Әхмәт Дусайлы: Аймыл

Аймыл

Әхмәт Дусайлы

9

Айсылу беренче көннән үк иренең заводка кире кайтуын таләп итә башлады.
— Акча бер хәл, җаным, квартир кирәк. Заводта эшләмәсәң, аны каян аласың? Тәлгатьнең шарагасындамы? Шиш!..
Кабат заводта эшли башлагач, беренче хезмәт хакына бер шешә "Апперитив" алып кайтты.
— Әйдәле, карчык, чөкердәшик әле икәү генә, — диде ул шешәне өстәлгә бастырып.
Айсылу, кулларын салындырып, каршысына килеп утырды.
— И Ходаем, авылдагы абыйларың кебек алкаш булырсың микәнни син дә?..
Фәритнең өстенә түшәм җимерелгәндәй булды. Күзләрен кысып, Айсылуга текәлде:
— Ничек... алкаш? Авылдагы абзыйларым алкашмыни минем?
— Әй, сөйләнеп утырма инде, ичмасам, җан үртәп. Теге... кем соң әле? Зәки абыеңмы соң?.. Туйдан кайтышлый җиңгәчәйне тотып тукмаган бит.
Фәритнең кашы җыерылды. Дәшмәде. Кырлы стаканга мөлдерәмә шәраб тутырды да, авызына каплап куйды.
— Кая, ашарга бир!
— Әнә, плитәдә!
Айсылу караватка капланды.
Фәритнең күңеле рәнҗеде. Дәшәр хәлдә түгел иде. Ашык-пошык киенде дә, ишекне хәтәр шапылдатып чыгып китте.
Баш сөяген, тимер кыршау кебек, бер уй кыскан: "Китәргә! Китәргә!" Гарьлеге ни тора бит: алкаш!
Урам буйлап түбән төште. Зур яңа күпергә күтәрелде. Төн суык, җиле зәһәр иде. Пәлтәсен төймәләде, бүреген батырыбрак киде.
Саргылт-якты тәрәзәләрендә ике-өч кенә кеше күренгән трамвай салкын рельслардан чыжылдап узып китте. Каршыда, Кызыл Чаллының өстенә аварга җитеп, сүнә-кабына торучы тәрәзәләре белән ниндидер фантастик компьютерга охшаган шакмак-шакмак йортлар җемелди.
Чиелдап, Яңа шәһәр ягыннан икенче бер трамвай килеп туктады. Вагон ишек төбендә өч кыз көлешә. Үз-ара пышылдашалар. Сүзләре бөтен салонга яңгырап тора:
— Уф, кызлар, башым әйләнә, үләм!
— Минем күңелем болгана башлады инде...
Ух, боларның берәрсен хәзер!..
Тфү!
Аякларында чак басып торалар, кабихләр.
Туктале, Фәрит дус. Син үзең дә шулар хәлендә түгелме соң? Хәләл җефетеңне бер сәбәпсез рәнҗетеп, ни йөзең белән тыныч кына йөрисең син? Ну, әйтте. Туганарыңа тел тидерде. Алкаш диде. Һәм дөрес эшләде.
Тәрәзә ярыгыннан җил өреп торган караңгы бүлмәдә елап ятучы Айсылу бик кызганыч тоелды аңа.
— ... Карчы-ык, — дип пышылдады ул әкрен генә, кайтып чишенгәч. Салкын аякларын юрган астына тыгып, хатынының кайнар балтырына кагылды. — Гафу ит инде, карчык. Гаеп миндә...
— Кит әле, кит! Фу, сасыгансың.
Иңсәсеннән кочып чалкан әйләндерде, күкрәгенә яңагын куйды.
— Татуланышыйк, карчык. Бүтән андый хәл булмас... Без бит икәү генә... Ызгышмыйк...
— Икәү генә, икәү генә! Бүген икәү. Ә иртәгә, бәлки, әллә ничәү булырбыз.
Фәрит җанланып китте: — Нәрсә, карчык, әллә хәбәр бармы?
— Бар шул менә. Инде биш атна булды. Сизмисеңмени үзең?
— Күсәк мин, күсәк!
— Күсәк шул.
— Типмиме соң әле?
— Дивана. Биш атнадан балага җан керә димени?
... Сентябрьдә Алсу туды.
Айсылу тудыру йортына киткәч, җилкенеп китеп Фәрит теге шыксыз бүлмәнең обойларын куптарып яндырды, тәрәзәнең тишек-тошыкларын сылады. Кайчандыр Айсылу кайтарып куйган эре чәчәкле матур обойларны ябыштырды. Булмә яктырып, иркенәеп калды.
— Кайчан акыл керә инде сиңа, йә? — диде Айсылу кайтып керү белән, бүлмәгә күз йөртеп чыккач.
— Нигә, әнкәсе?
— Нигә дип соң... Хөппениса карчыкның абзарына ябыштырырга дип алдыммыни мин аны! Киңәш юк, табыш юк... Малосемейка, квартир аласы бар. Кибеттә эшли дигәч тә, кирәк чакта тиз генә табып буламыни аны!
— Соң, карчык... малосемейканы кайчан алабыз әле. Әллә ярты, әллә бер елдан... Ел буе шушы абзарда яшәргәмени?
— Үә-әә!..
— Ай Алла, минем бәпечем уянган икән. Каяле, нәм-нәм бирим әле мин аңа... Һо-о! Пеленкалар алып куйдыңмы, әттә?
— Менә, менә, әнкәсе.
— Пачкасы белән бирмә инде... Әнә теге өчпочмаклысы белән бумазиен үтүкләп бир.
— Хәзер, карчык.
— Ике ягын да үтүклә!
Коры һәм җылы биләүгә чорналгач, Алсу елавыннан туктады. Битараф карашлы күзен ачып алсу иреннәрен мимылдата башлады.
— Шулаймыни, кызым, тамагың ачтымы? — дип сөйләнә-сәйләнә Айсылу тәмам тулышып җиткән күкрәген учлап, имчәген баланың авызына төртте.
Ашыкмыйча, ләззәттән күзләрен йомып, сабый ими имәргә кереште. Фәрит аңа сокланып карап торды.
— Колясканы да ашыгып алгансың, — дип бая өзелгән сүзен дәвам итте Айсылу. — Аны инде, Ходаем, әби-бабаларыннын берәрсе бүләк итми калмас иде әле. Беренче оныкларына... Аннары, коляскада йоклату гел ярамый икән ул. Һава керми ди. Карават кирәк.
— Караватны, әнкәсе, аванстан алырга туры килер инде. Йә, булмаса, синең декретныйдан.
— Декретныйга нәфесеңне сузма. Үземә пәлтә алам... Нишләп бик тиз бетте акчаң?
— Нишләп дип, аракы алып куйдым.
— Анысы яраган... Ничәне алдың?
— Бишне. Шул җитәдер.
— Җитеп ашкан. Колкынганчы эчәргә димәгән. Үзең бөтенләй эчмәсәң дә була...
Соңгы сүзе йөрәгенә пычак булып кадалса да, Фәрит дәшмәде, тыныч кына киенә башлады.
— Кая киттең?
— Чыгып керәм әле.
— Ашыкма. Ни... Өйдә сөт бармы?
— Калганые бераз.
— Тагын алып кайт. Бәрәңге дә алмагансыңдыр әле. Аннары, кефирмы, катыкмы шунда...
Урамга чыккач, тәмәке эзләп кесәсен капшады. Шунда гына үзенең инде атна буе — кызы туганнан бирле — тартмаганын исенә төшерде. һәм, өйләнгәннән соң, фәкать шушы атнаның гына үзе өчен иң тыныч көннәр булганлыгын аңлады. Гаҗәеп ачыш ясады ул бүген: бер ел яшәп, хатыны авызыннан бер җылы сүз дә ишетмәгән икән бит ул. Һаман шул эшлекле-тыныч тавыш, салкын акыл һәм исәп, исәп... Хәтта, төнге мавыгулары да, мәҗбүри йөкләнгән вазыйфаны башкарган шикелле, хиссез уза иде.
Бик катлаулы нәрсә икән ул тормыш дигәннәре. Кайчандыр акылыңны, бөтен барлыгыңны биләп торган кичерешләр иртәнге томан кебек тарала, юкка чыга, ә теге элек син игътибар да итми килгән вак-төякләр, берсе өстенә берсе өелә торгач, башыңнан ук күмеп китә. Берәүнең уйламыйча гына әйткән гөнаһсыз сүзе икенчесенең күңеленә таш кисәге, күтәрә алмаслык йөк булып ята. Фәрит моны тиз аңлады. Бергә яшәүнең беренче көненнән үк, үз табигатен гаилә тормышына, Айсылуның холкына яраклаштырырга тырышты. Иң элек иске дусларын биздерде. Аннары стена газетасы, культпоход, дружиначы ише мәшәкатьләрдән читләште. Телевизор алып куйгач, спектакль-концертларга түгел, кинога йөрүне дә ташлады. Яшәүнең бөтен мәгьнәсе дөнья көтүгә кайтып калды. Моны Айсылу шулай теләде. Гаилә тормышы Айсылу дөньясына әйләнде. Фәритнең дөньясы сүрелде.
Шул да булдымы яшәү? Шундый тормыш турында хыялланды микәнни Айсылу? Гомер буе шулай яшәргә туры килсә, ничек түзәрсең?..
— Да, брат, күзең тонган синең. Кая чабасың болай?
— Ә-ә, Тәлгать. Сәлам, малай.
— Сәлам. Кычкырам, кычкырам, ишетмисең... Һ-оо, төянеп күрсәткәнсең.
— Төянерсең. Гаилә ишле бит хәзер.
— Шулаймыни? Кызмы, малаймы? Әллә икеседәме?
— Кыз гына...
— Ну, котлыйм, брат, котлыйм. Кайчан туды?
— Атна булды инде.
— Тәпиен юдыңмы соң әле?
— Кая! Бүген генә алып кайттым бит әле.
— Фью-ү! Шушы көнгә чаклы түзеп йөрдеңме?.. Турысын әйткәндә, законга сыя торган эш түгел бу. Каяле, сәгать ничә? Һи-и, алты гына икән бит әле. Әйдә киттек!
— Кая? — Кая булсын, әнә бит, каршыда гына магазин... Бир, тотып торам сумкаңны...
...Уянып китте. Кипшенгән иреннәрен ялмап хатынына таба борылды. Ләкин кулы аның иңбашына түгел, буш урынга шапылдап төште. Берьюлы йокысы ачылды. Башын калкытып бүлмәгә күз салды. Үзе, чишенмәгән килеш, караватта ята, ә хатыны, кызын кочаклап, идәнгә бөгәрләнгән. Торды, җылымса су чумырып эчте. Хәлләр... Әллә соң Айсылу сүзләре, чынлап та, дөресме? Алкашка әйләнеп барамы әллә ул?
Юк ла. Нишләп алкаш булсын? Просто исергәнен сизми калган. Дөньясын оныткан. Чаманы югалткан. Ярый әле өенә кайтып егылган. Милициягә эләкмәгән. Күрер иде күрмәгәнен. Унөченче хезмәт хакы да, квартирга чират та очар иде аннан...
Шулай да яхшы түгел. Чынлап торып алкашка әйләнүең бар. Ярамый болай. Бала атасы, әти кеше икәнлегеңне онытма, иптәш. Онытма! Син бит хәзер үзеңнең генә түгел, кызыңның язмышы өчен дә җаваплы...
Берничә көн сөйләшмәделәр. Сүзсез ашадылар, өем-өем чүпрәк юдылар, кибеткә йөрделәр, икесе ике якка карап йокладылар. Фәрит, югыйсә, һәр эштә өлгерлек күрсәтергә тырышты. Суын да ташыды, юынтыгын да чыгарып түкте, бала чүпрәкләрен дә үтүкләде. Алсу төнлә елап уянганда, үзе сикереп торды, кызының астын алыштырды, аннары аны ипләп кенә хатыны янына салды...
Гел болай яшәп булмасын икесе дә аңлый иде. Ләкин ирнең дә, хатынның да беренче булып эндәшәсе килмәде. Өй суынды, базга охшап калды. Фәкать Алсу — гөнаһсыз сабый — караңгы дала уртасындагы зәгыйфь учак кебек, бу дөньяда әле тормыш дәвам иткәнлеген искә төшереп-төшереп куя иде.
Беркөнне кич Фәрит түзмәде, кулларын баш астына тыгып инде сәгатьтән артык түшәмдәге яктылык тапларына карап яткан хәлдә хатынына эндәште:
— Нишләптер, карчык, озакккарак китте бугай безнең бу үҗәтлек. Айсылу кинәт Фәриткә борылды. Тавышы усал һәм үпкәле иде:
— Исеңә төшкән икән!
— Исеңә төшкән дип, ай буе газапланам инде мин...
Кулын сак кына хатынынын биленә салды. Алып ташлар дип курыккан иде, ләкин Айсылу аны үзе кочаклап алды:
— Эгоист син. Үзең турында гына уйлыйсың. Сиңа эчәргә дә, йокларга булсын. Бәйрәм җитә башласа, тамагың кымырҗый, кесәңдәге акчаң кыткылдый башлый. Минем турыда димим, хет балаңны уйла бәләкәй генә, алкаш несчастный!..
Кычкырып җибәргәнен сизми да калды — Әйтмә миңа алай!
— Ә-ә, ошамыймыни!
— Йөрәгемә хәнҗәр булып кадала шул сүзең.
— Эчмә соң, алай булгач.
— Эчмим бит инде, карчык. Минем эчү — эчүмени ул! Сирәк-мирәк кенә бит инде...
— Анысы шулай. Түлке эчсәң, күзең тона. Исергәнеңне белмисең, чөмерәсең дә чөмерәсең. Авызың сөйләгәнне колагың ишетми.
— Нәрсә, карчык, әллә берәр авыр сүз әйттемме?
— Авыр сүздә генәмени хикмәт...
Кызлары еламакчы булып мышкылдап куйды. Саташып кына ахры. Ашыгып-ашыгып имезлеген суырырга кереште. Аннары тагын тынып калды.
Фәрит җиңел сулады, хатынының өч-дүрт ай эчендә тансыклап өлгергән тыңлаучан гәүдәсен үзенә кысты.
Тормыш җайлангандай булды. Яши торгач, фатирлы да булдылар. Ләкин бер көнне...
Ул көнне Фәрит эштән балкып кайтты.
— Карчык, асылын муенга!
— Нәрсә булды, хәчтерүш?
— Хәчтерүш! Сиңа гына ул хәчтерүш. Дәдәңә мидал бирделәр.
— Алкашлар медалеме әллә?
Түш кесәсеннән тартып чыгарган "Каберне" шешәсе кулында калтырый башлады.
— Нәрсә дидең?!! — Тондырма күзеңне, яме!
— Кил әле монда!
— Йә, килдем.
— Шул сүзеңне тагын бер кабатласаң, менә шушы шешә белән мангаеңны ярам.
— Алкаш! Алкаш! Алкаш несчастный! Йә, йә! Ник ярмыйсың?
— Мә, алайса!
Айсылу башын читкә алып өлгерде, шешә стенага бәрелеп чел-пәрәмә килде. Чырылдап кычкырган бала тавышына икесе дә өнсез калдылар.
Куркуыннан күзләрен зур ачып бии-бии елаган Алсуны әнисе кочагына алды, яшьле күзләрен үбә-үбә юатырга кереште:
— Елама, кызым, елама. Ул алкашны куып чыгарабыз аны хәзер.
— Карчык, гафу ит инде...
— Гафу?!
Айсылу тавышын күтәрмәде, муенына сарылган Алсуны башыннан сыйпый-сыйпый ишек тоткасына үрелде.
Алар чыгып киткәндә ничек катып калса, милиwия килеп кергәндә дә? Фәрит шул килеш басып тора иде...

Используются технологии uCoz