Әхмәт Дусайлы: Аймыл

Аймыл

Әхмәт Дусайлы

2
Фатирының ишеге ачык иде. Күпне күргән ботинкасы тавыш-тынсыз гына төшеп калды, күршесенең ишек төбеннән аяк очы белән гена баса-баса узып, Фәрит үз бүлмәсенә керде. Тын алгысыз авыр һавасы, кубып беткән төссез-пычрак обойлары, тузан каплаган иске телевизоры, ризык калдыклары белән тулган өстәле, гарип диваны, шифоньер буендагы почмакка тезелеп баскан буш шешәләре белән бу бүлмә аңа кем өчендер казып куелган, ләкин, ни сәбәпледер, беркем дә күмелмәгән һәм тора-бара чуп-чар белән тулган буш каберне хәтерләтте. Боларны беренче мәртәбә күргән кешедәй, Фәрит катып калды.
Кулына тоткан җәтмә сумкасын нишләтергә белмичә шактый басып торды. Ниһаять, исенә килеп, диванга иске гәҗит җәйде, батон һәм йомшак сыр кисәген шунда куйды.
Плащын, эшләпәсен салды. Аларны кая куярга белмичә каранып торды да, ачу белән почмакка тондырды.
Тәрәзәне ачмакчы булды. Тоткага ияреп агач черекләре гена чыкты. Пычак, отверка белән каера торгач, ниһаять, тәрәзә ачылды. Бүлмәгә шәһәр гөрелтесе — автомобиль-трамвай тавышлары, бала-чага чыр-чуы һәм кичке җиләс һава кереп тулды. Булмә ишеге шапылдап ябылды, күрше хатынының җан ачысы белән сөрән салганы ишетелде:
— Ябыгыз, яп! Сквозняк! Үтерә!..
Җиңнәрен сызганып, кәкрәеп каткан ипи сыныкларын, балык сөякләрен, юылмаган кефир шешәләрен, тәмәке төпчеге белән тулган консерв банкаларын өстәл өстеннән чиләккә эшерә гена башлаган иде, күршесе килеп керде.
— ho-o! Өй җыештырасыңмыни?
Фәритнең күптән кырынмаган яңагы сизелер-сизелмәс кызарып куйды. Дәшмәде.
— Кирәк, кирәк... Күптән... Туктале, мин хатынга әйтим, ярдәм итсен.
— Кирәкми, кирәкми, — дияргә ашыкты Фәрит. — Мин үзем.
— Бигайбә. Әйттем исә кайттым.
Бер сәгатьтән бүлмәдәге бар җиһаз елмая иде инде. Стенадагы кара тасма белән читләнгән гаилә портреты да җиңел сулап куйды сыман...
Барлык керле киемнәрен, җәймәләрен ваннага тутырды, күршеләреннән кер порошогы сорап, керләре өстенә сипте. Тау-тау күбекләр кабартып бөтенесен берьюлы уды. Балыкка йөри торган капрон бауларын бүлмәсенә тарттырды. Керләрен элеп куйгач, җилкәнле кораб палубасына арып егылган матрос кебек, диванга ауды.
Бераз яткач, торып утырды. Ут кабызды. Телевизор астындагы тумбочкадан бер бит кәгазь һәм карандаш алды.
...Арык кулда карандаш калтырый. Ак кәгазьгә якын китерерлек тә түгел. Гаҗәпләнү катыш курку белән кулына карады. Карандаш тоткан кулы да, алдында яткан кәгазь бите дә торган саен тоныклана, җәелә, үз рәвешен югалта бара иде.
Кинәт кәгазьгә сизелер-сизелмәс сызыклар төшә башлады. Маңгай.
Чәч толымы.
Күз уентысы.
Карандаш кайта-кайта сызыкларны ныгыта:
ияк,
муен,
яртылаш чәч белән капланган нәни колак,
күзләр...
Штрихлар чәч булып ята. Нәфис-нәфис сызыклар күләгә төшерә. Яңак.
Борын...
Карандаш муенга әйләнеп кайта. Сак хәрәкәтләр белән аска таба шуыша. Йомры иңбашлар һәм илаһи күкрәкләргә ишарә барлыкка килә...
Күзләр. Алар каралалар, серле елмаю белән ялтырарга керешәләр. Булды. Тагын бер гена сызык төшерсәң дә, сурәт бозылачак. Сурәтне өстәл өстендәге көзгегә бастырып куйды. Йөрәге дөп-дөп тибә.
Кем бу? Теге кызчык түгел бит инде. Бүтән. Бик таныш һәм якын. Шул ук вакытта бик еракта калган, онытылган сыман... Утны сүндерде. Кулларын баш астына салып чалкан ятты. Тәрәзәдән күргән саран яктыда серле шәүлә булып теге сурәт күренә.
Сак кына тәрәзә чирттеләр. Күңеле шомланып куйды. Нишләптер, чынга охшамаган иде бу тәрәзә чирткән тавыш. Озак кына тыңлап ятты. Борылып карарга йөрәге җитмәде.
Тәрәзә тагын зеңгелдәде. Артык музыкаль, артык әкияти иде бу зеңгелдәү. Башын тәрәзәгә таба борганда, кечкенә генә кул шәүләсе күренеп калды. Сулыш алырга да куркып, тәрәзәгә килде. Тышта, тәрәзә артында, чынлап та кемнеңдер шәүләсе бар иде. Фәрит калтыранган куллары белән күтәрмәне ачты.
"Кем анда?" — дип эндәшмәкче булды, ләкин тавышы чыкмады. Авыз эче шундый нык киткән, телне әйләндерерлек тә түгел иде. — Мин бу, Фәрит абый, Гөлсара. Танымыйсыңмы әллә?
"Гөлсара?.." Кызның тавышы да, исеме да бик таныш иде.
"Гөлсара... Гөлсара... Кем соң әле ул?" — дип уйлады Фәрит, зиһенен җыярга тырышып.
Кыз кулларын сузды, Фәрит аны күтәреп алды.
"Кеше затыннан түтелдер син... Кеше затыннан булсаң, болай җиңел булмас идең..."
— И Фәрит абый, көлмә инде. Болай да ояла-ояла гына килдем. Ой! Әллә... минем рәсем инде?
Фәрит стенаны кармалый башлады.
— Яндырма, яндырма, Фәрит абый. Мин оялам.
"Тавышың бигрәк матур синең, Гөлсара. Әллә кемнең тавышын хәтерләтә".
— И Фәрит абый, гел шулай дигән буласың инде... Абау, бигрәк матур ясагансың. Гел үзем. Тик...
"Ошамыймы әллә, Гөлсара?"
Кыз рәсемдәге ясалып бетмәгән күкрәкне учы белән каплады. — Шулай ярамый инде, Фәрит абый...
"Нигә?.. Ходай биргән байлык бит..."
Кыз башын түбән иде.
— Алай карама инде, Фәрит абый...
Фәрит аны сак кына кочагына алды. Кыз кулындагы рәсем өстәл читенә шуып төште.
— Фәрит абый... Син мина үпкәләгәнсеңдер инде, иеме?
Чынлап та, күңелендә бу кызга карата аз гына үпкә бар бугай шул аның. Ләкин ни өчен? Ул моны һич кенә дә хәтеренә төшерә алмый. Кызның йомшак беләкләре аның аның муенына сарыла, кайнар сулышы яңагын кытыклый. Иреннәрдән йөрәккә таба ниндидер рәхәт дулкын тарала, йөрәктән аяк бармакларына йөгерә...


Используются технологии uCoz