Аймыл
5
Кызый бүген дә килмәде. Фәрит папирос эзләп кесәсенә тыгылды һәм бармаклары белән ниндидер яссы-шома нәрсәгә төртелде. Алып караса, сискәнеп китте. Аның кулында артына открытка кыстырылган кечкенә түгәрәк көзге иде. Ә көзгедән, гаҗәпләнүле күзләрен зур ачып, япь-яшь Фәрит карап тора.Күзләрен йомгалады. Ләкин көзгедәге шәүлә аның бер хәрәкәтен дә кабатламады Ул җансыз иде...
Башын күтәрде. Берьюлы колагы ачылып китте: зәһәр төтен бөрки-бөрки чабышкан машиналарның үкерешүен, бертуктаусыз каядыр ашыгучы кешеләрнең кулларын бутый-бутый сөйләшкәннәрен ишетте. Аны чолгап алган дөнья кинәт үсә башлады. Автобуслар, машиналар чиксезлеккә сыеша алмыйча берсе өстенә берсе менә, йортларның югаргы катлары сирәк-мирәк күренгән болытлар арасына кереп югала, кешеләрнең гигант табаннары аны менә-менә сытып үтәр төсле...
Шул хәтле дә кечкенә, көчсезмени соң ул? Киресенчә, аңларга мөмкин булган барлык нәрсәне төшенгән, кулыннан килердәй барлык һөнәрләрне үзләштергән, тормышның сукыр агышына ияләшкән, нәкъ бүтәннәр шикелле үк тулы канлы кеше итеп сизә иде бит ул үзен. Кибетләрдә, хастаханәләрдә, кабул итү бүлмәләре ишеге тебендә сәгатьләр буе чират торуларны, сатучыларның, табибларның, түрәләрнең, алай гынамы, хатыннарның тупаслыгын, мәрхәмәтсезлеген, аны бурычлы, гөнаһлы, гаепле санауларын табигый бер хәл дип белә иде.
Нишләптер аңа дөньядагы барлык кануннар, кагыйдә-постулатлар, бүтәннәрне этә-төртә алга чыгарга маташулар, игелек белән кешелеклелектән кала һәммәсе — көлке һәм мәгънәсез тоелды. Тормышның төп өч хәләте — туу, яшәү, үлем — кызыгын югалтты. Менә ул яши торган йорт. Йөзләгән тимер-бетон тартмаларның игезәге, "П" хәрефенә охшатып эшләнгән бу йорт төрмәне хәтерләтә. Шау-гөр килеп уйнап йөргән балалар үскәч аны "туган йортым" дип атар. Фәритнең үзенә да картлык көннәрен биредә каршыларга туры килер.
Биш-алты ел элек урманнан алып кайтып утырткан агачларның бүрек хәтле гена ябалдашлары һәм нәзек кәүсәләре итәк кимәгән үсмер кызларны хәтерләтә. Алар кеше күзеннән качар урын эзлиләр шикелле. Кояшка тартылып үскән бу агачлар кайчандыр үз мохитләрендә бик матур булганнардыр. Җилле көннәрдә карт имәннәргә, карамаларга сыенганнардыр. Ә биредә алар чыпчык кунганга да дерелдәп утыралар. Аларга монда, таш арасында бик күңелсездер.
Ирексездән уйлары дистәләгән чишмәдән агып чыккан Дусай буйларына, тып-тын көнне да лепердәшеп утырган усаклар арасына алып китте. Усаклар, каеннар арасында Гөлсараның зәңгәр күлмәге күренеп китте кебек. Гөлсара...
Нишләптер ул Гөлсараны бер тапкыр да төшендә күрмәде. Ә бит, юкса, кызны һәp кич исенә төшерә иде. Алай гынамы! Аның белән уздырган һәp көнен, һәр сәгатен күңеленнән үткәрмичә йокламый иде.
...Менә алар бер-берсенә назлы сыенып әкрен генә урамнан баралар. Караңгылык шул хәтле тирән, сириннәргә, шомыртларга күмелеп утырган өйләр ниндидер серле шәүлә булып каршыга килеп чыгалар да, тагын эриләр. Дөньяда беркем юк. Бары шәүләләр һәм сирәк-мирәк кенә ишетелеп киткән саңгырау авазлар гына бар. Ул шәүләләр, ул авазлар берсе да чын түгелдер, фәкать аларның бүгенге бәхетен тулыландырып торучы бер манзара гынадыр. Хәтта, йолдыз яктысын кайтарып бәрхет караңгыны бераз сыегайтып торучы Дусай суы да, һәм андагы әрәмәнең өнсез утыруы да, күңелдәге моңны тирәнәйтә генә иде... Күрде микән бу гүзәллекне Гөлсара?
... Армиядән мөлдерәмә сагыш тулы хатлар язды. Берне, икенчесен. Җавап көтәр әмәле юк иде, өченчесен, дүртенчесен җибәрде... Ун хатына бер җавап килсен иде. Күктә кырык кояш балкыр иде, югыйсә...
Балкымады. Киресенчә, көннән-көн сүрелә барды. Бер генә мәртәбә күкрәгенә кысып үпсен иде ул аны, ичмаса! Бу хәтле үк үкенечкә калмас иде. Ә бәлки... кыюрак кочарга кирәк булгандыр? Иреннәр якынайганда, әдәп саклап кына башын читкә боргандыр ул? Бәлки, илаһи күкрәкләре егет учын көтеп талпынгандыр?..
...Армиядән бөтенләйгә кайткач, декабрьнең утыз бере көнне, алар кабат очрашты. Бер төркем яшьләр белән аулак өйдә Яңа ел каршыладылар. Гөлсара өстәлнең бөтенләй икенче башында утыра, карашы салкын иде.
— Их, Гөлсара! — диде Фәрит аны озата төшкәч. Кыз сөйләшергә да теләмичэ кереп китте. Фарит яңагы белән капка баганасына сөялеп калды.
Алар бүтән очрашмады.
Күңелендә йөрткән хыяллары тоныкланды.
Ә бит, югыйсә, нинди биектә оча иде ул. Канатлары офыклардан офыкларга тия иде. Җирдәге һәр кеше, һәр агач, һәр чәчәк ниндидер эчке нурланыш белән балкый, кояшта уңып, яңгырда юылып беткән соры агач өйләргә сәлам биреп узасы килә иде...
Рәссам рухы бар иде аңарда. Әллә нинди җансыз әйберләрне шундый итеп ясап куя, әйтерсең, аларга җан өрә. Алар гүя сине каядыр, аңлаешлы-ачык дөньяга, камиллек дөньясына, миһербанлы дөньяга дәшә. Әгәр ул гап-гади агач урындык сурәтен генә ясаса да, шул сурәт дөньяның җанлы бер сокландыргыч бизәге булып күңелне били. Әгәр ат сурәте ясаса, аңа караган саен карыйсы килә иде. Аның һәр сызыгы тамырларда уйнап торган канны, ярсуны искәртеп тора. Тик Гөлсара сурәтен генә... йөз утырып бер мәртәбә ясый алмады. Югыйсә, кызның күзләре аның хәтерендә шундый ачык һәм тере, аны күз алдына китерүгә, йөрәге тиберченә башлый... Ә кәгазьдә, ничек кенә тырышмасын, кыз җансыз чыга.