Татар интернеты фидакяре
Әхмәт Дусайлы бүгенге көндә Мөслим районының Салауз-Мухан авылында яши. “Хатыным Мәдүнә белән яшелчә-җимеш үстерәбез, тавык-кош асрыйбыз. Әмма күпчелек вакытым компьютер мониторы каршында үтә”, – ди. Монитор каршында утыруының нәтиҗәсе – "Adiplar.narod.ru" исеме белән теркәлгән татар язучылары порталы. Биредә хәзер1500дән артык татар язучысы турында мәгълүмат урнаштырылган.
“Беренче мәртәбә интернетка керү белән, мин татарча сайт ясау теләге белән яна башладым”, – ди Дусайлы. Ә интернетка ул әдәбият һәм матбугат аша килә. Әдәбият дөньясына кереп киткәнче, йөкчедән алып инженер-технологка кадәр бик күп һөнәрләр үзләштерә, сиксәненче еллар башында КамАЗ заводларының берсендә токарь булып эшләгәндә, беренче хикәясен яза һәм инде шул көннән бирле прозадан аерыла алмый. 1990 елда Ә. Дусайлы КамАЗның “Нур” газетасына хәбәрче булып күчә. Анда бүлек редакторы, җаваплы сәркатип вазыйфалары башкара. Чаллыда “Аргамак” журналы оешкач, Айдар Хәлим аны җаваплы сәркатип итеп чакыра. Биредә эшләгәндә ул компьютер серләрен өйрәнә башлый, “Хәерле иртә!” газетасын терки, аның мөхәррире була. Аның хикәяләре Чаллының шәһәр һәм район газеталарында, “Ялкын”, “Казан утлары”, “Аргамак” журналларында, “Идел” альманахында, очерклары “Әфган кызалаклары” җыентыгында дөнья күрә.
2001 елда Мөслим районының “Авыл утлары” газетасы редакциясенә компьютерлар кайткач, Әхмәтне верстальщик итеп чакыралар. Һәм ул эшен, фатирын калдырып, туган ягына кайта. Типография кызларын компьютер версткасына өйрәтә, үзе Web-сәхифәләр ясау серләрен өйрәнә башлый. Нәтиҗәдә менә шушы сайт барлыкка килә.
“Терсәгем белән кемнәрнедер этә-төртә, күбрәк, тизрәк умырып калыйм дип яшәмим. Йөрим шунда тыныч кына үз көемә”. 1999 елда “Нур” газетасы хәбәрчесенә биргән интервьюсында әнә шулай дигән Әхмәт Дусайлының тормышка карашы бүген дә үзгәрмәгән.
Резеда Камалова