Әхмәт Дусайлы: КӘПӘЧ ҺӘМ СӘЯСӘТ

КӘПӘЧ ҺӘМ СӘЯСӘТ

Әхмәт Дусайлы Баштан ук укучым алдында гафу үтенеп куям. Кәпәчнең - теге, без кия торган, кәләпүштән көзерүкле булуы белән генә аерылган кипкенең - биредә бер катнашы да юк.
Әһә, эш сәясәткә килеп терәлгән икән! - диярсез сез. Һәм тагын ялгышырсыз. Сәясәт һәм сукбайлык - болар янәшә куйгысыз әйберләр. Чөнки сәясәт, мәңгелек белән чагыштырганда, бөтенләй пүчтәк, асфальттан плащ итәгенә чәчрәгән яңгыр табы гына ул. Әйдәгез, пүчтәк әйберләр турында авыз суы корытмыйк әле, лутчы мәңгелек турында сөйләшик.
И Мәңгелек! Вакытның ни икәнен белмәгән кешеләр генә аңлыйдыр сине. Ә инде вакытның ни икәнен белми икән, ул үзе дә мәңгелек кеше.
Менә сез сукбайлар арасында референдум... гафу итегез, юри генә, тәҗрибә өчен генә, безнең ише суыгаяклардан вакытны сорап карагыз. Үзегез дә шаккатырсыз: аларның ким дигәндә яртысы кайсы ай икәнен, җитмеш проценты көнне, ә йөз сукбайның туксан тугызы сәгатьне әйтә алмас. Шундый нәтиҗәгә киләбез ки, сукбайлык - үзенең сәясәттән ерак торуы аркасында - мәңгелек. Әгәр Мәңгелекнең ни икәнен беләсегез килсә, соңгы кәчтүмегезне сатып эчегез һәм исерек баштан паспортыгызны югалтыгыз. Ә инде бүгенге хакимият бу бөек эшегезне башлап җибәрергә үзе ярдәм итәр.
Шулай итеп, сез инде моны үзегез дә күрдегез, мин үзем сәясәтнең бар икәнен дә белмим. Ләкин бервакыт, билгеле инде, мин аның кайсы елның кайсы аенда икәнен хәтерләмим, ә кайсы көннең кайсы сәгатендә булганын - бигрәк тә, мин берьюлы ике сәяси платформаны, шунысын да әйтергә кирәк, бер-берсенә бөтенләй капма-каршы булган ике платформаны яклап пычакка-пычак килдем. Әлбәттә, миңа аларны алмаш-тилмәш якларга туры килде. Әйтик, бер як һөҗүм иткәндә, мин икенче якта торып сугышам. Ә инде икенче як яуга күтәрелгәндә, аның агулы укларына каршы күкрәгемне куеп, мин беренче як өчен җан тырмашам. Ярты сәгать кенә элгәләшмәгәнбездер.
Бу хәл... Хәер, мин аның кайсы шәһәрдә булганын хәтерләмим. Бер генә нәрсә истә калган - коеп яңгыр ява иде. Су үткәрми торган яшел плащтан, зонтиксыз (әйе, кулчатырым юк - мин монысын тәгаен хәтерлим) шәһәр урамы буйлап бара идем. Авырлыгы бер потка җиткән кәпәчнең (безнең телдә “аэродром“ исеме йөртә торган Кавказ фуражкасының) көзерүк читеннән көмеш җепләр челтери. Тәртип сакчыларының башын әнә шул кәпәч бутады да инде. Шуның аркасында эләктем мин ул мәрәкәгә. Анысы әле аның соңыннан, ә хәзергә, ул кәпәч, бер чиләк су сеңдергән галәмәт зур мамык гөнҗәләседәй башны басып, муенны арытып бетергән иде. Ни өчен дисәгез, әйткәнемчә, коеп яңгыр ява, ә минем кулчатырым юк иде.
Сүз дә юк, кулчатыр булмау, бигрәк тә яңгыр койганда, бик кыен хәл, ләкин кайгы түгел. Ниткән кайгы ди ул, минем өстә бит су үткәрми торган яшел плащ. Бәлки ул яшел дә булмагандыр. Йә зәңгәр, хәттә шәмәхә булуы да бик ихтимал. Чөнки, яңгырга чылангач (тышы! Эче түгел), аның төсен бик аерып та булмый иде. Ә инде берәр ышык җирдә кипшенә башласа, Марс манзарасы төшерелгән төсле фотопленка диярсең - кипкән бер җире яңа төскә керә башлый.
Теге, кая барсаң да арттан калмый торган кара сакал, без сукбайларны бигрәк тә ярата. Чарасызлыкның иң көчле чагылышы булган әлеге яңгыр әллә тагын туфан калкытырга уйлый. Бу яңгырны, җилемләнгән плащны һәм андагы төрле төстәге тапларны каргый-каргый шактый каңгырып йөрдем мин. Фәкать тәмәке тарту һәм “аэродром“ны селкеп бераз җиңеләйтү өчен генә берничәшәр минут ял итеп алгаладым. Берәр фойеда яки подъезда озаграк тоткарлансам, минем плащ, әкияттәгедән дә тизрәк вакыт эчендә, омон солдатлары киеменә охшап кибә башлый. Һәм миңа, кеше күргәнче, тагын яңгыр астына чыгып чумарга туры килә иде.
Минем нәкъ менә бүген кулчатырсыз йөрүем, мөгаен, үзе үк теләсә кемне шикләндерерлек эштер. Соң, үзегез уйлап карагыз, яңгыр астында кулчатырсыз йөрү - ахмаклыкның югары ноктасы, шулай булгач, җәмәгать тәртибен бозу түгелмени? Гайре, табигый бу хәл әле яңа гына эшли башлаган, үз гомерендә бер генә җинаятьче күрмәгән “яшел“ җантимер өчен дә гореф-гадәтләрне, тормыш агышы тәртибен санга сукмау, әдәпсезлек булып күренәчәк. - Ә нишләп сезнең кулчатырыгыз юк? - дип сораячак ул гаҗәпләнеп.
Кеше ышанмастайны дөрес булса да сөйләмә, диярсез инде сез, ышанмассыз андый хәлнең булачагына. Ышанмыйсызмы? Ышанмасагыз, карап торыгыз.
“Комсомолец“ кинотеатры фойесенә килеп керүем булды, шул ук мизгелдә каршымда ике мент пәйда булды. Шундый якын килеп бастылар, көзерүгеннән су чапырдап торган кәпәчемне чүт бәреп төшермәделәр.
- Ә нишләп сезнең кулчатырыгыз юк? - дип гаҗәпләнеп сорады уң якта басып торганы (анысы старшина иде) һәм оперуполномоченныйныкы кебек усал күзләре белән минем юеш плащка карады.
- Бәй...
Мин кулларымны җәеп җибәрдем. Бәй, кеше белән ни булмас. Бәлки мин өйдә онытып калдырганмындыр. Ә, бәлки, кинога барырга чыккач, юлда югалтканмындыр. Ни булмас кеше белән.
- Грузин ул, - диде икенчесе (анысы сержант иде) һәм көзерүге борынга төшеп торган юеш кәпәчемә төртеп күрсәтте.
Хакимият әһелләре белән бәхәскә керергә-ни, минем башка тай типмәгән.
- Әйе, - дидем мин гаебемне танып, - грузин.
- Ә нишләп кулчатырсыз? - диде старшина минем төп гаебемне күрсәтеп һәм уң кулымны эләктереп алды.
- Ә нигә кирәк аңа кулчатыр? - диде сержант мыскыллы елмаеп. - Аның бит, әнә... аэродром. - Һәм икенче кулымны каптырды.
Участокта яран гөл һәм кыздырылган... һм... Кыздырылган ризык исе килсә, эш харап. Буржуйлар Лениннан курыккандай куркам мин кыздырылган ризык исеннән. Кыздырылган ризыкның өч-дүрт кенә молекуласы борынга килеп эләксә дә, мин ул тирәдән табанны ялтыратырга ашыгам. Ә монда, җитмәсә, яран гөл исе дә килеп кушылган. Юкка түгел бу. Каты килеп каптым бугай мин.
- Тәк-тәк-тәк, - диде старшина минем каршыма, өстәл артына утырып. Һәм кәгазь кыштырдата башлады. - Фуражка, мыек, яңгыр, яшел плащ... Бөтенесе дә туры килә... Бурдыгин, ничек уйлыйсың, бөтенесе дә туры киләме, юкмы?
- Ясно дело! - диде сержант. (Ул минем артта басып тора иде). - Тик... плащы аның яшел түгел.
- Ничек яшел түгел? - дип кычкырып җибәрде старшина. - Һм. Чынлап та, яшел түгел, ә...
- Шәмәхә, - дияргә ашыкты Бурдыгин.
- Шәмәхә дә түгел, - дип уйчан гына аңа каршы килде старшина. - Сирин. Сирин төсе бу, Бурдыгин. Ләкин син кара: кулчатыры юк. Кулчатыры юк, Бурдыгин! Менә нәрсәдә хикмәт.
- Ясно дело. Тик, хикмәт... Моның плащы саргаеп чыкты...
- Ничек саргаеп чыкты? Туктале, тукта. Ә син дальтоник түгелме, Бурдыгин? Юк? Бар әле, лутчы буфетка барып кил. Дөгеле тәкә юк микән. Ә без монда сөйләшә торабыз.
Старшина үзенең ярдәмчесен карашы белән ишеккә кадәр озатты да, миңа борылып күз кысып куйды.
- Йә, әйдә, - диде ул. - Кәгазьләреңне бир. Паспортың бармы? Ничек юк? Ничек инде ул алай, хөрмәтле иптәш, җәмәгать урынында паспортсыз йөрисез? Ә фамилияң бармы? Ничек фамилияң?
- Җугашвили, - дидем мин авыз читем белән елмаеп. Ләкин старшина минем шаяртканны сизмәде.
- Җугашвили! - диде ул күңелле генә. - Җу-га-шви... Бер “л“мы, әллә икеме? Бер? Бик яхшы...швили. Җугашвили. Ә исемегез? Иосиф? Шәп! И-осиф дип язып куярбыз. Ә әтиегез буенча... Моисеич түгелдер бит? Юк? Ә-ә, Виссарионовичмыни? Искиткеч!
Старшинаның мыш-мыш килеп ихлас күңелдән язып утырганын күргәч, шаркылдап көлеп җибәрүдән мин үземне чак тыеп калдым. Ярар соң. Хәзер инде бу легенданың ни белән бетәсен көтәргә генә кала.
- Яшәү урыныгыз?
- Тифлис, - дидем мин эре генә, грузин акцентына басым ясап. Мин моны чын кавказлыларча итеп, шундый ышаныч белән әйттем ки, старшинаның кулы тартышып куйды, ул Грузия башкаласының борынгы исемен аздан гына язмыйча калды. “Көтәм“, дигән кебек миңа күтәрелеп карады.
Әйе, мин сезне аңлыйм, ди иде аның бу карашы, Тбилиси Тбилиси инде ул. Чын грузин өчен ул - әлбәттә, Тифлис. Ләкин, янәсе, мин аны аңларга тиеш. Ул бит вазыйфада. Экскурсиядә булса инде бер хәл. Авторучкалы кулын беркетмә өстендә тоткан килеш, язуын дәвам итәргә әзер кыяфәттә, зур түземлелек белән ул минем күзләремә карады. Аның мине аңлавын һәм минем ватандарлыгыма булган хөрмәтен күреп, мин бераз йомшарырга кирәк таптым һәм, сизелер-сизелмәс кенә иреннәремне кыймылдатып, аның белән килешүемне белдердем. Киребеткән кавказлының йомшавына чиксез шатланып, Грузия башкаласының хәзергесе көндә кулланышта йөри торган исемен беркетмәгә теркәп куйды.
- Район, урам? - дип дәвам итте ул дапрусны, миңа хөрмәт белән карап.
Мондый сорауның классик, бердәнбер хатасыз җавабы бар. Ленин урамында яшим, дисәгез, сүзләрегезнең хаклыгына хәтта кэгэбэ дә шикләнмәячәк. Иң бетешкән калхузның иң караңгы авылында да андый исемдәге урам булмый калмый. Андый-мондый гынамы, үзәк урам.
Менә сез, минем киңәшемне тотып, һавалы гына әйтеп салдыгыз ди: “Мин Ленин урамында яшим!“ Сез моны кычкырып һәм ышандырырлык итеп әйтәсез. Шул ук вакытта күз карашыгыз белән мине күзәтәсез. Ышандымы, юкмы, янәсе. Нишлисең, баштарак, сукбайлык итә башлаган вакытларда, шулай ялгышасың инде ул. Сез, хөрмәтлем, дилетант. Ягъни, укымаган килеш, танышлык буенча гына диссертация яклаган аспирант. Мыегыгызга чорнап, колагыгызга киртләп куегыз: чын суыгаяк беркетмәгә эләгәчәк шәһәрнең кайда, нинди республикада урнашканлыгын һәм башка бик күп нечкәлекләрен бервакытта да исеннән чыгармый. Әйтик, сез, Алма-Атада яшим, дип ычкындырдыгыз ди. Бу очракта иң кулай урам - Җамбул урамы. Республиканың милли үзенчәлекләрен искә алып: “Мин халык акыны Җамбул урамында яшим!“ - дисез сез горур тавыш белән. Күрдегезме, ничек ышанычлы яңгырый сезнең адрес? Закун сакчылары, кулыгызны кысып, атлаган саен гафу үтенә-үтенә, урамга чаклы озата чыгачаклар үзегезне.
Тбилисидә Ленин урамы, әлбәттә, бардыр ул, бардыр. Ә менә Тифлистә - ай-һай. Старшина, язарга әзерләнеп, инде өченче мәртәбәсенә шариклы ручкасын әйләндерә.
...швили, ...лая, ...адзе... “Юлбарыс тиресе ябынган җайдак“ авторының фамилиясен эзләп, миемнең сырлары чыжын баганасы урынына гөжли. Чигәдә сәгать текелди диярсең. Вакыт кыса, ә мин һаман искә төшерә алмыйм. Шахматчылар теле белән әйтсәк, цейтнот. Вакыт бетте!
- Нонна Гаприндашвили урамы, - дип әйтеп салдым мин үзем дә сизмәстән.
Үз җавабыма үзем дә шаккатып, аздан гына югалып калмадым. Ләкин эш узган иде инде. Сорау алучының шикле карашы минем Эльбрус кыясыдай горур кыяфәтемә килеп төртелде. Һе. Без менә шундый халык инде. Үзебезнең шахмат чемпионнарыбызны онытмыйбыз, аларның исемнәрен, әнә, урамнарга хәтле кушабыз. Ул ураммы? Һе! Шәһәрнең иң үзәгендә диярлек. Анда әле бөек шахматчыга ал мәрмәр һәйкәл дә куелган. Ничек?! Андый һәйкәл турында ишеткәнегез юкмыни? И-и, хөрмәтлем. Нонна Гаприндашвилиның горур сыны ике метр биеклектәге постаментта тора. Күзләре аның югарыга, йолдызларга текәлгән, ә кулларында... Сез ничек уйлыйсыз, генацвале, нәрсә аның кулларында? Кә-әнишне! Аның кулларында шахмат тактасы. Шу-ундый зур такта. Ул тактага, беләсезме, бер мичкә цинандали куярга була. Бервакытны без дуслар белән бәхәсләштек... Ә? Ярый, алайса. Бу турыда икенче мәртәбә. Йорт номерымы? Җиде.
Буфетка киткән сержант әйләнеп керде.
- Бурдыгин! - диде аңа старшина. - Синең Тбилисида булганың бармы?
- Ясно дело, - диде теге. - Шунда тудым бит мин.
Үзем дә сизмәстән, кочагымны җәеп, мин Бурдыгинга тартылып куйдым. Ничек?! Якташ! Ләкин шунда ук минем күзләремнән усал чаткы атылды. Юк! Мондый якташлар белән алыш-бирешем юк минем. Беләсезме, алар шундый кешеләр! Сатлыкҗаннар! Түрәләре алдында койрык болгарга гына беләләр алар. Алар кан-якташын гына түгел, газиз аталарын да утыртып куярга күп сорамыйлар. Юк, юк, юк, мондый якташларны минем күрәсем дә килми.
- Тәк-тәк-тәк, - диде старшина шатланып һәм, ни өчендер, тагын миңа күз кысты. - Әйт әле, Бурдыгин, - диде ул хәйләкәр тавыш белән, - Нонна Гаприндашвили урамы бармы анда?
Бурдыгин колакларын торгызды. Ул шикле карашын әле миңа, әле старшинага күчерде. Күпмедер вакытка ул авыр исәпкә чумды һәм, иңсәсен сикерткәләп, җавап бирде:
- Ясно дело.
- Әһә, - диде старшина тагы да куанычлырак тавыш белән һәм миңа бөтенләй дусларча карап. - Тәк-тәк-тәк, Бурдыгин. Бик яхшы. Димәк, Нонна Гаприндашвили урамы бар дисең инде? Әһә. Ә менә... әйт әле, Бурдыгин, һәйкәл дә бармы? Соң инде шул, Нонна Гаприндашвили һәйкәле, диюем. Бармы, юкмы, Бурдыгин?
Бурдыгинның чырае каралып чыкты.
- Ясно дело, - диде ул һәм чырае тагы да ныграк каралды.
Старшина, куанычыннан, кулларын чәбәкләр төсле тоелды миңа. Ул, хәтта, урыныннан сикереп торды - гүя минем кулны кысарга теләде.
- Искиткеч! - дип кычкырып җибәрде ул. - Һәйкәл! Ал мәрмәр. Ал мәрмәрме, Бурдыгин? Һәйкәл, мәйтәм, ал мәрмәрдән эшләнгәнме? Ә? Бурдыгин?
Сержант газап тулы карашын минем тарафка күчерде. Аңа минем тарафтан ярдәм кирәк иде. Мин моны аңладым һәм башны идем.
- Ясно дело, - диде шунда ук Бурдыгин. - Ал мәрмәрдән.
Ул рәхмәт хисе белән тамак кырды һәм, дулкынланып, борынын сеңгерде. Мин шуны аңладым - бу минуттан без теләктәшләр идек. Ләкин шунысы гаҗәп, старшина бу юлы шатлык галәмәте күрсәтмәде. Ул уйчан гына мине тоткарлау турындагы беркетмә өстендә бармакларын биетә иде.
- Тәк-тәк-тәк, - диде ул күңеленнән бу хәлләргә йомгак ясап. - Әйт әле, Бурдыгин...
Бурдыгин дертләп китте һәм ялварулы карашы белән мине бораулады. “Тагын нәрсә сорар инде?!“ - ди иде аның бу карашы. Мин иңсә селкетеп куйдым.
- Кулына нәрсә тоткан ул? - диде старшина күзләрен хәйләкәр кысып. Һәм мин аңлап алдым: бу соравы белән ул безне таптап-изеп китәргә мөмкин иде.
Минем теләктәшем, вакытны сузарга теләп, артчүмечен кашый башлады. Ул тәгаен миннән ярдәм көтә иде. Ләкин ничек ярдәм итә алам мин аңа?
Шулвакыт минем башка гаҗәеп фикер килде. Телепатия! Мин Бурдыгинга биоток тулы карашымны юнәлттем: “Шахмат. Шахмат, диген. Ферзь, ат. Шах“.
Бурдыгинның яңак сөякләре шыгырдап кыймылдады:
- Фа...
“Аңгыра! - дип кычкырдым мин уем белән. - “Фа“ түгел, ә “ша“! Ша! Ат, ферзь, гамбит. Йә инде, Бурдыгин!“
Бурдыгинның күзләре шатлык белән елтырап киттеләр. Ул учы белән маңгаена чәпелдәтеп алды да, кулын күтәрде.
- Урак һәм чү...
“Юк!!! - дип үкердем мин эчтән генә, куәтле уй дулкынын аңа юнәлтеп.
Бурдыгин сискәнеп китте һәм куркып миңа карады.
- Юк, - диде ул кулын төшереп.
Әһә, контакт бар! Шахмат, Бурдыгин, шахмат! Цейтнот бит инде, мат.
- Шахмат, - диде Бурдыгин. Күзләре аның шакмаклы булып ачылган иде. - Шундый зур үзе, бер мичкә цинандали куярга була.
Мин, җиңел сулап, маңгаемны сөрттем. Бурдыгинның күз алмалары әкренләп түгәрәк рәвешенә керә башлады.
Старшина, өстәлгә карап, уйчанланып калды. Булды. Без җиңдек.
- Юк әле, җиңмәдегез, - диде кинәт старшина һәм миңа таба борылды. Мин артка чигеп куйдым. Аның күзләре вак кына шакмаклардан җыелган мозаиканы хәтерләтә иде. - Әйт әле, Бурдыгин, Нонна Гаприндашвили урамында җиденче йорт бармы?
Бурдыгин старшинага карап үрә катты.
- Юк, - диде ул ныклы ышаныч белән.
Ну фикердәш! Ну союзник! Каһәр суксын сине, сатлыкҗан!
- Ничек юк?! - дип кычкырып җибәрдем мин. Мине сатуына әле һаман ышанып җитмәгән идем.
- Менә шулай, иптәшкәем, юк, - ди бу күзен дә йоммый.
- Карале, Бурдыгин, чынлап та, - диде старшина кулларын уыштырып. - Ничек ул алай - юк? Алтынчы йорт бит, мөгаен, бардыр?
- Ясно дело, - дип баш какты Бурдыгин.
- Ә сигезенче?
- Ясно дело.
- Ә җиде?
- Ә җиде - юк.
- Кая киткән соң ул? - диде старшина гаҗәпләнеп.
- Юк инде.
Бурдыгинның аңгыралыгыннан кычкырып көлеп җибәрәсем килде, ләкин ул, үтергеч хәбәрдарлык белән, эшнең нидә икәнлеген аңлатты:
- Ул бит болай: ул йорт торасы урынга какрас әлеге һәйкәлне салып куйганнар. Теге, кем әле... соң инде, ал мәрмәрдән...
Старшина канәгать елмайды.
- Аңлашыла, - диде ул. - Бөтенесе дә туры килә. Йә, моңа каршы ни әйтә аласыз, гражданин Җугашвили? Һәйкәл төбендә яшәмисездер бит анда?
- Юк, - дип килештем мин аның белән, үзем көйдереп үтерердәй итеп Бурдыгинга карадым. (Вәт хәсис! Сатлыкҗан дисәң дә сатлыкҗан).
- Тәк-тәк-тәк, - дип кулындагы авторучкасын бөтерә башлады старшина.
- Тбилисидә, - дидем мин Бурдыгинны тәмам мәсхәрәгә калдыру өчен, - андый һәйкәлнең булганы да юк.
Һо! Теге җирбитнең чыраен күрсәгез иде сез.
- Ялган! - дип кычкырып җибәрде ул. - Мин ул урамда...
- Андый урам да юк! - дип кырт кистем мин.
- Ничек, - диде старшина күзләрен түгәрәкләндереп. - Бәлки андый шәһәр дә юктыр?
- Андый шәһәр бар, - дип тынычландырдым мин аны. - Ә андый урам юк. Булганы да юк. Ә ул, - мин Бурдыгинга бармагым белән төртеп күрсәттем һәм шаркылдап көлеп куйдым, - алдый ул. Аның бервакытта да Тбилисидә булганы юк.
- Дөрес түгел, - диде сержант юаш кына.
- “Дөрес түгел“, - дип үчекләдем мин аны һәм старшинага карап дәвам иттем:
- Аның Тбилисидә тууы - минем Җугашвилилыгым...
- Тәк-тәк-тәк, - дип урыныннан кузгалды старшина һәм ишекле-түрле йөренә башлады. - Җугашвили булмагач, кем соң, алайса, син?
Мин бүтән бер фамилияне атадым. Нинди икәнен хәтерләмим, ләкин грузин фамилиясе түгел инде - монысыннан да туйган. Иң яхшысы - урыс Сидоров булып йөрү. Һәй бу чиновникларның идиотлыгы! Сидоров - үз фамилиям диярлек, ләкин алар миңа ышанмадылар.
- Юк инде, Җугашвили, - диде Бурдыгин, плащ якасыннан эләктереп. - Боргаланма.
Телепатлык контакты әле һаман дәвам итә иде булса кирәк. Тик бу юлы инде мин аның уйларын укый идем. Безнең күзләребез очрашты һәм мин аның туганнарының теге еллар репрессиясенә эләккәнлеген аңладым.
Әһә, әле син шулай халык дошманы токымымыни? Әллә кай арада минем күңелемдә халык дошманнарына нәфрәт уянды. Бурдыгин саллы йодрыгы белән минем күкрәк астындагы йомшак урынга китереп кундырганда, бөгелеп төшкәнче, мин үземне инде иң әшәке сталинчы итеп тойдым. Старшина миңа егылырга ирек бирмәде, җилкәдән тотып турайтып бастырды. Аның күзләрендә мин ачыну да, гаҗәпләнү дә, “әйсәнә“ дигән шикеллерәк кул селтәү дә күрдем. Ләкин мин шушы яңгырлы көнгә генә исемен алып торган бәндәнең, халыклар атасының онытылмас бөек эшенә тугрылыклылык чатнап ята иде бу күзләрдә.
- И-их, син... - диде ул һәм, профессиональ кизәнеп, яңак төбенә утыртты.
Аңардан очып китешли, мин инде үземне репрессияләнгән коммунист итеп хис иттем. Һәм кабат Бурдыгин кочагына килеп сыландым.
- Җугашвили, дисеңме? - дип сорады ул теш арасыннан. - Иосиф, дисең инде?
“Ух, Сталин заманы булса! Мин сине...“ - дип дәртләнеп уйладым мин һәм баштанаяк чәнечкеле тимерчыбыкка уралган Бурдыгинны күз алдыма китердем. Кыска гына вакытка Бурдыгинның йодрыгын күреп калдым - сул күздән гөлт итеп бер көлтә очкын чәчрәде. “Яшәсен Сталин!“ - дип уйлап өлгердем. Ә инде уң күзгә якынлашучы йодрыкны Гулаг урманнарында бишенче срогын тутыручы хәлдән тайган сәяси тоткын битарафлыгы белән каршыладым.

Рәүф БӘХТИЯР


Используются технологии uCoz