеке. Ачаргамы, юкмы - үзем хәл итәрмен.
Дәшмәделәр, тын гына чыгып киттеләр.
...Тышта инде күптән караңгы төшкән, өй эчендә мәет саклаучы әбиләр акрын гына сөйләшәләр.Әүвәл берсе сөйли, калганнары җыерчыклы, ябык куллары белән бишмәт чабуларын бөтерә-җыя тыңлый. Аннары икенчесе керешә.
Нәфикъның күзе - табутта, аның эретеп ябыштырылган җөендә. Күңеле белән ул күптән инде шул җөйне кисә. Һич югы, аз гына, һава керерлек, тын алырлык кына. Юк, йөзен күреп калырлык кына...
Төн урталары якынлаша башлагач, әбиләр кайтып китте. Нәфикъ ялгызы калды. Кече якта аяк тавышлары, сәке кыштырдаулары басылгач, ашыкмыйча, тыныч-салмак хәрәкәтләр белән кисү аппаратын көйләде. Бер чиләк су китереп куйды һәм, операциягә хәзерләнгән хирургтай, кулларына коралларын тотып, табут янына басты.
Шәрә идәндә усал очкыннар тәгәрәшә, җөй урынына табут уртасында кызыл иренле ярык хасил булды. Әүвәл төтен, соңрак аңа ияреп көек исе чыкты. Су тидергән саен, ярык чыжлап торды. Тагын очкыннар кабынды.
Ниһаять, табутның капкачы мич буена барып сөялде. Нәфикъның күз карашы улының йөзенә төште. Колагында күңелендә йөргән тавыш яңгырады: "әти, мин кайттым".
Өй эчендә тынлык чигәләрне кыса. Күз алдында таныш һәм шул ук вакытта бөтенләй ят гәүдә ята. Сул күзе йомык, уңы вакса савыты кебек каралып күренә. Ияге чалыш, тәнендә кара таплары бар. Куллары күкрәгендә. Уң кул аркасында газиз һәм таныш миң.
Тын алырга, кыймылдарга куркып, бик озак басып торды ата. Эре-эре яшь бөртекләре улының йөзенә, кулларына тамды. Әрнүле йөрәктән чыккан аһылдау, әйтерсең, егетне дә тетрәндерде, гүя ул да әтисенә кушылып елый иде. ...Егерме яшендә һәлак булган рядовой Марат Фәйзуллинны икенче көнне Зәй районының Югары Пәнәче авылы зиратында җирләделәр.

Дәмниха ӘЛМӨХӘММӘТОВА белән берлектә язылды.


Используются технологии uCoz