Әхмәт Дусайлы: Корбан. Пролог

Пролог

Әхмәт Дусайлы

Бу базар дигән әйбер яраткан тамырыма балта чапты. Үзегез беләсез, мин лирик хикәяләр яза идем. Соңгы әсәрем өчен уч тутырып алтмыш биш тәңкә акча алгач, уйга калдым. Әйе, мәйтәм үз-үземә, соцреализымның бәясе төште. Әллә соң, дигән булам, бизнес белән шөгыльләнә башларгамы? Үз акылым белән башлап, үз көчем белән ерып чыга алмыйм инде мин аны чыгуын. Ни өчен дигәндә, университетта безне андый буржуй кәсебенә өйрәтмәделәр. Шулай да, берәр шомарганрак спекулянт... гафу итегез, бизнесмен кибетенә йомышчы малай булып керсәм, аз-маз гына булса да бу эшнең нечкәлекләрен эләктереп булмасмы? Нигә? Әнә Макс Муртамаклы да пүчтәк шигырьләр язуын ташлады. Аның урынына, хәзер китайски каеш кәчтүн киеп жигулидә генә элдерә. Әллә гонорар акчасына шулай баегандыр дип уйлыйсызмы? Бизнес, бизнес тартып чыгарды егетне әдәбият сазлыгыннан. Базарга килеп кергәнче уч төбе хәтле ике китап бастырып өлгергән иде, хәзер, әнә, эрерәк түрәләр белән эш йөрткәндә: — Сезнең белән язучы Макс Муртамаклы сөйләшә, — дип башлый ул сүзен. Файдасы — күз алдыгызда. Шулай итеп, мәсьәләне хәл ителгәнгә исәплик. Иртәгәдән бизнес юлына басам. Сөйләшә башлар өчен беренче җөмләм дә әзер: — Сезнең белән язучы Әхмәт Дусайлы сөйләшә. Шәп яңгырый бит?!


Используются технологии uCoz