Әхмәт Дусайлы: Аймыл

Аймыл

Әхмәт Дусайлы

7

Сәгать шалтырады. Фәрит тагын фани дөньяга әйләнеп кайтты. Гадәттә ул төшендә күргәннәрен уянган мизгелендә үк оныта торган иде. Ә бүген, нишләптер, төнге тәэсирләрдән айный алмый йөдәде. Һәркөн кабатланып торган гадәти эш-хәрәкәтләр бу юлы аңа мәгънәсез һәм вак тоела башлады.
Менә ул тагын эшкә ашыга. Киемнәрен төймәли-төймәли ишектән чыга да, йөгерүчеләр теркеменә кушыла. Әллә ничә тармак булып кешеләр агыла.
Биш-ун минут автобус килми торса, тукталыштагы төркем кибет төбен хәтерләтә башлый. Кешеләр түземсезләнеп сәгатенә карый. Килеп туктаган автобус аларны суырып-суырып ала да, уңга таба бераз авыша төшеп, авырлык белән генә китеп бара.
Һәм менә завод. Автобустан чыккан кешеләр ташкыны каралып торган тишектә югала. Кара ишектән кереп китәләр дә, ярты тәүлек гомерләрен салкын тимер сихеренә бирәләр. Шул ишекне атлап керүгә, алар кеше булудан туктыйлар, бина эчендәге станокларның, машиналарның бер өлешенә — роботларга әйләнәләр. Әле генә балалар бакчасында нәни кызынын алсу битеннән чуп-чуп үпкән кече күңелле хатын ишексез-стенасыз булмә шикелле җаны чукрак бюрократка; кичә генә күршесенең төсле телевизорын рәтләп биргән алтын куллы электронщик таш күңелле автократ начальникка; хатыны киңәшеннән башка кайсы оекбашын кияргә аптыраган булдыксыз ир бригадирга әверелә.
Биредә һәр нәрсә: һәр хәрәкәт, һәр сөйләшү, хәтта эшкә кагылмаган әйберләр — әти-әниең, шәһәр, табигать — барысы да бер үк үлчәм белән бәяләнә. Бу үлчәм — җитештерү, план, тимер...
Фәриткә Чаллы беренче көннән үк ошамады. "Менә без кем, мена без нинди!" дип адым саен кычкырып саруны кайнатучы илаһи зур өндәмәләре һәм хәтта шырпы өчен да сугыша-сугыша чират торучы әрсез ир-атлары белән бу шәһәр аңа бөтенләй ят бер дөнья булып тоелды.
Ул онытылып эшләргә, уч тутырып акча алырга, театр-конңертларга йөрергә, тыйнак бер кызга өйләнеп матур гына тормыш корып җибәрергә, йорт тутырып бала-чага үстерергә хыялланды. Әмма монда акчаны бик саран түлиләр, күбрәк грамота-медаль белән алдыйлар икән. Анысы да адәм ышанмаслык йөкләмәләр алган, җитәкчеләрне мактый белгән кешегә генә бирәләр. Кием алсаң, аны киеп барыр урын да юк. Яшьләр күбрәк ярым караңгы почмакларда мәш кила. Кыз дигәннәре егетләрне, егетләрне гена түгел, хәтта бала аталарын да бөтәрләп йотарга тора...
Бу шәһәрдә бер генә танышы да, якын дусты да юк иде аның. Көннәрдән бер көнне базарда классташы Талгатькә юлыкты. Кыш иде. Өстенә килешле кайры тун, башына әллә болан, әллә бүре тиресеннән тегелгән зур бүрек, аягына йон очлары каралып торган сары унт кигән. Мыек җибәргән. Килешеп тора, каһәр!
Китте сорашулар, хәл белешүләр.
— Һа-а, якташ!
— Син да Чаллыдамыни?
— Башлы-күзле булдың, штоли?
— Авылга юлың төшкәлиме?
— Кайда хезмәт иттең?
— Мин, Фәрит брат, армиягә бармадым бит. Башта техникумда укып алдым. Аннары әти кирәкле белешмәләр тапты. Автобазада гараж башлыгы мин хәзер. Майда йөзәм, брат. Ә син?
— Мин РИЗда. Токарь.
— Күпме төшә?
— Йөз илле.
— Да, брат, хатын-кыз акчасы инде, турысын әйткәндә. Ничек яшисең аңа? Мин җиткерә алмас идем, валлаһи! Күнегелгән хәзер. Әйбер алсаң, импортные кирәк. Бәйрәм-мазар булса, коньяк эчәсе, шимбә җитсә, ресторанга керәсе килә. Эштән кайтышлый җыелып утыргалыйбыз. Шоферлар сыйлый инде. Спитый коллектив, хи-хи. Мәгәр биеп кенә торалар каршымда. Тәлгать Шаһиевич тә, Тәлгать Шаһиевич!.. Менә ничек бит ул, брат.
Фәриткә бик күңелсез булып китте.
— Карале, брат, токарь булып эшлим дидеңме әле?
— Әйе.
— Күч миңа. Какрас токарь китәргә йөри. Шәп малай иде, югыйсә. Ут уйната иде. Но обнаглел. Атналар буе эчә башлады.
— Кайдарак соң, ул автобаза дигәнең?
— Кайда дип, промкомзонада инде. Контора өстендә лампочкалар белән бизәп эшләнгән лозунг булыр "Хезмәткә дан!"
— Күпмерәк чыга инде сездә?
— Акчасыз булмассың. Бер җаен алсаң, хезмәт хакыннан тыш көненә ун-унбиш сум төшерерсең.
— Чиста хезмәт хакы күпме булыр дим мин.
— Фу, тинтәк булдың, валлаһи. Әйтәм бит, зарплатаны бездә исәпләүче дә юк. Ул бит, турысын әйткәндә, хатын кесәсенә керәсе акча... Җитәр, җитәр, кайгырма.
— Бик үк куе түгелдер инде барыбер.
— Дур-рак! Укыганда болай ук аңгыра түгел идең бит син, югыйсә?..
— Ярар, уйлап карармын.
— Озак уйлама. Баллы урынга чебен тиз җыела. Менә сиңа телефон. Бер атнадан шалтыратырсың. Шуннан ары көтмим.
Аның шулай һавалы сөйләшүе Фәритнең гайрәтен чигерде. Тәлгатьнең телефон номеры язылган кәгазьне йомарлап чүп савытына томырып китте. Ләкин язмыш аларның юлларын юкка гына кисештермәгән иде, ахры. Әлеге сөйләшүдән соң атна үтәр-үтмәс борын, Тәлгать аны үзе юллап тапты. Туп-туры тулай торакка килгән.
— Карале, брат, — диде ул гадәти хәл белешүләрдән соң. — Кичен нишлисең?
— Берни дә эшләмим. Ял итәм.
— Алайса, бик шәп. Әйдә киттек. Мин бер җирдә такта белешкәнием. Шуны төяп дачага илтергә кирәк...
Әнә шул икенче очрашуда, тактаны бушатып әйбәтләп өеп куйганнан соң, Тәлгать тәки җиңде аны, Фәрит аның янына эшкә күчәргә ризалашты. Тагын бер айдан ул автобаза гаражының шыксыз караңгы цехында тутыгып беткән станок тоткаларын әйләндерә иде инде.
...Беркөнне Тәлгать аны кабинетына чакыртты.
— Ну ничек? Күнегеп буламы?
— Була-а, — дип сузды Фәрит кул сөрткән чүпрәген учында әвәли-әвәли.
Тәлгать аңа шактый вакыт сынап карап торды да, өстәлдә яткан кәгазьләрен актара-актара, илтифатсыз гына сөйләп китте:
— Бер эш чыгып тора бит әле, брат. Командировкага барып кайтырга кирәгие.
— Бәй соң, кирәк икән, барып кайтырбыз. Ә кая барырга?
— Утыр әле. — Тәлгать үзе дә аның янындагы урындыкка утырды.
— Менә күрәсеңме? Биредә бөтен кирәкле кәгазьләр дә әзер. Синең исемгә командировочный гына тутырасы. Бу кәгазьләр буенча Ярославль мотор заводы безгә ике движок җибәрергә тиеш. Ләкин, үзең беләсең, тиеш әйберләр күп ул. Сиксәненче елда ук инде коммунизм булырга тиеш иде. Кая ул? Шуңа күрә, үзебезгә шөрепләрне кыймылдатырга туры килә. Мин монда унбишләп бүлү валы әзерләп куйдым. "Жигули"гә. Берун шешә коньяк алырсың. Булмаса, юньлерәк аракы да ярый. Шешә борыны күрсәтсәң, мужиклар анда сиңа икене түгел, егерме движок салып җибәрерләр. Ә бүлү валларын начальствога гына тот. Төшендеңме?
Фәрит тирләп чыккан маңгаен сыпырып куйды.
— Һм... — диде ул ике төрле уйларга урын калдырып.
— Турысын әйткәндә, Медов үзе китәргә тиеш иде анда. Әллә кая юкка чыкты бит. Әллә салып йөри, әллә... шайтан белсен.
Үзенең ниләр эшләп, кемнәр белән сөйләшеп йөриячәген күз алдына китерергә тырышып утырды Фәрит. Ниһаять, бер фикергә килде.
— Ярар. Һәрхәлдә теге икесен алып кайта алырмын, дип уйлыйм...
— Ким дигәндә.
— Шулай инде...
— Хәйретдиновка әйтеп куйдым мин. Ул машинасын әзерли. Командировочныеңны үзем хәстәрләп куярмын. Аракы талоның бармы?
— Юк.
— Тукта, хәзер мин сиңа...
Тәлгать кечкенә генә кәгазь кисәгенә бер җөмлә язды да, имзасын сырлап Фәриткә сузды. — Йөз дә бишенче кибеткә кереп Айсылуны сора. Акча ягың ничегрәк?
— Унбиш тәңкәләп бар бугай.
Тәлгать түш кесәсеннән зур бумажник чыгарды.
— Мә. Ун шешә аракы ал. Тәлгать Шаһиевич юньлерәген сорады, диген...
Курка-курка гына юлга чыккан Фәрит гаҗәпләнгәннән-гаҗәпләнә барды. Ришвәтне ничек төртү турында уйларга да өлгерми, түрәләр үзләре мөрәҗәгать итә: "Нәрсәң бар? Нәрсә алып килдең?" Машина әрҗәсенә төяп алып кайткан дүрт двигательне складка бушатып, артып калган бүлү валларын кабинадан чыгара башлауга, Тәлгать шунда ук аның кулына сукты:
— Ашыкма. Боларның урыны кабинетта.
Тагын берничә көннән Тәлгать аны өенә чакырды.
— Ну-у, брат, син әле һаман юньләп киенмәгәнсең икән. — Баштанаяк күз йөртеп чыккач, Фәритнең җилкәсенә шапылдатты:
— Нәрсә, әллә шоферлардан бик таммыймы? Ә син җебеп торма! Елата-елата каер. Аларга бер йомшаклык күрсәтсәң, хәзер муенга атланалар. Турысын әйткәндә, баштарак, мастер булып эшләгәндә, мин үзем дә һушны җыя алмый йөрдем. Саттар Мансурыч, элекке завгар, болай дияр иде: "Син, энем, артына ут капкан пожарник шикелле чабып йөрмә. Егет булсаң, үз-үзеңне кочаклап гараж уртасына бас та, бөтен хуҗалыкка берьюлы күз сал. Карашың шундый булсын — сине күрүгә таралып яткан машинага чаклы сикереп торсын. Менә шулай ул, брат. Әйдә, утыр әле.
Залга кереп, тәбәнәк өстәл янындагы креслоларга чумдылар.
— Сәмига!
Башына хисапсыз бигуди тезгән юан гына хатын, халат изүен каплый-каплый, ирләр янына керде.
— Әйдә, минем классташны аягүрә басып бер сыйла әле, карчык. — Тәлгать стенка пыяласы аша кукраеп күренгән коньяк шешәләренә, бәллүр рүмкәләргә таба җиңелчә ым какты.
Хатын Фәриткә борын өсләп кенә күз төшерде дә, буынтыклы-буынтыклы биленә таянды. Караучысыз калган изүе ачылып, симез күкрәкләре сикерешеп куйды:
— Һе!
Шулай диде дә, кырт борылып, китеп барды. Аннары, чыгып барышлый, йомры иңсәсе аша гүя тәмәке төпчеге төкерде:
— Әнә, кухняда утырыгыз.
Алай да Тәлгать сынатмады. Эре-эре басып кухняга чыкты, суыткычтан ниндидер кызгылт-кара төстәге шешә алып, өстәлгә утыртты.
— Әйдә тотыйк әле. Вино аппетитны ача, күңелләрне күтәреп җибәрә ул.
Кырлы стаканнарын чәкештереп берьюлы бушаттылар, өсте агара башлаган венегретка сузылдылар.
— Өйләнергә кирәк сиңа, брат. Нәрсә инде бу? — Тәлгать Фәритнең җиз төймәле яшел кителен җиңеннән чеметеп күтәрде. — Яхшы хатын кулында булсаң, син инде моны әллә кайчан чүплеккә томырыр идең. Минем үземне дә хатын аякка бастырды... Аннары, бабай шәп минем. Турысын әйткәндә, хатынның үзеннән дә шәп. Пенсиягә чыккач "Волга" алып бирәм, ди. Менә бит ул ничек, брат.
Кикереп куйды, тагын стаканнарга шәраб агызды. Төбенә кара сагызы сыланып калган буш шешәне сак кына өстәл астына тыкты.
— Әйдә, тотыйк әле... Сөйләшмисең син бер дә. Эчкән кебек тә түгел. Мин быкылдыйм да быкылдыйм инде, брат, бигайбә.
— Нинди гаеп ди...
— Шулай да, өйләнергә киңәш итәм мин сиңа, брат... Телисеңме, бер кыз белән таныштырам? Алай минем хатын кебек үк затлы нәселдән түгел түгелен. Авыл кызы гына. Кибеттә эшли, брат. Ну майда йөзәсең инде аңа өйләнсәң... Өйләнәсеңме? Иртәгә үк үзем башкода булып барам.
— Башта күрергә кирәк. Бәлки ул...
— Шту син, брат! Бер бите ай, бер бите кояш. Биле... Нәрсә сөйләнеп утырам соң әле мин! Син аны күрдең бит инде.
— Теге... Кем әле?.. Айсылумы?
— Шул инде.
— Карарбыз әле. Ашыга торган эш түгел.
— Менә шулай диләр аны. Тот бишне. Үзем сөйләшеп куям... Ярар, син, брат, ачуланма инде. Озаклап утырып булмады. Турысын әйткәндә, кунакка барасы бар.
— Йә, ярый алайса...
— Тукта, мин хәзер.
Тәлгать кухняга дипломат күтәреп керде.
— Ашыкмый тор, — дип сөйләнде ул кәгазьләрдә актарына-актарына һәм бер төргәк "унлык" сузды. — Мә. Бу сиңа уңышлы командировкаң өчен. Мең тәңкә. Түлке бик сөйләнеп йөрмә.
Фәрит каушап калды. Уч төпләре тирләп чыкты.
— Нәрсә тораташ кебек каттың! Алып тык тиз генә.
Авыр гына төргәкнең чалбар кесәсе төбенә төшеп ятканын Фәрит сизми дә калды.

Используются технологии uCoz