Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе

Pәхим итегез!

Бүген

Әхмәт Дусайлы

Шагыйрь, прозаик, публицист, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, 1нче һәм 2нче "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе (2010, 2011) лауреаты Әхмәт Дусайлы (Әхмәтҗан Хәсәнҗан улы Хәмәдишин) 1949нчы елның 20 августында Татарстанның Мөслим районы Дусай авылында туган. Шагыйрьнең әнисе - 20 яшьлек Тәзкирә, күршедәге Баек авылы егете Хәсәнҗанга кияүгә чыккач, Мөхәммәдиша картның кечкенә генә дүрт почмаклы өендә гомер сөрүче ишле гаиләсенә ияләшә алмыйча, көмәнле килеш әти-әнисе янына Дусайга кайтып китә. Шулай итеп, булачак шагыйрь әбисе Миңлеямал һәм бабасы Мөхәммәтҗан Гатиннар тәрбиясендә үсә. Дусай башлангыч мәктәбендә укыганда һәм 7 чакырымдагы Күбәк урта мәктәбенә йөри башлагач та әле ул Гатин фамилиясе белән йөри.

Әхмәт кечкенәдән үк бик актив була. Өченче класста укыганда ук инде алар укытучы ярдәменнән башка, үз инициативалары белән стена газетасы чыгаралар. Әхмәтнең беренче "шигыре" шунда чыга. Шул ук елны район газетасы "Колхоз байрагы"нда (хәзер - "Авыл утлары") мәктәп тормышы хакында беренче хәбәре басыла. Ә бишенче класста укыганда, "Яшь ленинчы"да "Төш" һәм "Апага ни булган?" дигән шигырьләре дөнья күрә. 6нчыда укыганда бер пәрдәлек "пьеса" язып, классташ малайлары белән авыл клубында халыкка күрсәтәләр. 8нче классны тәмамлагач, Казанга барып, шигырьләрен язучылар союзының әдәби консультанты Мөхәммәт Садрига күрсәтә. Мөхәммәт ага аның "Вьетнамны яклап" исемле шигырен күмәк җыентыкка кертә. Һәм җыентыкның исемен дә "Вьетнамны яклап" дип куялар.
Ныклап әдәбият дөньясына кереп киткәнче, ул йөкчедән алып инженер-технологка кадәр бик күп һөнәрләр үзләштерә, сиксәненче еллар башында, КАМАЗ заводларының берсендә кыручы булып эшләгәндә, беренче хикәясен яза һәм инде шул көннән бирле прозадан аерыла алмый.
1990 елда Ә.Дусайлы КАМАЗның "Нур" газетасына хәбәрче булып күчә. Анда бүлек редакторы, җаваплы сәркәтип вазыйфалары башкара. Чаллыда "Аргамак" журналы оешкач, Айдар Хәлим аны җаваплы сәкәтип итеп чакыра. Биредә эшләгәндә ул компьютер серләрен өйрәнә башлый, "Хәерле иртә!" газетасын терки, аның мөхәррире була.
Аның хикәяләре Чаллының шәһәр һәм район газеталарында, "Ялкын", "Казан утлары", "Аргамак" журналларында, "Идел" альманахында, очерклары "Әфган кызалаклары" җыентыгында дөнья күрде. 1992 елда беренче проза китабы "Аймыл", 1999да үзе оештырган "Хәерле иртә!" нәшриятында шигырьләр җыентыгы "Рәхмәт, мизгел!" басылып чыкты. Болардан тыш, Ә.Дусайлы "Йөрәгең белән ярат" очеркын китап итеп чыгарды, "Еллар һәм юллар", "Баллы елга буенда", "Чаллы-йорт" китапларының төзүчесе, мөхәррире һәм автордашы булды. Чаллыда, Алабугада яшәп иҗат итүче күп кенә язучыларның егермеләп китабына мөхәррирлек итеп, үзенең нәшриятында чыгарды.
2001 елда Мөслим районының "Авыл утлары" газетасы редакциясенә компьютерлар кайткач, Әхмәтне верстальщик итеп чакыралар. Һәм ул эшен, фатирын калдырып туган ягына кайта. Типография кызларын компьютер версткасына өйрәтә, үзе Web-сәхифәләр ясау серләрен өйрәнә башлый. Нәтиҗәдә менә шушы сайт барлыкка килә.

Әдипләр порталыннан алынды.


Используются технологии uCoz