Әхмәт Дусайлы: Аймыл

Аймыл

Әхмәт Дусайлы

4

Кояш чыгар-чыкмас бер вакытта уянып китте. Күк йөзе, чынлап та, аяз иде. Дөнья шундый тын, кайдадыр, шәһәрнең икенче башында кабынган мотоцикл тавышы шул тынлыкның зеңгелдәп кителеп төшкән бер кыйпылчыгы кебек.
Шилнә буендагы таллыкта хәзер сандугачлар уяна башлагандыр. Аксыл томан күтәрелгән су өстендә чабаклар чупылдаша, үлән-яфракларга мөлдерәп чык төшкәндер...
Кинәт аның күз алдына җәядәй киерелгән кармак сабы һәм нечкә капрон җепнең теге башында уйнаклый-уйнаклый тартышучы чабак килде. Тирләп чыккан учлары белән кармак сабын, суда бәргәләнүче чабакның авырлыгын тойды.
Сикереп торды да балыкка әзерләнә башлады. Төшкә чаклы гына булса да утырып, күңелне басып кайтырга кирәк.
Бер квартал узуга, шәһәр читенә килеп чыкты. Яртылаш җиргә күмелгән, сынган кул-аякларның сөякләре кебек тимер чыбыклары тырпаеп торган бетон плитәләр; тутыгудан ваемсыз-кызылт төска кергән металл корылма үләксәләре; ничек бушатсалар шул килеш катып калган измә өемнәре; аркылыга-буйга казылып-актарылып беткән яланнар аша Шилнә буена төште. Әрем һәм шайтан таягы баскан бу җирләр аңа кайчандыр сугыш узган һәм шуннан соң да әллә ничә еллар буена кеше аягы басмаган дала кебек тоелды. Биредән инде кешеләр генә түгел, җанварлар да качып киткәндер кебек.
Бер елны аларның авылы янындагы урманда, чатыр корып, җәй буе чегәннәр яшәгән иде. Чегәннәр барында гына түгел, алар киткәч тә, тәмам кышка чаклы, авыл халкы ул урманга кермәс булды. Кайсы куак, кайсы гына агач төбенә килсәң дә, йә муртаеп-сасып беткән кием калдыгына, йә кадакларын ыржайтып ятучы аяк киеменә тап буласың...
Нәрсә бу? Сансызлыкмы? Мәнсезлекме?..
Шул кешеләр кичен батист күлмәкләрен ефәк билбау белән буып авыл кибетенә киләләр. Үзләрен шундый эре тоталар. Бароннар диярсең, валлаһи.
Чегәннәр тулыр-тулмас бер җәй яшәделәр дә киттеләр. Тора-бара урман аларның барлык шапшаклыгын йотты, чистарынды. Ә бит Камаз китәргә килмәгән. Беркемнән сорамыйча, беркем белән киңәшмичә җәелеп утырган да, дөньяны сасыта, җирне имгәтә бирә. Юк, гигант заводлар да, ишелеп торган муллык та коткара алмый кешелекне. Гүзәллекне тоя белү сәләте югалса, кеше юкка чыга. ...Калкавыч селкенми дә, гүя аның уйларын укый... Күңел офыгы ачылып киткәнгә ул үзе дә гаҗәпләнеп куйды.
Унбиш ел буе аның аңын нәрсә томалап торган соң? Хәмер пары гына түтелдер бит инде? Бер стакан салып алгач, киресенчә, аның зиһене ачылып киткән кебек була иде. Инде күптән кайтып күрмәгән әнисен кызганып күңеле йомшый, бәгыре үрсәләнә иде. Чираттагы еллык ялында ук, яки икенче атнада, юк, бүген, менә хәзер үк авылга кайтып китәргә, утынын әзерләп, печәнен чабып, каралты-кураларны рәтләп килмәкче була. Кесә төпләрен актарып карый да, күчтәнәч алырлык та рәте юклыгын аңлагач, калтыранган куллары белән икенчесен салып эчә, шуннан соң рәхәт бер дулкында йөзә башлый. Аннары бары да онытыла. Икенче көнне атна башы туа, Фәрит тагын эшкә чума.
Ә бит өйләнгән елларны кайткалый иде ул. Әнисен онытып бетерми иде. Күчтәнәчкә, әнисенең кирәк-ярагына дип алып кайткан аракысын чөемерә дә, ятып йоклый, иртәгәсен тулы сумкаларын күтәреп чыгып китә иде. Их, әни, әни! Син дә, улым бар, дип яшисеңдер инде...
...Балык тоту дәрте сүрелде. Дөньясын онытып авылга, тагын әллә кайларга чыгып китәсе килде...
Кием шкафында бер шешә "Агстафа" калды бугай. Әллә кайтып шуны салыргамы?..
Тукта, кая бара соң әле ул? Нишләп тагын теге кибет янына килеп чыкты? Ни тарта аны анда? Нәрсә тапты Фәрит ул кызчыкта?
Күзләр...
Кем күзләре ул? Алар бит кызчыкныкы гына түгел. Тагын кемдәдер бар иде бит ул күзләр...
Төш...
Төшендә ул тагын теге кызны күрде түгелме сон? Ничек соң әле исеме? Гөл...
"Хәтереңдәме, ул елны ун көнлек ял биргәннәр иде сиңа?.."
Хәтереңдәме? Хәтереңдәме?..
...Егерме яшенә җитеп, кызлар белән йөргәне юк иде әле аның. Бүтәннәр, югыйсә, әнә, армиягә озату кичәсендә дә кияү белән кәләш кебек утыралар. Аларга карасаң, "Әче!" дип кычкырасы килә башлый. Ә Фәритне авылдан озатып калган кыз да булмады.
Дөрес, ул һәрвакыт кемгә булса да гашыйк иде. Икенчедә укыганда, түгәрәк йөзле Ләйләне, дүртенчене тәмамлагач, пионер лагеренда, җырчы Элизаны, бишенчедә — ак йөзле көләч кыз Сәрияне, тагын әллә кемнәрне яратып йөрде. Һәм аларның һәрберсен гомерлеккә яратуына чын күңеленнән ышана иде. Әгәр ул кызның берәрсе аның үзен дә яратса, бәлки, алар, чыннан да, гомерлек яр булырлар иде... Ләкин аның кызлар яратмый торган ниндидер сөйкемсез сөяге бар иде бугай шул.
Ә бу кыз, әллә солдатка булган хөрмәт йөзеннән, әллә хискә бирелеп, аны читкә тибәрмәде. Биленнән тоткан кулны йомшак бармаклары белән каерып-каерып маташса да, егеткә ничектер үз итеп карый, ягымлы елмая иде. Фәрит армиягә киткәндә тырк-тырк сикергәләп йөргән бу кызчыкның исемен да белми иде әле. Кызга ул башта апасының, аннары сеңелесенең исеме белән эндәште. Икесе дә көлештеләр.
Клубта бик сыланмаса да, кичә бетүгә, егет аның сул ягына килеп басты, тартынып кына биленнән алды.
— Ачуланмыйсыңдыр бит?
— Ачуланмыйм...
Өй турыларына җиткәч, Гөлсара адымын тизләтә төште:
— Узып китик. Сеңелләрем бакчада йоклый. Йә уятырбыз.
Тыкрык аша чыгып, күрше урамдагы койма буена утырдылар.
— Туңмыйсынмы?
— Ю-ук...
Кызның тәненнән, чынлап та, эссе бөркелә иде. Чәчләреннән килгән татлы искә исерсә дә, үзен гаҗәп тыныч тотты егет. Сылуның кулларын да, иңбашын да саклык белән генә сыйпады. Әйтерсең, унынчыда гына укыгаган бу кыз — кеше түгел, нәфис бер чәчәк һәм ул аны үзенең тупас куллары белән таушалтмаска, рәнҗетмәскә тырыша иде. Кайчагында, хискә бирелеп, аның иреннәрен, яңагын үбәргә ымсынса да, кызның ялварулы карашыннан ул оялып куя һәм үзен бик тиз кулга ала иде.
— Гөлсара... Гөлсара... — дип пышылдады ул әледән-әле. — Исемең бигрәк матур синең. Үзең шикелле. Кай арада шулай чибәр булып үсеп җиттең син? Ничек мин сине армиягә чаклы күрмәгәнмен? Нишләп озату кичәмә чакырмаганмын? Түр башында парлап утырыр идек...
Кыз үзалдына елмая.
— Бәләкәйрәк булгансыңдыр шул. Болай ук чибәр да булмагансыңдыр әле мөгаен. Шулаймы?
— Кысма инде шул кадәрле, Фәрит абый. Беләгемне кара яндырасың.
— Бетте, бетте, Гөлсара. Ялгыш кына.
— Кайтыйм инде, Фәрит абый. Сәгать дүрттән сыер саварга барасым бар.
— Сыер савасыңмыни син?
— Юк, әнигә булышам. Имтиханнар башланганчы гына.
— Шушы кечкенә кулларың белән ничек күтәреп йөрисең син ул авыр чиләкләрне?
— Күтәрәм инде...

Используются технологии uCoz