Әхмәт Дусайлы: Корбан. Кариспандит

Кариспандит

Әхмәт Дусайлы

“Атын күкәй“ кибете директоры үзенең хезмәткәрләрен иртәнге киңәшмәгә җыйган иде. Сөйләшүнең иң кызган җирендә бака тавышы белән телефон чөрелдәп куйды. Кызыл мал бүлеге мөдире Мәрсинә (Марина Григорьевна) сүзеннән бүленеп телефонга, аннары директорга карады. ә директор, үз нәүбәтендә, өстәлдә яткан кулсәгатькә күз төшерде. “Кара йөрәкләр” шалтыратырга әле шактый бар, җыен шырдык-бырдык өчен киңәшмәне бүлеп торасы юк.
— Дәвам ит, — диде ул кашлары белән ымлап.
— Шулай итеп, исәпләүләр күрсәтә ки,Җангир Закирович, безгә һич кичекмәстән бәяләрне тагын ун проңентка күтәрергә кирәк...
Телефон үҗәт рәвештә чөрелдәвен дәвам итте. Бу тавыш директорга фикер тупларга комаучаулый иде. Ул, кашларын җыерып, төрепкәгә үрелде. Ләкин, кулы анда барып җиткәнче, телефон тынып калды...
— ...Бөтен товарларга да түгел, әлбәттә, — дип сүзен дәвам итте мөдир, — ә иң үтемлеләренә. әгәр шулай итмәсәк...
— Чөр-р!
Тагын телефон.
Усал хәрәкәт белән директор төрепкәне алды, болай да калын тавышына мөмкин кадәр карлыкканрак төсмер бирергә тырышты:
— Тыңлыйм сезне!
— Исәнмесез, сезнең белән язучы Әхмәт Дусайлы сөйләшә.
Директор тиз генә учы белән төрепкәне каплады:
— Әхмәт Дусайлы дигән язучыны кайсыгыз белә?
Озын өстәл артында утыручылар иңсәләрен сикертештеләр..
— Хәзер ул язучылар печелгән эттән дә күбрәк бит, — дип сузды кайсыдыр. — Каян белеп бетерәсең аларны...
Директор, башта ни йомыш?! дип дорфа гына сорамакчы иде, яңадан кире уйлады.
— Соңрак шалтырата алмассызмы?
— Соңрак, дип, мин бүтән шалтыратып тормам, әгәр ашыгыч кына берәр яры чыгып китәсегез булмаса, яныгызга кереп чыгар идем...
— Рәхим итегез. Төшкә чаклы үземдә булам.
Киңәшмәнең бүленүеннән файдаланып, бүлмәдәге эшкуарлар аз гына шаулашып алдылар.
— Минем кайдадыр ишеткәнем бар шикелле андый исемне...
— Бу, теге, ТОЦка йөри торган күзлекле язучы түгел микән?
— Миңа калса, Чаллыда андый шома исемле язучы булмас. Мәхәтле, ул Казаннан килгән теге сакаллы язучыдыр. Бәк зәһәр телле, диләр...
— Белсә, аны безнең Галиәхмәт агай белә инде. Татарча китапларны, гәҗит-журналларны аннан башка укыган кеше юк.
— Йә, ярар, киңәшмәне дәвам итәбез. Сөйлә, Марина Григорьевна.
— Әйтәсе сүземне әйттем инде мин. Бәяләрен ун проңентка күтәрергә кирәк булган әйберләрнең исемлеге — менә.
Элеккегечә тыныч һәм катгый кыяфәт белән утырса да, киңәшмәнең калган өлешендәҖангир тәки фикер таркаулыгыннан арына алмады. Моңарчы бер дә каләм әһелләре белән аралашканы булмагач, бу адәм каршында үзен ничегрәк тотарга икәнен дә белми иде. Хезмәткәрләр таралышуга, ул Мәрсинәгә эндәште:
— Матурым, бар әле, Галиәхмәт агайны чакырып керт.
Кызылмалчыга Җангир кеше юк чакта гына шулай дәшә иде. Бу кечкенә сер аларның икесенең дә йөрәкләренә куәт биреп, гәүдәләрен җиңеләйтеп җибәрә. Ләкин бүген бу сүз урынсызрак яңгырады бугай. Мәрсинә башта килбәтсез гәүдәсе белән балкып куйды, җәһәт кенә урыныннан сикереп торды. Җангиргә гаҗәпләнүле караш ташлап алды да, ирләрчә эре-эре атлап чыгып китте.

* * *
Гаҗәп инде бу тормыш дигәнең. Гомергә хатын-кыз тәне татып карамаган уналты яшьлек малай кебек, шул сыерның күңелен күреп йөр инде... Ләкин кирәк. Мәрсинә аның алыштыргысыз урынбасары гына түгел, бүгенге тормыш-көнкүрешен ипләп кенә алып баруда төп терәге дә.
Кайдадыр, Аксубай ягының бер караңгы авылында кибетче исемен күтәреп, халыкның канын эчеп яткан ул. Аның саткан шикәре һәрвакыт юеш, чүпле булган, берәр төрле дефиңит кайтса, бозылган силүтке, йәисә вакыты чыккан кәнсир өстәп биреп тинетерәткән. Ниһаять, авыл халкының түземлеге төкәнгәч, имза җыеп аны эшеннән кудырганнар.
Хатын-кызга усаллыкны Ходай бирми. Күрәлмәүчелек тойгысы аңарда башкалар бәхетенә кызыгу, көнләшү нәтиҗәсендә күперә башлый. ә инде аның ир-ат халкын читкә тибәреп торган, тфү-тфү, ташка үлчим, он тутырылган капчыктай килбәтсез гәүдәсенә, сирәк тешле зур авызына, тумыштан җыерчыклы тар маңгаена һәм котырган этнеке шикелле куркыныч күзләренә Тәңре гаепле түгел. Алары аның нәселдән килә.
Алар заводта эшләгән чагында таныштылар.Җангир механика ңехында мастер булып эшли иде. Кыру станогында эшли торган бер егет — ул ашыгыч заказга бик әһәмиятле детальләр ясый иде —Җангирнең якасыннан борып алырдай булып будкага килеп керде.
— Ул инструменталкага нинди аждаһа куйдылар тагын?! — дип кычкырды ул, ңехтагы станоклар тавышын басарга тырышып. — Сул эзле метчик сорап кергән идем, кая искесе, дип чырайга ябышты.
— Чыннан да, искесе кая соң?
— Миңа аның икесе дә кирәк. Бер детальгә эз салып бетергәнче шундый кыза, әлләникадәр вакыт суытырга туры килә. Тагын бер метчик булса, ике мәртәбә тизрәк эшләп булыр иде.
Инструментлар келәтендә яңа гына эшли башлаган бу кызның йөзенә күз төшереп өлгермәдеҖангир, аның каршысында юка зәңгәр халатын ертып чыгардай булып киерелгән күкрәкләр пәйда булды.
— Сезгә монда ук керергә кем рөхсәт итте? — дип чәрелдәде ул. — әнә тегендә махсус тәрәзә уелган. Барыгыз, барыгыз, чыгып китегез! Теләсә кем кереп йөри дә, аннары инструментлар югала.
Зәһәр тавыш өстенә кулларын да эшкә җигә башлагач,Җангир түзмәде, галстугын төзәткәләп тамак кырып куйды, ишелеп төшәргә торган түшеннән күзен алмыйча гына кызның иңбашыннан кочты.
— Матурым, — диде ул хыянәтчел йомшак тавыш белән, — бу абыеңа син ни сораса да бирә торган бул. Бик катлаулы һәм кирәкле детальләр ясый ул.
Мондый мөгалләмәне көтмәгән иде ахры, кыз югалып калды. Бераз ык-мык килде дә, аларны түргә уздырды...

* * *
Ишек шакыдылар.
— Керегез.
Ишек аз гына ачылды, анда Галиәхмәт агайның башы күренде. Ул әүвәл бүлмәгә күз йөртеп чыкты, аннары Җангиргә карады.
— Әйдә, әйдә, кер әле, — диде директор урыныннан кузгалып. — Сиңа бер сорау бар иде.
Соңгы егерме ел гомерен заводта эшләп уздырган, Камаз бюрократясе уйлап чыгарган теләсә нинди кагыйдәне изге Коръән белән бер күргән Галиәхмәт агай, арт аякларына баскан эт шикелле, нәчәлниктән күзен алмыйча гына түргә үтте,Җангир янына килеп җитәргә ике-өч адым кала, хуҗасының һәр әмерен башкарырга әзер кыяфәттә катып калды.
— Син... —Җангир өстәлдә яткан көндәлек дәфтәренә карап алды, — Әхәт... мм... Дунайлы дигән язучыны беләсеңме?
— Әхәт Дунайлы? Юк, Әхәт Дунайлы дигән язучыны белмим. Ә менә Әхмәт Дусайлы дигән кариспандитны бәк яхшы беләм. Камаз нуры гәҗитендә нумир саен диярлек зәмиткеләре чыгып бара. Ну шәп тә яза инде, парыйн. Әле менә “Бүреләр” дигән зәмиткесен укыганыйм. Утызынчы ачлыкны язган. Бераз арттырып та җибәргән, кәнишне. Әммәдәләкин сиеп җибәрәсең укыганда. Перәме гел чын шикелле. Бер дә күтеннән чыгарып язган, димәссең.
— Нәрсә, ул гел... уйлап чыгарып кына язамы?
— Ышту син, ышту син. Камаз җитәкчеләрен дә тетә, теге, урыс димакратларын да пешекли. Әле кичәгенәк кенә...
— Безнең ише... коммерңия структураларына да борынын тыгамы?
— Соң, Алла колы, әйтеп торам бит, әле кичәгенәк кенә Габдерәхим белән сыра чөмереп торабыз. Торабыз шулай, яныбызга Тус Гәрәй килеп туктады. Чын исеме Гәрәйхан инде аның. Без аны шулай кыскартып Тус Гәрәй дип йөртәбез. — Галиәхмәт агай кет-кет көлеп куйды. — Атна саен тус җыелышына йөри ул. Аннары, сыраханә янында, безне әгитләүдән арынмый. Вәйт шул әйтә...
— Аңлашылды, аңлашылды, Галиәхмәт агай. Информаңияң өчен рәхмәт. Бар, эшлә инде.
Алай... корреспондент, диген... Хәзер үк Мәрсинәгә әйтергә кирәк, барча документларны тәртипкә китерсен. Сакланганны саклар, диләрме әле...
Җангир җәһәт кенә кузгалып кибет ягына чыгып китте. Берничә минуттан, тиешле күрсәтмәләрне биреп бетереп, тагын кабинетына кереп утырды. Тыныч кына бүлмәне күздән кичерде. Өстәл янындагы кәрҗиндә шампан шешәләрен күргәч, кашын җыерды, иренеп кенә иелде дә, шакылдатмаска тырышып, тумбочкага алып яшерде.
Ярар...
Вәт шайтан алгыры. Эшнең ритмын бозды да куйды бит бу корреспондент аламасы.
Тукта. Уйларны тәртипкә китерергә кирәк. Бүген ниләр эшләргә тиеш иде соң әле ул? әһә, төштән соң Камышлыга китә. Аракы заводы директоры, нишләптер, кичә егетләрне буш борып җибәргән. Стенка белән йомшак җиһазны чыраен да сытмый йотты, хәсис. ә аракы җибәрмәгән. Егетләрен дә әйтер идең инде. Үзаралай гына һавалы сөйләшкән булалар.Җитдирәк эш килеп чыкса, карават астын пычраткан мәче баласы кебек мыштым гына чыгалар да таялар.
Ярар. Ә төшкә чаклы, ул телефоннан күрше республикадагы йорт җиһазлары комбинаты директоры белән сөйләшергә тиеш. Заказ бирелгән. Көтеп кенә утырасы. Аңарчы, шәһәр хакиме исеменә хат әзерли торырга мөмкин.
Җангир чиста кәгазъ алып ручкасын авызына капкан гына иде, телефон тавыш бирде. Ләкин бу комбинаттан түгел, “Кара йөзләр” атаманың үз-үзенә бик ышанган тыныч тавышы иде.
— Һелло, подвал күсесе!
“Алтын күкәй”нең подвалга урнашуына ишарә инде бу. Рекитирлар. Ай саен тыныч кына, кыл да кыймылдатмаган килеш, табышның бер өлешен суырып яталар. Имеш, кибетне саклыйлар. Сакларлар, тот! Сәүдә залын ике мәртәбә талап чыктылар, боларның йоннары да селкенмәде. Эзлибез, дигән булалар. Ярый әле милиңия эшне тиз йөртте. “Кара йөзләр”гә тиешленең яртысын гына төрткән иде, югыйсә. Икенче көнне үк ишек ватып керүчеләрне каршыга китереп бастырдылар. әлләкем дә түгел, “Алтын күкәй”нең үз кешеләре булып чыкты.
— Нәрсә, шакал? — дидеҖангир шулай ук тыныч кына.. — Вакыт җитмәде бит әле.
— Беләм. Вакыты җиткәч, соң була ул, ха-ха! Мин сине кисәтеп куярга булдым. Соңыннан үпкәләрлек булмасын.
— Нәрсәне...кисәтеп...
— Нәрсәне! Тариф үзгәрде. Менә нәрсәне. Үзең беләсең, инфляция, ха-ха...
— Күпмегә... үзгәрде?
— Лимон.
— Лимон?
— Лимон, картлач.
— Син нәрсә, ычкындыңмы әллә?
— Карале, без синең белән янәшә тыныч яшәү турында килештекме, юкмы?
— Сиңа лимон биреп, үземә ни кала соң минем?
— Анысы инде синең эш. Кыймылдарга кирәк, үзеңә дә күп итеп калдырасың килсә. Так што, не шути. Характерны беләсең.
— Бу айда, шакальчик, сиңа бер тиен дә тими.
— Ничек?
— Менә шулай. Сиңа дигәнне ментларга төртергә туры килде.
— Нишләп?
— Алар миңа теге каракларны тотып бирделәр. Ә сез йоклыйсыз. Җитмәсә, лимон даулыйсыз.
— Кемнәр алар? әйт. Хәзер мин аларның ояларын туздырам.
— Соң инде...
Ишек шакыдылар.
— Гафу ит, картлач, миңа кешеләр килде.
Җангир шулай диде дә, тегенең җавабын да көтмәстән, төрепкәне ташлады. Корреспондент кергәндә, тыныч булырга кирәк иде аңа.
Ләкин ишектә күренгән кеше бер дә корреспондентка тартмаган иде. Дөресрәге — хыялыңны бик нык көчләсәң дә, таушалып беткән киемле, күптән чистартылмаган ботинкалы бу абзыйны гәзитче итеп күз алдына китерү мөмкин түгел иде.
— Ни йомыш, абзый? — диде ул өстәлдә яткан кәгазьләрне бер урыннан икенче урынга күчергәләп.
— Сездә эш юк микән, дип кергән идем.
— Сезне берәрсе җибәрдеме әллә?
—Җибәрде дип, юк болай.
Җангир аңа игътибар белән карады. Абзыйның мескен кыяфәте аның таушалган киеменнән генә түгел иде бугай. Кергәндә үк, ничектер, җайсыз хәрәкәт белән, яны беләнрәк керде ул. Уң иңбашы салыныбрак тора, сулы, киресенчә, кирәгеннән артыграк күтәрелгән.
Кечерәк кенә буйлы арык гәүдәсенә бөтенләй килешмәгән зур баш. Ләкин озынча ябык чыраендагы акыллы һәм күндәм күзләре аның барлык бәдән кимчелекләрен каплап киткән.
— Нинди һөнәрләрегез бар?
— Һөнәр дип, таза-сәләмәт чагында бар иде ул һөнәр дигәне. Ә хәзер...
— Бездә бит, абзый кеше, эшләргә кирәк. Вакыт уздырган өчен акча түли торган заманнар түгел бит хәзер.
— Шулай инде анысы. Мин уйлаганыйм... бәлки... каравыл ише эш булмасмы, дип.
— Каравыл? Һм...
Нәкъ шул вакыт Мәрсинә килеп керде. Аларның соңгы сүзләрен ишетеп калган иде, ахры.
— Каравыл? — дип кайтарып сорады ул кереп барышлый ук һәм лапылдап үз урынына утырды. — Кызык фикер бу.
— Нәрсәгә кирәк безгә каравылчы! — дидеҖангир илтифатсыз гына. — Безнең ишекләр сейф шикелле бит. Туптан атып та җимерерлек түгел.
— Шулаен шулай да... — Мәрсинәнең күзләрендә әллә нинди аңлашылмаган шайтаный чаткы елтырап китте. — Шулаен шулай да,Җангир Закирович, ике мәртәбә бастылар бит инде.
— Бассалар...
Ләкин Җангир сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, аны Мәрсинә бүлдерде:
— Кыскасы, абзый кеше, сез иртәгә шушы вакытларга килеп чыгыгыз, бер киңәшеп куярбыз.
— Ярар соң...
Абзый чыгып киткәч, алар шактый гына сүзсез утырдылар. Мәрсинә ниндидер кәгазьләр кыштырдатты, әҖангир төксе генә аны күзәтте. Бүген, нишләптер, ул иртәннән бирле фикер туплый алмый. Әле бер әйбер комачаулый, әле икенчесе.
Нәрсә уйлап чыгарды икән инде тагын бу сыер? Бер караганда, бакыр биш тиен өчен әллә нинди комбинаңияләр төзи, кемнәрне ничек печәргә план кора. ә хәзер, әнә, бер кирәкмәгәнгә кырык-илле мең хезмәт хакы түләп каравылчы ялларга җыена. Бер уйлаганда, юкса бит,Җангир аңа ничә мәртәбә әйтте. әйдә, сигнализаңия куйыйк, диде. әле беренче мәртәбә таланганнан соң ук. Юк. Имеш, артык кыйммәткә төшә.
— Нәрсәгә кирәк инде безгә каравылчы? — диде ул ризасыз тавыш белән.
Ләкин, күңеленнән, ул Мәрсинә белән килешкән иде инде. Чынлап та, төннәрен тере кеше саклап утырганда, җан тыныч булачак.
— Кибетне бассалар да, җавап бирер кеше булыр, ичмасам, — диде Мәрсинә күтәрелеп карамыйча гына.
— Әйе шул, — дидеҖангир, үзе дә сизмәстән.
Шуның белән мәсьәлә хәл ителде. Икенче көнне, теге абзый килеп кергәч,Җангир аны якты чырай белән каршылады. Подвалның бөтен бүлмәләрен, почмакларын күрсәтеп чыкты, телефон шалтыраса, ничек җавап бирергә икәнен аңлатты.
— Тәк-тәк, — дидеҖангир, кабинетка кереп утыргач, — Документларыгызга да күз төшерик әле. Юкса, мин бөтенләй онытып җибәргәнмен... әһә... Саматов Галиәхмәт Сахап улы... Һә-әй, безнең Галиәхмәт агайның адашы икәнсез бит... Ярар, калдырыгыз, эшкә урнашуыгызны рәсмиләштереп куярбыз. Бухгалтердан ачкычлар алыгыз, кичке җидегә — эшкә.
Гали абзый чыгып китте (Галиәхмәт агай белән бутамас өченҖангир аны шулай атап йөртергә булды).
Кара йөрәкләр тынды бугай, теге Дунай... ничек әле? Дусайлы да соңара. Иң яхшысы — хәким исеменә хат яза торсын әле ул.
“Чаллы шәһәре мәры Р.З.Алтынбаевка...”
Язган җөмләсен укып чыкты да, алга “Яр” дип өстәп куйды. Аннары, ручкасын авызына кабып, күңеленнән икенче җөмләне төзи башлады.
“Сездән үтенеп сорыйм ки...”
Юк, болай иткәч, “Сез”нең баш хәрефтән икәнлеге күренми.
“Алтын күкәй” кибете Сездән үтенә ки, агымдагы елның ахырына кадәр...”
Юк, “агымдагы елның ахырына кадәр” дигәч, ультиматум куйган шикеллерәк яңгырый.
“Алтын күкәй” коммерңия кибете быел әйләнештәге средстволарының күләмен...”
Шайтан гына алсын инде бу рәсми хатларны. Хет аерым кеше тот.
Их, әнә теге корреспондентны эшкә алсаң... Кем итеп булса да. Вәт котылыр иде Җангир бу четерекле эштән. Карале, чынлап та эш тәкъдим итеп карыйсы инде шуңа?
Ләкин корреспондент килмәде. Ул көнне дә, соңыннан да...


Используются технологии uCoz