Әхмәт Дусайлы: Аймыл

Аймыл

Әхмәт Дусайлы

3
Икенче көн — шимбә иде. Эшкә барасы булмаганлыктан, шактый иркәләнеп ятты. Ниһаять, торып утырды. Караса, кичтән көзгегә бастырып куйган рәсем өстәл читендә ята. Тәрәзә ачык.
Калтыранып куйды. Озак кына карап торгач, эсселе-суыклы булып китте. Төшендә күрде бит ул аны! Исемен дә белә иде бит... Кем соң әле?..
Юынды. Кырынды. Чиста күлмәген, өйләнгән вакыттагы костюмын киде... Бу костюм янына яңа туфли дә кирәк икән шул.
— Карале, күрше, — диде ул кухняга керешли.
Күршесе күзләрен түгәрәкләндерде:
— Бәрәч...
— Нигә?
— Бөтенләй икенче кеше булгансың бит син.
— Карале, күрше... Бер йөз илле сум акча биреп тормассыңмы? Аның биш яки ун сум сорап торуына күнеккәннәр иде инде. Һәм, әйтергә кирәк, ул акчаны алуы бик кыен була иде. Ә бүген күршесе урыныннан ук сикереп торды:
— Йөз иллеме? Һә-әй... Хатын!
Бераздан, нидер сөйләнә-сөйләнә хатыны чыкты. Һәм авызын ачып катты. Каушавыннан "сез"гә күчте:
— Фәрит?.. Ни булды Сезгә?
— Берни дә булмады ла. Менә... акча биреп тормассызмы дигән идем. Туфли тузган. Яңаны алырга иде... Мин түләрмен, курыкмагыз.
— Ә... Ә... Сиңайтәм, теге ватылмаганнарын алып бирсәң генә инде.

... Шыгырт, шыгырт... Аякта яңа туфли җырлый. Фәрит җилкенеп теге кибет янына ашыга.
Менә ул анда барып җитәр. Кызык өчен генә булса да кәрзин күтәреп йөрер. Аннары тышка чыгып папирос кабызыр. Шактый көтәр. Көтми генә булмас. Берзаманны сикергәли-сикергәли теге кызый килеп җитәр. Сихри күзләре белән тутырып аңа бер карар да, оялып, башын ияр. "Их абый, — дияр, — Сезгә түләргә акчам юк инде..." — "Кирәкми, кирәкми, — дияр Фәрит, — мин әле монда болай гына чыккан идем. Үсеп эшли башлагач түләрсең әле", — дигән булыр...
Ә кызый килмәде.
Бер генә мизгелгә күренде дә, кояш болытка күмелде.
Әлла ул кызый бөтенләй күренмәдеме соң теге көнне? Хәмер пары белән томаланган күзләренә ниндидер шәүлә генә чалындымы әллә? Мөгаен шулайдыр. Төш кенә булгандыр ул.
Ә менә төштә күргәне чын булды бугай. Кайнар иде, дәртле иде ул кыз. Кочагына сеңеп бетә язган иде... бәлки, тагын килер?
Фәрит кибет тәрәзәсендәге шәүләсенә күз төшерде һәм көлемсерап куйды. Ябыгып-тартышып беткән сәрхүш гәүдәсенә элеп куйган костюм аның аптыраулы, оялып-кыенсынып кына карап торган чыраена бер дә килешми иде.
Тирә-ягындагы кешеләрне күзәтергә кереште. Һавалы гына атлап баручы юан-юан хатыннар, ирләр... Гәүдәләре туры, тавышлары көр, хәрәкәтләре салмак. Пилатлар!.. Пилатлар?.. Кем соң әле ул Пилат дигәне? Үз-үзенә нык ышанган шома чырайлы хакимне кайда күрде соң әле ул? Симез кулы белән каядыр ишарәләп, хәерче сукбай рәвешендәге Гайсәгә иманның ни икәнен аңлата... Рәсем белән шөгыльләнгән чакларында ниндидер бер картинада күргән иде бугай ул аны.
Боларның — үз иманнары. Үз иманнарының камиллегенә ирешкәннәр инде болар. Йөзләреннән күренеп тора. Әнә икенче берәүләр. Болар һәрвакыт, вакытны узарга теләгәндәй, алга таба аз гына авышып йөриләр. Узарсың вакытны! Аның белән идарә итеп булса, Фәрит ике дә уйламый төнлә күргән төшенә әйләнеп кайтыр иде. Анда аның нәрсәседер онытылып, ниндидер эше эшләнмичә калган. Кайдадыр ялгыш җибәргән. Төзәтергә иде шул ялгышны. Гомергә бер килә торган бәхет дигән мизгеле, аның бәхете, әнә шунда калды бугай бит.
...Менә ул кызның рәсеме. Кечкенә борын, өскәрәк тартылып торган иреннәр һәм елмаюлы күзләр. Ниндидер гаҗәеп рәхәт, серле, тын, җылы җәйге төнне хәтерләтә ул күзләр. Шундый төннәр да булды микәнни?
Рәсемне өстәлгә куйды, көзгегә бик озак карап торды. Күз төпләре иске пинжәк кесәсе кебек салынып төшкән, яңаклары суырылып кергән бу шыксыз чырайны танымады. Караган саен беренче мәлдә күргән таныш чалымнарын югалта барды. Юк, юк, бу — ул түгел. Фәриткә бит әле кырык та юк.
Кырык? Шулай ук кырык тулып килә микәнни инде аңа?
Бармакларын бөгә-бөгә санап карады. Кырык тугыз, илле тугыз, алтмыш тугыз, сиксән тугыз... Шулай икән шул.
Җитмеш тугыз... Ул елны ул гаиләсеннән аерылды. Әле генә кебек. Юк, инде йөз ел узган кебек. Юк, юк, кичә дә, йөз ел элек та түгел, ниндидер кинода гына күрде бугай ул гаиләсен.
Алтмыш тугыз... Ул елны армиядә хезмәт итә иде. Төсе уңган яшел гимнастерка. Стройбат. Айга сиксән сум хезмәт хакы. Беренче елныкы ашау белән киенергә дә җитми иде. Яшел. Шундый яшел чагы да булды микәнни аның?
... Күз бәйләнә башлады. Утны яндырды. Тизрәк кире сүндерде. Ул бит ут яндырганны яратмый иде!
Тәрәзәгә килде. Офык читендәге тар гына алсу ярыкка карады. Ярык түгел, кап-кара жир белән соргылт күк арсындагы озынча алсу чөй иде ул. Иртәгә көн аяз булачак. Балыкка барырга булыр. Суалчан казып куярга башына килмәгән бит, әй! Хәер, камыр ясарга да мөмкин.
Кичәге вакыт җитте. Әмма тәрәзә астында берәү дә күренмәде. Бәлки, ятып торыргадыр?
Кулларын баш астына куеп ятуы булды, тәрәзә чирттеләр.
"Килдеңме, Гөлсара?" — димәкче булды.
Кызның исемен шулай тиз хәтеренә төшерүенә гаҗәпләнеп куйды.
— Әйдә, Фәрит абый, Кама буеннан әйләнеп кайтабыз. Кич шундый җылы, нәкъ теге вакыттагы кебек.
Теге вакыттагы гаҗәп рәхәт, серле, тын, җылы җәйге кич. Кайчан иде соң ул?
Тәрәзә төбенә менде, сикерергә әзерләнде. Кыз көлеп җибәрде:
— Ботинка ки инде, ичмасам!
"Ә-ә, чынлап та..."
— Фәрит... — Кыз тотлыгып калды. — Шулай гына дисәм ачуланмыйсыңмы?
"Нинди ачулану, Гөлсара! Хәер... син шундый яшь, чибәр. Ә мин..."
— И Фәрит аб... Фәрит, менә, карале.
Кыз сумкасыннан кечкенә түгәрәк көзге алып бирде.
"Ничек инде бу болай?.. Минме соң бу?"
Кыз рәхәтләнеп көлә:
— Син инде, син.
"Соң мин әле генә үземне көзгедән карадым... әллә син сихерчеме?"
— Юк, Фәрит. Мин — синен хыялың. Анда без икебез дә шулай яшь көенчә яшибез бит.
Үзәкне өзеп алырдай таныш күзләр!.. Ә елмаюы... Ә тавышы...
Кем соң бу?
"Гөлсара, ә теге... кичә көндез кибеттә очраган кыз син идеңме ул?"
— Гөлнараны әйтәсеңме? — Кыз башын иде. — Мин түгел ул, Фәрит, минем ялгышым.
Берни аңламаса да, Фәрит баш какты:
"Ә-әә".
— Фәрит... Син минем тавышымны да, елмаюымны да, күзләремне дә хәтерлисең. Ә менә кем икәнлегемне тәки исеңә төшерә алмыйсың...
"Әйе шул".
Кыз тезләрен кысып ниндидер утыргычка чүгәләде. Башын иеп, күзләрен яшерде. Фәрит аның янына урнашты. Сак кына иңбашыннан алды.
— Хәтерлисеңме, ул елны ун көнлек ял биргәннәр иде сиңа. Хезмәт срогын туларга алты-җиде ай гына калса да, баш тартмадың. Тагын ике көннән, кинәт ирекле дөньяга чыгуыңа гаҗәпләнә-гаҗәпләнә, кайтып та төштең. Мич башындагы киез итек эченнән тартып чыгарган җылы шәраб телеңне чишеп җибәргән иде, әллә нинди таныш булмаган кызлар белән дә, егетләр белән дә бик шома сөйләштең.
Җыйнаулашып клуб артындагы яланга чыктыгыз. Кителеңне салып бер кызга тоттырдың да, ярсып-ярсып волейбол уйнарга керештең. Югыйсә, аңа чаклы да, аннан соң да туп белән мавыкканың, булмады, өстеңә туп оча башласа, каушап кала идең. Ә ул көнне уен уртасында булдың. Гаҗәп матур сузылып, егылып барган шәпкә тупны чөеп җибәрәсең, аягыңдагы кирзы итекләрнең авырлыгын тоймыйча сикерәсең, тупны ядрә урынына атасың гына. Егетләр дә сиңа көч биргәндәй:
"Әйдә, Фәрит!"
"Фәрит, ал!"
"Фәриткә бир! Фәриткә бир!" — дип шаулашалар.
Уен беткәч, яланнан агып яткан инештә бит-кулыңны юдың, теге кыздан кителеңне алып кидең. Әллә ничек үзеннән-үзе килеп чыкты: ихтыярыңнан тыш туган кыюлык белән кызның биленнән кочып, бүтәннәр белән бергә клубка атладың...
"Ул бит... син идең, Гөлсара!"
— Әйе...


Используются технологии uCoz