Әхмәт Дусайлы: Аймыл

Аймыл

Әхмәт Дусайлы

8

Кыз, чынлап та, сөйкемле иде. Кайсы ягы беләндер Гөлсарага тарткан иде ул. Шундый ук җыйнак гәүдә, ягымлы елмаю. Егетләрне күрүгә, түшәмдәге электр лампочкасы яктырды диярсең, кызның йөзе балкып китте. Янында эшләгән иптәш кызы белән тиз генә нидер сөйләшеп алды да, Талгатькә каршы атлады.
Иркен бер хәрәкәт белән Тәлгать аның биленнән кочкандай итте, иелеп колагына нидер пышылдады. Кыз тыелып кына көлеп куйды. Тәлгать тагын иелде.
— Шулаймыни? — дип куйды кыз һәм ялт итеп Фәриткә күз ташлады. Аннары үрелеп Тәлгатьнең колагына нидер әйтте.
Тәлгать сәгатенә күз салды, тагын кызның колагына иелде. Кыз, ризалык белдереп, баш каккач, Тәлгать аның иңсәсенә җиңелчә генә сугып алды да, Фәриткә таба борылды:
— Таныш бул, Фәрит. Айсылу туташ шушы инде. Әй, сөйләнеп торган мин юләр. Сез бер-берегезне беләсез ләбаса.
Кибет түреннән кызга эндәштеләр.
— Хәзер! Чак кына көтеп торыгыз, егетләр. Тиз булам мин.
Берничә минуттан ул киенеп чыкты. Кулында авыр гына сумка иде. Фәрит туп-туры үзенә таба килгән кызның сумкасын алды, ә Тәлгать, Айсылуны култыклап, алдан атлады.
Баралар. Күн перчатка кигән кулын күтәреп, бармакларын тырпайта-тырпайта, Тәлгать нидер сөйли. Айсылу, әле башын артка ташлап, әле иелә-иелә көлә. Кайчагында аягы таеп китә дә, Талгать аның кышкы калын пәлтәсе аша да күзгә ташланып торган нәзек биленнән кочып ала. Көлешәләр.
Фәриткә күңелсез. Сумканы бер кулыннан икенчесенә күчерә-күчерә аяк астына карап атлый да атлый.
Ник ияртте инде аны Тәлгать? Таныштырырга уйлаган икән, таныштырсын да, китеп барсын иде! Нәрсә, әллә Фәрит үзе сөйләшә белмәс идеме кызлар белән? Гомумән, ни пычагына дип шул Тәлгать-бушбугазга тагылды сон әле ул? Нәрсә дип шул шаражкага барып керде?
— Менә, кайтып та җиттек... Бәлки, чәй эчеп чыгарсыз, егетләр?
— Без каршы түгел. Ни диярсең, Фәрит?
Артык зур булмаса да, әллә җыештырылуы, әллә җиһазларының уңайлыгы белән Айсылуның бүлмәсе үзенә тартып тора иде. Тәлгать, пәрдә артына кулын тыгып, ниндидер төймәгә шалт итеп басты, талгын көй агыла башлады. Күп тә үтмәде, өстәлдә чуар кәгазьле шәраб шешәсе, елык-елык килеп торган матур-матур фужерлар, төрле-төрле җимешләр пәйда булды. Күңелле музыкага бәллүр чеңләве кушылды. Тәлгать белән Айсылу, бер-берсенә сыена төшеп, бүлмә уртасында таптана башладылар.
Фәрит биредә артык иде.
— Ярар, мин китим, булмаса...
— Ярар, пока. Мин дә озакламам инде.
— Хушыгыз. Сый-хөрмәтегез өчен рәхмәт, Айсылу. — Исән булыгыз инде, алайса...
Баскыч төбенә чыккач, Фәрит аяк астына төкереп куйды.
— Тфү!.. Үзенең сөяркәсе белән таныштырмакчы булган икән...
Шулай диде. Әмма ул Айсылу тырнагына капкан иде инде. Хәер, бу турыда кыз үзе да белми иде әле.
Көннәрдән бер көнне алар автобус тукталышында очраштылар.
— Исәнме, Фәрит.
— Исәнмесез, Айсылу.
Аягы таеп китте дә, кыз Фәритнең беләгенә ябышты.
— Таныш кеше белән "сез" дип сөйләшү килешмидер, минемчә.
— Шулай бугай шул.
Кыз тыелып кына көлеп куйды.
— Менә шундый мокытрак кеше инде мин. Юньләп сөйләшә дә белмим.
— Ә Тәлгать сине мактады. Алтын куллы егет ул, ди.
— Ул сөйләр...
Автобус килеп туктады. Ишек ярыгыннан кайсыныңдыр чабуы чыгып тора иде. Шактый кеше төште. Тукталыштагылар ишеккә өелде. Фәрит белән Айсылуны, кыймылдарлык та рәтләрен калдырмыйча, бер-берсенә чәпәп куйдылар.
Бөтен халык берьюлы талгын гына тирбәлә. Аның саен Фәрит кызның тәнен ныграк тоя. Салкын исе аңкып торган кабарынкы мех якасына, кызарып чыккан бит алмаларына яңагы белән кагыласы килә... Аннары, кинәт, аның Тәлгать белән биегәне исенә төшә дә, тешләрен кыса.
Кеше бераз кимегәч, кыз гади генә әйтеп куйды:
— Бүген "Батыр"да "Тутси".
"Тутси"ның ни икәнлеген белмәсә дә, Фәрит гаҗәпләнгән булды:
— Шулаймыни? Әйдә, алайса, керәбез!
Кыз тагын көлеп куйды.
— Керербез... Билет алалсак.
Кинотеатр янында төштеләр. Тукталышта ук аларны билет теләнүчеләр сырып алды.
— Син шушында гына тор. Минем анда иптәш кызым эшли. Бәлки калдыргандыр.
... Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты — кино беткәч, Фәрит аны озатып куйды.
— Бәлки... чәй эчертеп чыгарырсың? — диде Фәрит аның күзләренә карап.
— Соң инде, Фәрит. Кызлар әлләни уйлар...
Фәритнең озаклап сөйләшер чамасы калмаган иде. Салкыннан тез буыннары калтырый. Ләкин кыз кереп китми, ишек тоткасына тотынган килеш нидер уйлап тик басып тора.
— Калтырый башладың син. Салкын тидерә күрмә.
— Тимәс. Кайта-кайта җылынырмын әле.
— Кайда торасың соң?
— Кырык җиденчедә.
— Ходаем! Автобус та йөрмидер бит инде хәзер.
— Ничава.
— Әйдә, кер! Бераз җылынырсың хет... Түлке шауламаска тырыш инде.
— Исерекмени мин шауларга. Тик... вахтер кертерме соң?
— Кертер...
Фәрит чәй эчкән арада, Айсылу ваннага кереп өстен алыштырып чыкты. Аннары көзге каршына килеп чәчен тарый башлады. Юка халат аша кызның тере тәне сизелеп тора иде.
Фәрит торып аның янына килде. Ихтыярсыз кызның биленнән алды. Кыз кулын төшерми генә егеткә таба борылды.
Ачык изүдән балкып күренеп киткән ак күкрәк Фәритне тәмам сихерләде.
— Кулыңны ал, Фәрит. Әгәр мине ачуландырасың килмәсә, шаярма.
Фәрит төкреген йотмакчы булды, әмма авыз эче кипкән иде.
— Гафу ит, Айсылу.
Теле белән шулай диде. Ләкин күңеле белән кызны коча, иркәли иде инде. Бөтен тәне, җиңелчә калтыранып, моңарчы әле бер дә татымаган рәхәт мизгел якынлашуын тоя, түземсезләнә иде.
— Теге көнне шәраб эчеп утырды дип, минем турыда начар уйлый күрмә. Туган көнем иде ул минем.
— Шулаймыни? — Фәрит аптырап калды — Тәлгать тә инде... Әйтсә ни булыр иде!
— Тәлгать тә белми иде аны.
— Алайса, мин сине соң булса да тәбрик итәм.
— Рәхмәт.
— Тик... Бүләккә генә бернием дә юк. Хәер, туктале... — Фәрит түш кесәсеннән паспортын чыгарды, паспорт арасыннан лоторей билеты алды. — Менә, "Жигули" бүләк итәм мин сиңа.
— Рәхмәт, Фәрит, — диде кыз әкрен генә. — Сине дә утыртырмын. Фәритнең күзе янә аның муенына, халат аша төртеп торган тыгыз күкрәкләренә төште. Кызның муенындагы тамыры мелт-мелт тибә иде.
Юк, түзә алмады ул. Тәкатьсез иде. Ниндидер ашкыну белән биленнән кочты, иреннәренә иелде.
— Их, Фәрит. Ашыйсың бит башкаемны...
— Ашыйм, Гөл... Айсылу, ашыйм. Башыңны гына түгел...
— Өйләнерлек булсаң гына, Фәрит...
— Өйләнәм, Айсылу, өйләнәм...
— Вәгъдәме?
— Вәгъдә, вәгъдә, Айсылу...

Используются технологии uCoz