Әхмәт Дусайлы: Корбан. Шайтан туе

Шайтан туе

Әхмәт Дусайлы

Әллә кемнәре бар бу дөньяның. Кайсын гына алма, үзен иң акыллы кешегә саный. Бу Назисәне генә ал инде:Җангир хатыны булып алган да, башкаларны борын өсләп кенә күзәтә. ә үзе кем? Башкалар алдында эреләнсен дә ди. әмма Мәрсинәгә ничек бурычлы икәнен бит ул үзе генә белә. Мәрсинә ачты бит аңа оҗмах ишеген, Мәрсинә. әгәр Мәрсинә булмаса, ул кырык яшьлек ике балалы хатын һаман шул гарип ире белән чиләнер иде әле. Никадәр генә чибәр, юха булмасын, егерме җиде яшьлек егетне, ай-һай, эләктерә алыр иде микән?!
У-уу, кадерне белмәгән ишәк!
Мәрсинә бары үзен генә ярата дисәк, ул, мөгаен, безгә үпкәләр иде. Юк, ул беркемне дә, хәтта үзен дә сөйми иде. Үзенең бәдәни кимчелекләренә аның исе китми, киресенчә, шома һәм камил йөзле, зифа гәүдәле мескеннәргә карап ул эченнән генә каһкаһәләп көлә, аларның булдыксызлыклары, аңгыралыклары аңа үзенең шайтани хәйләкәрлеген, үткерлеген отры ачыграк итеп күрсәтә. Сыер итнең, эт печәннең тәмен белмәгән кебек, Мәрсинә дә ярату хисеннән мәхрүм иде.
Җангирнең кинәт кенә “матурым” дип дәшүе аны әллә нишләтеп җибәрде. Инструмент келәтенең кечкенә тәрәзәсе каршындагы өстәл янында утыра-утыра да, ул стенадагы озынча түгәрәк көзге каршына басып, үзенә күз сала. Ялтыравыклы киң каеш белән бил дә ясап куйсаң, теге томана чибәркәйләрдән ким булмас иде, булуын.
Гомерендә беренче мәртәбә үзенең йөзенә игътибар итте. Һм. Мондый ачык кызыл помада аңа бөтенләй килешми икән. Чәчне кистереп бөдрәләтергә кирәк. Кашка чаклы төшеп торырлык итеп. Колакка алтын алка да тагып куйсаң...
Үзенең яңа чыраен күз алдына китерде дә, айгыр кешнәгән тавыш чыгарып, көлеп җибәрде. Көлеп җибәрде... һәм, үзенең зур булып ачылган авызын, авызындагы эре һәм сирәк тешләрен күреп туктап калды, куллары белән битен каплады.
Юк, болай булмый. Ул үзенең тышкы кыяфәте белән дә тегеләрдән өстен булырга тиеш. әлбәттә өстен булырга тиеш!
...Могҗиза!
Нишләп ул моңарчы бу турыда бер дә уйлап карамады икән? Чәчтарашның биек һәм киң көзгесендә үзенең танымаслык булып үзгәргән йөзен күреп шаккатты. Алгы яктан күзләренә, арттан җилкәсенә төшеп торган эре тәлгәшле алтынсу-каштан бөдрәләр аңа шундый мәһабәт төс бирде ки, аның җәлпәк борыны да, төссез диярлек пурпур помадалы калын иреннәре дә гомуми күренешне боза алмыйлар иде.
Юк, бу пурпур да килешеп бетми әле аңа. Куе кызыл, юк, чия-көрән төс кирәк бугай монда. Ул чагында аның чыр... йөзе тантаналы төс алачак. Алачак!
Фатирына кайтып барганда (заводның тулай торагында ул бер кич тә кунмады), ул узенең кибет тәрәзәләрендәге шәүләсен күзәтте. Озынрак күлмәк һәм киң каеш ярдәмендә гәүдәгә охшашлы нәрсә китереп чыгаруга ирешсә дә, аңа тагын нидер җитми иде әле. Ләкин нәрсә? Ул моны тәки белә алмады. Хәзер инде бу турыда башын да бик ватмый инде ул.
Чәчтараштан кайтып керүгә, ул тагын көзгегә капланды. Иреннәр үзе теләгән төскә буялгач, канәгать елмаеп куйды... Һәм...аңа кеше арасында һич тә елмаерга ярамаганлыгын аңлады. Һәрхәлдә, нинди дә булса даирәдә уңыш казанырга теләсә...

* * *
Аңардагы үзгәрешнеҖангир дә бик тиз күреп алды. Мәрсинә әле, югыйсә, аның игътибарын ничек җәлеп итәрмен икән, дип борчылган иде. ә ул үзе, кирәк чакта да, кирәкмәгәндә дә, аның янына кереп утыргалый башлады, кул салу алымнарын да уңышлы гына куллангалады.
Ниһаять, хуҗа хатынның өйдә юк чагын чамалап, алар Мәрсинәнең фатирында кавыштылар.Җангирнең дәртенә, кайнарлыгына Мәрсинәнең җенси мөнәсәбәтләргә тумыштан килгән салкынлыгы да эреде бугай.
Хәер, юк. Үбә-үбә күкрәкләрен төкреккә буяп бетергәндә дә, аңарда күңел кайтудан башка нәрсә уянмады. Чишенеп беткәч,Җангирнең кара бөдрәләр арасыннан тырпаеп торган саллы гына нәмәрсәсен күрүгә, аның бөтен тәнен җирәнү биләп алды. ә инде ул утлы кисәү кебек бәгъренә керә башлагач, Мәрсинә, үзен-үзе белештерми, фил сөягедәй ныклы тешләрен егетнең җилкәсенә батырды.
Җангир җан ачысы белән кычкырып җибәрде, авыр йодрыгын кызның яңак төбенә утыртты. Мәрсинә күпмедер вакытка әллә кая, упкынга очты. Бу яңа халәт шундый рәхәт иде. Кайдадыр, Галәмнең икенче башындагыҖангирнең мышнавы аны яңадан-яңа упкыннарга ташлый иде.
Эшен бетергәч,Җангир караватка чалкан сузылды да, шыркылдап көлеп җибәрде:
— Ну, малай, син даешь! Шунда умырып алсаң... — Иңбашын тоткалап карады. — Стерва икәнсең.
Җангир ваннага кереп китүгә, Мәрсинә тиз генә киенеп куйды, озын муенлы шешәдән ярты стакан аракы агызып эчте. Шуннан соң гына бераз тынычланды. Көзге каршына килеп чәчен рәтләде, иреннәрен буяды. Көчәнеп эчен җыйды, каешын каптырды.
— Нәрсә, син юынмыйсыңмыни? — дидеҖангир җайсыз хәрәкәт белән юеш аркасына күлмәген тарта-тарта.
— Син киткәч юынырмын әле.
Мәрсинә рүмкәләргә аракы бүлде,Җангир өчен кәнәфи күчереп куйды, үзе артлы урындыкка утырды.
— Әйдә, утыр. Лутчы ниятләрне ачыклыйк.
Җангир, рүмкәгә үрелгән җиреннән туктап, гаҗәпләнүле карашын Мәрсинәгә күчерде.
— Нинди ният? Мин сиңа өйләнергә вәгъдә итмәдем.
Мәрсинә бөтен ямьсезлеге белән көлеп җибәрде. Аннары, гаепле кыяфәт белән авызын каплап,Җангиргә карады.
—Җангир... Мин сиңа кияүгә чыгарга җыенмыйм.
— Ә нинди ният турында сөйлисең соң, алайса? — дидеҖангир калын кашларын җыерып.
Рүмкәсенә караган килеш Мәрсинә озак кына уйлап утырды.
— Дөньялар үзгәреп тора, — диде ул башын күтәрми генә. — Синең кебек тынгысыз егетләргә... ул цехта сасып яту... гарьлек, минемчә. Гәүдәң килгән, төсең-битең витринага куярлык. Мерседеска гына утырып йөрергә тиеш син...
Җангир тагын баягы шикелле шыркылдый башлады. Мәрсинә аңа усал гаҗәпләнү белән карап куйды.
— Соң... ха-ха...Җанкисәгем... ух-ха-ха... Моның өчен, теге ни... Миллионер булырга кирәк бит...
— Миллионер... — дип мыгырдады Мәрсинә үзалдына. — Хәзерге заманда миллионерлык та Агыйделнең аръягында йөрми.
Аннары кинәт кулына рүмкә алды да, җитди төс белән торып басты.
— Әйдә, синең миллионер булуың өчен эчәбез.
— Бирсен Ходай.
— Тоттырыр учлап. Ятырсың тынычлап. Шайтанга табынырга кирәк миллионер булу өчен.
— Син... бик усал сүзләр сөйлисең, Мәрсинә. Шулай да, кызык.
— Кызык булса, тот рүмкәңне.

* * *
Ул көнне алар, әлбәттә, бер фикергә дә килә алмадылар. Дөресен әйткәндә, Мәрсинәнең үз башында да әле төпле генә бер план да юк иде. Ул шуны сиземли: дөнья үзгәрүгә таба бара. Һәм бу үзгәреш аны тормыш дулкынының очына күтәрергә тиеш. Тиеш — һәм вәссәләм! Ничек? Ни рәвешле? Һәм ни өчен нәкъ менә аны күтәрергә алырга тиеш ул дулкын? Мәрсинә әле бу сорауга ачык җавап бирә алмый, ләкин тоя. Бөтен шайтани күңеле белән тоя. ә аның күңеле бервакытта да ялгышмый.
Авылда чактамы? Авылда чакта да ялгышмады ул. Кирәк кадәресен туплады да, нәкъ вакытында чыгып сызды. Артык бөтәергә ярамый иде. Артык бөтәйгәнне авыл халкы өнәми. Ә менә шәһәрдән баеп кайтса — бүтән мәсьәлә.
Көнләшсәләр дә, соклану аша көнләшәчәкләр. Иң әһәмиятлесе — чик-чаманы белергә, итәк-җиңне җыеп йөрергә һәм вакытында ат йөреше ясап өлгерергә, эзне җуярга кирәк.
Авылдан чыгып ычкынуы кебек үк, аныңҖангир белән танышуы-кавышуы да бик вакытлы булып чыкты.
— Мине башка җиргә күчерәләр бит әле, — диде егет икенче көнне, келәткә керә-керешли үк. Гадәттәге “матурым”ын оныткан, кашы-күзе җимерүле. — Бүтән кеше беткәндер...
Күренеп тора: егет югалып калган. Мәрсинәдән киңәш көтә.
— Кая, кем итеп? — дип сорады кыз илтифатсыз гына.
Ә үзенең эчендә ниндидер пыржыйн кысыды, баш мие күпбилгесезле тигезләмә чишәргә әзерләнде.
— ДОСААФка. Рәис итеп.
Менә! Мәрсинәне үзе дә аңламаган дулкын биләп алды. ДОСААФ. Рәис. Машиналар. Тагын нәрсә? Болардан нәрсә сөзәргә мөмкин? Беренче карашка, бернинди дә отышлы ягы юк кебек. Ләкин эчтәге шайтан ысылдапмы ысылдый: Ш-шә-әп! Нәрсәсе шәп соң? Нәрсәсе булып, беренчедән, пропуск тапшырып сәгать саныйсы юк. Икенчедән, үзбашка оешма. Һо-о! Үзбашка оешмада әллә ниләр майтарырга була. Мәрсинәме? Анда эләксәме?
Җангир артыннан анда барып эләгәчәгенә Мәрсинә шикләнми иде.
— Ярый соң, — дигән булды ул күтәрелеп карамыйча гына. — Досааф персидәтеле булгач, безнең якка борылып та карамассың инде...
— Барасым килми минем анда. Миңа монда да тыныч. Нәрсә дип әле мин аларның таркалып беткән досаафлары белән маташып йөрим...
— Бармасаң, җүләр булырсың.
Алар күзгә-күз караштылар. Тыныч, үз-үзенә нык ышанган, бу эшнең ни белән бетәчәген әллә каян күреп торган Мәрсинә һәм аңлаешсыз томаннан гайре берни дә күрмәгәнҖангир күзләре.Җангир калын иңбашларын сикертеп куйды, аның күзләре зур булып ачылды.
— Барыйм микән?.. — диде ул, Мәрсинәнең карашыннан ни дә булса аңларга тырышып.
— Әлбәттә, барырга кирәк.
— Ә нәрсә отам мин анда барып?..
— Үзеңә үзең баш буласың — шул. Начармыни? Теге кирәк, бу кирәк, дип чабасың булмый. План куасы юк. Яхшы түгелмени?
— Шулай инде анысы...
— Шулай булгач...
— Барырга киңәш итәсең инде, алайса?
Мәрсинә кыланчыкланып аласы итте:
— Нишлим соң инде, — дигән булды ул мут елмаеп. — Мине ташлап китсәң китәрсең. Язмыштан узмыш юк, күрәсең...
Җангир елмаеп аны иңбашыннан кочты:
— Сине ташлыйммы соң инде, матурым!

* * *
Досааф рәисе булып алгач,Җангир аны үзе янына бухгалтер итеп күчерде. Берәү булса, чәчен йолкыр иде: унбиш тинлек марка сатудан нинди акча керсен дә, аннан нинди мәһәр алмак кирәк?! Ләкин Мәрсинә эшнең рәтен белә иде. Ул шунда ук төп җитәкчелекне үз кулына алды. Беренче эш итеп ул комитетка кереп оялаган алкаш-хәчтерүшләрне кудырырга иреште. Аларның берсе урынынаҖангирнең энесен, икенчесе урынына үзенең абыйсын урнаштырды. Боларның эшкә урнашуы, әлбәттә, күз буяу өчен генә иде. Аларның хезмәт хакынҖангир белән бүлештеләр. Төрле мероприятиеләр өчен бирелгән акчаны да җайлы гына йомдылар.
КайчагындаҖангирдә намус...тфү! Әллә нинди сүзләр башка килә. Намус түгел, куркаклык уяна. Ул, калын кашларын җыерып, читлектәге җанвар кебек ишекле-түрле йөри. Йөри-йөри дә, нәрсәдер язып утырган Мәрсинә каршына туктый.
— Син, матурым, чик-чаманы онытып җибәрмисеңме?
— Ник?
— Ревизия килеп төшсә, төрмәгә тыгып куялар бит...
— Тыксалар... Иртәрәк утырсак, иртәрәк чыгарбыз, — ди Мәрсинә язуыннан башын күтәрми генә. — Бүтән кайгың юкмы?
Җангир җавап бирми, идәнне тыпырдатуын дәвам итә. Мәрсинә түзми, сейфтан шешә алып аңа коньяк салып бирә.
— Мә! Тынычлан азрак. Апаңның документлары тәртиптә. Баланс — тет-а-тет.
Җангир рүмкәне авызына каплый, мыегын учлап, кабарга ризык эзли. Аннары кулын селти дә, рүмкәсен Мәрсинә өстәленә куеп, кәнәфиенә барып чума.

* * *
Досаафка өр-яңа Камаз машинасы бирделәр.Җангир, кулларын уыштырып, аңа шофер эзләү хәстәренә керешмәкче булды. Мәрсинә, күзләрен түгәрәкләндереп, аның каршына килеп басты.
— Син нәрсә, — диде ул, бил дип аталырга тиешле җиренә таянып. — Ычкына башладыңмы әллә?
— Ни булды, матурым? — дидеҖангир ризасыз тавыш белән.
Үзенә баласытып эндәшкәнне яратмый иде ул.
— Соң, яңа Камазга шофер эзләмәкче буласың түгелме соң?
— Әйе... — дидеҖангир күзләрен челт-челт йомып, Мәрсинәнең тел төбен аңламыйча.
— Кәтилүгеңне чак кына эшләтеп кара әле.
— Баш әйләндермә, зинһар, әйт, тагын нәрсә уйлап таптың?
— Аның нисен уйлап табасың? Иске Камазга ничә ел?
— Ун...
— Авариядә булдымы?
— Булса...
— Техосмотр үткәрер җире дә юк бит инде аның.
— Тырыштырырга була әле.
— Тырыштырмаска кирәк...
— Списәйт итәргә, дисеңме?
— Уф... Ниһаять барып җитте.
— Син... соң... шуннан нәрсә?
— Син списәйт итүне кара. Калганын үзем җайлармын. ә бу яңасын кеше күзеннән читкәрәк куярга кирәк.
— Артык эре уенга тартасың бит әле син мине...
— Уйнагач-уйнагач,Җангир җаным, эредән уйнарга кирәк. ә болай... пүчтәк өчен төрмәгә керүе дә оят.
— Тфү-тфү, диген.
— Тфү-тфү инде, әйттем исә кайттым.
— Ә шулай да... нәрсә майтармакчы буласың?
Мәрсинә озак кына аның күзләренә карап торды.
— Йә, ник дәшмисең?
— Шаккатам мин сиңа.
— Нәрсәгә шаккатасың?
— Берни дә уйламыйсың.
— Уйламый дип...
— Соң инде, ничек шундый форсатны ычкындырмак кирәк.
— Нинди форс... Ә-ә! Аңладым.
— Ниһаять.
— Аңлавын аңладым... Артык эредән...
Җангир сүзен әйтеп бетермәде, кулын селтәп кәнәфиенә барып утырды.
— Ярар... Тырыштырып карыйк, алайса. Түлке... документларың железный булсын.
— Ул җәһәттән борчылма, җаным. Тегесен списәйт иткәндә, сатып алырга теләүче бар, диген. Калдык бәясен чутлап куярбыз да, аермасын...

* * *
Болай ук җайлы килеп чыгар дип Мәрсинә үзе дә уйламаган иде. Хәер, Камазларны сату идарәсендәге мәхшәр турында ул хәбәрдар иде. Андагы болганчык суда балыкның теләсә ниндиен эләктерергә мөмкин. Ләкин андагы кешеләр хөкүмәт бүлеп биргән машинаны хөкүмәт бәясенә генә алалар шул. Аларга сатканда ун-унбиш меңнән дә ары файда булмаячак. ә менә берәр кооператив белән бәйләнешкә керсәң... ким дигәндә 60-65 меңне бүлешергә була. Шундый зур аерма Мәрсинәгә һич тынгылык бирмәде.
Кооперативлар шәһәрдә гөмбә урынына үрчеде үрчүен. әмма алар белән бәйләнергә һич ярамый. Камаз кая да булса Каф тавына яки Урта Азиягә алынырга тиеш. Ул якларга барып эләксә, очы суга чума инде чумуын.
Эзләгән табар, диләр. Мәрсинәгә эзләп торасы да булмады. Кантурларыннан чыгып барышлый ук аңа бер әрмән очрады. Бәлки ул әрмән дә булмагандыр, ләкин аның кара бөдрә башын, килешле кара мыегын һәм тукмак хәтле борынын күрүгә, Мәрсинәнең башына “әрмән” дигән уй килде. әрмәннең үз-үзен тотышыннан, аның нидер эзләгәне, хәтта, тәгаен адашкан кеше икәнлеге күренеп тора иде. Шуңа күрә, Мәрсинә аңа һич тә икеләнмичә эндәште:
— Адаштагызмы әллә?
әрмәнгә шулай дип эндәшкәндә, ул аның нәкъ үзенә кирәкле кеше булачагына шикләнми иде. Өстенә кигән киеменең ул чордагы җитеш тормышлы кооператорларныкы шикелле булганга да, кулындагы затлы дипломатка карап та түгел иде аның сиземләве. Күзләреннән укыды бугай ул аның кемлеген.
Әрмән гаепле елмайды:
— Әйе шул...
— Сез Камаз алырга килдегезме?
— Һо! Сез әүлияме әллә?
Мәрсинә тешләрен күрсәтми генә көлгәндәй итте.
— Паниметэ, һич табалмыйм Камаз сата торган җирне.
— Сезгә “Сбыт Камаза” кирәк инде, алайса.
— Һо! Анда булдым инде мин. Анда часникларга бирмиләр.
Мәрсинәнең эчке тантанасы күзләреннән яшь булып бәреп чыга язды. Ул ридикуленнән ачкычларын чыгарып, кантур ишеген кабат ачты.
— Әйдә, керегез әле.
— Һо! Сездә бармы әллә?
— Әйдәгез, әйдә. Кергәч сөйләшербез.
Мәрсинәнең электр самавыры белән маташканын күргәч, әрмән дипломатын ачты, өстәлгә бер шешә коньяк, банкылы уылдык, ак күмәч чыгарып куйды.
Алар шунда, пыржыйннары сизелеп торган иске диванда йокладылар.

* * *
И мокыт! Бу хәтле мокыт булса да булыр икән буҖангир. Өлешенә тигән биш меңен кулга төшерүгә, базардан бер иске Москвич алып та кайткан.Җитмәсә, икенче көнне үк эшкә дә машинасы белән килгән. Бүксә киерелгән, авызын да җыя алмый. Акчаны тулысынча бүлешсәң, ни кыланыр иде икән бу?!
Ни дисәң дә, операңияне үз җилкәсенә алып дөрес эшләде Мәрсинә. Кара эшләрдә маңка малайдан да тәҗрибәсезрәк әле бу үгез. Үг-гез! Бозау дисәң инде...

* * *
Мокыт дисәң дә мокыт.
Бер мәртәбә зур акчаның тәмен татыгач,Җангирнең әпитите ачылып китте. Мәрсинә белән дә киңәшеп тормыйча, ул тагын бер эш майтарырга уйлаган. Нинди эш булгандыр, аны инде хәзер берәү дә белми. Мәрсинә аныҖангирнең күзе елтыравыннан, тел яшерүеннән һәм сөйләшкәндә чырае кызарудан аңлап алды. Аның бу башбаштаклыгын болай калдырырга ярамый иде. Акылга утыртырга кирәк иде егетне.
Идарәдә аны-моны сизеп, ревизия белән килеп төшкәнче, Мәрсинә үзе баш хисапчы янына ашыкты. Кулында эштән китү турында гариза иде.
— Ни булды, Мирзаянова, — диде баш хисапчы гаҗәпләнеп.
— Эшли алмыйм мин сезнең ул Закировгыз белән, — диде Мәрсинә рәнҗүле мескен тавыш белән. — Куркам мин аның янында эшләргә.
— Аңлатыбрак сөйләгез әле, бәйләнәме әллә?
— Бәйләнсә... — Мәрсинә күз кырые белән баш хисапчыга карап алды. — Андый бәйләнү белән бәйләнсә, сөенер генә идем әле...
— Соң, нәрсәдән куркасыз соң?
— Комитетка бүлеп бирелә торган акчаны үзләштерә бугай ул.
— Сез, сеңлем, баш китәрлек сүзләр сөйлисез...
Баш хисапчының йөзе агарган, күзләре сәгать теледәй уйнап тора.
Әһә, дип уйлады Мәрсинә, бу хәсрәтнең дә ыштан төбе чиста түгел икән. Ә үзе, беркатлы сабыйга охшатырга тырышып, еш-еш алган сулышына йотлыга-йотлыга,Җангирга булган бөтен шикләрен сөйләп чыкты.
— Мин бит авылдан гына килеп урнашкан кеше, — дип мышкылдады ул. — Өстемә рыстрат чыкса, сатып түләргә әнкәйнең сыеры да юк. Ярый да ул Закировның Москвичы бар...
— Тәк-тә-әк...
Баш хисапчы тәрәзәгә карап озак кына уйланып утырды.
— Тәк-тә-әк, — дип кабатлады ул карашын Мәрсинәгә күчереп. — Москвичы бар, дисең. Дисвителне. Ул бит аны әле күптән түгел генә алды шикелле. Дисвителне, дисвителне...

* * *
Күп утырмады үзе тагын. Ике ел биргәннәр иде, ел ярымда әйләнеп кайтты. Тикшерү барышында, күзгә-күз очраштырганда да, судта шаһит булып утырганда да, Мәрсинә аның күзләреннән шик чаткысы эзләде. Шикләнәме ул Мәрсинәдән, юкмы? ЛәкинҖангирнең кичерешләре төпкәрәк күчкән иде, күзләрендә фәкать аптыраулы битарафлык. Кулларын артка куеп суд залыннан чыгып киткәндә, ул беркемгә дә күтәрелеп карамады.
Беренче җай чыгу белән, Мәрсинә Түбән Камага,Җангирне күрергә китте. Барганда курка-курка гына барса да, кайтканда ул тәмам тынычланды:Җангир аңардан шикләнергә уйламый да иде.
Ничауа, дип уйлады Мәрсинә, бер-ике ел зонада утырып чыгу егет кешене чыныктыра гына ул. Бераз алдын-артын карап йөрергә дә өйрәнә торыр.

* * *
Менә шулай килделәр алар чын бизнеска. Котылып кайту белән, Мәрсинә аны бер атналап үзендә тәрбияләде. Яхшы гына киендерде дә, “Алтын күкәй”нең устав проектын тоттырып, шәһәр хакимиятенә җибәрде. Ә анда, фәләненче катның фәләненче бүлмәсендә, Җангиргә корылган тозакларның иң мәкерлесе һәм иң назлысы — Назисә көтә иде.


Используются технологии uCoz