Әхмәт Дусайлы: Акыл иясе

Акыл иясе

Әхмәт Дусайлы

Чыгарылыш кичәсе көнне Нияз үзенә урын тапмады. Йомыркадан чыккач, чебеш та үзен шулай хис итәдер, мөгаен. Куркыныч һәм суык тоеладыр аңа бу тормыш. Әле кичә генә Ниязның күзләре гүя күрә-карау булган: мәктәп эчендәге кечкенә дөнья, шул дөньяның вак-төяк мәшәкатьләр аның бөтен барлыгын биләп торган. Ә бүген исә имтиханнар, укытучыны аягүрә басып каршы алулар, дәрес хәзерләүләр, такта янында мышык-мышык борын тартулар — барысы да төтен тутырып кабарткан уенчык шар кебек каядыр өскә томырылды һәм, кечерәйгәннән-кечерәя барып, бөтенләй күздән югалды. Ул ерагайган саен, Нияз дөньяны зуррак, күләмлерәк күрә иде кебек.
Мәктәп радиосы бүген алар өчен генә эшли. Репродуктордан дулкын-дулкын вальс агыла. Бер көн эчендә коеп куйган кәләшкә әверелгән кызларны, һәм чалбарларын, бигрәк аның тә тез турысын җентекләп үтүкләгән малай-егетләрне әлеге музыка өермәсе бөтерә. Барысының да күзләре очкын, бит алмалары — ут. Әмма иң чибәре — Гафия. Егет-җилән анын тирәсендә бөтерелә.
Их, барырга иде хәзер шунда, килеп басарга иде Гафия каршына, алырга иде биленнән. Һәм йөзәргә иде, йөзәргә иде... Юк. Бүген Нияз бүтәннәр кебек онытылып күңел ача алмый. Аның җанын бүтән нәрсә биләгән. Ләкин нәрсә? Кинәт кенә бер чордан (балалык, үсмерлек тормышыннан) ниндидер таныш булмаган яссылыкка атлавы шулай зиһенен алды бугай аның...
Әллә нишләп күңеле тулып китте. Гафия дә, вальс дулкынында тирбәлүче башкалар да, ризыклардан сыгылып торучы озын өстәл дә Нияз өчен тоташ бер чуар нәрсәгә әйләнде һәм аңардан ераклаша башлады. Ул әкрен генә кузгалып мәйдан читендәге караңгыга атлады.
Үзенең кая барганын ул үзе дә белми, фәкать, ниндидер эчке чакыруга буйсынып, биткә сылашып торган тыгыз караңгыны ера да ера. Каяндыр, елга артындагы урманнан аны кемдер үзенә дәшә...
Инде дәртле вальс авазы бетенләй икенче бер дөньядан килә кебек. Мәктәп артындагы зәңгәрсу-аксыл шәфәкъ тә тоныкланды. Һәм Нияз елга янындагы салкынча һавага чумды. Күпер субайларына бәрелеп тыелгысыз рәвештә челтерәгән су тавышы ишетелде.
Менә ул, дымлы-тыныч такталарга баса-баса, күперне кичте. Күтәрелә башлады. Аның йөзенә тагын дымлы һава бәрелде. Елганың бу ягында ялгыз чикерткәләр бер-берсенә тавыш бирә.
Урман буена житәрәк офыкның бер читенә сизелер-сизелмәс кенә яктылык иңгән инде. Озак та үтми, бу яктылык күк йөзенә җәелә башлады. Җир карасыннан куаклар, ялгыз агачлар аерылып чыкты. Яр буендагы таллыкта һәм якындагы урманда, акылдан язарга җитешеп, сандугачлар ярыша башлады.
Нияз кинәт туктап калды. Аның каршында урманнан аз гына карарак бер шәүлә басып тора иде. Күк йөзе яктырган саен, фотокәгәзьдәге сүрәт кебек, бу шәүлә ачыкланганнан ачыклана барды: башта аның киң кырыйлы кара эшләпәсе, аннары гәүдәсенә ятып торган озын кара плащы һәм, ниһаять, түгәрәк кысалы күзлеге пәйда булды.
— Килдеңме, Нияз? — диде ул гади генә.
Нишләптер, Нияз гәҗәпләнмәде. Киресенчә, ул тынычланып калды. Аңа бу кеше — әллә кайчангы танышы, дусты булып тоелды.
— Телисеңме, мин сиңа йолдызларның ни өчен кирәк икәнен сөйлим?
Нияз күккә карады. Йолдызлар инде күкнең караңгы ягында гына калган, алары да шактый сирәкләнгән. Ә көнчыгышта бары Чулпан гына Кояшны көтеп тора.
— Матурлык өчендер, мөгаен.
— Матурлык өчен дияргә дә була... Ләкин аларның төп вазыйфасы — Галәмнең никадар зур һәм әдәмнең Галәм каршында никадар кечкенә икәнлеген кешеләргә сиздермәү.
— Сиздермәү? Кешеләр Галәмнең чиксез икәнлеген беләләр бит инде.
— Беләләр. Ләкин, бәхетләренә каршы, тоймыйлар. Әгәр алар Галәмнең коточкыч салкын төпсез бушлык, ә йолдызларның миллион градуслы җәһәннәм икәнлеген тойсалар, төнге күккә карап соклана алмаслар иде.
— Ә сез сокланмыйсызмы?
Күзлекле кеше дусларча ягымлы тавыш белән көлеп җибәрде.
— Галәмгә карап сокланмыйча мөмкин түгел.
— Аның салкын төпсез бушлык, ә йолдызларның миллион градуслы җәһәннәм икәнлеген белә торып тамы?
Күзлекле кеше уйга калды. Кулын сак кына Ниязның җилкәсенә куйды. Нияз, нишләптер, аның кулын тоймады. Ләкин ул моңа игътибар итмәде, башын борып туп-туры аның күзләренә карады. Карады да... йөрәге жу итте: күзлек артында берни дә юк иде. Бераз очлы ияк, ягымлы иреннәр, туры, килешле борын... Ә күзләре урынында гәҗәеп тирән караңгылык. Анда, хәтта, йолдызлар да күренә иде бугай!
Күзлекле кеше каядыр бик еракка карап тора иде. Ул Ниязның гәҗәпләнүле карашын әллә күрмәде, әллә күрмәмешкә салышты.
Болай туп-туры караунын әдәпсезлек икәнен Нияз аңлады һәм тиз генә читкә борылды. Ләкин аның элеге төпсез караңгылыкка тагын, тагын күтәрелеп багасы килә иде. Ул түзмәде, тагын карады һәм, гәҗәпләнүдән, тавышсыз гына аһылдап куйды. Күз эчендәге караңгылыктан, әллә каян ерактан болайга таба ниндидер чиксез матур һәм рәхәт нур ага иде.
Күзлекле кеше елмаеп Ниязга карады: — Гафу ит, Нияз... Мин бераз югалып калдым.
— Дөресрәге, миңа җавап эзлап сез Галактикадан урап кайттыгыз...
— Әйе, Нияз... Мин анда син хәзер биргән, күңелеңдә йөрткән һәм әле башыңда туып өлгермәгән бик күп сорауларның җавабын һәм... — күзлекле кеше тагын елмайды. — Синең киләчәгеңне күрдем.
Ниязның йөраге дөп-дөп тибәргә кереште.
— Соң?.. Шуннан?.. — дип кенә әйтә алды ул дер-дер калтыравын басарга тырышып.
— Шуннан шул: син бу сорауларның барысына да җавап табарсың. Син акыл иясе булырсың. Булачаксың. Ләкин сиңа моның өчен гомерең буе укырга, дөнья гизәргә туры килер... Син, кояшның ничек чыгуына карап, Кешелеккә янаучы афәтләрне алдан әйтерсең, кешеләрнең күзләреннән аларның нинди чир белән интегүләрен белерсең, яңа галактикалар ачарсың; Мәңгелекнең һәм Чиксезлекнең иң яшерен серләренә төшенерсең...
— Минем боларны хәзер үк беләсем килә.
— Мөмкин түгел. Аны бөртекләп җыярга кирәк. Ялгыша-ялгыша. Ялгышларынны төзәтә-төзәтә... Шул чакта гына ул ышанычлы һәм кадерле була.
Ниязның сөмсере коелды. Кинәт кенә киң офык ачылып киткән иде аның аңында. Ә хәзер ул офык тагын кара болытларга күмелде. Бу кара киемле кеше аңа серле һәм куркыныч булып тоелды. Ләкин нишләп аның янында шундый рәхәт? Нишләп аның күңеле һаман шушы кешегә тартыла, аннан аерыласы килми?..
— Шулай да...
Әйтергә теләгән фикерен Нияз эченә йотты. Әмма күзлекле кеше аңа карап елмайды:
— Шулай да, синең хәзер үк акыл иясе буласын килә...
— Мин сизәм, бөтен күңелем белән тоям: сез бит моны булдыра аласыз...
— Әйе. Ләкин...
— Гомер буе укырга, тырышырга кирәк, — дип дәвам итте аның сүзен Нияз. — Ләкин бит... ниндидер камиллеккә ирешкәнче, ярты гомерем узып китәчәк...
— Ярты түгел, бөтен гомерең. Камиллекнең чиге юк. Син гомереңнең соңгы көненә чаклы камиллеккә омтылачаксың.
Ниязның күзләренә яшь бәреп чыкты.
— Нигә кирәк ул... акыл иясе булу... Камиллеккә ирешеп җиткәч кенә үлеп китәрлек булгач? Юк, минем хәзер үк бетенесен дә беләсем килә!
— Син мине тетрәндердең, Нияз. Әмма берничек тә ярдәм итә алмыйм. Өлешеңә тигән тауны син үзең күтәрергә тиеш...
Нияз үксергә үк кереште.
— Йә, йә, Нияз... Син бит егет кеше.
— Сез бит... әле генә: "Булдыра алам", — дидегез...
— Шулаен шулай... Ләкин соңыннан син мина ләгьнәт укыячаксың.
— Укымам! Мин сиңа... Гафу итегез, сезгә рәхмәт кенә әйтермен!
— Синең киредән шушындый тәжрибәсез чагыңа әйләнеп кайтасың килер. Ләкин ул вакытта мин көчсез булырмын...
Офык читендә тар гына тасмадай болыт белән икегә бүленгән куе кызыл тәлинкә — кояш күренде. Бераздан инде ул күзне чагылдыра иде. Нияз күзләрен йомгалады һәм салкынча-дымлы һава бөркеп торучы урманны күрде. Урманда, таңны каршылап, кабаттан кошлар чутылдаша башлады. Кояшта бернинди дә үзгәреш тапмады ул. Димәк, җиргә әле нинди дә булса куркыныч янамый.
Хәлсез аякларын көчкә сөйрәп урман авызына килде. Кояшка карап ялтыраучы имән яфракларына күз төшерде. Аларда да үзгәреш юк иде... Ярар, кайтырга кирәк. Озаграк йөрелгән ахры бүген.
Тутыкмый торган корычтан челтәрләп эшләнгән күпергә кергәч, култыксага таянып бераз хәл җыйды. Әллә нишләп тыны кысыла, йөрәге кага иде. Үз хәлен яхшы белгән Нияз тиз төшенде: сәгатьләре санаулы калган икән инде аның...
Күпердән менеп шаһәрчеккә керде. Кайтып караватына ауды. Дару эчу яки стимулятор кую аның башына да килмәде. Уйларны тәртипкә китерергә кирәк иде.
Кинәт аңа ямансу булып китте. Якты дөнья белән саубуллашу шактый читен икән ич...
Йөз ел яшәп, нәрсә генә күрде соң ул?
Менә сабый чагы.
Төпсез ыштан.
Бәрәңге.
Чәй.
Умачлы аш.
Боламык.
Тәрәзә...
Тәрәзә тиреннән каралып чери башлаган агач рам исе. Ишек алдында тавыклар йөгерешә...
Аннары мәктәп.
Имтиханнар.
Укытучыны аягүрә басып каршы алулар.
Дәрес әзерләүләр.
Такта янында мышык-мышык борын тартулар.
Тагын нәрсә?
Чыгарылыш кичәсе. Исерек кешедәй аңксы-минке йөрү.
Тагын...
Тагын нәрсә соң, нәрсә?
Юк, Нияз бүтән берни хәтерләми.
Яшьлеге, егет чагы бөтенлай булмаган да кебек. Карале, бу гомер ничек кенә узып киткән соң? Аның бит гаиләсе дә, балалары да юк. Нәселен дә калдырмыйча китеп бара түгелме соң ул? Ә бит бар иде, бар иде класста күз салып йөргән кызы. Гафия. Мөлдерәп торган күзләр. Билдән чәч толымы. Тутырып сулыш алса, изүендәге сәдәфләрне шартлатып өзәрлек тыгыз күкрәклар... Мәктәптән соң да бергә укырга хыялланганнар иде. Шулай булырга тиеш иде бит! Юк, берни дә хәтерләми Нияз. Ир уртасы булып җиткәнен дә, картайганын да, ничек акыл иясе булганын да хәтерләми.
Акыл иясе? Хәер, туктале.
Йолдызлар... Кояш чыгуын көтеп торучы Чулпан... Илаһи тынлык... Әле бүген генә булды түгелме соң боларның барысы да?
...Йөрәкне, күңелне, багырьне телгәләп, таныш вальс сызлана. Хәтернең әллә кайдагы бер почмагыяда калай эшләпәле лампочкалар белән яктыртылган кечкенә мәйданчык гәүдәләнә. Мәйданчыкта чуар төркем бөтерелә. Лампочкалар тирәсендә адашкан бөҗәкләр — төн күбәләкләре — чәбәләнә. Ә сүрәт Нияздан ераклаша, ераклаша...
Менә ул якты мәйданчык тирә-яктагы башка утлар белән буталып аксыл тапка әйләнде дә, бөтенлай күздән югалды. Һәм ерактан, әллә кайдан, Галәм түреннән таныш тавыш яңгырады:
— Килдеңме, Нияз?


Используются технологии uCoz