Әхмәт Дусайлы: Аймыл

Аймыл

Әхмәт Дусайлы

6

— Исәнме Фәрит, Менә мин тагын килдем әле. Гаепламисеңдер бит?
"Ник гаеплим ди, Гөлсара.. Син килгән саен яңадан туган күк булам мин".
— Күзеңә күтәрелеп карарга да оялам инде, Фәрит. Синең алда бик гаепле бит мин...
"Белмим, Гөлсара, белмим. Бәлки, киресенчә, гаеп миндә булгандыр?"
— Юк, юк, Фәрит, мин гаепле.
"Белмим инде... Күбрәк үземне битәрләдем мин ул вакытта. Әгәр бераз кыюрак, әрсезрәк булсам, мөгаен, син мина бүтәнчәрәк карар идең...
Бик авыр булды мина Яңа ел төнендә синең белән аерылышу. Тормышның бөтен шатлыгыннан мәхрүм ителгән, ким кеше итеп тойдым мин үземне.
Хәер, андый халәт элек тә хас иде миңа. Армиядә чакта, егетләр үзләренә ошаган кисәкләрне алмый торып, ипи тәлинкәсенә үрелми идем... Гомумән, туганнан бирле, миндә ниндидер курку яши. Кечкенә чакта Тәэәпечәмнән курка идем. Базык гәүдәле сакау абзый урамнан: "Тәэә печам! Тәэә печам!" — кычкырып узганда, ике тәрәзә арасындагы стенага елыша идем. Өйдә сикерергә ярамый — каз утыра. Сызгырырга ярамый — ут чыга. Шауларга ярамый — әбекәйнең баш өянәге кузгала. Ишек алдында чабарга ярамый — маллар өркә... Кечкенәдән канга сеңеп калган шул курку хисе мине гомерем буе эзәрлекләп килде. Мәктәптә укыганда әләкчеләрдән, үсә төшкәч кызлардан курыктым.
Юк, икеле алудан түгел, ялгыш үз фикеремне кычкырып әйтеп, иптәшләремнең, укытучыларның шаркылдап көлүеннән курка идем. Чөнки алар бөтенесе дә — яшьләр дә, укытучылар да, өлкәннәр дә — ни турында гына сөйләшмәсеннәр, фәкать дөрес сүз генә сөйлиләр. Әнә шул дөреслеккә төшенү өчен миңа үземнең беркатлы акылым белән потлап-потлап уй-фикер катламын актарырга туры килә иде. Һәм, берәрсеннән төпле, дөрес сүз ишетми торып, үз фикеремне ачыктан-ачык әйтүне күз алдыма да китерми идем.
Кызлардан куркуым да сөйләшә белмәүдән генә иде. Берәр ялгыш сүз әйтеп ташлармын да, йә үземне көлке хәлгә куярмын, йә берәрсен урынсызга рәнҗетермен кебек. Кызларны гына түгел, хайваннарны да, бүтәннәрне да рәнҗетергә курка идем. Гомер буе шулай куркып яшәү рәхәтме?".
— Ә минем белән бер дә куркып сөйләшмәдең үзең...
"Сине очратуга ук, мин бөтенләй икенче кешегә әверелдем. Белмим, каян килгәндер миңа ул кыюлык?.. Хәер, кыюлыгым җитәрлек булмады шул. Бер кочаклап үбәргә да курыктым..."
— Ә бәлки... курку — кеше күңелендә булырга тиешле әдәп, итәгатьлек, игелек билгеседер? Бәлки, ул кемнеңдер файдасына үз-үзеңне чикләү, нәфесеңне тыю — кеше булуның нигезедер?.. "Бәлки, шулайдыр... Әмма, ни генә әйтсәң дә, нәкъ әнә шул курку, үземне тулы канлы кеше итеп тоймау мине, башымны диванага салып, Чаллыга китеп барырга мәҗбүр итте дә. Нигә кире кактың син минем мәхәббәтемне, Гөлсара?"
— Ул чагында инде мин синең мәхәббәтеңә лаек түгел идем, Фәрит.
"Нишләп, нишләп, Гөлсара? Мин бит сине алиһәләргә тиңли идем".
— Менә шул-шул. Синең күңелеңдә горур алиһә булып каласым килде. Әгәр ул вакытта йөкле икәнлегемне белсәң, күңелеңдә изге сурәт итеп саклый алмас идең мине.
"Сурәт түгел, ярым булыр идең Әгәр әйткән булсаң, шул минутта ук мин сиңа кулымны сузар идем. Ә ул... сине алдап качкан адәм актыгын... дуэльгә чакырыр идем".
— Алдап качмады ул мине... Тәлгать.
"Тәлгать?"
— Тәлгать. Синең классташың Тәлгать. "Булган икән, алайса, хәлләр..."
— Булды инде... Каникулга кайткан иде ул. Студент. Мин әллә нишләдем. Аның кулы тиюгә, сихерләнгән, гипнозланган мәхлук кебек, ихтыярымны җуйдым. Килешле кием, кыю хәрәкәтләр, романнардагы кебек шома һәм матур җөмләләр белән ул мине тәмам әсир итте.
Кулыннан ычкынуга, аның тылсымыннан айныйм һәм үз-үземне битәрләргә керешәм. Чөнки аңлыйм: аның һәр хәрәкәте, һәр сүзе — уен. Ул бит мине бервакытта да чын-чынлап яратмаячак. Ләкин Тәлгать шул хәтле мавыга, курчак белән уйнаучы сабый кебек онытыла, мине яратуына үзе дә чын күңеленнән ышана иде бугай. Үкенү газабы белән төннәр буе мендәр чылатып чыгам, көне буе онытылып эшлим. Ә кич җитсә, тагын аның кочагында эрим. Аның һәр пышылдап әйткән сүзе, һәр кагылуы моңарчы бер дә татып карамаган әллә нинди хисләр өсти, берзаманны алар ташып чыга, мин ниндидер аңлатып бетергесез рәхәт дулкында йөзәм. Йөзәм... йөзәм... Тәмам бушанып калганчы йөзәм.
Һушыма килгәндә, инде мин Тәлгатьтән тәмам бизәм. Инде аның карашы да, җайлы-җайсыз сүзләре дә, хәтта кайнар кочуы да тәэсир итми. Тынычланам. Суынам. Йөрәктә фәкать бер җәрәхәт — сиңа булган хыянәтем ярасы гына кала.
"Хыянәт дип... без бит алай сүз бирешеп аерылган ярлар түгел идек, Гөлсара".
— Сиңа гына түгел, мәхәббәтемә хыянәт иттем мин, Фәрит. Мәхәббәтемә генә дә түгел, мәхәббәтебезгә... Күңелем, юкса, һаман сиңа тартыла. Җаным, тәнем сине тели. Ләкин тапталган намусым сиңа таба чирек адым ясарга да рөхсәт итми...

Используются технологии uCoz