Әхмәт Дусайлы: Үзеңә кайт

Үзеңә кайт

Әхмәт Дусайлы

* * *
Җирдә яшәр өчен туабыз да,
без картаер өчен үсәбез.
Без яшәрер өчен картаябыз,
кабат туар өчен үләбез...

* * *
Бәргәләнә бәгырь, бәргәләнә,
якты эзләп төннең эченнән.
Әллә, юкса, күзем сукыр микән,
әллә, юкса, дөнья күченгән?..
Әллә, юкса, Кояш капланганмы-
асты өскә килгән Җиһанның,
тау дигәнем әллә чокырмы соң,
менәм диеп аска төшәмме?
Әллә Мәхшәр шушы үзе микән,
сур өргәнне сизми калдыммы?
Мәетләрме, тере кешеләрме
камап алган артны-алдымны?
Мин ялгызмын -
алар тарткалаша,
мин сукырмын -
алар күрәләр,
әллә ниләр табып сөенәләр,
бармак төртеп миннән көләләр...
Бәргәләнә бәгырь, сыкрана җан,
таулар тетри дәһшәт-тынлыктан...
Бу Кояш соң әллә капланганмы,
әллә инде мине оныткан?..
Ник ачылмый офыкта бер сызык,
бер мизгелгә генә, бер мәлгә?
Бу Җиһанның, салкын бу дөньяның
үги баласымы мин әллә?
Бәргәләнә бәгырь, бәргәләнә,
якты сорый җаным, нан сорый,
рухый уразадан чыга алмый,
үзен-үзе көчкә асырый.
Бәргәләнмә, бәгырь, сыкранма, җан,
Раббыңнан сора тик иман!..
1994

Үзем

Исмәгез лә, көзге җилләр,
бәгырьләрне кистереп.
Мин болай да карт бит инде,
мин болай да иске бит,
Картайды куллар, аяклар,
акылым да картайды,
җаным гына яна туган
сабыйныкы күк калды.
Йөрәк инде аксак-туксак,
җәрәхәтле, яралы,
мескеннең туктап калганын
күрәселәр бар әле...
Исмәгез лә, көзге җилләр,
картайганым беләм бит,
тузгытмагыз уйларымны,
кауламагыз, киләм бит.
Үз теләгем белән киләм
картлыгыма - көземә,
бар гөнаһым, савапларым
үземә, тик үземә.
Үзем күтәрәм йөгемне,
үзем күтәреп барам -
тегермән ташы кебек
иңемә баскан заман.
Зарлануым түгел болай,
язмышымнан ризамын:
бәхет мизгелен тоймам бит
татымасам нужаны.
Үзем күтәрәм йөгемне -
авыр йөген дәвернең,
исмәгез лә, көзге җилләр,
кисмәгез лә бәгырьне.
1994

Үзеңә кайт

Күңелеңә шикле уйлар килсә,
уйларыңа кереп олаксаң,
Раббыңның таушын ишетер өчен,
үз-үзеңә, дустым, колак сал.
"Пәйгамбәр"ләр бик күбәеп китеп,
кыйблаңны син әгәр югалтсаң,
үзеңә кайт, бары үзеңә кайт,
үз-үзеңә, дустым, колак сал.
- Син акыллы.
Яки:
- Исәр, - диләр.
Бу җәһәттән минем шигем бар:
үзең сизмәгәндә, син дә даһи,
үзең сизмәгәндә - пәйгамбәр.
Күңелеңә шикле уйлар килсә,
караңгыга әгәр юлыксан,
Раббыңның таушын ишетер өчен,
үзеңә кайт, үзеңә колак сал,
1994

* * *
Кемнең кая ашыкканын күрәм,
кемнең нигә табынганын күрәм,
кемнең ничек абынганын күрәм,
тик үземне күрмим.

Кемнең нидән елаганын беләм,
кемнең ниләр уйлаганын беләм,
кемнең кемне алдаганын беләм,
тик үземне белмим.
1982

Нишләргә?

Сәхрәдәге җилләр чәчем тарый,
чал чәчләрем сибелә җилләргә.
Сәхрәдәге җилләр - жилмени ул,
күкрәктә җил-давыл - нишләргә?!
Күкрәктәге хөсет, яшерен уй
алып керер ахры гүрләргә.
Салкын гүрләр - тәнгә генә бит ул,
тере мәет булсаң, нишләргә?!
Янарсың да, көярсен дә әле,
сөярсең дә, бәлки, кемнедер.
Янар, көяр һәм дә сөяр өчен
бирелгән бит безгә бу гомер.
Ашарсың да, эчәрсең дә әле,
рәхәт гомер, бәлки, сөрерсең,
бик күпләрнең күзен кызыктырып,
затлы ыштан киеп йөрерсең,
ләкин кеше булып калырсыңмы
мөлдерәмә кәсә эчкәндә?
Әллә...
сәхрәләргә чыгып еларсыңрмы
йөрәгеңне пәрә-парә итеп
үкенү газабы кискәндә...
Бер минутлык ләззәт кичкән идем,
бәгыремне таптап яу узган.
Әллә...
сәхрәләргә чыгып качыйм микән
күкрәктәге җилдән, давылдан?!
Сәхрәдәге җилләр чәчем тарый,
салкыннары үтә эчләргә.
Сәхрәдәге салкын салкынмыни,
йөрәк бозга каткан - нишләргә?
1994

* * *
Сал битлегең, әйдә, бер сәгатькә,
ял ит бераз тормыш шавыннан.
Күреп торам: синең дә бит күңел
ихлас сөйләшүне сагынган.
Ихлас сөйләшүләр - җанга дәва,
кузгатса да йөрәк ярасын.
Уйламыйча сөйлә, буталып бет,
сайламыйча агын-карасын.
Ялгышудан курыкмыйча сөйлә -
мин, төзәтеп, сине кызартмам.
Дөрес сүзләр таба алмас булсаң,
озын итеп сөйлә, ерактан.
Сөйлә
сине кемнәр рәнҗеткәнен
арка каккан булып, елмаеп.
Сине дә бит кемдер коча-үбә
кыйнап киткәндер бит, мөгаен?
Сине дә бит кемдер якын иткән -
чәнечкеңә кулын канаткан,
кулын гынамы соң, йөрәген дә
килеп чәнечкәндер кабаттан...
Сал битлегең, әйдә,
башта син ач,
мин дә чишенермен аннары...
Хәер... дустым, салмыйк битлекләрне,
күрсәтешмик гарип җаннарны...
1994

Рәхмәт, мизгел!

Әкрен генә
әллә яңгыр тамды,
әллә бер кош чиртте тәрәзем,
әллә нишләп куркып, дертләп куйдым,
кабаланып тышка карадым.
Тәрәзәдә кош та, яңгыр да юк,
яфрак селкетерлек җил дә юк.
Фәкать, мине үчекләгән төсле,
кояш эленеп тора елмаеп...
Тәрәз ачтым,
биткә кояш сулый,
сулышларны, хәттә, куыра.
Кинәт
тагын
әллә нинди нәрсә
тиеп китте йөрәк турына.
Йөрәк инде, юкса, күптән сихәтләнгән,
иләс-миләс түгел күңел дә...
Әллә бер кош,
әллә чишмә таушы
яңрап куйды күңлем түрендә.
Бер иснәрлек кенә умырзая исе килде
урман шаулавына ияреп, ү
тал бөресе шартлап ачылып китте
колак тобендә үк диярлек...
Нинди бөре? Нинди умырзая?!
Җәй уртасы инде авышкан.
Тук башаклар, башын түбән иеп,
мәрхәмәтлек сорый кояштан,
каеннарга инде сары кунган,
яз түгел бит, түгел, җәй көне!
Ә нигә соң тиберченә йөрәк
ияр кытыклаган тай кебек?
Каеннарга инде сары кунган,
ә чәчләргә көмеш өстәлгән,
күңелләргә инде сагыш иңә
сары йәки көмеш төсләрдән,
күңел инде упкыннарны читли
киерелсә дә, хәттә, җилкәннәр,
гафу сорыйм сездән, гафу сорыйм,
инде сезгә барып җитәлмәм,
салалмыйча калган сукмакларым,
җырланмыйча калган җырларым,
кичалмыйча калган давылларым,
кочалмыйча калган ярларым...

Әллә яңгыр, әллә бер кош чиртте,
әллә яшьлек үзе эндәште?
Әллә инде яшьлек тугаемда
бер адашып калган сердәшме,
күңелемнең якасыннан тотып
җилтерәтте, малай, түз генә!
Йокымсырап күпме яткан иде -
боз кузгалды бугай күңелдә.
Ачылып китте иске җәрәхәтләр,
рәхәт булып йөрәк кысылды,
кочакладым кебек миңа бәхет теләп
мәңгелектә калган дусымны...
Рәхмәт, мизгел,
ярый әле килеп
күңел тәрәзәмне шакыдың,
юкса,
инде картаясың, диеп
ышандыра язган акылым.
1985

Кирәкми

Юк, кирәкми миңа хуплау сүзең,
фатыйхаң да мина кирәкми,
Хак Тәгалә хәләл көчем белән
эш итәргә мине өйрәтте.
Адашсам да, абынсам да бүген,
канатсам да тезне, борынны,
үзем сикереп торам, үзем табам
өлешемә язган юлымны.
"Нинди якты минем юлым! - диеп
син үзеңә мине ияртмә.
Адашу да, абыну да минем
язып куелган бит йөрәккә.
Синең барыр җирең - янар тауда,
минем барыр җирем - тын алан.
Юк, кирәкми миңа нәсихәтең,
мин бит аны барыбер тыңламам...
1994

Җырларга

Уналты яшендә вафат булган
дустым Хәлфитҗанга

Бер уйласаң,
тормыш гади генә:
кеше туып җиргә баса да,
бар галәмне кочакларга тели,
куллары
бәп-бәләкәй генә булса да.
И талпына нәни кулын сузып,
кояш нурларына тотына,
кояш нуры өзелеп китә дә,
ул "лып!" итеп җиргә утыра.
Бу - беренче сабак сиңа, сабый,
Җир баласы булып тугансың,
кошлар кебек, хәттә, очсаң да син
Җир-анаңа тешеп кунарсың.
Бер уйласаң, тормыш гади генә,
гади генә кебек урман да.
Анда -
куак саен әкият оялаган,
ботак саен җырлар чорналган.
Җырла әле агачларга кушылып,
җырла әле, җырла, Хәлфитҗан!
Офыкларга качып җил тыңласын,
тыңлап торсын сине офыктан.
"...Сәхрәләргә чыгып
бер сызгырдым, Рамай,
чапкан печәннәрем кипсен дип..."
Кайчан безгә мыек үсәр икән?
Их, тормыш,
шул мыекны бездән күпсендең...
"Агыйделкәй алкын,
суы салкын, Рамай,
салкын диеп басмыи калмадым..."
Бер күрербез микән
чиккән яулык болгап
кызыйларның озата барганын...
Син туктадың.
Урман, авыр сулап, тынып калды.
Ник туктадың?!
Җырларың бит әле бетмәде!
Безгә
кочаклашып
картаерга иде бит әле...
Син туктадың.
Синең җырларыңны
миңа калды, ахры, җырларга...
җырларга...
1982

* * *
Дөнья бит ул күптән яратылган,
язмыш безгә язып куелган.
Без яратып өзәр чәчәкләрнең
таҗлары да күптән коелган.
Икәү бергә йөргән сукмаклардан
эзләребез күптән җуелган,
бүтән көйгә җырлап, бутән парлар
җитәкләшеп йөри бу юлдан.
Икәү генә җырлап йөргән җырлар
йөрәкләргә безнең уелган,
яшьлек кыска, ләкин безнең өчен
мәңге узмас кебек тоелган.
Яшьлек кенә түгел, гомер уза,
саргаялар инде каеннар.
Картайсак та, аермасын Ходай
сагышлардан безне, ваемнан.
1994

* * *
Минем язмыш - үги ана кебек,
мине шундый итеп ярата:
елмая да ал чәчәкләр өзеп,
бүтән балаларга тарата.
1972

Корыч балта һәм сулагай оста
Үги әтием Шабаев Әбүзәрнең якты истәлегенә

Бүген төнен үтә суык булды.
Кайда йөри оста, йорттамы?
Йортта булса, нишләп әле Балта
утынлыкта бүген йоклады?..
Күпме еллар алар бергә булды,
авыл саен күпме йорт калды.
Мактаса да үзе Балтасын,
халыкта ул үзе макталды.
һәр җебенә чаклы чыланып,
пычрак ерып йөргән чакта да,
юеш җиргә ятып йокласа да,
коры була иде Балтага.
Нәрсә булды?
Нишләп әле Оста
җил-яңгырга аны ташлады?
Әллә инде...
Тапты микән әллә...
башканы?
... Иртәгесен табут ясадылар
һәйбәтләрен сайлап тактаның.
Тик бу әшкә
аның күңле, никтер, ятмады.
Уңагайның кулы җайсыз иде,
гел кыекка булды чапканы.
Әллә
теге
балтаныкын,
әллә
балта тегенең җаен тапмады...
... Бүген төнен тагын яңгыр яуды.
... Шомарган сап сагына Останы...
Корыч Балта инде ничәнче кат
бөгәрләнеп тышта йоклады...
1983


Используются технологии uCoz