Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе

Татар интернеты фидакяре

Әхмәт Дусайлы

Шагыйрь, прозаик, публицист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Әхмәт Дусайлы (Әхмәтҗан Хәсәнҗан улы Хәмәдишин) 2010 елда “belem.ru” интернет-форумы оештырган I “Белем җәүһәрләре” халыкара интернет-проектлар бәйгесе лауреаты булган. Нәрсә өчен дисезме? Татар интернетын булдыруга керткән өлеше өчен.

Әхмәт Дусайлы бүгенге көндә Мөслим районының Салауз-Мухан авылында яши. “Хатыным Мәдүнә белән яшелчә-җимеш үстерәбез, тавык-кош асрыйбыз. Әмма күпчелек вакытым компьютер мониторы каршында үтә”, – ди. Монитор каршында утыруының нәтиҗәсе – "Adiplar.narod.ru" исеме белән теркәлгән татар язучылары порталы. Биредә хәзер1500дән артык татар язучысы турында мәгълүмат урнаштырылган.

“Беренче мәртәбә интернетка керү белән, мин татарча сайт ясау теләге белән яна башладым”, – ди Дусайлы. Ә интернетка ул әдәбият һәм матбугат аша килә. Әдәбият дөньясына кереп киткәнче, йөкчедән алып инженер-технологка кадәр бик күп һөнәрләр үзләштерә, сиксәненче еллар башында КамАЗ за­водларының берсендә токарь булып эшләгәндә, беренче хи­кәясен яза һәм инде шул көннән бирле прозадан аерыла алмый. 1990 елда Ә. Дусайлы КамАЗның “Нур” газетасына хәбәрче булып күчә. Анда бүлек редакторы, җаваплы сәркатип вазыйфалары башкара. Чаллыда “Аргамак” журналы оешкач, Айдар Хәлим аны җаваплы сәркатип итеп чакыра. Биредә эшлә­гәндә ул компьютер серләрен өйрәнә башлый, “Хәерле ир­тә!” газетасын терки, аның мө­хәррире була. Аның хи­кәяләре Чал­лының шәһәр һәм район газеталарында, “Ялкын”, “Казан утлары”, “Аргамак” журналларында, “Идел” альманахында, очерклары “Әфган кызалаклары” җыентыгында дөнья күрә.

2001 елда Мөслим районының “Авыл утлары” газетасы редакциясенә компьютерлар кайткач, Әхмәтне верстальщик итеп чакыралар. Һәм ул эшен, фатирын калдырып, туган ягына кайта. Типография кызларын компьютер версткасына өйрәтә, үзе Web-сәхифәләр ясау серләрен өйрәнә башлый. Нәтиҗәдә менә шушы сайт барлыкка килә.

“Терсәгем белән кемнәрнедер этә-төртә, күбрәк, тизрәк умырып калыйм дип яшә­мим. Йөрим шунда тыныч кына үз көемә”. 1999 елда “Нур” газетасы хәбәрчесенә биргән интервьюсында әнә шулай дигән Әхмәт Дусайлының тормышка карашы бүген дә үзгәрмәгән.

Резеда Камалова


Используются технологии uCoz