Әхмәт Дусайлы: Әрнү

Әрнү

Әхмәт Дусайлы

Шыбыр-шыбыр туфрак коела. Кабер авызы белән туфрак өеме арасындагы сукмак-киштәдән берәм-берәм синең туганнарың, авылдашларың уза. Узган берсе учы белән туфрак алып син яткан кабергә, табут өстенә капланган сөян такталарга коя. Шыбыр... шыбыр... Нинди колакка ятышсыз, гайре табигый тавыш бу — такта өстенә туфрак коелу. Һәр уч туфрак, һәр шыбырдау минем башка гөрселдәп төшкән шикелле. Күз томалана, баш диңки... Шулай да иеләм, уалган чүлмәк ватыгыдай коры аксыл-кызыл туфракны яшькә чыланган учым белән каберенә коям. Аягым, гәүдәм җирдә йөри, күңелем кайдадыр төпсез упкында оча.
Машина кабинасында йокымсырап барган җиремнән кинәт авырлыгымны югалткан мәлдә дә нәкъ шундый халәт кичергән идем бугай. Чын һәм ялган дөньяның икесе арасындагы чик иде ул. Бер караганда — шул ук дөнья, шул ук юл, шул ук син һәм шул ук мин. Ләкин бөтенесе дә бүтәнчә — һәммәсе минем хыялымда, минем күңелемдә, фәкать минем аңымда гына туарга мөмкин булган уй-сүрәтләр.
Минем инде күзләрем да ачылган: тоташ җанлы сызык булып артка таба йөгерүче үлән сабакларын, нишләптер кинәт кенә күккә ыргылган ялтыравык-боз асфальт юлны, пычрак корсагын күрсәтеп һәм зырлап әйләнүче тәгәрмәчләрен болгап машинаның юлдан читкә мәтәлгәнен күрәм. Үзем очам. Йөрәк дөп-дөп килә. Куркыныч төш күргәндә сөенә-сөенә уянасың. Ә менә андый куркыныч чынбарлыкка уянырга язмасын икән!
Ничек кенә сөйләсәм да, каян гына башлап китсәм дә, үлемнең никәдәр мәгьнәсез нәрсә икәнлеген аңлатып булмас кебек. Бер секунд, бер мизгел бетенесен хәл итте. Синең буыла-тончыга, җан ачысы белән елый-елый дөньяга килүеңне дә, мең төрле өмет-хыялга тотынып ашкына-ашкына үсүеңне дә, дага турайтырлык көч-дәрманыңны да, сөйгәненә пышылдыйсы назлы сүзләреңне дә, — барысын да сызып ташлады язмыш.
...Аягың тартмаса, юлга чыкма икән ул. Юк, хорафат түгел, күңел сизенүе икән ул — аяк тартмау.
Ярты сәгать шылтыратып гордым ишек кыңыравын. Гаҗәпләндем. Өегездә кеше булмау — гаҗәп хәл.
Хатының кайтты. Кердек. Изрәп йоклап ята идең. Уянгач, үзең дә гәҗәпләндең:
— Бу хәтле да каты йоклаганым юк иде. Ни булды икән миңа?
— Әйдә, малай, җыен. Сәгать бара. Урап кайтасы да бар бит әле.
Торып утырдың. Беләкләреңне, умыртка сөякләреңне шыгырдатып киерелдең. Миңа карадың. Карашың сәер иде.
— Әллә бармыйк микән?.. Әллә нишләп аяк тартмый...
— Алай булмый инде, малай. Сүз куешкан. Әтиләр көтәләр. Вәгьдә — иман.
— Тышта җил. Салкындыр анда... Өйдән чыгасы килми.
Шулай сөйләнә-сөйләнә киенә башладың. Хәрәкәтләрең сүлпән, карашың таркау иде.
...Шәһәрне чыккач ук безгә тоткарланырга туры килде: арткы тәгәрмәчләрнең берсе шартлады. Бөрешеп кенә утырсаң да, зәһәр җилгә син беренче чыктың. Көпчакне без тиз алыштырдык. Кулларыңны сөрткәләп кабинага кереп утыргач, мина карадың:
—Әллә борылабызмы соң? Җәяүле буран чыгып тора...
— Юк инде, малай. Кайтабыз булгач, кайтабыз. Кире борылу — егетлек түгел. Әти дә көтәдер.
Кул селтәдең:
— Ярар инде, алайса. Кайтабыз тек кайтабыз. Тик... чамалап... Бик кума.
—Ну-у, син бигрәк инде...
...Караңгы төште. Юл өстеннән кыйгачлап йөгерешкән буран дулкыннары фара яктысында ниндидер фантастик хайваннарны хәтерләтә. Машина тәгәрмәче аларның койрыгына басар да, тегеләр чиный-чиный борылып тәрәзәгә ташланыр кебек. Юлдагы чокыр-чакырлар да, тайгак урыннар да күренми. Тормозга аз гына басуга, ярымприцеп рәвешендәге цистернаның ягулыгы чайпалып машинаны төрле якка каера башлый.
Йөз километр да узмадык, мине йокы басты. Миңа карап-карап тордың да, машинаны туктатырга куштың:
— Бар, бераз селкенеп кер. Йә монда күчеп утыр.
Урыннарны алыштык. Рүл артына кереп утыргач, синдәге эленке-салынкылык юкка чыкты. Машина һәм син, бер җан, бер тән булып, бозлавык белән көрәшә башладыгыз. Ярымкараңгы кабина, күнегелгән эш урынынкан бигрәк, минем өчен ниндидер тотрыксыз-сикергәк, куркыныч нәрсәгә әверелде. Беренче класслы йөртүче булсаң да, урынымны сиңа бирергә хакым юк иде бит минем. Чөнки синең баранка тотмаганыңа да шактый вакытлар узган. Аннары, артта яртылаш тутырылган цистерна. Ә аның куркыныч нәрсә икәнлеген бары шоферлар гына белә. Шул уй бер генә минутка да исеңнән чыкмаска тиеш. Ул, майка җөенә эләгеп калган арыш кылчыгы кебек, синең кабыргаңа һаман төртеп, кадап барырга тиеш. Онытсаң — беттең.
...Тора-бара тынычландым. Бервакытта да иреннәреңнән китми торган тыныч елмаюлы йөзеңә соңгы тапкыр карап алдым да күзләремне йомдым. Әледән-әле спидометрга күз төшерә-төшерә, фара каршында җилфердәгән мәкерле-шаян кар пәрдәсен сөзеп, син бардың да бардың. Минем исә мәлҗерәвем җиткән: күкрәгемә салынып төшкән башым маятник кебек чайкала, кабинада утыруымны да онытып, интегә-интегә ниндидер төш күрәм.
Үзалдыңа елмаеп куйдың. Карашыңны юлга күчердең. Күчердең, дигәч тә, күзләреңне юлдан алмаган идең син, югыйсә. Башыңны аз гына бора төшеп мине дә, юлны да берьюлы күзәтә идең. Ләкин игътибарың миндә булган икән. Кинәт аны тиз генә юлга, фара яктысында чагылып киткән ниндидер ак шәүләгә юнәлдердең. Ах, озынколак! Машинадан алда артын сикертә-сикертә куян чаба икән.
Ниндидер мизгелгә ул туктап калды. Өстенә барып менмәс өчен рүлне сулга каердың. Хайван түгел, диген! Уңга чабып китәсе урынга, куян машина астына сикерде. Тәгәрмачне турылый башлаган җиреңнән ашыгып тормозга бастың һәм... ялгышуыңны аңладың. Цистернадагы ягулыкның сулга юнәлгән инерциясе машинаны бик нык каера башлады. Берара аягыңны тормоздан алырга да, алмаска да белми югалып калдың. Машинаны турылау мөмкинлеге калмаган иде инде, тормозны җибәрден. Бу — үз ихтыярың белән эшләгән соңгы хәрәкәтең иде синең...
Мин, машина беренче әйләнгәндә үк, йокылы-уяулы килеш кабинадан чыгып очканмын. Ә син, рүлгә ябышып, икенче әйләнүгә чаклы утыргансың. Ләкин коточкыч кыргый көч сине дә йолкып алган. Аркаң белән җиргә килеп төшүгә үк, баштанаяк ягулыкка коенгансың. Цистерна капкачын бәреп чыккан бензин моторга чәчрәгән һәм дөрләп яна да башлаган. Үзеңне үзең бөлештермичә янгынны сүндерергә ташлангансын һәм...
...Мин аңыма килгәндә, машина үкереп яна, тирә-юньне кара төтен баскан иде. Кычкыра-кычкыра сине эзләргә керештем. Дөрләп янган машина янында тавышым үземә дә чак ишетелә. Абына-сөртенә машинаны урап чыктым. Син бер җирдә дә юк идең.
Кинәт тавышыңны шәйләп алдым.
— Дустым! Ташлама! Таш-лама-а!..
Алга-артка, уңга-сулга карыйм. Син юк. Башка тунны бөркәнеп кабинага ташландым. Анда да юк. Тамак тебемә төтен белән бергә гарьлек төере тыгыла. Менә бит, шушында гына ыңгырашасың. Ә мин күрмим...
Машинаны тагын бер кат урап чыктым һәм, машина каршында гына, ниндидер чүпрәк өеме янып ятканын күрдем. Синең тавыш шуннан килә иде. Тунны салып өстеңә ташладым. Һава кертмәскә тырышып кыса-кыса ялкынны сүндерергә керештем. Сүнде бугай, дип бер читен ача башлаган идем, кызыл ялкын тагын бөркелде. Тагын кысам, бәргәлим. Ниһаять сүндердем. Машина ялкыныннан капларга тырышып сине читкә сөйрим. Ун метр да китмәдек, кечле шартлау дулкыны икебезне дә җиргә сылады.
Машина юлдан ун-унбиш метр читтә янып ята. Безнең турыга башта бер, аннары икенче машина килеп туктады. Алардан чыккан кешеләр әле котырып янган машинага, әле миңа, әле сиңа карап башларын чайкыйлар.
— Мужиклар! Мужикла-ар! — дип акырам мин, синең кара күмергә әверелгән гәүдәңне каян тотарга, нишләтергә белмичә, — Коткарыгыз дустымны!
Әле бер, әле икенче җиреңнән чемер-чемер кабарып чыгучы көйгән ит арасыннан синең тавышың чыга:
—Тәки сүндердең, малай, рәхмәт... Хәзер үлмәм инде...
Киемең бөтенләй янып бета язган икән ич! Саклык белән тунга төрәм.
— Мужиклар, әйдәгез, тотыгыз! Сарманга, больниска алып китик!..
Мужиклар йөзләрен читкә боралар. Араларыннан хатын-кыз чыга. Иелеп карый, сулышыңны тыңлый.
— Әй, шофер! — дип кычкыра ул гап-гади боеручан тавыш белән. — Ач кабинаңны!
— Кабинага кертерлекмени инде бу?!
— Күп сөйләшмә! Мин — медсестра...
...Сине как сәкегә сузып салдылар. Өстеңдәге чүпрәк калдыкларын ничек кенә саклык белән салдырмасыннар, кисәк-кисәк пешкән итең ияреп чыга. Ләкин син инде аларны тоймыйсың. Чөнки авыртулар сине шундый калын итеп төреп алган, алар эчендә син биләүдәге бала кебек йокымсырый ук башладың. Ләкин сиңа йокларга ярамый иде. Хатыныңны, әниеңне күрәсең бар иде бит әле синең. Икесе ике ягына утырып еласалар, аларның күз яшьләре тамган саен, янган җирләреңә шифа булыр иде кебек.
...Килделәр. Еладылар. Ләкин сиңа аларны күрергә насыйп булмады. Күзләрең исән булса да, янган күз кабакларың ачылырлык түгел иде.
— Ачыгызчы күзкәйләремне, — дип ялвардың син. — Күреп калыйм сезне... Яныңда хатының белән әниең елый, бер почмакта мин сулкылдыйм. Синең һәр кыймылдавың, һәр ыңгырашуың авырайганнан авырая бара. Һәр сулышың йөрәгемне сызып, күңелемне телеп уза. Кыймылдарга куркам. Кулларыма, гәүдәмә карарга куркам. Үз шәүләм урынында сине күрермен кебек...
...Бер уйласаң, барысы да гади генә. Юлда синең кебек меңнәр үлеп тора. Көн саен. Сәгать саен. Минут саен. Шунысы гаҗәп: ул меңнәр, нишләптер, минем күңелемдә әрнү тудырмый. Синең үлемең дә меңнәр күңелендә әрнү уятмый бит. Ләкин ул үлгән меңнәрнең дә әрнүче меңнәре бардыр. Синең өчен әрнемәгән меңнәр дә кем өчендер әрниләрдер, әрнегәннәрдер, әрниячәкләрдер. Әрник бергәләп. Аерым-аерым әрник. Вакытсыз китеп барганнар өчен әрнү кирәк. ...Өстәмә туфрак коела. Инде шыбырдап түгел, шып-шып төшә. Бер көрәк туфрак килеп төшкән саен, минем тез буыннарым сыгылып куя. Гәүдәм авырая. Шундый авырая, атлап китәлмәм кебек. Һәм бу туфракны мин кагынып та, селкенеп та, берничек тә өстемнән төшера алмам, гомерем буе җилкәмдә күтәреп йөртермен, ахры...


Используются технологии uCoz