Рәхмәт, мизгел!
(«Рәхмәт, мизгел!» шигырьләр җыентыгы 1999 елда,
үземнең «Хәерле иртә!» нәшриятында чыккан иде,
1999 елда ул Чаллыда «Ел китабы» номинациясенә лаек булды.)
Нигә шулай ерак бу терсәк?
* * *
Исемен саклап
телен югалтканнар бар дөньяда,
телен саклап
исемен югалтканнар бар дөньяда,
исемен дә, һәм телен дә саклап
илен югалтканнар бар дөньяда.
* * *
Әле менә офык алланмаган,
әле менә кояш чыкмаган,
әле менә йөрәк уянмаган,
әле менә күңел йоклаган...
Әле менә тамак кына туйсын,
әле менә өсне бөтәйтик,
әле менә ыңгырчакны кысып,
аркалыкны гына күтәртик...
Әле менә телне онытканбыз
(онытканбыз, әллә йотканбыз?),
әле менә Илне югалтканбыз
(югалтканбыз, әллә сатканбыз?)...
Әле менә кояш кына чыксын!..
Киндерәне чурып бетерсәк!..
Аһ!..
Нигә шулай ерак бу терсәк?!
1994
* * *
И кешелек, синең гакыл көчең
кылны меңгә яра алырлык,
галактикадашлар каршысына
колач җәеп бара алырлык.
Миллион еллар яшәп, шулай үсеп,
син югалтсаң әгәр башыңны,
күтәрелеп караны да оят булыр
галактикадашлар каршында.
1982
* * *
Мин тормышның иң төбенә төштем
яраланган бөркет шикелле.
Җиргә бәрелеп канатларым сынды -
шушы булды иң-иң читене.
Мин яшь идем,
япь-яшь бөркет идем,
оча идем нинди биектә!
Ә хәзер...
Яннарымда шуыша еланнар,
ырылдашып йөри киекләр.
Бу җир
нинди ямьсез!
Монда
урам чаты саен Сары йорт.
Намуслылар
монда
баскан килеш үлә
умырзая кебек саргаеп.
Юк, җиргә түгел,
мин чокырга төштем,
чын тормышның шакшы чокрына.
Монда
Ач шакаллар кебек җасус өерләре
бер-беренең йөзенә текерә...
Монда кояш төшми, чәчәк үсми,
сайрамыйлар монда кошлар да.
Монда бары исерекләр җырлый,
монда бары акча кыштырдый.
Монда кояш нуры тошсен иде -
чирле микробларны үтерсен,
монда бер акыллы кеше
чиләк белән хлор сиптерсен!
1968-1994
* * *
Җырламыйм да,
еламыйм да,
болай гына моңланам.
Җырлар идем,
елар идем,
әле күңлем тулмаган.
Әйдә, күңлем тулсын әле,
сагышка чумсын әле,
туңып йөргән вакытларның
бер үчен алсын әле...
Сандугачлар ярсып сайрый,
канатларын кагына...
Бу моңнарын алып кайткан
җирнең кайсы ягыннан?
Җирнең кайсы якларыннан
урап кайттың, кошчыгым?
Кай да туып, кайда үстең,
кайда үтте яшь чагың?
Бездә туып-үскәнсеңдер,
югыйсә кайтмас идең,
талга басып сайрар өчен
бу җырың тапмас идең.
Җирнең кайсы якларыннан
урап кайттың, сандугач?
Кайларга басып сайрадың
Туган Илне сагынгач?
Ул илләрдә һава ничек,
диңгез исе киләме?
Кешеләре елмаямы,
балалары көләме?
Диңгез исләре киләме,
әллә дары исеме?
Бомба шартлавыннан мәллә
җилләренең исүе?
Шундый ерак илләрдән
сагынып кайткач төбәген,
йөрәге булган сандугач
сайрамыйча түзәме?!
Сайра әле, сандугачым,
сайра күңлең булганчы.
Сайра күңлең булганчы ла,
минем күңлем тулганчы!
1990
Кичерегез!
Әгәр мине,
әгәр сине,
әгәр аны
сугышка чакырсалар,
әгәр миңа,
әгәр сиңа,
әгәр аңа
автомат тоттырсалар,
нишләр идең, замандашым,
сугышка чакырсалар,
автомат тоттырсалар?!
Алдыңда ут, артыңда тау, Ичкерия,
мине яклап кан коясың, кичер мине!
Әгәр минем,
әгәр синең,
әгәр аның
илкәен яндырсалар,
әгәр мине,
әгәр сине,
әгәр аны
Ватансыз калдырсалар,
нишләр идең,
нишләр идең, замандашым,
илеңне яндырсалар,
Ватансыз калдырсалар?!
Алдыңда ут, артыңда тау, Ичкерия,
мине яклап кан коясың, кичер мине!
Әгәр миңа, әгәр сиңа, әгәр аңа
Ватаны кыйммәт булса,
әгәр миңа,
әгәр сиңа,
әгәр аңа
азатлык кирәк булса,
күтәр башың, замандашым,
Ватаның кыйммәт булса,
азатлык кирәк булса!
Алдыңда ут, артыңда тау, Ичкерия,
минем очен кан коясың, кичер мине.
1994
Вампир
Кылыч белән килгән кылычтан үләр.
Александр Невский
Болыт арасыннан,
пычрак көзге кебек,
ай күренеп китә,
ай йөзендә йөри шәүләләр,
ай йөзендә янгын теле уйный,
ай йөзендә - үле гәүдәләр...
Ай йөзендә
пычрак эз калдырып
үтеп бара итек табаны,
ай йөзендә
канлы күз яшьләре
пулялардан
теткәләнеп беткән ананың.
Айның бүген
болытлардан тыны кысыла,
җан-көч белән ерып болытларны
ул
алга чыкмакчы була,
болыт каплый аны,
күрсәтми
бу җирдәге гарьлек-дәһшәтне
каплап калмакчы була...
Ә җил,
тырыш хатын кебек,
айны болытлардан
йолкып алмакчы була...
Ләкин юкка.
Ач вампирның бүген
өянәге купкан, котыра,
канлы тешләрен
батырган ул Чәчән йортына...
Ятлар канын имеп бүрткән идең,
чиксез иткән идең җир-суны,
Чәчән йорты -
гранит кыя бит ул,
тешең сынар, вампир, бел шуны!
1994
* * *
Йөрәгеңдә, халкым, агулы ук,
тартып алыр идем - авыртыр.
Йөрәгеңдә агулы ук йөртү
бик авырдыр, беләм, авырдыр.
Авырдыр ул дошман чапмасын дип
башны иеп яшәү гел-гелән,
авырдыр ул газиз балаңны да
сөялмәсәң туган тел белән.
Солтан идең газиз илкәеңдә,
биек оча иде шоңкарың...
Башың исән, ләкин сыртка баскан
урыс итегенең олтаны.
И сабырсың, халкым, искитмәле,
ишәктән дә болай сабырсың.
Сабырлыкның тебе алтын диләр,
хактыр ахры -
чыраеңа чыккан сарысы.
Йөрәгеңдә, халкым, агулы ук,
тартып алыйк, әйдә, авыртсын.
Безме шулай мәңге тезәлмәслек,
мәңге уянмаслык халык соң?!
1995
* * *
Ватаным! дип бер җырлыйсы иде,
Ватаным! дип бер елыйсы иде,
Ватаным! дип бер көләсе иде,
нур булып бер
бөркеләсе иде...
Ватаным! дип кычкырасы иде,
Ватаным! дип эш кырасы иде,
Ватаным! дип бер янасы иде,
күкрәгенә башны куеп
зарланасы иде...
Ватаным! дип күкрәк каксаң иде,
Ватаным! дип башны салсаң иде,
Ватаным! дип кабат тусаң иде -
тик
кая Ул?!!
1994