Минем сайтка рәхим итегез
Шагыйрь, прозаик, публицист, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, I "Белем җәүһәрләре" Халыкара интернет-проектлар бәйгесе (2010) лауреаты Әхмәт Дусайлы (Әхмәтҗан Хәсәнҗан улы Хәмәдишин) 1949нчы елның 20 августында Татарстанның Мөслим районы Дусай авылында туган. Шагыйрьнең әнисе - 20 яшьлек Тәзкирә, күршедәге Баек авылы егете Хәсәнҗанга кияүгә чыккач, Мөхәммәдиша картның кечкенә генә дүрт почмаклы өендә гомер сөрүче ишле гаиләсенә ияләшә алмыйча, көмәнле килеш әти-әнисе янына Дусайга кайтып китә. Шулай итеп, булачак шагыйрь әбисе Миңлеямал һәм бабасы Мөхәммәтҗан Гатиннар тәрбиясендә үсә. Дусай башлангыч мәктәбендә укыганда һәм 7 чакырымдагы Күбәк урта мәктәбенә йөри башлагач та әле ул Гатин фамилиясе белән йөри.
Әхмәт кечкенәдән үк бик актив була. Өченче класста укыганда ук инде алар укытучы ярдәменнән башка, үз инициативалары белән стена газетасы чыгаралар. Әхмәтнең беренче "шигыре" шунда чыга. Шул ук елны район газетасы "Колхоз байрагы"нда (хәзер - "Авыл утлары") мәктәп тормышы хакында беренче хәбәре басыла. Ә бишенче класста укыганда, "Яшь ленинчы"да "Төш" һәм "Апага ни булган?" дигән шигырьләре дөнья күрә. 6нчыда укыганда бер пәрдәлек "пьеса" язып, классташ малайлары белән авыл клубында халыкка күрсәтәләр. 8нче классны тәмамлагач, Казанга барып, шигырьләрен язучылар союзының әдәби консультанты Мөхәммәт Садрига күрсәтә. Мөхәммәт ага аның "Вьетнамны яклап" исемле шигырен күмәк җыентыкка кертә. Һәм җыентыкның исемен дә "Вьетнамны яклап" дип куялар.
Ныклап әдәбият дөньясына кереп киткәнче, ул йөкчедән алып инженер-технологка кадәр бик күп һөнәрләр үзләштерә, сиксәненче еллар башында, КАМАЗ заводларының берсендә кыручы булып эшләгәндә, беренче хикәясен яза һәм инде шул көннән бирле прозадан аерыла алмый.
1990 елда Ә.Дусайлы КАМАЗның "Нур" газетасына хәбәрче булып күчә. Анда бүлек редакторы, җаваплы сәркәтип вазыйфалары башкара. Чаллыда "Аргамак" журналы оешкач, Айдар Хәлим аны җаваплы сәкәтип итеп чакыра. Биредә эшләгәндә ул компьютер серләрен өйрәнә башлый, "Хәерле иртә!" газетасын терки, аның мөхәррире була.
Аның хикәяләре Чаллының шәһәр һәм район газеталарында, "Ялкын", "Казан утлары", "Аргамак" журналларында, "Идел" альманахында, очерклары "Әфган кызалаклары" җыентыгында дөнья күрде. 1992 елда беренче проза китабы "Аймыл", 1999да үзе оештырган "Хәерле иртә!" нәшриятында шигырьләр җыентыгы "Рәхмәт, мизгел!" басылып чыкты. Болардан тыш, Ә.Дусайлы "Йөрәгең белән ярат" очеркын китап итеп чыгарды, "Еллар һәм юллар", "Баллы елга буенда", "Чаллы-йорт" китапларының төзүчесе, мөхәррире һәм автордашы булды. Чаллыда, Алабугада яшәп иҗат итүче күп кенә язучыларның егермеләп китабына мөхәррирлек итеп, үзенең нәшриятында чыгарды.
2001 елда Мөслим районының "Авыл утлары" газетасы редакциясенә компьютерлар кайткач, Әхмәтне верстальщик итеп чакыралар. Һәм ул эшен, фатирын калдырып туган ягына кайта. Типография кызларын компьютер версткасына өйрәтә, үзе Web-сәхифәләр ясау серләрен өйрәнә башлый. Нәтиҗәдә менә шушы сайт барлыкка килә.
Әдипләр порталыннан
* * *
Исә җилләр, ява йолдыз август төнен телгәләп. Бик күп йөрдем бәргәләнеп - даладагы дүңгәләк... Бик күп йөрдем җылы эзләп салкын дала җилендә сыеныр куеным бардыр, дип бу Җиһанда минем дә... Җылы эләп киң далада күп юллар уздым инде, сине эзләп тапканда, картайдым, туздым инде... Август төне караңгырак, йолдызлары яктырак, күз алдымда нурлы йөзең - яңа тулган ай тора... Синең карашыңнан минем җанымны җылы сарый. Тик... күзләрең минем аша ерак офыкка карый... 2016, март.
Дусай чишмәсе
Көтмәгез, Дусай буйлары, Быел кайталмам инде. Әйбәт кенә атлаганда, "Карт аю" басты мине. Күктә кара нокта булып Талпынмагыз, тургайлар. Инде сезнең сайравыгыз Мине бүтән моңайтмас. Салкын чишмәнең бакасы, Ничек әле, исәнме? Дусайның бер моңлы улы Исләреңә төшәме? Әгәр исләреңә төшсә Дусайның моңлы улы, Чылтыратмый тор суыңны. Тынып торчы бу юлы. ...Туктатып тора алмассың, Чишмә ул - ярсу бит ул. Үлгәннәргә җан кертердәй Шифалы саф су бит ул! Салкын чишмә суларына Карт аюр басса әгәр, Картлыгын да онытып, Сикерер айга кадәр, Күктә кара нокта булып Талпынырлар тургайлар, Каршыма йөгереп чыгарлар Якташларым - дусайлар!2008, Салавыз Мухан.
Локман мәзәкләре
* * * Локман Дусайлы тукталышта Мөслимгә барырга автобус көтә.- Нишләп машинаң белән генә бармыйсың? - дип сорыйлар аңардан.
- Машинага мин хуҗа түгел шул, - Локман. - Өйдә минем бер генә әйберем бар. Анысына да хатын хуҗа.
* * *
Локман Мөслимнән бик кәттә эшләпә алган. Иске Карамалыдан җәяү катырга туры килгән. Бик җилле көн. Бер очып китә моның эшләпәсе, Локман сүгенә-сүгенә барып алып кия. Ике очып китә, тагын барып алып кия, ләкин эшләпәне кисәтеп куя:
- Тагын бер очсаң, барып алмыйм, чамала!
Эшләпә, әлбәттә, тагын очып киткән Бу юлы зур гын күлләвекнең уртасын ук.
- Мин сине кисәттем, үзеңә үпкәлә, - дигән дә, Локман яланбаш кайтып киткән.
* * *
Локман урманда йөри икән.
- Исәнмесез, имәннәр! Исәнмесез, чаганнар! Исәнмесез, юкәләр! - дип агачларга сәлам биреп йөри. Ә каенга сүгенә-сүгенә төкереп киткән. Баксаң-күрсәң, күптән түгел генә каен урлап кайтып барада тотып, штраф салган булганнар икән.
* * * Локман чөгендер игү звеносы башлыгы булып эшли. Берничә ел рәттән яхшы уңыш алганы өчен костюм белән бүләкләгәннәр моны. Бер елны чөгендер җирен карап йөри бу. Йөри-йөри дә башын чайкап куя:
- Кәчтүм-чалбар эләкми икән сиңа быел, Локман...
* * *
Яшьрәк чагына Локман "кәҗә" матае алган. Матайга, билгеле инде, бензин кирәк, ә бензингә болгатырга автол. "Колхоз ягы"нда "иснәнеп" йөргәндә, шофер Мөрәҗәп аганы очрата.
- Мөрәҗәп абый, автолың бармы?
- Бар.
- Алайса, бер шешә бензин бир әле...