Әхмәт Дусайлы: Аймыл

Аймыл

Әхмәт Дусайлы

1
Кибеттә, касса янында басып торганда, мөлдер-кара күзле кызыйны күргәч, Фәритнең тезләре сыгылып төште. Стеналар һәм кибеттәге кешеләр чайкалып куйды.
...Әйтерсең, әллә ничә еллар йокымсырап яткан тәбәнәк авыл өйләрен, иске читән абзарларны көчле су ташкыны күтәреп алды һәм, вата-җимерә бөтәрләп, тыелсыз бер көч белән каядыр агызып китте...
Кыз бер дә тик тормый. Ризык төягән тимер кәрзинен әле бер, әле икенче кулына элә. Карандаш хәтле нәни толымчыклары ялт-йолт сикергәли.
— Өч сум туксан биш тиен синнән.
Кызый учын ачты да, гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде:
— Ай!
— Нәрсә тагын?
— Акчам юк...
— Нишләп әйбер алдың сон алайса?
— Акчам юк... — Күзләре тагы да ныграк елтырый башлады. — Бар иде бит... Әни биргән иде...
— Каяле, читкәрәк китеп тор. Кешеләрне тоткарлыйсың. Кызый кәрзинен бер читкә куйды, башын түбән иде. Керфек очларына ләйсән бөртеге эленде.
— Аһ, кызый, кызый...
— Шулай ярыймыни инде...
Кешеләр, әллә кызганып, әллә көлеп, аның яныннан уза тордылар. Бите буйлап агып төшкән яшь бөртекләрен сөртә-сөртә кыз арлы-бирле сугылды.
— Нәрсә, таптыңмы?
— Ю-ук...
— Тапмасаң, бар, кайтып акча апкил. Кәрзинеңне әнә шунда куеп тор.
Фәрит касса төбенә җиткән иде. Күзен кыздан ала алмыйча шактый карап торды. — Гражданин, сездән бер сум кырык алты тиен.
— Ә? Хәзер...
Кыз, кибеттән чыгып, автобус тукталышына китте. Кире борылды.
Кибет төбенә житкәч, туктап калды. Озак кына итеп, ишеккә төбәлеп торды. Аннары, борылып, мәйдан читендәге эскәмиягә барып утырды.
Фәрит боларны тәрәзәдән күрде. Әле алга талпынып, әле үкерә-үкерә артка чигенеп юлның баткак өлешен узарга маташкан машина шикелле, аның, зиһене көчәнә башлады. Кайда күргән иде ул бу күзләрне? Берара күңел пәрдәсе ачылып киткәндәй була да, йә зәңгәрсу төтенгә өретелгән зур тынчу бина эчендә, йә караңгы, ләкин гаҗәеп саф һавалы төнге елга буенда күрә ул үзен...
Кешеләргә бәрелә-сугыла Фәрит кибеттән чыкты һәм туп-туры кызга таба юнәлде.
— Нәрсә, акчаңны югалттыңмы әллә, үскәнем?
— Әйе...
— Ничә сум?
— Биш...
— Каяле, минеке җитәрлек түгел микән?..
Фәрит җәтмә сумкасьн икенче кулына күчерде, плащ чабуын кайтарып чалбар кесәсенә тыгылды. Аннан бер уч вак акча чыгарды һәм арада агарып күренгән егерме, унбиш, ун тиенлекләрне чүпли башлады.
— Дүрт сум илле тиен генә икән, мә...
Кыз, рәхмәт әйтергә дә онытып, кибеткә йөгерде.
Рәхәт булып китте.
Шундый җәй була: айлар буе яңгыр ява. Яңгыр яумаганда да, көннең рәте-чираты булмый. Инде күнегеп бетәсең — кинәт, берсен-берсе таптый-таптый агылган болытлар арасыннан, кояш күренеп китә. Бер генә мизгелгә үләннәр ачык-яшел тескә керә, чыпчыклар чыркылдашканы ишетелә башлый... Әнә шул кояшны хәтерләтте Фәриткә ул кызның күзләре.
Нишләп сискәнде соң әле ул бу күзләрне күргәч? Йоклаган иде бит инде аның күңеле. Күптән йклаган иде. Ефәк корты үзен-үзе чорнаган кебек, шәраб томанына төренеп гомер кичерә иде. Затлы киемнәр дә, дәртле хатыннар да, сәяси мәхшәрләр дә, кеше кичерә торган иң гади хисләр дә аның аңына аксыл пыяла аша күренгән сурәт кебек кенә ирешә иде. Ул инде моңа шул хәтле күнеккән, әйтерсең, туганнан бирле шушы халәттә яши.
Аның тормышы ике атналык йомык әйләнә буенча тәгәри иде. Бер атна буе хезмәт хакы көтә һәм алган акчасын атна эчендә эчеп тә бетерә. Калса да — сөт белән ипилек, шикәр белән тәмәкелек. Ә көн саен завод ашханәсендә тукланырлык акчаны эш бүлүче Гуляга башта ук биреп куя. Дөресрәге, хатын аңардан мәҗбүриләп ала. Берьюлы ике атналык итеп. Шулай итмәсә, киләсе акча алуга чаклы Фәритнең ач йөриячәген белә ул.
Гуля — тыныч һәм юаш хатын. Бервакытта да күзгә күгәрелеп карамый (Бәлки Фәриткә генә карамыйдыр?). Фәрит инде аның кайгыртучанлыгына күнегеп беткән. Игътибар да итми. Кайчагында, үзе дә сизмәстән, ярамаган сүзләр дә әйтеп ташлый. Аннары, кинәт, ярты җөемләдә туктап кала да, хатыннан сүзсез генә гафу үтенә. Ә Гуля, үпкәләгәнен сиздермәскә тырышып, әкрен генә китеп бара. Бик кыен була Фәриткә андый чакларда.
Кайчак ул, әллә шул хатынга өйләнергәме соң? дип тә уйлап куя. Фәритнең малосемейкасы, Гуляның бер бүлмәле фатиры бар. Шуларны рәхәтләнеп ике бүлмәлегә алыштырып булыр иде. Аннары... алар бит бер-берсен сүзсез аңлыйлар. Их... буш хыял. Хатын риза булган очракта да, Фәрит ул никахтан баш тартыр иде шул. Шундый изге күңелле хатынны алкаш ир белән интектерәләрмени? Фәрит моңа бервакытта да юл куймаячак. Йә, Хода. Хатын-кыз кулын тотып карамаганга ничә ел булды икән инде? Ун? Унбиш? Егерме? Ел хисабына чаклы онытылган. Хатыны белән аерылышканнан бирле, ул әйтерсең, баш күтәрми гел эчеп кенә утырган.
Тәненең бөтен күзәнәкләре сулкылдап-сулкылдап хәмер сорый башлады. Онытасы иде дөньясын, урынлы-урынсыз искә төшкән хатирәләрне шәрабка салып эретәсе иде. Тик...
Ургылып-ургылып болыт агыла. Болытлар арасыннан кояш күренә дә китә, күренә да китә. Әнә шул болыт арасыннан кояш күренеп киткән мизгелне туктатырга иде. Балки, бу кадәр үк газаплы булмас иде хәтирәләр. Бәлки, тагын теге кызчык күзгә чалыныр иде. Кем Күзләре иде икән ул кызда?
Калдык-постык зиһенен җыеп бик озак баш ватты Фәрит...


Используются технологии uCoz