Әхмәт Дусайлы: БАЛЫКЧЫЛАР

БАЛЫКЧЫЛАР

Әхмәт Дусайлы

Хатын, балаларны җыеп, сеңелләренә китте. Сеңелләренә, дип, балдызларга инде. Тагы да төгәлрәк әйтсәк, баҗайларга.
Мин, өйдә берүзем калуыма куанып, өстәлгә кәгазьләремне җәеп салдым. Исәбем җанны, күңелне, барлык уй-фикерләрне бер ноктага җыеп, акылны эшкә җигүдә, бу дөньяны онытып башка яссылыкка, инде күптән күңелдә йөрткән хикәямә күчү иде.
Инде бүлмә диварлары эреп юкка чыкты, йөзгә салкынча елга җиле килеп бәрелде. Кама өстендә авыр-авыр балыкларның чупылдап сикерешкәне ишетелә башлады...
Кинәт ишек кыңгыравы шалтырады. Ике генә мәртәбә терт-терт итеп алды да, тынып калды.
Чукынып кына китсен, Фәрхетдин баҗай бу. Аның гадәте шул. Ике генә мәртәбә бармак очы белән төймәгә төртеп ала да, ачмый торсаң, ишеккә шап итеп үкчәсе белән китереп тибә. Мин инде» билгеле, эшнең үкчәгә төшеп җиткәнен көтмәдем, кулымда гы кәгазьләрне коя-коя ишеккә йөгердем. Ачтым. Хак, баҗай үзе. Чырае яңа пешкән күмәч кебек, култык астында төргәк.
- Мәле, баҗай!
“Балыкка йөри башладым әле!” - дип шапырынган иде бервакыт, кипкән балык кыстырып килгәнме әллә, дисәм, юк икән, астын өскә әйләндергәндә, төргәк "былт" итеп тора. Ярар, өстәлгә барып урнаша торсын...
Баҗай күп сөйләшми. Өстен чишенгәч, көзге каршына килеп маңгаендагы биш-алты бөртек чәчен тарамыйча, күрешергә кулын да сузмый ул.
- Йә, нихәл! Чалбарын кысып торган каеш астыннан тыйнак кына калкып килүче корсагын киереп каршыма килеп басты.
- Ярыйсы.,. Минекеләр сезгә киткән иде әле.
- Күрдем. Сайрашсыннар, әйдә.
- Балыкка бармадыңмыни?
- Һә-әй!.. Баҗай кулын гына селтәде дә, үрелеп бүлмә ишекләренә күз йөртеп алды. Өйдә миннән башка кем дә юклыгына ышангач, кыштыр-кыштыр кулларын уып, өстәлгә таба атлады. - Кая капкаларга берәр нәрсәң бармы?
Кергән уңайга шкаф киштәләренә күз салып узды, суыткычның аскы бүлемендәге кыярларны күргәч, тынычланды:
- Китер!
- Бу субыты эшкә чыктым, - диде ул, бушап калган рюмкасына гаҗәпләнү катыш чиркану белән карап. - Вәт узган атнаны рыбалкы дисәң дә ярый, ичмасам. Кичке сәгать ж.;иделәрдә су буена килеп җитсәк, бер көтү халык фыр-фыр көймә кабарта. Мирсалих белән без дә кабартып куйдык. Карасам, Делинный Иван да шунда. Син аны беләсең. Башта аныкын башладык. Күп эчмәдек, кәнишне. Йөзәр грамм гына җиппәрдек тә кереп киттек малай мин сиңа әйтим, бер-бер артлы тезелешеп, казлар сыман... Каманың уртасына гына җиткән идек, тотынды ишәргә. Яңгыр, мин сиңа әйтим. Манма булдык... Теге якка чыккач, Делиниыйныкы гына җитмәде, минекен дә башларга туры килде. Ярый әле, яңгыр тиз туктады. Юкса, минеке генә түгел, Мирсалихныкы да кереп китә иде ухага чаклук.
Бераз “төшереп” алгач тел ачыла шул. Хәтта минем баҗайның да. Ничә кеше ничә шешәне ничәгә бүлеп эчкәннәр, тамчысын да читкә чәчрәтми сөйләп чыкты бу... Соңгы рюмкасын каплап куйгач, яңагын йодрык хәтле бүлтәйтеп шатыр-шотыр кыяр чәйни-чәйни урыныннан кузгалды.
- Син, баҗай, якты дөньядан ваз кичкән кебек өйдә ятма әле, - диде ул авызы тулы ризыкны берьюлы йотып җибәргәч. - Әйдә, киләсе ялга рыбалкыга әзерлән. Хәзер лещ бик шәп чиертә, ди. Уха пешерербез. Кап-кара төндә, шарт-шорт янган учак янында үзең пешергән уха белән, мин сиңа әйтим, литыры белән эчсәң дә исертми, и-их!..
Квартир тынып калды. Баҗай чыгып киткәнгә ни гомер, кырык кисәккә таралып киткән әлеге хикәям дөньясын кабаттан бербөтен итеп җыя алмыйм. Каршымда тыныч кына текелдәп утырган сәгатьне ачу белән кием шкафына тыгып куям.
... Ниһаять, колакка талгын гына чупылдаган су тавышы ишетелә башлады. Борынга учактан чыккан төтен исе килеп керде. Мин курка-курка гына каләмгә үрелдем. Күңелемдә төсмерләнә башлаган беренче җөмләне кәгазьгә төшерергә керештем. Ләкин...
Бер уңмасаң уңмыйсың икән ул. Ишек йозагында ачкыч борган тавыш ишетелде. Квартирга тормыш гөрелтесе тулды.
Икенче көнне Фәрхетдин баҗайның күршесе Мирсалих килеп керде. Нәрсә сөйләр, дисәм, бусы да мине балыкка кыстый.
- Фәрхетдин әйтә, баҗайны да алып барырга кирәк, ди. Тукта-ле, мәйтәм, кереп чыгыйм. Әзерләнә микән, дип.
- Әзерләнәм дип... саф һава сулап кайтканда комачауламас иде. Тик минем балык тотарга осталык юк шул...
- Җебең ничәле. Унлы кармагың бармы? Унлы булмаса, җиделе дә ярый. Бер унны ал. Боткаңа борчак кушарга онытма. Борчак булмаса - барып йөрисе дә юк. Вак балык эләгергә мөмкин, корбан алмый. Уйлама да. Кургашы зурмы? Анда агым көчле...
Мирсалих миңа авыз ачарга да ирек бирми, сорауларын да, киңәшләрен дә тезә генә. Әле бер, әле икенче кесәсеннән әллә нинди вак-вак тартмалар, вазелин савытлары, дару шешәләре алып күрсәтә. Ә мин, күзләремне челт-челт йомып, карап тик торам, Тора-бара балык тота белмәвемне әйтүемә дә үкенә башладым.
Ярар, җитте көне, киттек балыкка. Мин автобус тукталышына килеп туктаганда, баҗай бер кулы белән үзеннән дә юан рюкзагын кочаклап, икенчесе белән шәлперәйгән киез эшләпәсе астындагы пеләшең кашып утыра иде. Мине күрүгә, исәнләшеп тә тормыйча:
- Бәтке кибете пичәгә чаклы эшли икән, баҗай, белмисеңме? - дип кычкырды.
- Сәлам, баҗай! Бәтке кибетенә балык кайтканмыни?
- Һә-әй, сиңа... Ярар, бәлки җитәр әле.
Ул арада, аягына әллә ничәгә бөкләгән саз итеге, өстенә изолента белән ямалып беткән иске шахтер курткасы кигән Мирсалих та килеп җитте. Туктамас борын ук Фәрхетдингә бәйләнде:
- Чуалый таптыңмы?
Монысы тагын нәрсә икән инде, дисәм, баҗайның җавабыннан аңлап алдым, яңгыр суалчаны дигәнне аңлата икән ул:
- Нинди чирби ди ул! Көне буе кибеттән кибеткә чаптым.
- Ярар. Ә син, Әхмәт?
- Таптым бераз.
- Ничәне?
- Әллә тагын... Кем санап торган аны.
- Ә кәк же, ә кәк же, җитмеш-сиксән чуалыең булмаса, ярты көнгә дә җитми. Корбан балык дачурта ашый. Ала да китә, ала да китә. Корбанга аңа ничәне куйсаң да жәл түгел Күбрәк куйган саен зуррагы чиертә, һе!
Балыкчының тамагы ач, арты юеш була, диләрме? Безнең алай арт та юешләнмәде, ачка да интекмәдек. Барып җитү белән Фәрхетдин учак хәстәрләргә, Мирсалих үзенең исәпсез-хисапсыз кармакларын сүтәргә тотынды. Миңа, өйрәнчек буларак, йөгерә-чаба аның фәрманнарын үтәргә туры килде. Аның хәрәкәтләре хирургныкы шикелле сак һәм салмак, һәр әмере кыска һәм төгәл:
- Лескага басасың!
- Мә, тотып тор!
- Тарткалама!..
- Әйдә утын әзерләргә!
Монысы Фәрхетдин. Командирлар күбәеп китте китүен. Шулай да, түзәм әле...
Утын да әзерләнде, су да китереп куйдык, хәгга бәрәңге дә әрчелгән...
Караңгы төшеп килгәндә, Мирсалих та менеп җитте:
- Нишләптер, начар чиертә әле бүген. Менә, бишне тоттым, - дип, берсеннән-берсе кечкенә шыртлакаларны учак янындагы чирәмгә ташлады.
- Һо-о! Шыртлака шулпасы - “мә сиңа!" була инде ул.
- Чистартып мен әле, баҗай, тиз генә.
Шулпа, чынлап та, тәмле булды. Бушаган казанны юып чәй дә кайнатып эчкәч, бөтенләй хушландык.
Эш бетте. Тамак туйды. Инде табигатьнең хозурлыгы да күзгә күренә башлады. Кама аръягында озынча яктылык баганалары - балыкчы учакларыннан төшкән ут шәүләләре суда тирбәлә. Су өстендә балыкларның чупылдашып сикергәне ишетелә. Үлән арасында чикерткәләр сайрый. Учак янында Фәрхетдин гырлый.
Кайчагында ул, гырлавыннан туктап, кабалана-кабалана үкчәсе белән балтырын кашый, яки шапылдатып муенына кундыра. Черкиләр мазасызлый.
Бер арада яр буеннан кыңгырау шалтыраганы ишетелә. Анда Мирсалих кармакларын тикшереп йөри. Аның су яктысында каралып күренгән шәүләсе ашыга-ашыга кармак җебен тарта, аннары башын иеп нәрсәдер тыңлап төра. Җебен тартып чыгаргач, кесә фонаре белән яктыртып, бик озаклап рәтли, кармакларына җим кигезә. Аннары болгый-болгый ыргыта да, җепнең ярда каласы очына йөгерә, шалтыратмаска тырышып кыңгырау элә, аннары учак янына килеп утыра:
- Ярар, бераз черем итәргә кирәк, - дигән була. Бик һәйбәтләп урын-җир хәстәрли, учакка карап урнаша. Биш минут та ятмый, эче барган кебек, тагын су буена йөгерә.
Фәрхетдин баҗай боргалана. Алгы тешләре арасыннан ысылдап һава суыра, калтыранып куя. Икенче ягына әйләнеп яткач: “ә-әәх!” - дип учы белән туңган җирен ышкый башлый. Ул да булмый, сикереп тора, учакка бер-ике ботак ыргытып, рюкзагын актарырга керешә. Эзләгәнен тапкач, бер күзен кысып, бала-чага елагандагы шикелле йөзен коточкыч җимереп, шешә борыныннан гына “башын төзәтә” дә, тагын йоклап китә...
Бервакыт күк читенә зәңгәрлек иңде. Башта аның зәңгәрлеге әле сизелми дә иде, әллә кай арада офыкның кояш чыгачак җире аксыл-зәңгәр тапка әйләнде һәм ул әкренләп җәелә башлады. Җиргә карасам, инде куаклар, агачлар, хәтта су буена төшеп киткән сукмак та күренә иде. Мин, кичтән куакка сөяп куйган кармагымны алып, ярдан төшеп киттем.
... Инде кояш шактый ук күтәрелеп яхшы гына кыздыра башлагач, ниндидер кыштырдау ишетеп артыма борылган идем, егылып китә яздым: ярдан, кеше тавышы белән акырып, чып-чын убыр тәгәрәп төшеп бара иде. Кайчагында сикергәли, сикергәндә очкыннары чәчри, артыннан бөтерелеп төтене чыга.
- Һай, кармакларымны харап иттең! - дип, Мирсалих тегеңә ташланды.
Ләкин “убыр” ул арада аягына басты, Мирсалих килеп җиткәнче, суга таба йөгерде. Суга керде дә, шапылдап арты белән утырды. Битләре, куллары, хәтта пеләше дә корымга буялып беткән, чабуыннан шыбырдап су агып торган Фәрхетдинне танып мин шаркылдап көлеп җибәрдем. Бишмәтенең бүрек сыярлык караеп торган тишеген күргәч, аягымда чак басып калдым. Баҗай әле миңа, әле Мирсалихка карап, пеләшен кашып торды да, “һә-әәй!” - дип кулын селтәде, аннары лачтыр-лочтыр атлап учак янына менеп китте...
Күләгә кыскарды. Ә балык һаман чиертми. Ни миңа, ни Мирсалихка...
Мирсалих бер кармагыннан икенчесенә йөгерүен ташлады. Арыды ахры, комга сузылып ятты.
Мине дә шактый ялкытты бу “балык тоту”...
Берзаманны учак яныннан Фәрхетдиннең: “һуффы!” - дип тирән сулыш алганы ишетелде. Йөзе шешенгән, кызарып тирләп чыккан. Нишләптер бер җире дә янмый калган күлмәге тәненә ябышкан.
- Синең калмаганыймы, баҗай? - ди бу карлыгудан хырылдауга күчкән тавыш белән.
- Бар, битеңне йу, ичмасам, - дим, корымга буялып беткән яңагына күрсәтеп.
- Нәрсә, әллә бармы? Чынлап та?
Берничә генә секунд аның күзләрендә өмет чаткысы кабынган иде, мин, юк, дип башны чайкагач, гөлт итеп сүнде.
Башын түбән иеп, аякларын көчкә сөйрәп Мирсалих янына китте.
- Бәлки Мирсалихныкы калгандыр...
Алпан-тилпән атлаган Фәрхетдин артыннан карап тора идем, кинәт кармагымны кемдер тартып алды. Борылсам - берәү дә юк. Кармак сабым суда ята. Ята гынамы, сузылып Камага йөзеп кереп бара. Көчкә эләктереп калдым тегене. Күтәреп алмакчы булган идем, кармак сабым җәядәй бөгелеп килде, Мирсалих кулларын болгый-болгый миңа таба йөгерә:
- Алай нык тартма, җибәр азрак! Сындырасың таягыңны!
Мин кармак сабымны аңа сузам, үземнең тез буыннарым дер-дер калтырый.
- Юк, юк, үзең ал, үзеңә өйрәнергә кирәк.
- Ә ычкынса?
- Ычкынмас, ычкынмас Синең лескаң ноль өчме? Чыдый. Түлке син аны өскә таба тартма, аударып ярга тарт. Менә шулай. Ашыкма, ашыкма! Таягыңны сындыра күрмәсен! Вәәт. Хәзер сул кулың белән эләктер муеныннан. Һә-әй, җебегән! Ярты метрлы ниндидер кап-кара шәрә балык минем кул тию белән җепне шартлатып өзде дә, китү ягына борылды. Мирсалих тычканга сикергән мәче җитезлеге белән суга ташланды. Балыкны кочаклап алды да чалкан барып төште.
- Ал тизрәк! Шуып чыга нәгъләт. Ал инде! Муеныннан эләктер...
Мин ике куллап бу шома, әллә ниткән ямьсез балыкны саңак турысыннан эләктердем дә ярга ыргыттым. Сикереп торган Мирсалих тагын балыкка ташланды:
- Әй, дивана, ник ташлыйсың аны!
Әллә кай арада яр башында баҗай пәйда булды. Күзләре ялт-йолт килә. Төшеп тә җитте, балыкны эләктереп тә алды. Каяндыр алюмин чыбык табып, саңагы аша авызына кертте. Аннары элмәк ясап агач ботагына элеп куйды.
- Шәп налим бу, шайтан алгыры, - дип сөйләнде ул балык тирәсендә бөтерелеп. - Болай булгач, налим бавыры ашамыйча кайтмыйбыз икән бүген.
Ул шундагы куактан бер шәп кенә чыбык кисеп алды, аны яфракларыннан арындырып чаж-чож шамбыны кыйнарга кереште.
- Нәрсә эшлисең син, ерткыч! - дип, мин тегенең беләгенә килеп ябыштым.
Фәрхетдин мине этеп кенә җибәрде дә, чыбыгын тагы да усалрак чыжылдата башлады. Балык, мескен, нишләргә белмичә, бәрелә дә сугыла. Минем күздән яшьләр атылып чыкты. Болай буласын белгән булсам, кармагымны суалчансыз гына салган булыр идем...
... Автобуста кайтканда, шулай да тегеңәрдән сорасы иттем:
- Карале, баҗай, ник кыйнадың ул шамбыны?
Кет-кет көлә, явыз:
- Шуны да белмисең икән син, баҗай. Кыйнагач, аның ачуы килә, борчыла... Ә борчылгач бавыры шешә, зурая. - Аннары имән бармагын тырпайта: - Белергә кирәк, баҗай!
... Теге хикәяне тәки яза алмадым мин. Сюжеты да бик шәп иде югыйсә. Темасы да бик заманча - экология мәсьәләләре турында иде. Ә менә Мирсалих - егет икән! Кама суының гадәттән тыш пычрануы, елгада балыкның бетеп баруы турында шәһәр газетасында искиткеч мәкалә бастырып чыгарды.


Используются технологии uCoz